Урта Әләзәннең уңыш сере: «Халык намазга тартылды, Аллаһтан бәрәкәт килде»
Пенза өлкәсендә 12 мәчетле, 10 мең татар яши торган Урта Әләзән авылы бар. Аны күпләр ишетеп булса да беләдер. «Интертат» хәбәрчесе Урта Әләзән авылы белән танышып кайтты.
«Интертат» хәбәрчесенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев белән Пенза өлкәсенә барганы турында язма чыккан иде. Анда Пенза татарларының милләт өчен зур хезмәт башкарганы тасвирланды. Хәзер сүз 12 мәчетле Урта Әләзән авылы турында бара.
Урта Әләзән Казаннан якынча 500 км, ә Пензадан 90 км ераклыкта урнашкан. М5 трассасыннан тайпылгач, авылга нибары 10 километр барасы. Зур юлга якын булудан җирле халык яхшы файдалана. Биредә сәүдә эше нык алга киткән.
Авылга кергәндә үк йөк машиналарының чамадан күп булуына игътибар иттем. Авыл башындагы автопаркта ватык «КамАЗ»лар сүтеп саталар. Анда тезелеп киткән Чаллы автопромы техникасын санап бетерерлек түгел. Аңа өстәп, Урта Әләзәндә шәхси машинасында йөк ташу белән шөгыльләнүчеләр күп, тонналап ит продукциясе җитештерелә, якында гына төзелеш материаллары заводы эшли. Боларның барысын татарлар булдырганын күрәсең дә, тагын бер кат милләтең белән горурланып куясың.
Хатын-кыз, бала-чага таныш булмаган ир-ат кунакның күзенә күренмәскә тырыша
Сәфәребезнең беренче көнендә безне үз өенә кунарга авыл хуҗалыгы техникасын алып сату белән шөгыльләнүче Рәүф Бахтеев чакырды. Дөресрәге, безне монда Урта Әләзәннең 2нче мәчете имамы Рафыйк хәзрәт Янгузаров алып килде. Хуҗага 40 яшьләр чамасы. Аның мәктәптә укучы 2 малае, 1 кызы бар. Ике катлы йорт төзегән, бүгенге көн күзлегеннән, яшәү өчен бөтен уңайлы шартларны булдырган.
Татарларда килгән кунакка табын әзерләп кую йоласы бар. Бу – бик күркәм гамәл, чөнки өстәл артында уртак тел җиңелрәк табыла. Берәр җиргә кунакка барсам, гадәттә, өстәл янында «әле моны, әле тегене авыз итеп карагыз» дип, хуҗабикә йөгереп йөри торган иде. Монда Рәүфнең хатыны ризык әзерләү бүлмәсеннән чыкмады диярлек. Биредә аш бүлмәсе аерым. Кайнар ашларны, чәйне Рәүф үзе китереп торды. Өйдә шундый тәртип: хатын-кыз, бала-чага таныш булмаган ир-ат кунакның күзенә күренмәскә тырыша.
Халык хәмер сатуны бетерергә теләгән
Без я Рафыйк хәзрәттән, я хуҗадан авыл турында сорашырга керештек. Сөйләшү туган телдә барды. Урта Әләзән халкы татарча сөйләшә. Авылда 12 мәчет эшли, 3 меңнән артык йорт, 10 мең кеше яши. Халык саны елдан-ел арта. Биредә күп балалы гаиләләр – гадәти күренеш.
3 балалар бакчасы, 2 дәүләт мәктәбе, 1 хосусый мәктәп эшли. Соңгысында айлык түләү бәясе 6500 сум. Моңа 2 мәртәбә ашау, бөтен түгәрәкләр, өстәмә дәресләр кергән. Рәүф сүзләренчә, ремонтка, класс кирәк-яракларына аерым акча җыюлар юк. Балалар иртәдән кичкә кадәр мәктәптә була. Алар, мәҗбүри программадан тыш, татар, гарәп телләрен укый, әхлак тәрбиясе ала. Баласын монда бирергә теләүчеләр күп, ләкин бөтенесенә дә урын җитми икән.
Урамда миңа очраган бөтен хатын-кыз яулыктан иде. Авыл халкы тулысынча ислам дине кушканча яшиме, дип кызыксындым. «50 гә 50дер. Күп кеше яулыктан йөргәч, намазда булмаган хатын-кызлар да урамга яулык бәйләп чыга», – ди Рафыйк хәзрәт Янгузаров.
