news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уникаль осталык үзәгендә Питрау һәм керәшен йолаларына багышланган күргәзмә ачылды

Керәшен мәдәнияте – бик тә бай ул. Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Туганайлар» газетасы һәм «Татар-информ»ның уртак проекты булган «Питрау бәйрәме – җәй яме» дип аталган фотокүргәзмә ачылды.

news_top
Уникаль осталык үзәгендә Питрау һәм керәшен йолаларына багышланган күргәзмә ачылды
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Сабантуйлар марафонын тәмамлап киләбез, җәй уртасын каршылыйбыз, алда – чәчәкле Питрау. Медиатармак вәкилләре дә ел саен республикакүләм Питрау бәйрәмендә чаба-чаба эшлиләр, күңелле мизгелләрне фотосурәтләргә теркиләр. Алар бәйрәм рухын саклап тора.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Алсу Исмәгыйлева: «Питрау – җәйнең бер бизәге»

«Питрау бәйрәме – җәй яме» фотокүргәзмәсенең тантаналы ачылышы «Бермәнчек» керәшен дәүләт ансамбле биючеләренең «ут чәчрәтеп» биюеннән башланып китте.

Чараны исә «Туганайлар» керәшен газетасы баш мөхәррире Юлия Губина алып барды:

Арулармы сез, хөрмәтле кунаклар! Питрау җыеннарын керәшеннәр атна буена бәйрәм итә. Әле Питрау атнасы бара. Әлеге күргәзмәдә 22 фото урын алган. Бу фоторәсемнәрне фотохәбәрчеләр Мамадыш районының Җөри авылында уза торган Питрауда төшергән. Бу фотолар аша казанлылар, башкала кунаклары, туристлар керәшеннәрнең бай мәдәнияте, милли колориты белән таныша ала. Тамашачылар сокланырлар һәм халкыбызның матур традицияләре белән якыннанрак танышырлар, дип өметләнәбез, – диде Юлия.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Алга таба исә сүз «Татмедиа» АҖ медиадиректоры Алсу Исмәгыйлевага бирелде:

Арумы сез, хөрмәтле кардәшләр! Питрау – җәйнең бер бизәге. Безнең республикада аны бик яраталар. Без аны барыбыз да көтеп алабыз. Милләтебезгә, динебезгә карамастан, бергәләп бәйрәм итәбез, дуслар, гөрләтәбез, дип әйтергә була. Һәм менә хәзерге вакыттагы редакцияләр газета, журнал чыгарудан яисә сайт алып барудан тыш, аудитория белән төрле ысуллар ярдәмендә эшли. Һәм шушы күргәзмә – бу ысулларның берсе булып тора. Керәшен халкының матур бәйрәме хөрмәтенә, аның мәгънәсен халыкка ирештерү максатыннан ачылган күргәзмә дә – күп кешеләрнең күңеленә үтеп керер. Бәйрәмегез котлы булсын, – дип белдерде җитәкче.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Һәр керәшен кешесе өчен якын булган, керәшен халык мәдәниятенә ничәмә еллар армый-талмый хезмәт куючы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, ТР Керәшеннәре иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова исә болай диде:

Бүген бик куанычлы чара. Шушы Уникаль осталык үзәгендә уникаль һәм матур фотокүргәзмә ачыла. Гомумән алганда, Питрау атнасында «Татмедиа» һәм «Туганайлар» бик актив эшлиләр. Питрау атнасында, әйтелгәнчә, атна буена чаралар гөрли. Керәшеннәрдә – гомумән, бәйрәмнәр атна буена бара ул. Бәйрәм атнасы, дип атыйбыз да шуңа күрә. Бәйрәм атнасында бу инде икенче чара, авыл җирлекләрендә районкүләм Питраулар үткәрелде. Зәй, Сарман, Чистай районнарында керәшеннәр Питрауны инде олылап бәйрәм итте. Интернетта «Питрау» дип язсаң, шундый матур фотолар чыга. Һәм алар безнең профессиональ фотожурналистлар, «Татмедиа» белгечләренең иҗатлары. Форсаттан файдаланып, «Татмедиа»га рәхмәтләремне белдерәсем килә. Бу Питрау атнасында гына Казанда «Татмедиа» белән берлектә өч чара: республикакүләм Питрау уңаеннан матбугат конференциясе, әлеге фотокүргәзмә ачылышы һәм 15 июль көнне Медиа-Питрау уздыра, – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Керәшеннәр – бик чибәр, матур, рухлы халык»

Уникаль осталык үзәгенең креатив кураторы Җәннәт Минһаҗева:

Безнең өчен «Туганайлар» басмасы белән хезмәттәшлек – стратегик әһәмияткә ия. Республикабызда яшәүче халыкларының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру да мөһим, – дип билгеләде Минһаҗева.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Чара барышында «Туганайлар» редакциясе журналисты, SMM-белгече Алисә Әхмәтшина шагыйрә Клара Булатованың шигырен дә укып узды, бу очрашу аерым бер бәйрәм кебек булды, җырлар һәм биюләр белән аралаштырып алып барылды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина исә керәшеннәрнең җыр-биюгә оста булуын ассызыклады:

Керәшеннәр – бик чибәр, матур, рухлы халык. Бу җырларыннан да, биюләреннән дә күренеп тора. Питрау атнасы шулай матур узсын! 15 июльдә узачак Медиа-Питрауга да чакырып калабыз. Уңышлар телим, барыгызны да хөрмәт итәм, – диде Сафина.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән күргәзмәдәге фотоларның яртысыннан күбрәге, диярлек – «Татар-информ» фотожурналисты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Фотографлар берлегенең экс-рәисе Рамил Галиныкы. Ул ачылыш тантанасына оныгы белән килгән иде.

Шундый матур җирдә фотокүргәзмә ачылды. Рәхмәт. Фотоларда милли рух сизелә. Фотомизгелләрдә Питрау җыенының нинди якты булуы дәлилләнгән, аның күркәмлелеге чагылыш тапкан, – диде хезмәттәшебез.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләре, әхлакый кагыйдәләре бар һәм һәр буын аларны сакларга, камилләштерергә бурычлы. Фотокүргәзмә дә – моның ачык бер мисалы булды, керәшен мәдәниятенең күркәмлеген янә бер исбат итте һәм данлады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Белешмә өчен: фотокүргәзмәдә 2017-2019нче елларда «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә төшерелгән 20ләп фотография тәкъдим ителгән. Аларның авторлары – Рамил Гали һәм Илнар Төхбәтов. Һәр фотосурәт цитата, керәшен һәм татар шагыйрьләре шигырьләреннән һәм керәшен җырларыннан өзек белән баетылган.

Күргәзмә белән 20 июльгә кадәр танышырга мөмкин. Керү ирекле.

  • Беренче тапкыр Питрау бәйрәме Мамадыш районының Җөри авылында 1999нчы елда уздырыла. 2002 елдан Питрау керәшен мәдәнияте фестивале буларак үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар