Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уңган бакчачы киңәше: «Бакчага артык тәрбия кирәкми ул. Экзотика үстерүдән курыкмагыз»

Нәсел җепләре Апас районына барып тоташкан, бүгенге көндә Башкортстанның Уфа районының Шамонино авылында яшәүче уңган бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова белән «Интертат» журналисты әңгәмә корды.

news_top_970_100
Уңган бакчачы киңәше: «Бакчага артык тәрбия кирәкми ул. Экзотика үстерүдән курыкмагыз»
Фотолар Ризида Мөхәммәтҗанованың шәхси архивыннан алынды

Ризида ханым – булдыклы бакчачы булудан тыш, язучы, автор-башкаручы, бик талантлы композитор да. Ул еш кына ТР районнарындагы китап сөюче дуслары белән дә очраша, сабантуйларда да җыр-моңнарын ирештерә. Башкортстандагы «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары оешмасы, «Рәйхан» татар клубының бик актив әгъзасы да ул.

Әңгәмә героемның бакчасын мин бөек биолог һәм селекция галиме Мичурин биләмәләренә тиңлим. Ниләр генә үстерми ул анда?!

Кабак-банан...

Ризида апа, бакчачылык белән шөгыльләнә башлавыгыз кайчан булды?

Мөгаен, табигатьне сөюемнән, үсентеләрнең ничек үскәнен күзәтергә кечкенә чакларымнан ук яраттым. Алар ничек үсәләр микән дип гаҗәпләнә идем. Аннан соң мәктәптә биология дәресләре керә башлагач, ныклап бакчачылык белән кызыксынып киттем. Шуннан соң ботаника китаплары кулымнан төшмәде. «Кыз бала анадан күреп үсә, эшли», – диләр. Әнием (тумышы белән Апас якларыннан ), Волгоградта яшәгән дәү әнием – оста бакчачылар иде. Бакчачылыкка маһирлык миңа алардан күчкәндер, дип уйлыйм. Волгоградтан дәү әнием әле бездә – Башкортстанның Кыйгы районында үстерелмәгән җиләк-җимеш орлыкларын җибәреп торган. Мин аның үзенең бакчасын, ни кызганыч, күрмәдем. Ул вакытта бәләкәй идем. Ул анда ниләр генә үстермәгән…

Әнием исә Советлар Союзы чорында ук кыяр, помидор, карбыз белән кавыннар үстергән. Ә бу культуралар ул дәвердә бездә бик юк иде.

Быел сезонны ачмагансыз икән. Димәк, соңлап утыртып та мул уңыш алу мөмкин? Нинди серләр һәм киңәшләр бар бу җәһәттән?

Соңлап утыртуым, бакча эшләренә керешмәвем салкын көннәргә бәйле, Юлай. Салкын җиргә орлык чәчүдән файда юк бит, зыяны гына булуы ихтимал... Ә җылы һава торышы булса, 2-3 көн эчендә шытып та үсенте бирәләр. Тизләтер өчен әллә нинди химик ысуллар да кулланмыйм, суны да бакчага чамалап кына сибәм. Иң мөһим шарт – чәчкәндә яхшы ният һәм позитив энергия булырга тиеш.

Бакчагызның мәйданы күпме?

Кайда гына яшәсәк тә, кечкенә генә җирдә булса да, бакча ясадык без. 1989 елда тормыш иптәшемә эшеннән Уфаның Шамонино бистәсеннән җир бирделәр. Әлеге көндә шунда яшәп ятабыз. Бакчамда күптөрле җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм агачлар үстерәм. Бәлки, кемдер әйтер, хәзер инде кем үстерми, дип. Ә мин 1989 елдан бирле экзотик җиләк-җимешләр, яшелчәләр дә үстерәм.

Шул вакыттан ук карбыз, кавын, болгар борычы, «Виктория» сортлы җиләкнең ике төрен үстердем. Алмагач, барбарис, ирга, боярышник, кара һәм кызыл миләш, 4 төр крыжовник, 4 төрле карлыган, кызыл һәм сары кура җиләкләре, сливалар да мул уңышлары белән елның-елында куандыра.

Боярышник

Белүемчә, сезнең бакча-ындырыгыз суга якын...

