Раил Өметбаев: «Башкортстанда татар белән башкорт мөнәсәбәтләре «кайфово»
Башкортстанның атказанган артисты, бик күп җырчыларның популяр хитлары авторы Раил Өметбаев белән әңгәмә.
«Җырларымны бушка да бирәм»
Раил күңелең белән син беренче чиратта җырчымы, композитормы?
Бүгенге көндә мин үземә бу сорауны еш бирәм. Дөресен әйтергә кирәк, җавабын табу кыенрак. Мин, күбесенчә, композитордыр. Чөнки күп вакытымны студиядә көйләр язып, аранжировкалар эшләп үткәрәм. Җырлаганда да үзем иҗат иткән җырларны яратып башкарам.
Үзең композитор, үзең җырчы булгач, эстрадага чыгу җиңелрәк булгандыр. Чыгымнары да бермә-бер кимрәк.
Әлбәттә, концертларымда төп үземнең җырлар өстенлек итә. Әмма репертуарны төрлеләндерү өчен башка композиторларның җырларын да башкарам. Гел бертөрле генә җырлар тамашачыны туйдырырга мөмкин.
Җырларыңның беренче тапкыр башкаручысы кем булуы синең өчен мөһимме?
«Сиңа җыр бирәм, ә сиңа юк», — дип аралаганым юк алай. «Шундый темага, шундыйрак стильдәге җыр кирәк дип килеп әйтсәләр, алабыз да, иҗат итәбез. «Бу йолдыз, бу ябай кеше», — дип сайламыйм, рамкалар куймыйм. Минем җырларымны ошатып, атап миңа килгән икән — барысына да күңелем ачык. Үзләре белән киңәшләшеп, бик рәхәтләнеп иҗат итәм.
Җырларыңны бушка биргәнең бармы?
Бүгенге көндә матди як турында кайгыртмыйча булмый. Чөнки җырлар язу ул минем өчен иҗат та, бизнес та. Ләкин җырларны ике дә уйлап тормыйча бүләк иткән вакытларым да була. «Миңа бушка язып бир әле» дип түгел, әлбәттә. Ә бер дә көтмәгән җирдән, уйламаган кешегә. Тавышы шулхәтле җанга ятышлы җырчылар була. Кеше буларак та җылы кабул ителә. Күңел ничектер якын итеп куя да шул кешене, бушка биреп җибәрәм.
Җырларың күбрәк нәрсә турында?
Әлбәттә, күбрәк мәхәббәт җырлары язам. Бәхетле мәхәббәт турында.
Иҗатыңда фәлсәфи, милли, сәяси темалар бармы?
Рухны күтәреп җибәрә торган темалар бар. Төрле республика күләмендә уздырылучы музыкаль, административ проектлар, спорт чаралары, һөнәри бәйрәмнәр өчен көйләр, гимннар язам. Милли җырларым да җитәрлек. Туган җир, Башкортстан, Татарстан турында җырларым бар.
Балалар темасын якын итәм. Балаларга җыр бәйгеләрендә катнашу өчен көйләр язам. Алар арасында Башкортстаннан гына түгел, Казаннан да актив заказ бирүчеләрем бар. Күбесен үзем бик хөрмәт иткән, Татарстанда яшәп иҗат итүче Гөлфия Шакирова белән бергәләп язабыз. Җырларымның яртысы нәкъ менә аның шигырьләренә иҗат ителгән.
Аның шигърияте нәрсәсе белән җәлеп итә?
Гөлфия ханым тиз эшли. Безгә оперативлык кирәк. «Әйттем дә, югалдым» шагыйрьләр була. Ул һәрвакыт сүзендә тора, дисциплиналы, хезмәттәшлек итү өчен бик уңайлы.
«Нота белмәвең яхшырак»
Син кайсы яклардан? Әти-әниең турында сөйләп кит әле.
Мин Башкорстанның Баймак районы Акморон авылында туып-үстем. Әтием гомер буе автобус йөртүче булып эшләде. Әнием авылда төрле -төрле һөнәрләр белән шөгыльләнде. Профессиональ сәнгать белән бәйле булмасалар да, күңелләре белән алар икесе дә сәнгать кешеләре. Әтием гармунда оста уйный, әнием матур итеп җырлый. Җыр-моңга мәхәббәт геннар аша миңа да күчкән.
Минем балачактан клавишлы музыкаль уен коралында уйнау хыялы булды. Авылга концертлар килгәч, музыкантларның синтезаторда уйнаганнарын күреп, чын мәгънәсендә әсирләнә идем. «Вәт бу техника, моннан ничек тавыш чыгарып була икән», — дип аптырый идем.
