Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкорт җырчысы Раил Өметбаев «иҗатта үсү өчен» Казанга күченергә җыена

news_top_970_100
Башкорт җырчысы Раил Өметбаев «иҗатта үсү өчен» Казанга күченергә җыена
Раил Өметбаевның шәхси архивыннан

Социаль челтәрләрдә Башкортстанның атказанган артисты Раил Өметбаевның Казанга күченүе турындагы комментарийлар очрады. Бу хәбәрнең дөреслеген белергә теләп, җырчының үзенә шалтыраттык.

Раил интернетның җитезлеге, әле башында гына булган уйларының шулай тиз таралуына гаҗәпләнеп, көлеп җибәрде.

Күченмәдек күченүен, ләкин андый уйлар бар. Әлегә хәл ителеп бетмәде бу мәсьәлә. Күченсәк тә, бүген-иртәгә түгел, – диде ул.

Ни өчен нәкъ менә Казанга күченү теләге бар?

Аз гына мохитне алыштыру өчен, «перезагрузка» кирәк.

Уфадагы фатирны сатасызмы?

Планнар бит – Татарстанга иҗат юнәлешендә үсү өчен күченү. Әле фатир турында уйламадык.

Татарстанда гастрольләр дә планлаштырыламы?

Быел «Татарча солянка»ларда катнашам. Берничә концерт та куячакмын.

Сез бит көйләр дә язасыз. Татарстаннан заказлар күпме?

Татарча җырлаучы җырчылардан Әнвәр Нургалиев күп башкара минем җырларны. Якташым, минем җырларны башкару буенча рекордчы. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар, Азат Фазлыев өчен иҗат ителгән җырларым бар.

Гаиләгез күченү мәсьәләсенә ничек карый? Гомумән, күченү тәҗрибәгез бармы?

Без гомер буе Уфада яшәдек. Тормыш иптәшемә бу турыда әйтеп карадым. Уфада барысы да җайга салынган безнең, әлбәттә, мәктәп, балалар бакчасы дигәндәй…

Быел гаилә белән Казанга ял итәргә бардык. Бик ошады Казан – матур, заманча, шул ук вакытта тарихи йортлар күп. Юллар бик уңайлы. Халкы да изге күңелле, ачык кебек тоелды.

Башкорт егете булгач, татарча авыррак сөйләшәм. Ләкин татарча җырларга теләгем зур. Танышлар, дуслар, туганнар күп татарлар арасында. Алар мине яратып тыңлый, «татарча да җырла» диләр. Шуңа татарча да җырларга булдым.

Берничә ел элек миңа Казанга күчәргә тәкъдим иткәннәр иде. Эшкә дә чакырдылар. Ул вакытта тәвәккәллек җитмәде. Бәлки, күченү кебек адымнарны яшьрәк чакта ясарга кирәк булгандыр. Татарстан кабул итәрме икән, ияләшеп булырмы, дигән уйлар да керә инде башка. «Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул» диләр бит инде борынгылар. Шуңа икеләнү дә бар.

Кем белә, бәлки, чыннан да күченеп тә куярбыз. Миңа Казан ул, шул ук Санкт-Петербург яки Мәскәү кебек, яңа сулыш, яңа тормыш булып тоела. Татарстанда шоу-бизнес та күптән алга киткән. Шуңа күрә сезнең соравыгызга җавабым шул – Казанга күченү уебыз бар, әмма бу әле төгәл кабул ителгән карар түгел.

Раил 2021 елда «Интертат»ка интервью биргән иде. Аның белән биредә танышырга мөмкин:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100