Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова бишенче тапкыр әни булачак

news_top_970_100
«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова бишенче тапкыр әни булачак
социаль челтәрләр

Интернетта «ут хатын» дип танылган популяр блогер Гүзәл Хөснетдинова бишенче баласын көтә. «Подписчиклары»на ул: «Бәхетебезгә 15 атна», – дип хәбәр иткән.

«Фотоларга төшкәндә эчемне күрсәтмәскә тырышып йөрүдән арыдым. Инде моны яшерү түгел. Мин шуңа да ирем белән хаҗга бармый калдым. Миңа әлегә самолетта очарга ярамый. Дагыстанга да рульдә барып кайттым.

Без ирем белән бу хакта хаҗга барып кайткач кына әйтергә теләгән идек. Ләкин йөкле булуымны яшерүе көннән-көн кыенлаша башлады. Тиздән Лилиябезнең ел ашы. Анда барысы да безне фото-видеога төшерәчәк. Болай да табибка чират көтеп утырганда, «подписчиклар»ым качып кына мине видеога төшерә. «Сез дә бәби алып кайтасызмыни?» – дип килеп сораучылары да бар.

Әлеге йөклелегем алдыннан инде 3 тапкыр балабыз төште. Диана Меликовна минем һәм баламның сәламәтлеге өчен бик борчылды.

Мин беренче өч балам белән 25-30 кг авырлык җыйган идем. Радэль белән 9 кг га гына арттым, чөнки дөрес тукландым. Бу юлы 4 айга 4 кг авырлык җыйдым да, азрак ябыктым. Әлеге вакытка 2 кг тирәсе артык авырлыгым бар. Күп бала таба торган кеше буларак, минем өчен тазармау бик мөһим», – дип сөйләгән ул сторисларында.

Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә. Шулай ук сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятимә калган кызы Ранияне дә кайгыртып тора.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100