Миңа берничә ел авылдагы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләргә туры килде. Берсендә безгә яңа синтезатор кайтардылар. Минем ул синтезаторга ничек куанганымны күрсәгез икән. Ул вакытта сөйгән ярым да авылда иде. Кичләрне капка төбендә аның белән гел бергәләп уздырабыз. Ул кичне, аерылмыйча синтезатор артында утырып, аның турында бөтенләй онытканмын. Мин үзенә бер дә игътибар итмәгәч, аптырап утырган да, кайтып киткән. Икенче көнне дә «мине синтезаторга алыштырдың» дип үпкәләп йөрде әле. Яшьтән шулай мөкиббән мин музыка уен коралларына.
Музыкаль белемең бармы?
Мин ноталарны да танымыйм. Берсендә студиягә популяр композитор Рим Хәсәнов килгән иде. Мин аның берничә җырына аранжировка ясадым. Бик ошатып, син талантлы кеше, алга таба да шулай дәвам ит» дип мактаган иде. «Рим агай, мин ноталарны белмим, әллә музыкаль белем кирәкме икән» — дип киңәш иттем. «Белмәгәнең тагын да яхшырак. Ноталар синең иҗатыңны чикләп, рамкаларга кертәчәк. Башыңны катырма, ничек язган булсаң, алга таба да шулай ук яз. Ирекле сәнгать кешесе булып кал», — диде.
Нота белмәгән килеш көй ничек языла ул?
Ишеткәнчә. Көйләремне уйныйм да, истә калдырам.
Иҗат юлың кайчан башланды?
Минем иҗат юлым авылда башланды. 2002-2004 елларда авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә «Сагынам» дигән җырымны иҗат иттем. Аны хәзер Элвин Грей белән Ябай малай җырлап йөри. Шул җырның минем башкарудагы оригиналын тыңлап карагыз әле. Шунда ук аны икенче төрле итеп тоярсыз. Миңа иҗатка юл ачкан җыр шул булды.
Син үзең нинди һөнәр иясе соң?
Миндә һөнәрләр күп. Башта электрик булып эшләргә туры килде. Баш киемнәре модельеры, кунакханәләр сервисы туризмы менеджеры һөнәрләренә укыдым. Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясендә хокук белеме алып чыктым. Бүгенге көндә аларның берсен дә кулланганым юк. Сәнгать өлкәсендәге яраткан эшем белән шөгыльләнеп ятыш.
Баш киемнәре модельеры бик кызык. Шуңа тукталыйк әле.
Мин мәктәпне тәмамлагач, Сибай музыка көллиятенә укырга керергә җыендым. Авылда вакытта фортепианога укый башлаган идем, укытучым декретка китте дә, ярты юлда калды. Музыка мәктәбен тәмамлавым турында документым булмагач, көллияткә керә алмадым. Ерак та түгел бер училище бар иде. Килгән-килгән, вакытым бушка узмасын дип, кызлар арасында баш киемнәре модельеры белгечлегенә укып чыктым. Тегү эшен тормышта бер дә кулланганым булмады. Диплом эшен язганда үземә «хулиганка» дигән модалы кепка тегеп кигән идем.
Пандемия яңадан тамыр җәеп, концертлар куюны чикләсәләр, эшсез калмыйсың икән.
Мин бит әле блогер да. Узган язда, пандемия башлангач, инстаграмны яхшылап алып бара башладым, язылучыларым артып китте.
Чикләүләр кертелгәч, студиягә барып булмый башлады. Артистлар да бөтенесе өйдә утыра. Эш юк. Әкренләп онлайн аранжировкалар эшләүгә керешеп киттем. Ринат Закиров дигән җырчыга Мәскәүгә бер җырны эшләп җибәрдем. Көннәрдән бер көнне: «Җылы сүзләр ишетәсе килә» җырына аранжировка эшлик әле», — дип, Әнвәр Нургалиев шалтырата. Аранжировкасын төгәлләдем, тавышын гына яздырасы калды. «Әйдә, ватсап аша яздырып җибәреп кара әле», — мин әйтәм. «Җылы сүзләр ишетәсе килә» шулай пандемиядә өйдән чыкмыйча эшләнгән җыр. Ул профессиональ студиядә яздырган кебек үк яхшы килеп чыкты. Радиоларга ротациягә бирдек. «Ватсап аша яздырдык» дигәч, кеше ышанмады хәтта.
Гастрольләр белән йөргәндә берәр кызык хәл булмыйча калмагандыр.
Аларны саный башласаң. Кызык хәлләр күп була ул. Башкортстанның бер авылына килеп төштек егетләр белән. Гадәттә, администратор алдан берәр йорт хуҗасы белән сөйләшеп куя да, без концертка кадәр, ял итеп, чәйләп алабыз. Сөйләшенгән йорт янына барып туктадык. Алданрак килгәнбезме, хуҗалары әле кайтып җитмәгән иде. Гастрольләргә үзебез белән бөтен әйберне алып йөртәбез бит. Сөлгеләрне кыстырдык та, «мунча керә торыйк әле» дип, кереп киттек мунчага. Нигәдер мунчаның пары аз кебек тоела. Җылы үзе, ләкин эссе түгел, яңа яккан мунчага охшамаган. Инде сабыннар белән юынып утыра идек. Администраторыбыз: «Егетләр, сез башка кеше мунчасына кергәнсез икән», — дип кычкыра. Күршеләренең инде суына язган мунчасына кереп, юынып чыкканбыз. Ул арада мунча хуҗалары да чыгып җитте. «Менә бит, безнең мунчада тагын кайчан артистлар юыныр иде әле», — дип көлештеләр.
«Сәхнә кешесенең дошманнары булмаска тиеш»
Синең дуэтларың бик күп. Айгөл Сагынбаева, Айгөл Исрафилова, Гүзәл Әхмәтовалар белән дуэтларыгыз бар. Син тавышың күп кешегә туры килгән универсаль җырчымы әллә?
Минем туры киләме-юкмы дип артык уйланып торганым юк. Күп җырчылар билгеле бер кеше белән генә башкара дуэтларны. Ә без, мәсәлән, ул җырчы белән берәр концертка проект эшләгәнбез икән, аны дуэт итеп тә җырлыйбыз.
Раил, хәзер тавыш белән генә кешене шаккаттырып булмый кебек. Сәхнәдә тамаша ясый, күп сөйли белергә дә кирәк. Синең концертларда ул бармы?
Аны концерт вакытында карарга кирәк инде. Эчке кичерешләрем буенча азрак бардыр дип уйлыйм. Болай мин үзем үскән артист инде. Халыкны җәлеп итәм. Залларым һәрчак тулы була, җылы итеп кабул итәләр.
Эстрадада танылу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
Практика кирәк. Күбрәк җырлар иҗат итеп, концертлар күбрәк куеп, шунда халык белән аралашып, гади булып яшәсәң таныласың. Халык үзе белән бергә эшләгәнне, бергә җырлаганны ярата ул.
Кешегә кешелекле булып, алдашмыйча яшәргә, кешенең яше, статусы, дәрәҗәсенә карамыйча аралашырга, һәрберсенә рәхмәтле булырга кирәк. Дошманнарың булмаска тиеш.
Дошманнары булмаган сәхнә кешесе бармы икән ул?
Аллаһка шөкер, минем бәлки, көнләшүчеләрем бардыр, ләкин дошманнарым бар дип әйтә алмыйм.
Әрсезлек кирәкме?
Ул — иң мөһим сыйфатның берсе. Шулай ук ялкау булмаска кирәк. Өйдә ятсаң, бер нәрсә дә эшләнми.
Син һәрвакыт игътибар үзәгендә. Моның гаилә тормышына зыяны тимиме?
Хатыным минем һөнәргә ияләнде инде. Ул тормышка кемгә чыкканын белеп чыкты. Очрашып йөргән вакытта ул шушы тормыш белән яши башлады инде ул.
Гаилә дуэтыгызны күргән идем. Ул да сәнгать кешесеме?
Ул сәнгатьтән ерак тора. Хатыным һөнәре буенча психолог. Бүгенге көндә декрет ялында.
Гөлшат теге «мине синтезаторга алыштырдың» дип клубтан үпкәләп кайтып киткән кыз түгелдер бит?
Шул инде.
Чынлап?
Чын-чын (көлә). Әкренләп музыкага булган мәхәббәтемне кабул итте ул минем.
Син шундый чибәр, популяр. Кызлар күп язадыр.
«Матур җырлыйсың» дип язгалый фанатларым. «Кыяфәтең матур» дигән булалар шунда.
Хатыныгыз ул смсларны укып, көнләшмиме?
Соң мин аларны күрсәтмим. Нигә аны юк-бар белән борчырга!