Спиртлы эчемлекләр федераль челтәр кибетләрендә генә сатыла. Халык, җыелып, аларны яптырырга теләгән, ләкин кибет хуҗаларының аргументлары көчлерәк булган. Кибетләр аренда биналарында утыра. Аренда килешүе озак елларга төзелеп куелган, шуңа күрә бина хуҗасы «федераль челтәрләрне» куып чыгара алмаган. Урыннар бушаган очракта, авыл эшмәкәрләре хәләл ризык белән керергә теләгән.
Эчүчеләр аз булгач, хәмердән әллә ни зур табыш юктыр, дип уйлыйк.
Ни өчен авылда җәмәгатьчелек фикере белән исәпләшмичә хәмер сатуны оештыралар, дигән сорау туа. Җавабы бик гади булып чыкты. Аек тормыш алып барган, муллыкта яшәгән кешеләр белән идарә итү авыр. Аларны бер сынык икмәк яки бушлай концерт белән генә буйсындырып булмый. Кеше яхшырак яшәгән саен, киресенчә, хакимияттән яхшы әйләнә-тирә мохит, яхшы мәктәп, хастаханә һәм башкаларны таләп итә башлый. Шуңа күрә хакимияттә талантлы, белемле һәм булдыклы кешеләр утырырга тиеш. Түрәнең компетенциясе җитми икән, ул халыкның яхшы яшәвеннән курка, булдыклы кешеләргә аяк чала башлый.
Шушы темага сөйләшеп утырганда, күз алдына бер сурәт килде. Бервакыт юлда барганда ашханәгә туктадым. Бусага янында бозау кадәр эт ята. Яшь кенә кызлар чыгалар да, эткә кайсы итле кабартма сыныгы, кайсы колбаса кисәге суза. Шуны гына көтеп яткан маэмай, боларның алларына килеп, арт аягына чүкте дә, кызларның кулларын ялый-ялый, ризыкны капты. Кызлар, шундый эт очравына сөенеп, тагын бер порция артыннан кереп китте. Бер сынык ипи өчен хуҗасының кулыннан үбеп, тез чүгеп яшәүче кешеләр азмы әллә? Наданлыктан һәм фәкыйрьлектән килә инде бу.
Һәркемгә эш җитәрлек
Урта Әләзән халкы бай яши. Моннан Мәскәүгә казылык, колбаса һәм башка ит продукцияләрен тонналап ташыйлар. Авылда 4 сугым цехы эшли. Шуларда көненә кимендә 300 баш эре терлек чалына. Авыл фермерларында 3 меңләп эре терлек асрала, ләкин ит эшкәртүчеләрнең ихтыяҗын ул гына тәэмин итә алмый. Малларны Пенза, Саратов өлкәләреннән, Кавказ республикаларыннан да ташыйлар. Көн саен фуралар белән маллар килеп тора, фуралар белән ит ризыклары китеп тора.
Урта Әләзән эшмәкәре Ильяс Дебердеев 4 ел элек Түбән Әләзән авылында төзелеш өчен коры катнашмалар җитештерә торган завод төзегән. Төзелеш кибетләрендә «Нью Микс» продукциясен күрсәгез, аны җитештерүче татар кешесе икәнен белеп торыгыз. Биредә тәүлегенә 400-500 тонна продукция чыга. Ул ачылганнан бирле бер көн дә диярлек туктамый эшли. Йөзгә якын төрле коры катнашма Пенза өлкәсенә, Татарстан Республикасына озатыла.
Быел сәгатенә 10 тонна ком киптерә торган җиһаз алган булганнар. Ул күләм генә җитмәгәч, шушы арада сәгатенә 50 тонна киптерә торганын кайтартканнар. Үзләреннән арткан комны сатачаклар. Әлегә, җитмәгән күләмне Ульяновск өлкәсеннән ташыйлар.
Заводка 500 млн сум акча тыгылган. Хуҗа эшен банк кредитларысыз гына оештырып җибәргән.
