«Белеп торсыннар!»: Язучылар берлеге корылтае алдыннан Ркаил Зәйдулла белән интервью
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге корылтае алдыннан журналист Рузилә Мөхәммәтовага интервью бирде.

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән ул җәелеп китеп сөйли ала торган әдәби, милли, тарихи һәм төрле фәлсәфи темаларга түгел, әлеге дә баягы Язучылар берлеге эшчәнлеге турында сөйләштек. Нихәл итәсең, «үзебез сайлаган язмыш» дияргә генә кала. Сөйләшү Язучылар берлеге корылтаена әзерлек көннәрендә баруын да ассызыклап куям. Ягъни, корылтайның төп интригасы – каләмдәшләре Ркаил Зәйдулланы кабат рәис итеп сайлаячаклармы? Устав буенча аның тагын бер кат сайлану хокукы бар.
Бераз ачу килмиме – шагыйрь гомере буе иҗат итә, фәлсәфи фикерли, бөтен темага җәелеп сөйләшә ала, ә аннан Берлектәге оештыру мәсьәләләрен сорыйлар. Мин дә, гафу ит, 4 ел эчендә Берлек рәисе буларак горурлыгың булган эшләреңнән башлыйм.
Депутат вакытында Роберт Миңнуллин белән сөйләшеп утырган идек. Депутатлык вакыт җәһәтеннән иҗатка бик комачаулый, дип уйлыйбыз бит инде. Язучылар берлеге эше белән чагыштырганда берни түгел икән ул. Роберт абый да, Туфан абый да депутат чакларында бик нәтиҗәле иҗат иттеләр, урыннары оҗмахта булсын. Шул әңгәмә барышында Роберт Миңнуллин: «Алтмышка кадәр язасы язылган бит инде, тагын нәрсә язмак кирәк?» – дип шаярган сымак әйтеп куйды. Үзе ул үлгәнче язды язуын. Мин үземне юатып: «Башың сау килеш калса, үзең исән булсаң, өлкән яшьтә дә язарга була инде ул», – дип уйлыйм. Әле генә Батулла 1000 битлек әсәр җибәргән. Анда – аның уйланулары. Урыс телендә язылган.
Ясалма фәһемнән генә эшләтеп алмагандыр бит? Урысча булганга әйтүем.
Юк, үзе. Урысчаны ул яшьлегендә нык өйрәнгән.
Ә нигә урысча язган?
Киңрәк даирәне күздә тоткандыр – монысы минем фараз инде, үзеннән сорамадым. Мәрҗани да күп әсәрләрен гарәп телендә язган ич. Нигә алай иткән соң?
Рабит аганың 1000 битлек әсәрен укып чыктыңмы?
Юк әле, 1000 битне уку өчен күп вакыт кирәк. Вахит Имамов та 500 битлек романын җибәргән иде. Укырга вакыт җитми.
Вахит абыйныкы – тәгаен тарихи әсәрдер инде. Берәр каһарман турында.
Без «Каһарманнар заманы» дигән исем астында яңа проект башлап җибәрдек. Татарлар арасында Россия өчен кан койган ватандашларыбыз күп. Алар арасында чын геройлар бар. Без «өстәге» иптәшләр белән бу теманы киңрәк алырга дип килештек. Мәсәлән, XVIII гасырдан ук башларга була. Пруссия белән 7 еллык сугыш каһарманы Тимер Мутин турында язылачак.
Бу – Мөхтәр Мутин нәселеме?
Әйе, шуларның борынгы бабасы. Аны күршеләребез башкорт булган дип уйлый бит инде. Чыннан да Мутин башкорт старшинасы дип аталган. Асылда ул гәрәйләр кабиләсенең юлбашчысы була. Гәрәйләр – кайчандыр Кырымнан килгән кавем, аңарчы аларның тамыры Чыңгыз хан дәверендәге кирәит кабиләсенә барып тоташа булса кирәк. Хикмәт шунда, патша заманында хөкүмәтне кемнең нинди халыктан булуы кызыксындырмаган. Халыкны сословиегә (катламга) бүлгәннәр һәм дин буенча аерганнар. Әлбәттә, этносословие дигән нәрсә дә бар. Шул дәвердә «башкиро-мещерякские войска» дип аталган гаскәри берләшмә дә була. Мутинннар, минемчә, Нугай Урдасыннан калган морзалар токымы.
Наполеон сугышы турында да башкорт кардәшләребез әллә күпме әсәр язды. Анда да шушы башкорт-мишәр полклары катнашкан. Мишәр дигәндә минем кебек татарны күз алдында тот (көлә). «Француз бәете» юкка гына тумаган. Шунда Мөслим ягыннан Бичурин дигән кеше зур батырлыклар күрсәтә. Аның турында язарга да заказ бирдек.
Кемнәр яза инде?
Шул яктан чыккан язучылар. Мутинны – Айгөл Әхмәтгалиева, Бичуринны – Факил Сафин.
Инде тарих сәхифәләре буенча безнең заманга таба килсәк... Мине татар егетләренең бүгенге бәрелешләрдәге батырлыгы да тетрәндерде. Яу кырыннан рәсми саннар буенча 126 яралыны алып чыккан Илнур Хәеретдинов бар иде. 2024 елның җәендә минага эләгә...
Үлдеме?
Әйе. Эвакуация командасында хезмәт иткән. Хәрби санитар дияргә буладыр. Яу кырыннан яралыларны «Урал» мотоциклы белән алып чыккан. Контракт белән киткәнме икән инде... Әнисе – Апас районының Чирмешән авылыннан, Илнур да шунда үскән. Камал театрына бик яратып йөргән. Чын татар егете булган ул! Яу кырына барганда, мотоциклы минага эләгә. Яшь кешенең үлеме һәрвакыт үкенечле. Илнур, чын татар буларак, мотоцикл бишегендә запаска канистр белән бензин йөрткән. Мина ярчыгы канистрга эләгә дә, бензин янып китә, ә үзенә хәтта ярчык та эләкмәгән була.
Аны кем язачак?
Язды инде. Фирдүс Гыймалтдинов язды. Шаккаттым! Шәп язган! Ура-патриотизм белән мавыкмаган, чөнки бу – әдәби әсәрләргә төс түгел, кешенең психологиясен тасвирлаган. Ул – сугыш турында түгел, яшәеш турындагы әсәр. Яшисе килү турында! Фирдүс теманы өйрәнде, әниләре белән сөйләште, Илнур белән бергә сугышкан солдатларны күрде.
Ә син, вакыт юк, дисең... Кеше нинди җаваплы урында утырган килеш тә вакытын таба (Фирдүс Гыймалтдинов – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры. – авт.).
Союз эше түгел бит аның. Хәер, киңәшмәләргә ул да йөридер инде. Әмма теманы өйрәнгәч, тиз языла. Материалны өйрәнү вакытны күп сорый. Яшь тә бит әле чагыштырмача. Карт сөяк акрынрак кузгала...
Бу – грант акчасына языламы?
Субсидия. Әле алмадылар, Ләкин вәгъдә ителгән. Фирдүс бу темага акча өчен алынмады. Беренчедән, минем үтенечемне кире какмады, икенчедән, ул – чын әдәбият кешесе.
Сугышта күп батырлыклар эшләгән Гани Сафиуллинны ишетә беләсеңдер. Казанда аның исемендәге урам да, тукталыш та бар, ләкин аның нинди шәхес булганын хәзер кем белә? Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант булган. Гаҗәеп кызыклы биография. Сталинградта немец генералын иң беренче булып әсирлеккә алган кеше. 1946 елда Хәрби трибуналда дезертирлыкта гаепләнгән Арча малаен яклап чыгыш ясагач, үзенә «суд чести» уздыралар һәм вазифасыннан төшерәләр. Ул бик туры сүзле, гаярь татар кешесе булган. 1956 елны отставкага озатканда, генерал кителен киюне тыялар. Соңрак, Гречко министр булгач кына, генерал кителен кияргә рөхсәт итәләр. Казанда яшәгән, язучылар белән дус булган. Рөстәм Галиуллин материаллар туплады, язып ята.
Минем ниятем – чорлар дәвамында уртак ватан өчен батырлыклар эшләгән каһарманнарны күрсәтү. Фирдүснең романында ана монологы гаҗәеп инде... укыганда, минем дә күземнән яшь килде. Картаеп барам, күрәсең, күздән яшь еш килә хәзер.
Күпме кеше яза соң инде бу романнарны?