Ә үзе табып укыса?
О, юк, мондый сораулар бирмә. Уйлаганым юк.
Тормыш фәлсәфәң нинди?
Ятып калганчы, атып кал.
Улларыңны да шулай дип тәрбиялисеңме?
Әйе. Ике малай үстерәбез. Артур белән Аскар.
Балаларыгыз туган телдә сөйләшәме?
Гаилә эчендә алар белән башкортча аралашырга тырышам. Ләкин бакчада, мәктәптә русча аралашкач, русча да сөйләшәләр. Берничә көнгә авылга җибәрсәң, әбиләреннән башкорт телен бик тиз отып кайталар.
Гаиләдә сөйләшеп кенә туган телләрне саклап калып булырмы икән?
Була! Мин гаиләмдә башкортча, сез татарча сөйләшсәгез, балалар да башкорт, татар телен беләчәк. Әлбәттә, әни кешедән бик күп нәрсә тора. Ул күп вакытын балалар белән үткәрә. Телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны балаларга аралашу дәрәҗәсендә булса да өйрәтү — әни кешенең бурычы.
«Татарстанга чыгу — яхшы күренеш булыр иде. »
Татарстанга килгәнең бармы, Раил?
Сольный концертлар белән килгәнем юк. Бер елны Байлар Сабасында Сабантуйда җырлаган идем.
Татар-башкортның уртак концертларына чакыралармы?
Мин Башкортстандагы концертларга йөрим. Казанга ТМТВ телеканалыннан чакыру алганым бар. Моңа кадәр барырга җай чыкмады. Бу инде гаилә белән дә бәйледер. Тормыш иптәшем декретта иде, мин олы малайны мәктәпкә илтеп, алып кайтып йөрдем. Соңгы елларда үземне күбрәк гаилә тормышына багышладым.
ТМТВ татарча җырларга тәкъдим иткәндер. Татарча җырларың бармы?
Берничә җырым бар.
Татарча җырлау авыр түгелме?
Бер катлаулылыгы да юк. Тугандаш телләр бит инде. Безнең якта бит инде татар артистлары бик күп. Алар белән якыннан аралашабыз. Татар җырчылары белән дуэтларым бар, аларга җырлар иҗат итәм. Алар да: «Синең бернинди дә акцентың сизелми», — дип мактап торалар.
Татарча җырларыңны тәкъдим иткәч, тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?
«Башкортча бу җыр матуррак булыр иде», — дип берничә кеше язгандыр. Алай каты бәрелмәделәр. Мин бит татарча җырларны башкорт телендә дә чыгарам. Татар артистлары, мәсәлән, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиевка иҗат ителгән җырларны, алар татарча, үзем исә башкортча башкарам.
Татарстанда таныласың килмиме?
Татарстанга чыгу бик яхшы күренеш булыр иде. Публиканы арттыру өстендә эшләргә кирәк. Яңа горизонтлар кызыктыра, әлбәттә. Әгәр кеше тырышса, татарча альбом чыгарырга, клип төшереп ротациягә бирергә дә мөмкин. Бәлки якын киләчәктә тырышып карарбыз.
Әлегә үзебезнең милләтнең патриоты булып яшәп ятам. Һәр кеше үзенең телен яратырга тиеш.
Ә танылуга килгәндә, монда синең нинди телдә җырлавың артык мөһим түгел. Күп вакыт күңелен биреп җырлаучы артистның тавышы, эчке матурлыгы халык күңелен җәлеп итә.
Татар-башкорт каршылыгы нигә бар икән? Ике халыкны дуслаштыру өчен нинди чаралар тәкъдим итәр идең
Бүгенге көндә татар белән башкортның уртак яклары шулхәтле күп. Күпме катнаш гаиләләр барлыкка килгән. Күпме дуслар аралашып яши, эш буенча партнерлар бар. Без икебез бер милләт кебек яшибез. Динебез уртак, телебезне фонетик үзенчәлекләр генә аерып тора.
Дөресен әйткәндә, мин бу темага сөйләргә дә кыенсынам. Үземнең туганнарым арасында да бик күп татарлар бар. Мин аларның һәрберсен яратам һәм хөрмәт итәм. Гөрләшеп, аралашып яшибез. Кунакка йөрешәбез, балалар дөньяга килә.
