Буйдак Марат Яруллин 5нче баласын көтүче Гүзәл Хөснетдинова белән биеп, видео төшергән
Җырчы Марат Яруллин блогер «Ут хатын» – Гүзәл Хөснетдинова бергә биеп видео төшергән. Алар Маратның «Гүзәлем» җырына бии.
Видеода күренгәнчә, блогер белән җырчы матур гына биегәндә, Гүзәл бала табу вакыты җиткәненә ишарәли. Димәк, бу – тиздән, бик тиздән булачак…
«Юк, юк, Гүзәлем», – дип кабатлый әле мондый хәлдә калганы булмаган буйдак Марат.
Блогер Гүзәл Хөснетдинова бишенче баласын көтә. Ул ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә. Шулай ук сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятимә калган кызы Ранияне дә тәрбияли.
Видео Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.