10 бәян (повесть) һәм 2 пьеса языла. Ринат Мөхәммәдиев Зәки Нури турында яза. Зәки Нури – Белоруссиядә Константин Заслоновның партизаннар отрядында разведка начальнигы булган кеше. Соңыннан шунда шәһәр коменданты да була.
Пьесаларның берсен үзең язасыңмы?
Ничек мин языйм инде? Үзем оештырган килеш... Кызганыч, әлбәттә. Миндә темалар күп. Пьесаларның берсенә Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллина алынды. Алар Бәхтияр Канкаев турында пьеса яздылар...
Туфан Миңнуллинның «Канкай ул Бәхтияр» дигән пьесасы бар ич инде. Камал театрында куелды да...
Бу – бөтенләй бүтән. Яңа материаллар тапканнар. Мин аның туган авылы Башкортстанның Балтач районындагы Карыш авылы дип уйлый идем, ул анда мулла булып кына торган икән...
Безнең Татар Танае авылы халкы да аны соңгы көннәрен бездә үткәргән дип саный. Шуңа Илсөяр белән Гөлсинәгә ныклы дәлилләр белән бик тырышырга туры киләчәк мине үз версияләренә ышандыру өчен. Икенче пьесаны кем яза?
Рәдиф Сәгъди СВОдагы вакыйгалар турында пьеса язарга алынды. Ул якларда булырга да җыена шикелле. Драматургия секциясе башлыгы начар язмас, дип өметләнәбез.
Субсидия табыштыргансың. Ә теге зур ябык әдәби конкурс булмады...
Була! Тукайның 140 еллыгына «Тукай йолдызлыгы» дигән олы конкурс игълан итәчәкбез. 8 номинациядә...
Ягъни шул ук теге ябык әдәби конкурс, бу юлы – төгәл тематика белән.
Әйе. Тукай һәм аның чорына, замандашларына багышланган конкурс була. Тукай иҗатына һәм аңа нисбәтле рәвештә татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Шигырьләр шәлкеме, поэма, хикәя, повесть, фәнни яки сәнгати шәкелдә язылган эссе, пьеса һәм укытучылар өчен Тукай дәресе программасы белән балалар бакчалары өчен Тукай тәрбиясе дәресе программасы.
Бу җәһәттән мине әдәбиятны грантларга һәм субсидияләргә (нефть энәсенә тиңләп) утыртуда гаепләүчеләр дә бар инде, ләкин бит безнең газета-журналларда гонорарлар юк дәрәҗәсендә, символик суммалар түләнә. Китап гонорарлары да бик бәләкәй, әле аның китабын да чыгарып булмый.
Без «Каһарманнар заманы» проектын очлап чыга алсак, 2 томлык китап итеп нәшер итәргә исәп бар. «Тукай йолдызлыгы» конкурсы буенча да нәшрият белән килешү төзелә.
Минемчә, язучыга матди стимул, һичшиксез, кирәк. «Чын язучы бер укучысы калса да язачак инде ул, шул бер укучы – хәтта үзе булса да», – дип язганым бар иде минем. Анысы шулай... Ләкин бит язучы да һава белән туенып тормый. Аның да гаиләсе бар, ә тормыш кыйммәт. Каләм хакы түләнә икән, ул бит иш янына куш. Язуың рухи канәгатьлек кенә биреп калмый, матди ягың да рәтләнә дигән сүз. Бездә профессиональ, ягъни, иҗат белән генә шөгыльләнүче язучылар юк кимәлендә. Юк та инде алар. Элек, әйтик, драматурглар өйдә утырып эшләгәннәр, казна эшендә түгел. Хәзер андый драматурглар да юк, чөнки яшьрәкләр кайда да булса эшли, хәтта театр директорлары да булырга мөмкин, һәм сәнгать җитәкчесе дә – икесе дә һаман да шул берәү инде ул (иң актив драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп тә билгеләнде. – авт.). Алла дәрт-дәрман бирсен! Калганнары... Мин үзем дә күпмедер дәрәҗәдә драматург бит, ләкин казна эшендә эшләргә мәҗбүрмен. Пенсиягә дә чыгармыйлар... Рәхмәт хөкүмәткә, яшәртте...
Равил Сабыр бар иде дә бит, аны да үзең эшкә алдың, рәхәтләнеп иҗат итеп ятарга бирмәдең егеткә.
Ә нинди акчага рәхәтләнеп иҗат итә ала иде соң ул? Әнә соңгы вакытта язган мәкаләсен укыгыз! Шунысын гына әйтә алам, язучыларның Әлмәт бүлекчәсе, ул килгәч, сизелерлек җанланды. Төрле кичәләр уздырыла, күптән түгел генә шул төбәктәге башлап язучы драматурглар өчен иҗади лаборатория оештырдылар, башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов мастер-класс үткәрде. Әле бүлекчәнең офисында капиталь ремонт бара. Без «Татнефть» белән мөнәсәбәтләрне югары кимәлдә көйләдек. Аның хәйрия фонды бүлекчәгә даими ярдәм итеп торачак. Равилне Әлмәтнең яңа башлыгы Гүзәл ханым Хабетдинова белән дә таныштырдым.
Конкурслар темасына кире кайтыйк әле.
– Әле бит зур конкурс белән бергә кечерәк конкурслар да булып тора. «Казан утлары» ел саен конкурс үткәрә. «Татар сүзе», «Илһам», «Иделем акчарлагы», «Глаголица» конкурслары... Минемчә, конкурслар кирәк. Үзем дә профессиональ язучы булган кеше, мине «грантлар язучысы» дип атый да башлаганнар иде. Башкача ничек яшисең? Конкурсларда катнашасың, театрлардан килгән процентлар акмаса да тама. Санап утырганым бар – беркайда да эшләмәгәндә, минем керемнәр күбрәк тә булган. Хәзер мине депутат булгач бай дип уйлыйлар, миңа бит анда акча түләнми. Төп сорау нинди иде әле?
Горурланырлык эшләр дигән идем.
Мин кылган эшләремә горурланып утыра торган кеше түгел. Вазифага сайлаганнар икән, мин аны хәлдән килгәнчә үтим. Тәрбиям шундый. Ә болай горурланырлык әйберләр шактый. Мәсәлән, хуҗалык кешесе булса, бинаны ремонтлау, сипләү эшләре тәмамлануга горурланыр иде. Без ремонт вакытында бинадан чыгып та китмәдек, чөнки күченеп йөрүләр күп югалтуларга китерә. Мин эшли башлагач, Чаллы язучылар бүлекчәсе офиска тиенде. Әдәби тәрҗемә үзәге белән горурланырга була – Берлеккә рәис булып килгәндә, вәгъдә ителгән пунктларда ул бар иде. Аның эше алга китте. «Язучы» нәшрияты эшли башлады. Кирәк китапларны тиз генә үзебез нәшер итә алабыз. Төрки халыкларның язучылары белән мөнәсәбәтләр ныгыды. Кайберләрен корылтайга шәрәфле кунак итеп тә чакырырга ният бар. Ерактагы төрки кардәшләребездән якутлар, иллюстрацияләр белән, «Татар балалар әдәбияты антологиясе»н чыгардылар. Аңарчы без антологияләр белән алмашкан идек. Күптән түгел аларның бөек язучысы Платон Ойунский китабын нәшер иттек, аңарчы Николай Лугиновның «Һун бәяннәре»н чыгарган идек. Азәрбайҗаннар, кыргызлар, казахлар, үзбәкләр, чеченнар белән эшлибез.
Кыргызлар аерым язучыларның китапларын да чыгармакчы. Казахлар да... Тиздән «Хәзерге заман төрек хикәяләре антологиясе» дөнья күрәчәк, «Хәзерге һинд шигърияте» китабы...
Исән язучыларныкынмы?
Әйе. Бөтен җирдә хәзерге әдәбият белән эшлиләр. Классиклар совет вакытында шактый гына чыккан да инде. Ул чакта бу эш белән максатчан рәвештә шөгыльләнгәннәр. Чеченнар белән алмаш антология әзерлибез. Без аларның шигырьләрен тәрҗемә иттек, алар безнең татар хикәяләрен чечен теленә аудара. Төрки илләрнең дә Язучылар берлеге җитәкчеләре белән элемтәләребез яхшы. Күптән түгел Казахстаннан нашир Дидар Кулькенов белән дуслаштык. Аның үз нәшрияты бар, журналлар чыгара. Казахлар шул журналларында хәзерге заман татар хикәяләрен һәм татар шигъриятен биреп барачаклар – анда «Татар әдәбияты елы» игълан иттеләр. Татар теленнән тәрҗемә китаплар да чыгачак.
Үзбәкстан белән антологияләр алмашу турында килештек. Шәхси танышлыксыз бернәрсә эшләнми. Аларны корылтайга чакырып, шул китапларның презентацияләрен үткәрербез. Азәрбайҗан язучысы Эльчин Хөсәенбәйлинең хикәяләрен татарча чыгарабыз. Шәп язучы! Төньяк Кавказ халыклары – балкарлар, кумыклар белән даими элемтәдә...
Анысы Рафис Корбаннан калган мирас инде – ул шул якларга йөри иде.
Әйе, аннан ук килә. Аның эшләрен инкарь итеп булмый, сүз дә юк. Без, әлбәттә, Европа белән дә эшләгән булыр идек...
Европа Ленар Шәехне генә укый. Аның китаплары гына инглиз, француз телләренә тәрҗемә ителеп тора...
Әйе, Башкортстаннан Марсель Сәлимовны да укыйлар әле. Ул да бар. Ленар белән Марсель агайның алган премияләре дә бер үк төрле. Шунысын да әйтим – Парижда француз телендә татар хикәяләре җыентыгы чыгаруда Ленарның зур өлеше бар. Анда 6 татар язучысының өчәр хикәясе керде.
Тәрҗемә әдәбият укыламы ул? Ничек таратасыз да, кем укый аларны?
Без аларны китапханәләргә таратабыз, очрашуларга алып барабыз. Сатарга ярамый. Үз акчабызга өстәмә тираж чыгарсак, сата алыр идек, ләкин ул – бик мәшәкатьле эш.
Сез аның акчасын Телләр комиссиясе (Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе. – авт.) аша аласызмы соң? Марат Готовичтан...
Моңарчы Әдәби тәрҗемә үзәге өчен сметаны турыдан-туры Рәис раслады. Ул бу эшнең әһәмиятен яхшы аңлый. «Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» шигарен беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Ел саен, план төзеп, хөкүмәттән акча сорыйбыз. Рәис янына үзем кереп аңлатам, шулай яхшырак. Быел съезддан соң булыр инде... Съезддан соң аның белән очрашу була гадәттә. Китап чыгару өчен акча сорап, Марат Готовичны тинтерәткәнем юк. «Тукай йолдызлыгы» әдәби конкурсын да ул үзе тәкъдим итте, дөресен әйткәндә. Татар мәдәниятенә файдалы икәненә ышанса, ул ярдәм итәргә һәрвакыт әзер анысы... Миннән башка да акча сорап күп киләләр инде аңарга. Һәркайсының кулында проект, һәркайсының татар телен үстерәсе килә... Моңарчы кайда булганнар, дип гаҗәпләнеп тә куясың кайчагында.
ХХХ
Корылтаегыз көтелә бит инде. Сайланасың киләме? Икеләнү юкмы?
Рәис булгач ук «Мин кайда эләктем?» дип икеләнә башлаган идем анысы...
Икеләнә-икеләнә җайлашып киттең бит. Бу юлы да синең сайлану мөмкинлегең бар.
Мин – башлаган эшне ташлый торган кеше түгел. Устав буенча икенче срокка бару хокукым бар. Күз күрер. Безнең сайлаулар бит Америкадагы кебек – кем президент булачагын алдан берничек тә күрәзәләп булмый. Турыдан-туры әйтәм, белеп торсыннар – мин сайлауда катнашам!
Теләүчеләр бармы икән тагын?
Тагын кемнәр катнашачагын әйтә алмыйм. Безнең устав буенча альтернатив сайлаулар булырга тиеш. Мөхәммәт Мирза икенче мөддәткә сайланганда, альтернатива булмагач, Нурулла Гариф үзен үзе тәкъдим иткән иде. Аңа тавыш бирүче булдымы икән – хәтерләмим. Рифат Сәлахның рәислеккә чыгып караганы булды. Көтмәгәндә андый кешеләр калкып чыгарга мөмкин. Рәхим итсеннәр!
Кем белгән инде кемнең нәрсә уйлаганын. Булырга теләгән кеше үзенең кампаниясен башларга тиештер. Кампания башлый икән, кешеләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш була, мөрәҗәгать итә икән, андый хәбәр тиз килеп җитә. Миндә андый мәгълүмат юк, дөресен әйткәндә.
Уставка үзгәрешләр дип сөйләшә идегез, нәрсә дә булса эшләргә җыенасызмы?
Үзгәрешләр кертәчәкбез. Хәзер әгъзаларның өчтән ике өлешен берничек тә корылтайга китереп булмый – ул пунктны үзгәртергә кирәк. Яше сиксәннән арткан күпме кешебез бар – аларның күбесе өйдән дә чыкмый, авырыйлар. Шуңа күрә тавыш биргән 50 процент + 1 гамәлдә булса, дөрес булыр. Онлайн вариантны да искә алырга кирәк.
Бездә бит нәмзәтләр «мине сайласаң, фәлән премия бирәм, урынбасар итеп алам» дип вәгъдә итәләр гадәттә. Мин тормышка ашмаслык вәгъдәләр бирмим. Миңа һәр татар язучысы кадерле. Һәрберсенә игътибар кирәк. «Вәгъдә – иман», – дигәннәр. Вәгъдә биргәнсең икән – башыңны ташка орсаң да үтәү фарыз.
Россия Язучылар берлегендә дә сайлаулар булачак...
Аларныкы 27 февральдә. Безнеке 27 мартта.
Россия язучылар берлеген Мединскийның җитәкләү мөмкинлеге турында сүз бара бит инде. Бу – безнең Берлек өчен яхшымы, начармы, әллә «моя хата с краю»мы?
Алай карап булмый. Хәзерге җитәкче Иванов та, Мединский үзе дә – бертөрле караштагы кешеләр, ләкин мөмкинлекләре төрлечә. Мединскийның дәрәҗәсе зур, ул «сезнең союз нигә бездә түгел» дип өстәгеләргә чылтыратса, без, әлбәттә, бәйсезлегебезне сакларга тырышырбыз. Тик бит хәзер бар җирдә дә вертикаль.
Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе бар ич инде.
Әйе, анда – дистәдән артык урыс телендә яза торган үзешчәннәр. Татарлардан Ренат Харис белән Ленар Шәех тә шунда. Минемчә, иң беренче нәүбәттә иҗат берлекләре турында закон кирәк. Моны Президент күрсәтмәсе белән Дәүләт Думасы гына хәл итә ала. Бу инде – советлар чорына кайтып төшү дигән сүз. Ә ул вакытта совет язучылары начар яшәмәде. Үз фикереңне әйтү мөмкинлеге турында әйтеп тормыйм, өлкәннәр хәтерлидер, яшьләр укып белә. Әгәр Россия язучылар союзы Иҗат йортларын яңадан ача алса, акчасы булса... алар арасына кергән очракта татар әдәбиятын дөньяга чыгаруда мөмкинлекләр ачылса... файдалы икән... нишләп кермәскә? Ләкин моңа ышануы кыен. Мәскәүнең үзендә генә дә язучылар берлеге әллә ничәү! Аларны берләштерү өчен Сталин кулы кирәк. Ә хәзер... Әнә Санкт-Петербург язучылар берлеге – мөстәкыйль, без алардан киммени?
ХХХ
Бу юлы минем идарә утырышы язмасы ыгы-зыгы кузгатты. Мине алга таба идарә утырышларына кертәчәксезме соң инде?
Мин каршы түгел. Ул язмалар күпмедер кимәлдә халыкта язучыларга, әдәбиятка карата кызыксыну уята. Безнең халыктан яшерен эшләребез юк. Утырышта катнашучылар, сөйләгәннәре дөньяга чыгасын белә икән, авызларын үлчәп ачсыннар.
Тукай премиясенә тәкъдим иткәндә дә карап торам, яшьләрегез Тукай премиясенә дә, башка әдәби премияләргә дә омтылмый. Ул мәсьәләдә яшьрәкләрдән Шәех кенә омтылышлар ясап карый бугай. Башкалар селкенмиләр дә. Тукайга тәкъдим итәргә китаплары да юк диярлек. Нигә алай икән?
Безнең яшьләр итәгатьле! Яисә әле үзләрендә ышаныч сизмиләр. Яшерен-батырын түгел, безнең Язучылар берлеге – ул өлкәннәр союзы бит. Уйлап кара, 50гә якын кеше 80не узган! Уртача яшь – 70. Яшьләр аз. Рафис Корбан: «Минем вакытта яшьләрне күпләп алдык», – дип, мине тәнкыйтьләмәкче булды. Кайда соң ул яшьләр? Рүзәл, Рөстәмнәр, Лилияләр бит алар – милли үзаң уянган вакытта татар мәктәпләрендә укыган кешеләр. Алар – җәмгысы 10-15 кеше инде. Чәчрәп торган яшьләр булса, мин аларны кире бораммы? Рәхәтләнеп алыр идек. Съездга кадәр, бәлки, төрле төбәкләрдәге яшьләрнең иҗатын карарбыз. Бигрәк тә, Әлмәт төбәге бүлекчәсе яшьләр белән ныгытылуга мохтаҗ.
Быел да алдыгыз инде яңа әгъзаларны. Яшьләр димәс идем...
Күрсәт миңа яшьләрдән бер шәп язучыны! Шунысын да әйтми булмый, хәзер яшьләр бик меркантиль. Ә әдәбият фидакарьләрне, фанатикларны үз итә. Әдәбиятның фанатиклары аз!
Башкортстаннан керергә теләк белдерүчеләр күп. Бөтендөнья татар конгрессында да очрашу саен шул теләкләрен җиткерәләр. Уптым кермәкчеләр. Ләкин бит араларында яшьләр юк. Ә теләк белдерүче бу кешеләр болай да мөмкин булган бөтен союзларда тора. Алар әгъзалыктан коллекция җыялармы соң...
Чыннан да, яшьләр юкмы берлеккә алырлык?
Алинә Хәбибуллинаны (шагыйрә, «Казан утлары журналының smm-белгече. – авт.) алырбыз дип торам. 20 яшьтән узды гына әле. Китаплары чыкты.
Яшьләр белән эшләү рәис булып сайлану вәгъдәләрендә дә бар иде. Подвалны да бирмәкче идең аларга. Эшли-эшли, яшьләр белән әллә ни майтарып булмасын аңлап җиттеңме? Аларга подвал да кирәкми бугай.
Яшьләр белән эшләүдә Рөстәм Галиуллин белән Рүзәл Мөхәммәтшин булыша миңа. Лилия Гыйбадуллина бар Чаллыда...
Барын бар да, Тукай премиясенә генә әзер түгел булып чыгалар нигәдер.
Беренчедән, премия алу әле ул чын язучы булдым дигән сүз түгел. Кайчаннан үзмаксатка әйләнде соң әле премия алу? Юбилейларда да шул сүз, җеназаларда да... Янәсе, бәяләмәделәр, алып өлгермәде. Укырлык әсәр язганмы? – Анысы беркемне дә кызыксындырмый. Икенчедән, якын елларда бик нык үзгәрешләр булачак. Бик кыска арада буыннар алышынуы көтә безне. Мине яшьләр мәсьәләсендә тәнкыйтьләүнең кирәге юк. Мин бик яхшы аңлыйм яшьләрне күтәрергә кирәген. Һәр нәрсәнең үз вакыты.
Теге син яшьләргә бирергә хыялланган подвал нихәл соң?
Эшли. Мин анда «Әдәби марафон»ны керттем. Безнең максатлар бер бит. «Әдәби марафон» болай да безнең катнаш белән уза иде инде. Хәзер ул бөтенләй безнең структурага әйләнеп бара, дисәң дә була. Аны оештыручы «Белем» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин белән утырып сөйләштек: грантлар белән дә эш итә белә, андый эшләр дә безнең катнаш белән эшләнергә тиеш, дип уйлаштык. Яшь иҗатчылар белән даими эшләүдә дә аларның ярдәме тиячәк.
Премия дигәннән, язучылар турында интервьюларыңның берсендә «карт кешенең нәфесе үсә бара» дигән идең. Миңа калса, варисларда үсә бугай ул нәфес. Быел, дөрес булса, Тукай премиясенә 94 яшьлек Мәсгут Имашев тәкъдим ителә, диләр.
Нигә популяр вакытта, иҗаты чәчәк аткан чагында тәкъдим ителмәде икән? Мәсгут абый – милләтебезнең асыл затларыннан, әлбәттә. Ул Тукай премиясенә күптән лаек иде.
Мин аны үзе сорап йөридер дип уйламыйм. Аның исеме белән балалары, оныклары алып калырга тырышмыймы икән миллионны...
Мәсгут абый җәһәтеннән берни дә әйтә алмыйм. Әмма, язучыларга килгәндә... Бездә дә бар «Татарстанның халык язучысы» исемен сорап йөрүчеләр. Ул исемне йөртүчеләр шактый, чиратсыз да керделәр, шуңа әлеге атаманы бу арада алып булуы да икеле. «Халык язучысы» дигән исемне гамәлгә кую үзе үк дөрес нәрсә булмаган, минемчә... 60нчы елларда ул мәсьәлә бер күтәрелгән була. Ләкин безнең зирәк әдипләр ул гамәлдән баш тарткан. Советлар Союзында андый атамасы булмаган 2 генә әдәбият бар иде. Без һәм урыс әдәбияты...
Ә нигә баш тартканнар? Күршеләрдә дә булгач инде...
Калганнар халык өчен язмыймыни? Башкалар кем өчен яза? Бу – бик шартлы әйбер.
Кем гамәлгә кертте соң алайса?
Туфан абый Миңнуллин рәис булган вакытта булды ул. Аның шул вакыттагы урынбасары Разил Вәлиев башлангычы дип беләм. Марсель Галиев та аңа бик каршы булып йөрде... үзе алганчы... Үзе ала башлагач, «Син каршы идең бит», – дим. «Бөтенесе алгач, нишләп мин алмаска тиеш?» – диде. Менә шундый нәрсә инде ул...
Хәзер күпме язучы чират тора инде «халык язучысы» булырга?
Тукай премиясе алган һәрберсе инде. Гадәттә, ул премия алгач 5 елдан соң бирелә иде, ләкин әлеге кагыйдә бозылган чаклар да булды... Тукай бүләген алуның икенче елында ук лаек булучылар да табылды. Минем үземә, мәсәлән, әлеге исемне Тукай премиясе алып 9 ел үткәч бирделәр. Хәзер премия алмаучылар да дәгъва итә башлады. Прецедент бар бит.
Тукай премиясе алганнан соң тагын бер югары баскыч булып тора иде ул, әйеме?
Тора иде...
Наил Касыймов белән Флера Гыйззәтуллина алдылар шул. Ул дәрәҗәле исемнең акчасы да бармы?
Әйе, аңа, аз булса да, субсидия каралган. Әлегә... Сорарга кирәк инде гел.
Димәк, «Әдәби фонд»ны Ркаил Зәйдулланың акча сорап йөрүе алыштырды.
Бер өйрәнеп алгач, үзе бер сәнгать ул (көлә). Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: язучыларның иң зур күпчелеге – бик горур халык. Авызлары тулы кан булса да, ят кеше алдында төкермәсләр. Мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итеп булса, мин үзем көне буе шатланып йөрим. Тик минем кулдан күп килми шул.
Ярар инде каләмдәшләрең өчен сорасаң да, элеккеге рәисләр фатирлар да алырга булышкан. Синнән анысын сорамыйлардыр.
Ул вакытта җиңелрәк иде. Кагыйдәсе булгач, Язучылар берлегенә алынган кешегә, иң беренче нәүбәттә, фатир бирәләр иде. Әмма СССР Язчылар берлегенә керүе дә җиңелләрдән булмады. Мине үземне 1988 елда кабул иттеләр. 26 яшь иде. Ләис Зөлкарнәй исә 3 ел алданрак керде. Югыйсә без бергә тәкъдим ителгән идек. Минем бит инде «тәртәгә тибә» торганрак гадәтем бар... иде... Бүгенге каләмдәшләр арасында СССР Язучылар союзында булучылар хәзер инде күп түгел.
Язучылар союзы рәисләре Зәки Нури, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллиннарны киң күңелле кешеләр иде дип хәтерлим. Мөмкинлекләре дә зур иде.
Хәзер Язучылар берлегенең киләчәге бармы? Гомумән, иҗади берлекләрнең. Совет чоры калдыгын саклап маташу гына түгелме ул?
90нчы еллар башында, рәис булып Ринат Мөхәммәдиев торганда, мин үзем «Язучылар колхозы» дип, Берлекнең кирәклеген шик астына алып, мәкалә дә язган идем. Шактый еллар үткәч, фикерем үзгәрде. Язучылар берлеге бит ул – үзенчәлекле профсоюз! Проблемасы булган язучы иң беренче кая мөрәҗәгать итә ала? Дөресен әйткәндә, мин үземне язучы белән власть арасында арадашчы итеп хис итәм. Аннары, ниһаять, берлек – язучыларга үзара аралашу өчен менә дигән формат! Ни генә димәсеннәр, әдәбият белән шөгыльләнгән кешегә мохит, даирә бик мөһим.
19нчы гасырда – 20нче гасыр башында урыс язучылары литфонд тирәсендә, газета-журнал редакцияләре, шәхси нәшриятлар тирәсенә җыелганын беләбез. Бездә дә шулай – Фатих Кәримиләрнең, Дәрдемәндләрнең Оренбургта үз төркемнәре булган, Тукайлар, Әмирханнар Казанда «Әлислах» газетасы редакциясе тирәсенә җыелганнар, консервативрак язучылар «Бәянелхак» тирәсендә тупланган. Чит илләрне кара! Анда бер генә союз түгел, әлбәттә... Мәсәлән, Төркиядә мин берничә оешманы беләм. Әле мин белмәгәннәре ничаклыдыр. Алар ниндидер сәяси платформада да бер оешма булып берләшә. Татар язучылары төрле булса да, безнең мәсләк бер: әдәбиятыбызны күтәрү, милли мәдәниятне саклау, милләт гаме. Шуңа күрә без кайбер иҗат союзлары кебек парчаланмадык та...
Төркия дигәннән, без шактый еллар андагы Евразия язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итәбез. Аларның «Бәнгү» нәшриятында татар әдипләренең дистәләп китабы басылды. «Кардәш каләмнәр» журналы да безгә сәхифәләрен кызганмый. Әдәбиятыбызның дусты булган Якуп Өмәруглы вафатыннан соң, әлеге берлектә рәис булып карачай чыгышлы Уфук Тузман сайланды. Ул да безгә бик хәерхаһлы. Быел аның белән һәр санда хәзерге татар әдәбиятыннан үрнәкләр биреп барырга килештек. Рөстәм Галиуллин, Хәбир Ибраһим, Марат Кәбирнең хикәяләре, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллинаның шигырьләре чыкты инде. Казахстанда чыга торган «Таң-Шолпан» журналы белән дә килешү төзедек. Быел аның һәр санында хәзерге татар әдәбиятыннан хикәяләр, шигырьләр биреп барачаклар. Журналның 30-40 проценты татарчадан тәрҗемәләр белән чыгачак. Нәшриятларында аерым татар язучыларының китапларын чыгару турында да сөйләштек. Алар, билгеле, без тәкъдим иткән әсәрләрне дә сайлап бастырачак. Начар әсәр тәкъдим итү – оят, биредә әшнәлеккә урын юк.
Соңгы идарә утырышында премияләр өчен нык көрәш барганы сизелде.
Мин рәис булуга ук әйттем: жанрлар өчен бирелә торган премиягә идарә әгъзалары дәгъва итмәскә тиеш. Һәм бу язылмаган кагыйдә бер тапкыр да бозылмады. Ә Тукай премиясе инде ул – Дәүләтнеке, татар язучысы өчен иң югары премия, бу очракта андый чикләүләр кую дөрес булмас. Премияләрне без хәзер Казаннан читтә яшәүче лаеклы язучыларга да бирергә тырышабыз. Әнә быелгы лауреатларга гына кара: Гаяз Исхакый премиясен Чаллы шагыйре Данис Хәйруллин алды. Чыннан да шәп шагыйрь, менә дигән публицист! Фатих Хөсни премиясенә хикәяләре өчен Әлмәттән Рәмзия Габделхакова лаек булды. Новеллалар язуда аңа тиңнәр юк дип саныйм. Идарәдә утырып, бер-берсенә премияләр бирү мәрәкәсе артта калды. Казахча әйтсәк, сыйлыкларны фәкать лаеклы язучылар алырга тиеш!
Идарәгездә бит күбесенчә картлар. Алар инде аласын алган.
Төрле буыннан бар. Егерме яшьлекләр юк, әлбәттә. Чөнки алар берлектә дә юк. Беренче тапкыр идарәгә сайланганда, миңа 27 яшь иде. Тукай яше... Яшьләргә кытлык бар, нишләмәк кирәк. Без яшь дигәннәре дә, игътибар белән карасаң, урта яшьләрдә икән бит. Мәсәлән, Луиза Янсуар. Хатын-кыз буларак, яшь инде ул, билгеле... Ул менә идарә әгъзасы иде. Идарә утырышына 4 ел эчендә нибары 1 тапкыр килде.
Нигә килми икән?
Кем белгән аны. Кирәген тапмагандыр... Директор чагында (2024 елның апреленә кадәр Кариев театры директоры иде. – авт.) вакыты булмагандыр дисәң, хәзер директор да түгел бугай.
Тагын 4 елга сайлансаң, алга таба үзеңә алмаш әзерләп калдырасыңмы соң инде?
Әзер инде алар.
Кемнәр?
Әйтмим. Син аларны беләсең.
Ә-ә, аңлашылды, әйтмибез, алайса.
Алдан кычкырган күкенең...
Аларга кызыкмы икән монда? Идарә утырышларына да сине хөрмәт итеп кенә йөрмиләрме икән?
Анысын инде үзләреннән сора.
Үзләре турыдан-туры алай дип әйтмәсләр инде. Монда бит акча аз, хезмәт хакы бик кечкенә бугай.
Күп акча эшләргә теләсәләр, башка өлкәгә китәрләр иде. Талантлы кеше ул кайда да талантлы. Ләкин әдәбият үзенә генә гашыйк булуны таләп итә. Фанатикларча яратуны. Акча беренче урынга чыга икән, ул кешедән шигърият кача. Әллә ничә мәртәбә күзәткәнем бар.
Бервакыт Рүзәл Мөхәммәтшин сиңа: «Син, Ркаил абый, татар әдәбиятына бик зур файда китергән кеше – күпме кешегә этәргеч булдың. Ләкин зыяның да күп – ничаклы «бездарьны» әдәбиятка өстерәп керттең», – дигән, имеш. Дөресме?
Соңгы өлеше белән килешеп бетмим. Ялгышкан чакларым булгандыр, ләкин бик сирәк. Миндә тоемлау көчле. Орлыкны кибәктән аера беләм.
Мин дә шулай уйлыйм. Ләкин, икенче яктан, Рүзәл дә белмичә генә әйтмәгәндер дип уйлыйм. Әнә кайчаннан бирле Шамил Усманов турында язарга Марат Кәбировны төрткәлисең. Кайда соң ул роман?
Роман төрлечә языла. 20 ел язучы авторлар да бар. Ул романның зур бер өлеше «Казан утлары»нда чыкты инде. Әйе, Маратны мин гел кымтырыклап торам. «Авыр бара», – ди. «Әлбәттә, – дим, юри котыртып. – Бу сиңа зомбилар турында язу түгел. Әлеге әсәр синең иҗат гомереңдә төп романың булырга мөмкин. Роман бит Шамил турында гына түгел, шул дәһшәтле чор турында, ата белән улның, ир белән хатынның сәяси карашлары аркасында кискен каршылыкка керүе... Бу – һәр заманда да актуаль проблемалар! Ләкин артык сүкмим дә Маратны. Минем үземнең дә язылып бетмәгән ике романым бар...
Берсе – «Кол Шәриф» турында. Син аларны кайчан да булса язармын дип уйлыйсыңмы?
Бу линиясен болай итәр идем, дип, әһә, монда Хаҗи Тархан пейзажы болайрак кирәк, дип, төн ката уйланып ятам. Берлеккә сайланганда, кайбер дуслар: «Почетный гына буласаң, фәлән-төгән, көндәлек эшләрне үзебез башкарырбыз», – дип котыртты. Юк, алай булмый икән. Хәзер инде мин рәислек эшен иҗатымның дәвамы дип кабул итәм.
ХХХ
Депутат буларак халыкны кабул итәсеңме?
Әйе. Мин Түбән Кама шәһәренә беркетелгән. Әле күптән түгел Казанда «Бердәм Россия»нең кабул итү үзәгендә дә кабул иттем. Анда күпчелек көнкүреш мәсьәләләре белән килә инде. Мин аларның гозерләрен башкарма хакимияткә юллыйм. Күпмедер вакыттан соң алар җавап бирә. Әле берничә көн элек кенә улы хәрби операциядә югалган ата кеше мөрәҗәгать итте.
Икенче чакырылыш булгач, депутат булуның ямен-тәмен таптыңмы?
Кеше бөтен нәрсәгә күнегә. Ниндидер фикерем бар икән, мин авыз йомып утырмыйм. Бигрәк тә милли мәдәният турында сүз чыкса. Икътисадчылар белән тиң булып сөйләшеп булмый, билгеле. Һәркемнең үз урыны.
Яңа ел алдыннан гына «Мәдәни җомга»ның бөтенләй диярлек тиражсыз булуы ачыкланды. Мондый хәл борчыдымы? Кайчандыр татар зыялылары сорап ачкан газета бит!
Без аның чын хәлен белә идек.
Мин белми идем.
Абунәчеләрнең шулай аз булуы билгеле иде. Ә тираж, гадәттә, Мәдәният министрлыгы, Әхмәтов комиссиясе ярдәме белән кеше күзенә күренерлек, оялмаслык була. Ясалма тираж...
Ә нәрсә эшләргә реаль тираж булсын өчен?
Бу – бер яктан бик авыр сорау. Икенче яктан – җиңел дә. Мин бит инде үзем – чирек гасыр журналист булып эшләгән кеше. «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, 20 ел «Идел» журналында эшләдем. Аларда штат бик зур иде. Хәзер 2-3 хатын-кыз газета чыгара, әдәби-сәяси, иҗтимагый журнал чыгара. Алар мин укырлык әйбер яза аламы? Аннан алган, моннан алганны мин аларсыз да укыйм. Үзләре язса, гаять тә примитив булып чыга, ни көләргә, ни еларга белмисең. Балалар, яшьләр матбугаты тәмам күтәрәм хәлгә калды. Анда әдәби әсәрләр дә чыкмый бит. Шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын да юк дияргә була. Авторлар белән эшләү юк, түләргә каләм хакы юк. Тәнкыйтьләсәң, син бүгенге трендны аңламыйсың, син – нафталин, диләр. Булдыксызлыкны ниндидер экспериментка төрәләр дә синең борыныңа төртәләр. Кәнфит кәгазе нинди генә ялтыравык булмасын, аны бит, барыбер, ачып, кәнфитен кабасы.. Ә кәнфит урынында... әйтмим инде.
Ярар, өлкәннәр матбугатына кайтыйк. Ниндидер анализлы мәкаләләр укыйсы килә бит татарча да – ләкин анда эшләүче хезмәткәрләр, ниди генә акыллы хатын-кызлар булмасын, үзләре генә аны бик теләсәләр дә булдыра алмый. Мөмкин хәл түгел! Татар матбугатында андый мәктәп бетте.
Тагын бер мисал. Үзләре компьютерда эшли белми торган өлкән яшьтәге каләмдәшләр бар. Аларның әле 80не узсалар да башлары саф – язалар. Язганнарын 3000 сум түләп компьютерда бастырып, газетада чыккач, 500 сум гонорар алалар. Моны бик нык энтузиаст, фанатик кешеләр генә эшли ала, әлбәттә. Андыйлар әле бетеп җитмәгән, ләкин кимегәннән кими бара. Мондый гонорарлар, хезмәт хаклары – язучылардан, журналистлардан, гомумән, каләм тоткан кешеләрдән көлү. Татар матбугатында кардиналь үзгәреш булмаса, мин аны, бетәчәк, дип уйлыйм. Ул ясалма терәүләр белән генә тора.
Проблема ул гына түгел. Безнең бит почта системасы бетеп бара. Авылларның байтагында хәзер, гомумән, почта юк икән. Язылган кеше газетасын ничек алырга тиеш? Элек бит чит төбәкләргә бандероль итеп төреп тә җибәргәннәр. Хәзер алай да җибәреп булмый. Борынгы заманнарда авылдан авылга кырыктартмачылар йөргән, кул арбасы тартып, вак-төяк сатып. Шундыйларны җибәрсәң генә. Машина белән әйләнеп чыгып буладыр инде, ләкин бензин кыйммәт, пенсияләр бәләкәй.
Безгә күп нәрсә Көнбатыштан килә, ләкин без бик күп өлкәләрдә Көнбатышны узып та китәбез. Анда бит газеталарның кәгазь варианты бар, һәм алар сәясәттә дә, иҗтимагый тормышта да зур роль уйный. Әдәби журналлар да чыга. Миллионлаган тиражлары булмаса да, үз укучылары бар. Миллионлаган кешеләр сайтларында утыра. Почта эшли – иң мөһиме. Ә бездә... безнең өчен электрон вариант кына кала. Димәк, шушы өлкәдә Көнбатышны узып китәчәкбез. Моны ясалма рәвештә тизләтүчеләр дә бар. Әмма электрон вариантны картларның байтагы укый белми, ул аңа өйрәнмәгән, аннары ул әле газетаны бүтән максатларда да файдалана. Ә яшьләр укымый. Укыса да, аның кулында планшет, айфон, һәм анда текстлар урысча...
Китаплар белән дә шул ук хәл инде. Алары да үз укучысына килеп җитми. 15-20 мең пенсия яки 3-5 мең стипендия алган кеше бәясе 1 мең сумга якын китапны ничек сатып алып укый алсын? Мин гаҗәпләнәм: ул китапларны чыгарырга хөкүмәт дотация бирә, ә нәшрият шуларны кыйммәт бәягә сатарга куя. 3 елдан соң бәяләрен төшерә. Абсурд. Менә мине берәү, татар халкының бөтен проблемаларында гаепләп, социаль челтәрләргә язып ята. ГУМда булган татар китаплары кибете ябылган икән. Ул аны үзе барып түгел, шул ук «Татар-информ»нан укып белгән инде, тәгаен. Китапларны алмыйлар, керем юк, нәшрият ул кибетне ничек тота алсын? Әле аренда бәяләре һаман күтәрелеп тора. Китап кибетләренә, гомумән, салым салынырга тиеш түгел. Монда бит рухи байлык турында сүз бара. Чит илдә XIX гасырда ачылган китап кибетләре хәзер дә эшли. Анда китап кибетләре мәдәният хәзинәсе санала. Ә бездә ачылып эшли генә башлый, бераздан керәсең, анда чүпрәк-чапрак саталар.
Нигә татар китабы урысча чыккан китаплардан да кыйммәтрәк? Ул нәрсәдән тора? Сәбәбе бик гади: Татарстан китап нәшриятында штат зур – ботинка шыкылдатып йөрүчеләрне дә асрарга кирәк. Анда төрле җитәкчеләрнең хезмәт хакы (хәер, болай әйтү дөрес тә түгел – нинди хезмәт?!) эшли торган редакторныкыннан берничә тапкыр күбрәк. Юкса бит нәшриятта иң мөһим кеше – редактор! Хәзер яхшы редактор табып булмый. Аны әзерләүче дә юк. Редактор урынында утыручылар орфография кагыйдәләрен белми хәтта, стилистика турында сүз дә юк.
Алга таба газета-журналларда да (аларны хөкүмәт чыгарган тәкъдирдә бу, ләкин мин сизенәм, лафа озакка бармас кебек) эшләүче калмаячак, ул хезмәт хакына кем эшләсен! Совет вакытында редакторларга (иң беренче нәүбәттә!) фатир бирүләр дә, башкасы да көйләнгән иде. Хәзер бит андый перспектива да юк.
Депутат буларак, бу темаларны күтәреп булмыймы?
Күтәреп тә карадык инде... Нәтиҗә генә юк. Маяковский әйткән бит заманында: «Йолдызларны кабызалар икән, димәк, бу – кемгәдер кирәк». Шуны үзгәртеп әйтәсе генә кала: «Йолдызларны сүндерәләр икән, димәк, бу – кемгәдер кирәк».
Республика Рәисе каршында мәктәпләргә татар язучыларының исемен бирү мәсьәләсен күтәреп чыккан идең. Язучылар яки аларның тол хатыннары мәктәпләрдә язучы музеен булдыра. Бар дисеңме аның файдасы?
Әйе, күтәреп чыккан идем. Мин, татар язучыларының исемнәрен бирү, дигәндә, Казандагы татарга кагылышлы мәктәпләрне күздә тоттым. Татар мәктәпләре дип әйтергә телем әйләнми. Музейлары да ачылса, кызыксыну уята, әлбәттә. Казан мәктәбендә Нурихан Фәттах музее ачылды. Бәлки, йөзләгән укучы арасыннан бер-икесе әдәбият белән кызыксынып китәр. Мин файдасы бар дип уйлыйм, бала анда онытканда бер булса да керергә мөмкин. Бәләкәй генә бер бүлмәдә урнашкан тәкъдирдә дә укытучылар анда әдәбият дәресләре үткәрер иде, язучының иҗаты буенча конференцияләр... Андый тәҗрибә бар бит.
Мәктәпләрдә музейлар булуы начар түгел. Миңа Күлле-Кимедәге Сибгат Хәким музее бик ошаган иде. Тагын бер фикер күңелне бимазалап тора: безнең әдәбият үзе мираска, музейга әйләнү чорында түгелме? Мәктәбең бетеп барганда һәм аның укучылары елдан-ел кимегәндә, андагы музейларның да киләчәге шикле бит.
Синең туган авылың мәктәбендә музей ачу хыялың юкмы?
– Күптән түгел генә авыл мәктәбендә туган якны өйрәнү музее ачканнар. Миннән дә ниндидер экспонатлар сораганнар иде. Дөресен генә әйткәндә, мине ул кызыксындырмый. Анда ручка яки кул сәгате кайтарып биргәннән, аны пыяла астына куйганнан ни үзгәрә? Укыган кеше болай да укый. Ручка кайтарып кына иҗатыма кызыксыну уяныр дигән фикердә түгел мин. Шактый еллар инде мин ручка белән түгел, ноутбукта язам. Ләкин ноутбукны музей экспонаты итеп, ничектер, күз алдына китереп булмый. Үз-үзеңә музей оештырып йөрү – үлгәннән соң да кеше күңелендә яшәргә омтылу мәрәкәсе инде, дөресен әйткәндә. Белмим, бәлки, ул дәгъва да хөрмәт ителергә тиештер. Һәркемнең үз хыялы...
Музейлар мәсьәләсендә син үз-үзеңә каршы киләсең шикелле...
Шундый инде мин – гел каршылыклардан торам. Һәр мәсьәләгә төрле ноктадан карарга тырышам. Үз уйларым пәрәвезендә үзем чәбәләнеп бетәм. Шик-шөбһә һәрвакыт юлдашым...
О-о, бик шагыйрәнә китте. Тормышка кайтыйк. Тагын нәрсәләр борчый?
Авылларда яшьләр аз, шуңа мәктәп укучылары да кими – урбанизация диләр, анысы да дөрес, шәһәр мәктәпләрендә урын җитми... Ләкин демографик чоңгылны да истә тотмый булмый. Эшче куллар җитмәве хәзер үк сизелә. Без, элегрәк, телебезне саклый торган бер кирмән итеп авылны күз алдына китерә идек, янәсе, әдәбиятыбызны сугарып торучы чишмәләр биредә. Хәзер без ул кирмәнне дә кулдан ычкындырдык, чишмәләр корып бара. Авыл җирендә дә хәзер бала-чага кулына шайтани телефон тоткан, күзе тонган, колагында бөке; үзара башка телдә пупалап йөриләр. Авыл элеккеге татар итәгатен дә югалта бара. Бүген Татар дөньясы кайда соң? Татарстанда халыкның 80 проценты диярлек шәһәрләрдә яши. Шуңа күрә татарлыгын саклап калган һәркем, хәленнән килгәнчә, шәһәрдә татар дөньясын җәелдерергә тиеш. Әлбәттә, авылны да онытырга тиеш түгелбез, ләкин элеккечә фәкать авылны гына кыйбла итү дә дөрес түгел.
Без 90нчы елларда күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешкән идек, кабат кирегә кайтып төштек. Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов вазгыятьне яхшы аңлый. Шуңа да ул язучыларны балалар бакчасына сабыйлар белән очрашуларга өнди. Без, әлбәттә, аның бу өндәмәсен хуплап каршы алдык. Андый язучыларны матди яктан да күпмедер кызыксындыра алдык. Иҗтиһад кирәк! Тырышсак, без үз дигәнебезгә ирешәчәкбез. Мин менә шундый оптимист инде. Каршылык зур, басым көчле, ләкин бирешмәскә кирәк. «Безнең халыкны гасырлар дәвамында шулкадәр кыстылар, без алмазга әверелдек», – дип язган бер шагыйрь. Һәр нәрсәнең башы һәм ахыры була, бездән генә бернәрсә дә тормый, дип тик яту – үзен милләт итеп санаган халыкка һәм аның шәхесләренә төс түгел. Халык язмышында төрле хәлләр булган. Ашина турындагы риваятебезне искә төшерик. Аны, гомумән, һәрдаим хәтердә тотарга кирәк. Халкы кырылып беткәч, дошманнар тарафыннан кул-аягы чабылган малайны ана бүренең асрауга алуы турында легенда ул. Малай үсеп җиткәч, бүре аңа 10 бала табып бирә, һәм төркиләр кабат үрчи!
Беркайчан да өметне югалтмаска дигән сүз бу! Шуңа күрә оеткыны югалтмаска кирәк, оеткысы булса, катыгы табыла. Оеткы ул – үз милләтенә ышанган, тарихны белгән һәм киләчәкне анык итеп күргән чын татар зыялылары.
«Язучылар мөнбәре» дигән маддә теге юлысы синең сайлау алды программасында бар иде дә... хәзер бит әйтер сүзең булса да, мөнбәр юк кебек тоела.
Мөнбәр табыла ул, түмгәккә басып та сөйләп була. Сөйләүчесе булса...
ХХХ
Язучыларыгызның уртача яше 70 дидеңме әле? Аларның архивлары турында Берлек борчылырга тиеш түгелме? Варисларның да төрлесе була, үзләре исән вакытта җыештырып тапшырып куйсалар, диюем.
Исән чакта язучылар архивларын тапшырырга атлыгып тормый. Үзләре үлгәч, күбесенең баласы аларны гадәттә чыгарып ташлый. Мирасханәгә тапшыручылар да бар. Балаларыңны ничек тәрбиялисең бит! Күптән түгел Мирсәй Әмирнең кызы белән сөйләштек. Архивында кызыклы документлар, фотолар бар, ди. Чылтыраттым «Мирасханә» җитәкчесе Илһам Гомәровка. Аларның хезмәткәрләре килеп, кирәкле әйберләрне сайлап алырга тиешләр. Без идарә утырышларының берсен шул Мирасханәдә үткәргән дә идек. Наилә Ахунова Гариф абый архивының бер өлешен бүләк итте. Рәис булып килгәч үк, мин, Нәкый Исәнбәтнең архивын сатып алырга кирәк, дип, Хөкүмәткә хатлар язып йөрдем... Ләкин аның варислары бик катлаулы холыкка ия булып чыкты...
Хәзер исән йөреп торган өлкән язучылар архивларын Мирасханәгәме, Милли архивкамы тапшыра башласалар ярый да бит... Ләкин бу мәсьәләдә күрсәтмә биреп булмый. Безнең язучыларның күбесе зират турында сүз чыкса да читкә кача. Алар хәтта кайда җирләнәсен әйтеп васыять тә язмый. Аннары: «Шигырендә болай язылган бит», – дип, дуслары йөргән була, ә хатыннары, балалары башкача сөйли. Шигырь васыять була алмый. Васыятьне, язып, нотариустан раслатырга кирәк. Элгәре безнең зыялы татарларда васыять культурасы булган. Дин дә бу эшне яклый. Бакыйлыкка күчкәннән соң, монда, фанилыкта, бернинди бәхәс чыкмаска тиеш. Юкса варислар арасында дәгъвалар чыгып, эш судларга барып җитә. Архив кайгысымы аларда?!
Бүгенге әдәбиятны кайгырту – бер хәл, безгә элгәреләребезне дә онытмаска кирәк. Татар әдәбиятының тарихы данлы, анда горурланырлык әдипләр күп. Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл куярга, дигән инициатива белән чыккач, Президент (Республика Рәисе. – авт.) бу фикерне хуплады. Тиздән Милли китапханә каршында, Казансу буенда Ана телебезне данлаган скульптур композиция басып торачак.
Киң масштабта фәлсәфи фикерле торган милли җанлы рәссамнар үстермәсәк, ай-һай, торырмы икән?
