Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урта Әләзән феномены, яки Пенза татарларында кунакта (Бу тәҗрибәне кулланып буламы?)

Якын киләчәктә татарларда милли үсеш булса, ул Пензадан башланачак. Биредә җәмәгатьчелек фикере моңа җитлеккән. Татарлар алдынгы карашлы хәзрәтләр тирәсендә тупланган, байлар белән уртак тел бар. Алдагы бурыч – узган гасырның данлыклы мәдрәсәләре моделендә яңача фикерли белә торган милли кадрлар әзерләү. «Интертат» хәбәрчесе Пензада булып кайтты.

news_top_970_100
Урта Әләзән феномены, яки Пенза татарларында кунакта (Бу тәҗрибәне кулланып буламы?)
Сулдан уңга: Рәшит Куряев, Мөкаддәс Бибарсов, Илнур Миргалиев, Искәндәр Измайлов, Ислам Дашкин, Рифат Әбүзәров
Рифат Каюмов

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов чакыруы белән, Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев һәм «Интертат» хәбәрчесе Рифат Каюмов күптән түгел Пенза өлкәсендә булып кайтты. Мөкаддәс хәзрәт бу төбәкнең данлыклы Урта Әләзән авылында туып үскән, туган ягы белән элемтәләрен саклый. Аның Пензада да абруе һәм җәмәгатьчелеккә йогынтысы зур. Мөкаддәс хәзрәт чакырган кунакларны биредә зур хөрмәт белән кабул итеп, тарихи урыннарга алып бардылар, татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар оештырдылар.

Эчтәлекле очрашуларның берсе Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә түгәрәк өстәл форматында узды. Үзәк 2017 елда ачылган. Пенза татарларының, мөселманнарының күп кенә мәдәни чаралары, милли темаларга багышланган киңәшмәләре монда үткәрелә. Бинада Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте дә урнашкан.

Очрашуга абруйлы, фикерле кешеләр җыелган иде. Шуңа күрә 3 сәгать буе барган әңгәмә ялыктырмады, эчтәлекле булды. Биредә моңа кадәр галимнәр, дин әһелләре авызыннан ишетелмәгән фикерләр дә яңгырады.

 

Фото: © Рәфыйк хәзрәт Шабанов

Түгәрәк өстәлдә катнашкан кешеләр исемлеге:

  • Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов – Саратов өлкәсе мөфтие;
  • Ислам хәзрәт Дашкин – Пенза өлкәсе мөфтие;
  • Рәшит хәзрәт Куряев – Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәгенең генераль директоры;
  • Рифат хәзрәт Әбүзәров – Городище районы мөхтәсибе, Урта Әләзән авылының Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы;
  • Рәшит Алюшев – Татар автономиясе рәисе урынбасары;
  • Зөфәр Бибарсов – Пенза өлкәсенең Архив эшләре буенча департаменты җитәкчесе;
  • Йосыф Бәхтиев – Пенза дәүләт университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы;
  • Рәфыйк хәзрәт Шабанов – «Ахун Патеев» оешмасы рәисе;
  • Йосыф хәзрәт Бибарсов – «Ахун Патеев» оешмасы имамы;
  • Кадыйр Акъегет – язучы, рәссам;
  • Фатыйх Зюзин – язучы, «Пенза өлкәсе татарлары» китабы авторларының берсе;
  • Илнур Миргалиев – Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе;
  • Искәндәр Измайлов – Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы.

«Кеше, тамырларын белмәсә, кечкенә сынауларга да түзә алмый»

Түгәрәк өстәл утырышында яңгыраган кайбер тезислар белән таныштырабыз.

Ислам Дашкин: Пенза өлкәсе – ул татар морзалары төбәге. Бездә 50дән артык татар авылы бар иде. Хәзер 40ка якын калды. Иң зур авыллардан Урта Әләзән, Индерка, Югары Әләзән санала.

Пенза шәһәрендә 450 мең кеше яши, шуларның якынча 100 меңе – татарлар. Татарларны, башлыча, Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге, «Ахун Патеев» оешмасы туплап тота. Милләттәшләребез зур бизнеста да, өлкә җитәкчелегендә дә бар.

Ислам Дашкин уртада

Фото: © Рәфыйк хәзрәт Шабанов

Пензада татарлар күп яшәсә дә, милли проблемалар җитәрлек. Мәсәлән, шәһәрнең тарихи мәчетен төзекләндерергә кирәк. 1997 елда татарлар көче белән Җәмигъ мәчете сала башлаган идек. Хәзерге вакытта төзелеш туктаган хәлдә тора. Милли мәктәп булмау да татар җәмәгатьчелеген борчый. Имамнар мәчетләрдә халыкка дин һәм милли аң сеңдерү эшен башкара, ләкин мәчет капкасының тышкы ягында ниндидер эшчәнлек алып барырга ресурслары җитми. Бөтен татар да дин кушканча яшәми. Шулай да, мәчеткә килүчеләр саны артканнан арта бара. Без татарларны мөмкин кадәр күбрәк мәчет тирәсенә тупларга тырышабыз. Бүгенге шартларда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләрнең бердәмлеген дин генә саклап кала ала, ә бердәм булмаган халык милләт булып озак яши алмый.

Мөкаддәс Бибарсов: Төрле төбәкләрдә үз халкына хезмәт итүче милләттәшләрнең бер өстәл артына җыелуы – зур вакыйга. Без бер милләттән булсак та, аерым яшәгәч, үзенчәлекләребез бар, менталитетларыбыз аерыла, шуңа күрә бер-беребез белән якыннанрак танышу, фикер алышу бик мөһим.

Тарихыбызны белү, милли, дини үзенчәлегебезне, туган телебезне саклау кебек мәсьәләләр барыбызны да борчый. Нинди дә булса зур эшкә тотынганда без тамырларыбызны барларга тиеш. Тамырсыз агач давылга түгел, юк кына җилгә дә каршы тора алмаган кебек, кеше дә, тамырларын белмәсә, кечкенә сынауларга да түзә алмый. Милләтнең рухын күтәреп җибәрәсе иде.

Искәндәр Измайлов: Татар тарихын чагылдыручы фәнни-популяр китаплар, балалар өчен әсбаплар кирәк. Татарстанда татар тарихы буенча дәреслекләр төзелгән, ләкин алар төрле сәбәпләр аркасында федераль исемлеккә кертелми, һәм, нәтиҗәдә, укучылар кулына барып ирешми. Бәлки, аларны дини уку йортларында, якшәмбе мәктәпләрендә кулланыргадыр?

Идел-Урал төбәкләрендә ислам үсеше турында җиңел аңлаешлы, шул ук вакытта тарих дөрес бирелгән китап язылса, дин әһелләренә дә файдасы тияр иде.

Хәзер, глобализация шартларында, Гарәп илләре исламны яңача өйрәнү юлларын эзли. Башка дин вәкилләре белән янәшә яшәргә күнеккән татарларда ислам мәгарифе Шиһабетдин Мәрҗани чорында ук модернизация кичергән.

Татар милләтенең киләчәге җәмәгатьчелекнең бүгенге гамәлләренә бәйле. Гаяз Исхакыйның татар милләте бетүе турындагы фаразы чынга ашуы-ашмавы үзебездән тора. Фараз әйтелгәнгә 100 ел үтте, тагын 100 елыбыз бар. Киләчәгебез турында уйланып, милләт өчен файдалы гамәлләрне күбрәк кылсак, инкыйразны кичектереп булачак.

Илнур Миргалиев: Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов чакыруы буенча Урта Әләзәндә булдык. Халыкның бик тырыш, эшчән, булдыклы икәнен күрдек. Авыл кешеләренең милләт булып сакланып калу турында сөйләшүләре, шәхси мәктәп тота алулары, тарих белән кызыксынулары мине сокландырды.

Без күп төбәкләрдә булабыз, татарлар белән очрашабыз. Халкыбыз, чыннан да, киләчәге турында уйлана. Безне, милләт буларак, дин саклап калыр, дигән өмет бар. Халкыбызга дин әһелләре аша бай тарихыбызны җиткереп, татарларның милли үзаңын уятып җибәрәсе иде. Без хәзрәтләр белән бергәләшеп эшләргә әзер.