Моның кадәр эш күләме булганда, авылда һәркемгә эш җитәрлек. Авылда эш юк, дип кайгырып йөрисе юк. Хезмәт урыннары җитәрлек булса да, читкә китүче яшьләр гел юк түгел икән. «Югары белем алып, Пенза, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә төпләнеп калучылар бар. Алар күбесенчә Урта Әләзән продукциясен сата торган, безнең эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итә торган оешмаларга урнаша», – ди Рафыйк хәзрәт.
Кызларны читкә кияүгә бирмәгәннәр
Урта Әләзәндә кызларны читкә кияүгә бирмәү традициясе турында ишеткәнем бар иде. Шул турыда сорамый кала алмадым. Элек, чыннан да, шулай булган, ләкин хәзер, кияү баерак булса, кәләшне чит авылга да, чит төбәккә дә чыгаралар икән. Соңгы елларда Югары Әләзәнлеләр белән кодалашу арткан.
12 мәчет, кибетләр тулы хәләл ризык, баланы мөселманча тәрбияләү, укыту мөмкинлеге, яулыктан йөрүгә кырын карамаулары мөселманнарга яшәргә уңайлы шартлар тудыра. Урта Әләзәндәге тәртипләргә кызыгып, чит төбәкләрдән, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстаннан, күченеп килүчеләр бар. Бервакыт авылда Урта Азиядән килгән кешеләр яшәп алган. Бераздан боларның тәртипсезлекләре күренә башлаган, һәм халык моңа озак түзмәгән – аларны авылдан куган.
Якын-тирә авыллар Урта Әләзәндәге мул тормышка кызыгып, көнләшеп яши. Авыл җирендә муллыкта яшәр өчен, көн саен бертуктаусыз тырышып эшләргә кирәк шул. Байлыкка кызыгучылар шуны да аңласын иде.
«Кешене саранлык белән курку басса, кешелек сыйфатларын югалта»
Икенче көнне мин Городище районы мөхтәсибе, Урта Әләзән авылының Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Әбүзәров һәм Пензаның Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит хәзрәт Куряев белән бер машинада йөрдем. Без мәчетләр, хосусый мәктәп, предприятиеләр белән таныштык. Хәзрәтләрнең дөньяга карашы, кайбер уй-фикерләре белән укучыларыбызны да таныштырасым килә.
1990 елларда, Урта Әләзәндә 3 мәчет эшләвенә карамастан, халыкның әхлак ягы аксады. Аракы эчүчеләр, зина кылучылар күп иде, – ди Рәшит хәзрәт Куряев. – Рифат хәзрәт Әбүзәров белән берничә яшь имам динне үстерергә тотынды да, кешеләр мәчетләргә, намазга тартылды, тәртип урнашты, Аллаһтан бәрәкәт килде. Урта Әләзәннең бүгенге халәте – ул 30 элек башлаган эшнең нәтиҗәсе.
Рифат хәзрәт Әбүзәров Урта Әләзәндә мәчет беркайчан да ябылмаганын әйтте. Революциягә кадәр 5 мәчет, 2 мәдрәсә эшләгән. Советлар Союзы чорында шуларның берсе калган. Коммунистлар аны да ябарга җыенган, манарасын төшерергә хәтта солдатлар килгән, ләкин Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан фронтовиклар саклап калган. Халык мәчет каршына тере калкан булып баскан. «Шуннан соң, фронтовиклар җыелып, Мәскәүгә Калинин янына (автор иск.: – язма чыганакларда теркәлеп калмагач, Рифат хәзрәт кайсы Калинин икәнен төгәл әйтә алмады. Гражданнар сугышында катнашкан хәрби җитәкче, Пензадагы 19 бригада командиры Степан Калинин булырга мөмкин) барганнар. Калининнан хат килеп төшкәч, җирле коммунистлар мәчеткә каныгудан туктаган. Фронтовиклар арасында Калинин белән бергә армиядә хезмәт иткән бабайларыбыз булган», – ди Рифат хәзрәт Әбүзәров.
Татар милләте үсеше өчен милли хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр ачарга кирәк, чөнки дәүләт оешмаларында милли тәрбия биреп булмый. Чит төбәкләрдә түгел, Казанда да татарча укытуны оештыруы кыен. Бер танышым татар бакчасында русча тәрбия бирүгә күчү тарихын сөйләгән иде. Шул искә төште. Татар төркеменә берничә башка милләт баласын керткәннәр дә, бераздан боларның ата-аналары Россиядә яшәвебезне, дәүләт теле – рус теле икәнен исбатлап, даулашып йөри башлаган. Конфликтның зурга китүеннән куркып, тәрбиячеләр рус теленә күчкән. Казанда татар телендә тәрбияне оештыра алмаган бакча мөдирләреннән дә шундый мисаллар ишеткәнем бар.