Кырлайда «Шагыйрьләр аллеясы» булдыру да тормышка ашачак, Алла боерса. Бу тәкъдимебезгә дә Президент хәерхаһлык күрсәтте. Аллеяның бер ягында – Тукайга кадәрге 12 бөек шагыйрьнең бюсты, икенче ягында Тукай белән әдәбиятка килгән яисә аңардан соңгы 12 мәрхүм шагыйрьнең бюстлары калкып чыгачак. Әгәр инде бюст куюны кыйммәтсенсәләр, шагыйрьләр сурәтенең горельефы булган, программ шигырьләре язылган стеллалар куелырга мөмкин.
Без Казан мэры Илсур Метшинга Әмирхан Еники исемендәге сквер булдыру, анда аның һәйкәлен кую кирәклеге турында хат белән мөрәҗәгать иткән идек. Метшин бу идеяне хуплады, Еники яшәгән йорт янындагы скверга олуг әдип исеме бирелде, ә һәйкәлне исә «Матурлык» хикәясенә эшләргә булдылар. Без ул скульптура композициясен хупладык. Бик күркәм һәйкәл булачак. Татар әдәбияты персонажларына һәйкәлләр кую традициясен дә булдырырга кирәк.
Вафат булган язучыларның йортларына мемориаль такталар кую эшен сөйләп тормыйм, бу инде – системалы эш. Тиздән Туфан Миңнуллин яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелачак.
Син Берлеккә килгән елны Мәскәүнең Әдәбият институтына яшьләрне җибәргән идең. Кайчан кайта инде алар белгеч булып? Аларга республика укырга булышамы?
Мин ул турыда Президентка да (Республика Рәисе – авт.) язган идем... Матди ярдәм итүнең механизмын таба алмадылар. Без, килешеп, аларны «Татнефть» хәйрия фондының Саҗидә Сөләйманова стипендиатлары иттек. Студент чыгымнарын ул гына каплый, алмый, билгеле. Тик Казанда да стипендияләр бик аз. Әле түләп тә укыйлар. Әдәбият институтында алар бюджетта...
Димәк, монда кайту мәҗбүрияте дә юк. Мәскәүдә калмаслармы?
Мин кайберләренә өметләнеп торам. Алия (шагыйрь, тәрҗемәче Алена Кәримова. – авт.) укыта бит аларны. Араларыннан берсе – Әлмәт егете Рамазан: «Укып кайтсам, миңа эш булырмы?» – дип сорады да инде. Армиядән соң ул кабат анда барып керде. Алар аннан яхшы тәрҗемәчеләр булып чыгачак.
Синең «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча Камал театры да, Әлмәт тә спектакль чыгарды. Икесе дә – режиссерның үз карашын чагылдырган үзенчәлекле спектакль, алар синең пьесадан ерак киткән. Бирдебәкнең явыз рухы шулай итәме соң әллә, дигән шик тә керде. Син мистикага, гайре табигый көчләргә («потусторонний» көчләргә) ышанасыңмы?
Юл һәрвакыт уңып тормый. Башта ул пьесаны куймыйча тордылар. Куела, дигәч тә, төрле киртәләр калка торды. Ике театрда да! Нишлисең, була андый хәлләр. Пьеса катлаулы, әллә ничә катлы. Камалда, Рамил Гәрәевтан соң, аны Фәрит Бикчәнтәев бик кыска арада куеп бетерде. Анда минем финал түгел – ул бик кыскартылган. Аннары миңа бик кадерле бүлек төшеп калган. Чын хан бит үтерелмәгән була. Тәхеттә чакта начар гына шигырьләр язучы хан, дәрвишләр арасында, бөлгенлектә, чын шагыйрьгә – пиргә әверелә. Шуннан аны яңадан тәхеткә чакырып киләләр. Ләкин ул кабат хан булудан баш тарта. Ә шагыйрь тәхеткә менеп харап була, кешелеген югалта. Поэзия кешене җиде кат күкләргә күтәрә, ә власть кешелектән чыгара. Менә бит пьесаның төп фәлсәфәсе! Шул бүлекне алып ташлагач, әсәр камиллеген югалта... Мин премьерадан соң Фәрит Бикчәнтәевка: «Ханны үтермәскә кирәк иде бит», – дип әйтеп карадым. «Үлгән – беткән инде», – диде. Әлмәттә исә... Казах режиссеры Алибәккә пьеса тексты бөтенләй кирәкми булып чыкты! Хәзер бит театрларда – режиссерлар башбаштаклыгы. Ул турыда сөйләшәсем дә килми.
Хикәяләремә фантасмагорик элементлар кертеп җибәрсәм дә мин, әлбәттә, «потусторонний» көчләргә ышанмыйм. «Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул...» Режиссерларны җен алыштырган, дисәм генә инде... Менә, шулай булып чыкты... Мин ул пьесаның киләчәктә куелачагына ышанам. Һәм мин язганча куелачак! Анда мәңгелек темалар кузгатыла.
Әлмәттәгесе фестивальләрдә уңыш казаныр, анысы, тик халык аңлармы? Чөнки безнең халык җитди, фәлсәфи, тарихи әсәрләрне өнәп бетерми инде, беркемгә дә сер түгел. Аларның күбесенә урындыкта юеш эз калдырырлык кәмит кирәк. Мин язганча куелса да, башкача куелса да, халык бу спектакльгә өерелеп йөрер, дип уйламыйм. Әбиләр турында «Кызлар карый ярыктан» дигән комедия яздым, менә аны караячаклар. Куелса...
«Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән пьесаңмы?
Җиңмәде инде ул... Махсус приз алдым. Мансур Гыйләҗев белән мин булгач, кызыксындыру премиясен шулай атадылар. Без картларны хәзер ни белән кызыксындырып булсын?!
Язарга вакыт таптың, алайса?
Яңа ел каникулларында байтак нәрсә язып була. Рәхмәт хөкүмәткә!
Димәк, иске традицион юлдан барасың? «Кырландырмыйча» гына яздың.
Бездә Мәскәүдән нидер күреп кайталар да, и экспериментлар ясарга тотыналар, халыкка аңлаешсыз сүзләр белән сөйли башлыйлар – постмодернистик сюрреализм! Тренд! Мәскәүләр андый нәрсәләрне, гадәттә, Европадан үзләштергән була. Шулай итеп, бездә «Лаеш шулпасының шулпасы» табынга куела. Бер талантлы гына егет, биюче, миңа: «Драматургия театрының көне бетте, хәзер визуаль спектакльләр сәхнә тотачак!» – диде. Сүз кирәкми, ягъни... Гәүдәне сыгылдырып, нәрсәнедер сырлап, сүзсез генә тамаша күрсәтәчәкләр. «Нафталин» дисәләр диярләр, ләкин мин традиционалист булып калам. Иләк белән су ташучыларга караганда, миңа диңгезгә чумып энҗе кабырчыклары эзләүче гауваслар якынрак! Һәркемнең үз юлы. Әлегә халык драма театрына уен карау белән бергә хикмәтле сүз тыңларга да килә. Телсезләр теллеләрне җиңә алмаячак. Мин моны төгәл беләм. Һәм тагын бер хакыйкатьне төгәл беләм: мин киләчәктә үләчәкмен! Юкса бик күпләр үлем турында уйларга да курка. Ә чын шагыйрь үлем турында һәрчак уйларга тиеш.
Нигә?
– Тормышның бик вакытлы икәнен белү өчен.
Андый уй пессимизмга китермиме?
Нишләп китерсен?! Табигый нәрсә. Мин авыр операциядән соң хастанәдә ятканда, ул хакта бик озак уйлап яттым. Яшәү дә, үлем дә синең ихтыярда түгел. Ә бит уйласаң, үлем – бу фани дөньяда иң гадел нәрсә. Ул барыбызны да тигезли. Шагыйрь күпмедер философ булырга тиеш. Минем робагыйларны укыдыңмы? Анда ул тема шактый.
Укыдым («Казан утлары» журналының гыйнвар саны. – авт.).
Миңа хәтта Зөлфәт Хәким чылтыратты. «Шәп язгансың! Еладым», – ди. «Мин дә хәзер юктан да елыйм. Бу – картаю галәмәте, Зөлфәт», – дидем.
ХХХ
Шулай итеп әңгәмәне барыбер иҗат, әдәбият, сәнгать турында сөйләшеп тәмамладык. Шагыйрь белән сөйләшкәндә башкача булмыйдыр да. Азактан робагыйларның берсе:
Сулар акты, шыпырт комнар күченде,
Шуларны күзәтеп, шагыйрь төшенде:
Вакыт җитәр, туфрак булып көрсенер –
Ханмы ул, әллә гап-гади кешеме...