Урта Әләзән күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Урта Әләзән күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Рәшит Алюшев: Архивларның халыкка ачылуына, татар тарихы турында китаплар чыга башлавына 30 еллап кына гомер үтте. Цензура көчле елларда тарихыбыз яшерелгән иде. Хәзер аны өйрәнергә мөмкинлекләр бар. Телевизордан, интернеттан күреп, китапларын укып белгән Казан тарихчылары белән очрашуыма шатмын. Безнең төбәккә килүегезгә рәхмәт.

Мөкаддәс Бибарсов: Тарихны, динне өйрәнгәндә төбәк факторы бик мөһим. Без үзебезне Россия мөселманнары дисәк тә, Идел буе мөселманнары икәнебезне онытмаска тиеш. Идел буеның ислам тарихы турында аерым китап кирәк. Без бит һәр төбәктә конкрет халык белән эшлибез, шуңа күрә ул халыкның тарихын белү зарур.

Милләт буларак сакланып калу өчен, без тарихыбызны, мәдәниятебезне белергә тиеш. Алар – безнең нигез.

Мөкаддәс Бибарсов уртада

Фото: © Рифат Каюмов

Кадыйр Акъегет: Татар халкының киләчәге – балаларда, ә балаларның күбесе рус мәктәпләрендә укый. Без монда сөйләшкәннәрне аларга ничек җиткерергә? Иң зур проблема шушы. Рус мәктәбендә укыган бала православие дәресләре ала, ирекле кеше буларак, милләтне һәм динне үзе сайлый ала, дип фикерли. Ул татар булып үсми. Татарча да белмәгәч, ул бераздан үзен рус дип саный башлый. Уйлап чыгарган сүзләр түгел бу, үзем белгән әйберләр турында сөйлим. Безгә ничек тә татар мәктәпләре ясарга кирәк.

Искәндәр Измайлов: Татарлар бер тирәдә төпләнеп яшәгән очракта гына татар мәктәбе ачарга мөмкин. Аны 1-2 бала өчен ачмыйлар. Мәктәп белән генә алга китеп булмый. Безгә милли кадрлар әзерли торган югары уку йорты да кирәк, чөнки аннан башка татар мәктәбе укытучысыз калачак. Казан дәүләт педагогика университеты федераль университетка кушылгач, фәннәрне татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерләү тукталды. Педуниверситетны яңадан торгызасы иде.

«Виртуаль киңлекне үзләштермәгән халык гасыр азагына кадәр яшәүдән туктаячак»

Илнур Миргалиев: Дөньялар һәрвакыт үзгәреп тора. Киләчәктә татар теленә ихтыяҗ артыр, дип уйлыйм. Шул вакытка безнең кадрлар әзер булып торырга тиеш. Ничек тә татар фәнен, татар галимнәрен, укытучыларын саклыйсы иде. 70 еллап дин тыелып торганнан соң, 90нчы елларда үсеп китте бит. Шушы чорда дини гыйлемебезне югалтмаган кебек, татар мәгарифен һәм фәнен дә сакларга кирәк. Әлегә милли кадрлар бар. Күбебез аларны белмәскә мөмкин, чөнки милли җанлы кешеләрнең бөтенесе дә «милләт» дип кычкырып йөрми.

Төбәкләрдә – мөфтиләр, ә Татарстанда милли мәктәпләр, мәдрәсәләр янында берләшсәк иде. Бәлки, Урта Әләзәндә татар мәктәбен интернат системасында ачып, Пенза балаларының кайберләрен шунда укытыргадыр? Пенза балаларын җәйге лагерьга булса да җибәреп булмыймы? Мин Урта Әләзәндә бер көн йөреп тә тәэсирләндем. Балаларга да бу авыл йогынты ясамый калмас иде. Милли үзаңны уяту өчен татар мохите кирәк, ә ул Урта Әләзәндә бар.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Искәндәр Измайлов: Татар мохитен интернетта булдырырга кирәк. Татарлар аз яшәгән төбәкләр өчен интернет – иң яхшы аралашу урыны. Әлегә интернет тыелмаган. Татар тарихы, мәдәнияте турында мәгълүмат күбрәк булган саен, яхшырак. Аны социаль челтәрләрдә таратып була. Мәсәлән, Төмәндә меңләгән татар аралаша торган төркемнәр бар. Хәзер ясалма интеллект үсештә. Аны да татарча мәгълүмат белән тутырырга кирәк. Аның эчтәлеген баеткан саен, ул камилләшә бара. Виртуаль киңлекне үзләштермәгән халык гасыр азагына кадәр яшәүдән туктаячак. Электән югары интеллектка ия булган татар халкы ясалма интеллектны үзләштерергә тиеш.