Каршылыкларга килгәндә, аларны аңлашылмый торган берәгәйле очраклар китереп чыгара. Безгә провокацияләргә бирешмәскә кирәк. Күбрәк уртак проектлар оештырырга, татар авторлары белән уртак җырлар иҗат итәргә. Бер шигырь искә килеп төшә. Юлларын һәм авторын төгәл хәтерләмим. «Татармы, башкортмы, анысы мөһим түгел. Телебезне югалтмыйк, балалар руслашмасын», — дигән мәгънәдә иде.
Балаларны да бу мәсьәләдә дөрес тәрбияләргә кирәк. Улымның миннән: «Нигә без башкортча, ә туган апа татарча сөйләшә. Татарча сөйләшкәч, ул нигә Татарстанда яшәми?» — дип сораганы бар. Балаларның андый сораулары туу гадәти хәл. «Без ике милләт вәкиле, ләкин без туганлашып беткән халыклар», — дип аңлатам.
Ә каршылыкларга килгәндә, аларны радикаль фикерле, тәрбия һәм белем дәрәҗәсе түбән булган кешеләр тудыра,
Кеше яхшы икән, аның белән аралашабыз. Син татар, син үзбәк дип аерып тормыйбыз бит. Татар белән башкорт кына түгел, башка милләтләр арасында да каршылык китереп чыгаручылар бар. Мәсәлән, әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында да бар бу проблема. Аларда әле ул җитди дәрәҗәдә.
Алар белән чагыштырганда безнең аралар түзәрлек әле дисеңме?
Юк, безнеке түзәрлек түгел, безнеке «кайфово». Сездә ничектер, ә бездә ике халыкның үзара мөнәсәбәтләре «кайфово».
«Татарстанда шоу-бизнес, Башкортстанга караганда, иртәрәк үсеш алды»
Нигә Башкортстанда туган җырчылар Татарстанга килә? Бездә танылу җиңелрәкме?
Сез бит Мәскәүгә, үзәккә якынрак (көлә). Бәлки элек җырчыларга иҗат итәр өчен сездә уңайлырак булгандыр. Сездә «Барс-Медиа», «Оскар-Рекордс» кебек продюсерлык үзәкләре бар иде. Концерт индустриясе, шоу-бизнес тизрәк үсеш алды. Җырчыларга уңайлырак булгандыр җырлар иҗат итәргә, клиплар төшерергә, үзләрен үстерергә. Безнең Башкортстан да хәзер күтәрелә башлады. Талантлар бездә бик күп. Узган елдан бирле игътибар итәм, безнекеләр дә әкренләп талантларны күрә башлады. Төрле музыкаль бәйгеләр үткәрелә. Анда җиңү яулаган җырчыларны җиңел генә дәүләт эшләренә урнаштыралар. Элек бит Филармониягә керү дә авыр иде. Ә хәзер осталыгың, талантың бар икән — шунда ук өскә күтәреп куялар.
Синең талантың ничек бәяләнде?
Быелгы ел минем өчен зур куаныч белән башланды. Башкортстан Республикасының атказанган артисты исемен алдым. Бу минем өчен бик нык җаваплылык.
Зур тырышлык белән килгән исемдер.
Социаль челтәрләремне бик актив карап, күзәтеп барам. Бер генә негатив хат та, комментарий да килмәде. «Ниһаять, син моңа лаек», — дип язалар.
Хейтерларың бер дә юкмыни?
Юк, Аллаһка шөкер. Кешенең юлына аркылы төшмәсәң, кешелекле булсаң, хейтерларга язар сүз бетә.
Син бәхетле кешеме, Раил?
Бик бәхетле. Яраткан эшемә рәхәтләнеп киләм, яраткан эшемнән яраткан гаиләм янына кайтам. Шул иң зур бәхет түгелме!
Синең өчен яхшы ял нинди ул?
Гадәти әйберләр: гаиләң белән шәһәрдә йөрергә чыгу, дуслар белән очрашу, җәй көне диңгезгә барып кайту, табигать кочагында ял итү.
Башкортстанның табигате искиткеч матур. Кеше бик белми торган шәп урынны әйтегез әле, ял итәргә кайда барыйк?
Чыннан да, бездә матур урыннар бик күп. Икенче Швейцария дип атыйлар Башкортстанны. Күгәрчен районындагы «Морадым» тарлавыгы искиткеч урын. Баймак районының Талкас күленә килегез. Шулхәтле матур күл, аны бер килеп, үз күзең белән күрергә кирәк.
Безнең яктагы кешеләр дә гади, кунакчыл халык. Матур итеп каршы алалар, матур итеп озаталар. Килегез яме, көтеп калабыз.