Уракның кызган мәле: яңгыр астында да эшне туктатмаган Саба хуҗалыгы комбайнчылары янында
Быелгы урып-җыю кампаниясе игенчеләрне янә бер тапкыр сыный – тулы амбарлар белән кышка керә алырбызмы, югалтуларсыз алтын бөртекләребезне җыеп булырмы, «Татарстан игенчесе» дигән данлыклы исемгә тап төшермәбезме? Журналистыбыз Юлай Низаев якын көннәрдә Саба районының алдынгы хуҗалыклары сафында булган «Игенче» хуҗалыгында булып кайтты.
Явымсыз көннең һәр минуты кадерле. Аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга тырыша бүген механизаторлар. «Игенче»нең урак кампаниясе барышында быел 2500 гектар җирдән бөртеклеләр уңышы урып җыелачак. «Игенче»леләр уракка берникадәр соңрак, 25 июльдә генә төшкәннәр, сәбәбе – һава торышының үзгәрешләре киртә куйган. Былтыр уракны июль урталарында ук җанландырып җибәргән булганнар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлар буенча, 8 августка Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырган иде. Урып-җыю кампаниясе барган 43 районда уртача уңыш гектарыннан 31,7 центнер тәшкил итте. 9 августка исә суктырылган ашлык күләме республикада 1147455 тоннаны тәшкил иткәненә хәбәрдар булдык.
Җир кешесе хөрмәткә – данлауга лаек!
Әлеге хуҗалык игенчеләренең туфракны эшкәртеп, бөртекләрне җир куенына салганы да, шытымнарны чүп үләннәреннән, корткыч бөҗәкләрдән саклап-тәрбияләп үстерүләре дә «Интертат»та материалларымда бастырылып барды.
Игеннәр өлгергәч, басуларда йөрүнең күңеллелеген сөйләп кенә аңлатып булмыйдыр. Үзеңне гүя алтын диңгез дулкыннарында тибрәлгән кебек сизәсең. Кайнар тир түгеп үстергәннең нәтиҗәсен күреп сөенгән игенчеләр, арыганнарын да тоймыйча, вакыт белән исәпләшмичә, гәрәбәдәй бөртекләрне тизрәк суктырып алырга тырыша.
Хуҗалык тирә-яктагы 8 авыл халкын эш белән тәэмин итә. Аның яланнары-кырлары, фермалары Саба районының Эзмә, Шекше һәм Курсабаш авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан.
Мин 7 август көнне «Игенче»нең баш агрономы Нияз Галиев белән халык телендәге көтүлек яны басуына килгәндә, кызу урак өстенә тап булдым. Яңгыры да ишеп китте. Тик, тырыш җир уллары эшләрен бер генә минутка гына түгел, ә хәтта ки бер секундка да туктамыйча, кыр кораблары бункерларына тулган ашлыкны «КамАЗ» машинасына бушату ягын күрделәр.
Кырларны заманча «JPS» навигаторлы комбайннар гизә.
Тырыш хезмәтләре – туган җирләренә
Саба районының «Игенче» хуҗалыгында Әнәс Рәхмәтуллин «ACROS 550» комбайнында 3нче сезонын эшли. Ул хезмәт шартларыннан канәгать булуын, авыл җирен яратуын әйтте. Үзе – районның Шекше авылыннан.
– Хәзер авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчегә барлык шартлар бар. Эшләгән кешегә, хезмәт кешесенә хөрмәт бар бит ул. Авылда яшәгәч, башка җирдә эшләүне күзалламадым да. Туган яклардан читкә китеп тә эшләп карадым, әмма барыбер дә техникадан аерылмадым. Әти-әни дә колхозчылар иде. Алардан да күреп колхоз эшен сайлаганмындыр, – дип сөйләде ул.
Әнәс абыйның бар гомере колхоз, хуҗалык эшләре белән бәйле. Бары тик 10 ел чамасы читкә китеп эшләп кайта, хәзер 15 ел – аграр тармакта. Кыш көнендә хуҗалыктагы остаханәдә слесарь вазифаларын башкарса, яз көне чәчүдә дә катнаша.
– Урак яңгырлар аркасында сүлпәнрәк бара. Ә бит бөртеген дә югалтмыйча урып-җыясы иде. Күңелне бу мәсьәлә, әлбәттә, кыра. Уңышлар узган елгы чамасы кебек күренә. Алдагысын Ходай күрсәтер. Быелгы уракны да хәвеф-хәтәрсез, сәламәт булып, исән-сау тәмамларга язсын иде. «Саба игенчесе» дигән исемебезнең данын төшермәскә иде, – дип өстәде әңгәмәдәшем.
Айнур Сабирҗанов – шулай ук хуҗалыкның алдынгылыкны бирмәгән комбайнчысы. Кыш көнендә хуҗалыкның «КамАЗ» машинасында йөреп, авыл урамнарын кардан тазартуда катнашса, җәйләрен кыр корабларында туган ягы басуларын гизә. Кыр янындагы гына Сәрдә авылында туып-үскән, әлегесе көнне дә шунда гаиләсе белән гомер итә.
– Көннәр бозылгач, эш туктала инде, берни эшләп булмый! Табигатькә ничек каршы торасың инде?! Болай ашлыклар яхшы гына күренә, минем карашка. Былтыргы шикелле. Авыл хуҗалыгында күптәннән эшлим инде. Әлбәттә, һәр эшнең авырлыгы да бар, ләкин акчаны вакытында түлиләр. Иң мөһиме – җиренә җиткереп эшлә генә. Авыл җирендә яшәүләре – бөтенләй икенче бит ул. Бернигә дә авылкаемны алмаштырмас идем. Аллага шөкер, мал-туар да асрыйбыз. Сыер, үгез, төрле кош-корт тотабыз, – ди ул.
– Авыл, авыл хуҗалыгы сезнең өчен нәрсә соң ул?
– Яшәү сулышы. Авыл хуҗалыгында эшләр өчен, иң тәүге чиратта ныклы сәламәтлек, туган җирне, туган якны һәм халкыңны ярату кирәктер, мөгаен, Юлай энем. Шәһәргә мәңге китмәс идем, бәләкәй, яшүсмер, яшьлек елларымда да авылдан китү теләге булмады. Менә белмим дә, нигә шулайдыр? Хәзер бит күпчелек халык шәһәрдә яшәүне хуп күрә. Ә мин анда яши алмас идем кебек. Авылда иң башта төп нигездә яшәдек, аннан соң күрше урамда гына яңа йорт салып чыктык.
Айнур аганың тормыш иптәше Алисә ханым да шушы ук хуҗалыкта савымчы булып 15 еллап хезмәт куя. Ә энекәше Ришат – «Беларус» тракторында йөри. Әлбәттә, авылның күрке булып, матур итеп балалар үстереп яшәүче Айнур абый һәм Алисә апа Сабирҗановлар гаиләсенә иминлек һәм бәхет кенә телисе килә.
Гәрәбәдәй ашлыкның сыйфаты югалмасынга
Басулардан ашлык халык телендә «ындыр табагы» дип йөртелгән җиргә – киптергечкә, амбарга кайта. Монда да «Игенче»нең җитез егетләре, абзыйлары эшли икән.
– Киптерү агрегатларында ел саен эшлибез. Агымдагы елда иген бик каты дымлы кайтуы безне борчылдыра, әлбәттә. Киптерәбез инде, ашлыкның бер сыйфатлы бөртегенә дә бозылырга ирек бирмәскә омтылабыз. Ике сменада эшлибез, – дип бәян итте күптән түгел 60 яшен тутырган Расих Әсәдуллин.
Сөйләшкән арада, Расих абыйның хезмәттәше Радик Мәҗитов та безнең аралашуга килеп кушылды.
– Эшебездән бик канәгать без. Ашаталар да әле безне хуҗалык хисабыннан. Бик тәмле итеп. Ашлыкка килгәндә, сыйфат ягы начар, димәс идем. Исәнлек һәм саулык булып, булган, күпме хезмәт куеп үстергән уңышларны җыеп алырга язсын иде. Аллаһ Тәгалә яхшы көннәрен дә биреп торсын иде, – ди Радик абый.
Расих абыйның да барлык булмышы колхоз, хуҗалык эшләренә бәйле. Колхозга 15 яшьтә үк эшкә килгәнен дә әйтте ул. Совет Армиясе сафларындагы хезмәттән соң, 12 ел Мәскәү якларында да эшләп кайткан. Төп һөнәре эретеп ябыштыручы булган, тракторда да эшли.
– Авыл хуҗалыгында элеккеге эш шартлары интегеш иде, ә хәзер менә бик рәхәт... Тик яшьләрне шәһәрләр үзенә тарта. Авылда да менә дигән яшәп була бит, читтә йөргәнче. Элек колхозда ватык, бик нык җимерек биналар иде. Ә хәзер нинди шәп шартлар, бар нәрсә автоматик рәвештә кабына, ясала. Үземнең кече улым Альмир да көллияттә агрономлыкка укый. Урак чорында амбарга төшеп эшләштергәне бар. Өметле белгеч булып, безнең эшне дәвам итсә иде, – диде Расих абый.
Радик абый исә колхозда 1989 елдан бирле эшли. 1990 елны Армия сафларыннан кайткач та, эшчәнлеген дәвам итә, 20 елга якын тракторны иярли.
«Тормыш иптәшем Зөлфирә дә «Игенче»дә сыер савучы булып эшли», – ди Радик әфәнде.
Киптергечтә, амбарда бар эшне техника эшли икән. Кул белән эшләнгән эш бик сирәк, ләбаса... Ә амбарда эшләүчеләрнең төп бурычы – агрегатларның өзлексез эшләп торуын тәэмин итү.
«Тук бөртекләр келәтләргә агыла»
Алар кулында – иген муллыгы, икмәк уңышы язмышы, ди халкыбыз еш кына. Чыннан да уңыш сыйфаты, басу-кырлардагы эшләрнең никадәр көйле баруы агрономнарның тырыш хезмәтенә турыдан-туры бәйле бит.
– Булсынга дип җиң сызганган механизаторлар «кемузар»дан ярышып эшли, аларның фидакарь хезмәте басулардан җыеп алынган тук бөртекләр агымы булып келәтләргә кайтучы ашлыкны җыеп алу күрсәткечләрендә чагыла, – дип сүзен башлады хуҗалыкның баш агрономы Нияз Галиев.
Нияз 2008 елда укуын тәмамлап, туган ягы хуҗалыгына эшкә кайта. Әлбәттә, 2016 елда хуҗалык оешканчыга кадәр, төрле вакытлар була. Кечкенә чакларда печәнгә йөрүләрдән, басулардан эшләүдән аграр тармак үзенә тарта башлагандыр, дип саный ул.
– Мин хуҗалыкка эшкә кайтканда баш агроном булып Марс Мөдәррис улы Асатов хезмәт куя иде. Менә авылда тракорчыга эш кушасың, элегрәк бит әле эш тә күп иде аларга бигрәк тә. Безне тыңламыйлар иде инде, ә аның күзенә һәр механизатор Аллаһка караган кебек текәлеп тора иде. Беренче тапкыр чәчүгә төшкәнем истә калган, рапс басуы иде. Менә Марс абый кебек булырга тиеш чын агроном, дигән фикер һәрчак мине әйдәп йөри, башка сеңеп калган төсле. Нәкъ ул безне эшкә өйрәтте, чын мәгънәдә остазыбыз булды. Хәзерге вакытта ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, башка эшкә күчте. Икмәк кабул итү предприятиесенә китте, – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Ниязның әтисе Хәбирҗан абый колхозның гомерлек тимерчесе була, әнисе исә Эзмә авылы фельдшеры була. Бөтен туган-тумачалары да хуҗалыкта хезмәт куйган.
– Яшерен-батырын түгел, авыл хуҗалыгын сайлаганыма үкенгәнем дә булды. Хезмәт шартлары да бик начар иде, зарплаталарны сөйлисе дә юк... Эшкә кайткан гына мәлләрдә 5500 сум зарплата алып эшләдем. Ярый әле ул вакытта өйләнмәгән идем! Шуннан соң инвесторлар белән дә эшләдек, хезмәт хаклары күтәрелде, ләкин эшләр рәтле булмады. Халык бик нык инвесторларга нәфрәтләнде. Шуннан соң ул хуҗалык таралды инде. Өчәр-бишәр ай хезмәт хакын алалмыйча утырдык. Гаиләләр ач кала язды. Ә «Игенче» оешып киткәч, яшь җитәкче кул астында эшлибез. Акча мәсьәләсендә дә бернинди проблема булганы юк. Коллектив та бердәм, яхшы, тәҗрибәле. Һәр кеше – үз хезмәтенең белгече. Хуҗалык әле хезмәтчәннәргә процентсыз кредитлар да бирә, профсоюздан Яңа елга, бәйрәмнәргә бүләкләр хакында әйтәсе дә юк – мулдан өләшәләр. Шәхсән үзем дә 300 мең сум хуҗалыктан 300 мең кредит алып караганым булды. Бик уңайлы. Изге Ураза ае вакытында ифтарга продукция өләшүләр дә бар. Шуңа зарланып йөргәнебез юк, иминлектә эшләргә язсын инде, – дип дәвам итә әңгәмәдәш.
Агроном эшендә иң мөһиме нәрсә икән, Нияз?
Сәгатьне аермыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләү мөһим инде. Эш сәгатем бетте дип, кайтып китә торган түгел. Көнне-төнгә ялгап, диләрме әле?! Язгы чәчүдә 2 механизатор, иртәнге 6-7 сәгатьтә алмашына иделәр гел. Төнге чәчүләрдә агроном берничек тә йоклап яталмый инде. Кеше төнлә эшләгәндә ни булмас, барыбер басуга чыгарга кирәк. Орлыктыр, ашламадыр җитәрлек булырга тиеш. Борчыласың әле, техниканың соляркасы бетмәгәнме... Йокы күзгә керми инде андый чакта. Һәрвакыт кырда, – ди тәҗрибәле баш агроном. – Мин бик күп кеше белән эшлим, ничәмә механизатор минем карамакта. Агрономга яхшы гына психолог була белү дә кирәк бит. Кешенең эшендә генә түгел, өендә дә еш кына проблемалары килеп туа.
Нияз белән сөйләшә-сөйләшә, Шекше авылының бакча артлары басуына килеп җитүебез дә сизелмәде. Тулаем алганда хуҗалыкның 5711 гектар чәчүлеге бар, аның яртысын азык культуралары тәшкил итә.
– Быелгы ел аграр тармак өчен бик үзенчәлекле булды. Иң башта корылык җафалады, аннан соң яңгырлар иште. Менә урак өстендә дә яңгырлар койгач, басудан басуга күчеп йөрергә мәҗбүр без. Комбайннар бер басудан икенчесенә «сикерә». Ашлыгыбыз сыйфатлы итеп үзебездәге киптергечтә киптерелә, аннан соң амбарга салына. Бүгенге көнне менә көзге бодай сугуны тәмамлап киләбез. Бары тик күчмә фондка салынасы орлык бодае гына калды. Ашлык киптергечкә 18-19 процент дымлылык белән кайта. Без быел шулай ук яңа сортлар чәчеп карадык. 100 гектарга «Тевкеч» дигән яңа сортны чәчеп карадык. Шулай ук «Рысак» сортлы солыны 90 гектарга чәчтек һәм яңа төр репродукцияле бодай алган идек. Ни кызганыч, уңыш муллыгы хафага сала. Сабаклар бик кыска. Салам пресслау эшен башлыйсы бар, әмма аңа ажиотаж булачагы көн кебек ачык, – диде ул, кырчылык эше белән таныштырып.
Әлеге вакытта хуҗалыкта уракның 10 проценты гына тәмамланган.
– Мал азыгын хәстәрләүгә күз салсак: безнең икенче кат үләннәрдән сенаж салу да дәвам итә. Соңгы мәйданнар, 200 гектар үләннәр калган иде. Яңгыр булу сәбәпле туктап торабыз. Уңыш күрсәткечләре буенча беренче чабымнан 70 центнер уңыш алган булсак, икенчесеннән уңыш әйбәтрәк. Тамырдан тукландырып ашламалау уңай нәтиҗә ясады. «КАС» дигән ашламаны кулландык. Басуына карап, 120-160 центнерга кадәр уңышка ирештек. Малларны имин генә кышлатырлык җитәрлек азык туплый алуыбызга өметләнәбез. Менә әлеге кырда арыш культурасы иде, без инде, ул начаррак чыгуы сәбәпле, өстәп, арпа чәчәргә карар кылдык. Моннан бер 20 центнер уңыш булыр кебек. Уңыш кңләме һәрвакыт яңгырдан да, иртә чәчүдән дә тормый. Ашлама да вакытында, әйбәтләп кертелде. Шуңа күрә уңыш начар түгел, – дип ассызыклап үтте Нияз әфәнде.
«Һава торышы киртәләр тезсә дә – бирешмибез»
«Игенче» хуҗалыгы белән, 2016 елда оешканнан бирле, булдыклы шәхес, авыл халкы өчен җан атып торган Алмаз Зарипов җитәкчелек итә. Биредә игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә бертигез шөгыльләнәләр. Быел бөртеклеләрне урып-җыюга 25 июльдә керешкәннәр.
– Һава торышы киртәләр тезсә дә – бирешмибез. Әлеге көнгә барлыгы 490 тонна ашлык суктырылды. Шуның 280 тоннасы – көзге бодай, 210 тоннасы – көзге арыш. Гектардан уртача 25 центнер уңыш җыеп алына. Узган ел белән чагыштырсак, былтыр без тулаем 70 мең тонна икмәк җыеп-алуга ирештек, уртача гектардан 33 центнер булганы истә. Терлек өчен 12252 тонна сенаж әзерләнгән. Кукурузлар инде матур булып өлгереп килә, ул бит инде – маллар өчен төп азык базасы. 600 гектардан төп массаны җыясы иде. Безнең 1 шартлы терлеккә 15 ц азык берәмлеге әзерләнгән. Үләннәрнең өченче чабымына да өметләр баглыйбыз. Терлек булгач, ит тә, сөт тә бар. Узган елны 6508 центнер ит җитештергәнбез. Көнлек сөт савымы яхшы гына, – дип хуҗалык белән таныштырды Алмаз Зарипов.
Гомумән, хуҗалыкта 3650 баш мөгезле эре терлек бар. Аның 1200се – савым сыерлары. Алар өчен сыйфатлы азык базасы туплау да гөрли.
«Игенче»дә төзелеш тә тукталып торганы юк. Менә 200 башка исәпләнгән бозаулар торагы төзелеп ята. Тиресләрне саклау өчен махсус базлар – лагуналар да ясала. Шул ук вакытта яңа ремонт остаханәсе дә булдырырга уебыз», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем.
Шулай ук хуҗалыкта «JAGUAR» кебек маркалы чит ил техникалары, тракторлар бар. Әлбәттә, запчастьләр табу зур кыенлык тудыра икән. Алдан алып калганнарны да кулланалар. Хуҗалыкта запчастьләр, ягулык хаклары ифрат зур булуын да әйттеләр. Бу мәсьәләләр дә хуҗалык җитәкчесен хафага сала. Әле чит ил техникасына запас частьләрне кайтару да бик озак вакыт таләп итүен ассызыкладылар миңа.
Хуҗалыкта бүгенге көндә уртача хезмәт хакы 52 мең икән. Ә комбайнчыларга исә суктырылган центнерларына карап та түләнә. Ә менә кадрлар мәсьәләсе төрлечә, яшьләрне хуҗалык эшләренә җәлеп итәргә тырышалар биредә. Агу сибүләрдә катнашучы хезмәтчәннәрне Татарстанның саноторийларына да бушлай җибәрәләр.
«Хуҗалыкта 180 эшче хезмәт куя. Җәйге чорда студентлар да килгәли. Кызлар ашханәдә эшләсә, малайлар җыештыруда, печән чабуларда. Гомумән, авылларыбыз халкы – безнең байлыгыбыз. Нәкъ алар тырышлыгы белән генә югары казанышларга ирешү мөмкин. Дәүләттән субсидияләр алуда да актив кына катнашабыз. Әлеге көнне ит белән сөт бәяләре дә тотрыклы гына, хаклар түбәнәеп беткән чаклар да булды бит. Сөтне – Биектауның «Якты көн» предприятиесенә, Чистайның һәм Сабаның сөт комбинатларына тапшырабыз», – дип төгәлләп куйды сүзен җитәкче.
Шуны да билгеләп үтү кирәк: хуҗалыкның контора бинасы яны да гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра, тирә-юне дә бик пөхтә. Ә бит кайбер хуҗалыкларга барып төшәсең дә, ник искерәк туфлине кимәдем икән, дип уйлыйсың... Чәчәкләрне җәй буена бухгалтериянең уңган кызлары, апалар тәрбияли, диделәр. Шулай ук «Игенче»нең теплицалары да бар. Анда кыярлар, помидорлар һәм петрушкалар үстерелә.
Һәр бөртеге кадерле мәлдә
Тукландыру да яхшы оештырылган, хезмәткә түләү мәсьәләләре дә механизаторларны канәгатьләндереп кенә калмый, яңа биеклекләр яуларга этәрә. Шулай булгач, тырышып эшлиселәре генә килеп торулары табигый. Хуҗалык җитәкчесе, баш агроном белән әңгәмәләшкән арада «кемузар»дан ярышучы басу корабларын төрле яклап фоторәсемгә дә төшереп алдым. Комбайннарның тигез эшләве үзенчәлекле бер көй кебек яңгырый, ул исә кырлар өстенә хезмәт тантанасы гимны кебек тарала. Алда да шулай дәвам итсен, урак тиешле вакытында яхшы күрсәткечләр белән генә тәмамлансын, дип телибез.