«Урта Әләзәндә дин һәм дөньяви фәннәрне укыта торган шәхси мәктәпкә балалар сыймый»

Рәшит Куряев – сулдан беренче

Фото: © Рәфыйк хәзрәт Шабанов

Ислам Дашкин: Урта Әләзәндә дин һәм дөньяви фәннәрне укыта торган шәхси мәктәп төзергә тотынгач, күп кеше каршы чыкты. Янәсе, халык болай да татарча сөйләшә, мәчеткә йөри, андый мәктәпнең кирәге юк. Халык ышанычы булмавына карамастан, без 2016 елда мәдрәсә белән милли гимназияне үз эченә алган уникаль проектны тормышка ашырдык. Моңа башта хәзрәтләр дә ышанмады. Аларның күбесе, иң соңгылар булып, балаларын шушында бирде. Без, халыкның да, дин әһелләренең дә фикерләвен үзгәртергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Безгә алга барыр өчен дин дә, дөньяви белем дә, милли үзаң да кирәк. Дин рухи көч бирсә, дөньяви фәннәрне үзләштерү кешене белемле, алдынгы карашлы итә. Безгә ике юнәлешне берләштерә ала торган, яңа карашлы уникаль мәгариф системасы кирәк иде.

Рәшит Куряев: Шәхси мәктәп рәсми рәвештә өстәмә белем бирү үзәге («Репетиторский центр») буларак ачылды. Россия кануннары нигезендә, баланы дәүләт мәктәбенә бирмичә, өйдә укыту юлын сайлап, шушында укытырга була. Беренче елны 14 бала гына килде, чөнки күп кеше бу проектка башта ышанмады. Хәзер ел саен 1нче сыйныфка 18 бала урынына 30-35 килә. Мәйданнар чикле булгач, бөтенесен дә кабул итә алмыйбыз. Бүгенге көндә биредә 132 бала укый. Без хәзер спорт һәм конференция заллары, берьюлы 350 баланы тукландыра ала торган ашханәсе, компьютерлар классы, химиядән, физикадан, биологиядән тәҗрибә үткәрү кабинетлары булган яңа бина төзергә телибез.

Ислам Дашкин: Әгәр галимнәребез яңа пособиеләр язса, Казан милли кадрлар әзерли алса, Бөтендөнья татар конгрессы сәяси яктан ярдәм итсә, Урта Әләзәндәге шәхси мәктәп проектын Пензада да тормышка ашырып булыр иде. Безгә, беренче чиратта, сәяси ярдәм кирәк. Акча мәсьәләсендә, эшмәкәрләр, меценатлар белән үзебез уртак тел табарбыз. Революциягә кадәр байларыбыз мондый проектларга ярдәм иткән бит. Бу тәҗрибәне торгызырга вакыт җитте. Күп җирдә меценатлар мәчетләр салдыра, ләкин үсеш өчен дини юнәлешне алып бару гына җитми, аның белән генә милли проблемаларыбыз хәл ителми. Безгә, беренче чиратта, алдынгы карашлы, белемле шәхесләр кирәк. Киләсе буынны алдынгы карашлы кешеләр итеп тәрбияләп калдырасы иде. Бергә булсак, бер-беребезгә ярдәм итсәк, без үсештә булачакбыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 июнь 2023
    Исемсез
    Урта Әләзән үрнәген кулланып була, авылларыбызда ике урамга бер Мәчет булса, һәр авылда мәдрәсә булса, ул Мәчетләр, мәдрәсәләр гыйбәдәт кылу һәм гыйлем алу нияте белән килгән халык белән тулып торса, ин шәә АЛЛААҺ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100