Хосусый милли мәктәп ачу – җиңел эш түгел, ләкин Урта Әләзәндә моны булдырганнар, һәм ул уңышлы гына эшләп килә.
Хосусый мәктәп (репетицияләр үзәге) ачкач, төрле ведомстволардан бер-бер артлы тикшерүчеләр килде, аны ябарга теләделәр, – ди Рәшит хәзрәт Куряев. – Без адвокатлар ярдәмендә аларның карарларын судка биреп, эшчәнлекне саклап калдык. Монда йомшаклык күрсәтсәң, тиз басалар. Читтән караганда гына безнең эшләр бик җиңел барган кебек. Чынлыкта, уңышка ирешү өчен зур көч сарыф ителә. Ниндидер зур проект башлап җибәрү өчен эшмәкәрләр ярдәме, көчле юристлар, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итү кирәк. Милли проектларның башында җәмәгать эшлеклеләре торса, әйбәтрәк, чөнки, эшмәкәрне төрле яклап кысарга мөмкиннәр, ә җәмәгать эшлеклесе ирекле, бәйсез була. Акчаны эшмәкәрләр бирергә тиеш. Акчаң булмаса, берни эшли алмыйсың.
Революциягә кадәр мәчет-мәдрәсәләрне, типографияләрне, газета-журналларны сәүдәгәрләр тоткан. Сез элеккеге күркәм традицияләргә кайтасыз кебек. Татарстандагы байларны ничек милли эшкә җәлеп итәргә икән? – дип сорыйм.
Зур проблема инде бу. Алар, димәк, милләткә файда китерүнең әһәмиятен аңламый. Аңлатырга кирәк, – ди Рәшит хәзрәт Куряев. – Кешене саранлык белән курку басса, ул кешелек сыйфатларын югалта. Андый кешеләр белән берни эшләп булмый. Әгәр без динебезне һәм милләтебезне сакларга телибез икән, без нәрсәне дә булса корбан итәргә тиеш – күпмедер малыбызнымы, вакытыбызнымы, җаныбызның бер өлешенме. Корбаннарсыз бернинди нәтиҗә булмый. Тарихка күз салсак, кешеләргә зур нигъмәтләр корбаннардан соң гына бирелә. Аллаһның иң якын кешесе – ул авырлыклар, сынаулар аша уңышка ирешкән бәндә. Куркаклык та саранлыктан килә. Кешедә шушы ике сыйфат һәрвакыт бергә йөри. Кеше саран икән, димәк, ул куркак. Куркак икән – ул саран була. Иманлы кеше Аллаһтан гына курка, һәм ул мохтаҗларга ярдәм итеп, байлыгын арттырганын, тормышына бәрәкәт өстәгәнен белә. Бәрәкәт телисез икән, халыкның иманы турында кайгыртыгыз.
Тормыш – ул көрәш
Район хакимияте озак еллар Урта Әләзәндә көрәш, самбо түгәрәге ачарга рөхсәт бирмәгән. Авыл балалары я Пензага, я Кузнецк шәһәренә, я Чаадаевка бистәсенә йөргән. «Күршедәге Чаадаевкада самбо түгәрәге бар, ә бездә юк иде. Дискриминация түгелме бу? – ди Рәшит хәзрәт Куряев. – Без, эшче төркем җыеп, район администрациясенә йөри торгач, Урта Әләзәннең 2нче мәктәбендә самбо секциясе ачтылар. Хәзер бездә самбо да, бокс та, көрәш тә бар, Аллаһка шөкер».
Тормыш – ул көрәш. Күпләр балаларын сыйпап үстерәләр дә, аннары «ник тормышлары бармый икән» дип аптырыйлар. Көрәшеп үскән егетләр авырлыкларга тиз генә бирешми. Беркем дә безгә ризыкны китереп бирми, алдыбызга келәмнәр җәеп каршы алмый, бөтенесен үзебезгә булдырырга кирәк бит.