Су якын булу сәбәпле, күп кенә агачларга сулыклар янындагы җәнлекләр һөҗүм ясавы ихтимал. Агач шуннан корый да, чөнки, тамырлары бик өстә урнашкан була. Әгәр дә бакчагыз янәшәсеннән су агып ята икән, агачны мөмкин кадәр бакчаның өске өлешенә утыртырга тырышу мотлак. Судан ераграк. Экзотик үсемлекләрне, яшелчә-җимешләрне бөтенләй су янына утыртырга киңәш итмим.

Су темасына кереп киткәч, су сибү хакында да әйтеп үтәм. Иртүк сибегез, алай яхшырак була. Иртән бит бар терелек, үсемлекләр уяна!

Нинди экзотик әйберләр үстерәсез? Орлыкларны һәр ел яңаларны аласызмы?

– Айва, кавын, карбыз, момордика, чуффа, фундук, әстерхан чикләвекләре, годжи, мелотрия, бамия, люффа (халык телендә «мочалка» буларак билгеле), банан-кабаклар, лимонник, виноград, кизил, кара бөрлегән (ежевика) һ.б. үсә.

Фундук уңышы ел саен мул икән. Мөхәммәтҗановлар базардан чикләвек алмый, ә үз бакчаларыннан гына җыя!

Мәсәлән, бамиянең чәчәге ашказаны саулыгы өчен бик файдалы. Люффаны салатларга салам, үзенчә бер тәм бирә ул. Чуффаның тәме – нәкъ кокос! Момордиканы күп кеше яратмый, ашамый. Аның әче булуы күпләргә хуш килми. Мин исә аны тозлыйм. Ә бит аның эчендәге җимешләре искиткеч татлы. Бу җимешләр дә стресска каршы яхшы чара.

Момордика

Алар безнең шартларда яхшы үсәме? Уңышлары ничек соң?

Иң мөһиме – суны күп сипмәгез. Агачыгыз вакытында уңыш бирмәсә дә, казып ыргытырга ашыкмагыз! Мәсәлән, безнең чикләвекләр 4-5 елдан соң түгел, ә 6нчы елда гына уңышлары белән сөендерделәр.

Кайчан нәрсәне чәчү кулай?

Әйткәндәй, нәрсә чәчәм – барысы да гөрләп үсә. Үсентеләр дә кешенең энергиясен сизә. Әллә нинди ашламалар белән, иртә утыртырга тырышып та мәшәкатьләнгәнем юк. Хәтта февраль аенда өйдә үк чәчелә торган яшелчәләрне дә апрель аенда гына орлыкларын теплицага гына утыртам. Экзотик җимешләр дә мул уңышлары белән сөендерә ала ул. Шулай да менә артишок утыртып караган идем. Әй, яфракларының матурлыгын белсәң инде... Тик чәчәк атмады, 2 еллык кына үсемлек икән. Бакчачылар хаталанулардан курыкмасыннар. Кем хаталарга дучар булмый инде?!

Шыттыру өчен зелёнка, марганцовка яки спирт кулланам. Орлыкларны шыттыру өчен суык урынга куям. Аларга башта стресс ясап алу кирәк бит!

Уңган бакчачыга, иң беренче, язгы май бакчасында нишләргә киңәш итәр идегез?

Иң мөһим шарт: орлыкны чәчкәндә дә, үсентеләрне утыртканда да сирәгрәк итегез. Бер лункага берәр генә орлык салам. Сирәк дигәнем, теплицадан күчерелеп ачык грунтка утыртыла торганнар арасында 7-10, ә шунда ук калганнары арасында 30-40 см калдырам.

Нинди «рекордлар» бар бакча уңышларыгызда һәм аларга ничек ирештегез?

10 көн эчендә бер помидор куагыннан 3 зур чиләк помидор җыйган чакларымны хәтерлим. Хәзер бакчачылар помидор куагының астагы яфракларыннан бик арындырмаска киңәш итә. Ә мин гомерем буе ул яфракларны өзәм. Кабачки кадәр олы булып баклажаннарым үскәне бар. Әллә ни карамадым да аларны. Ә кайбер әйберләрне ныклап тәрбияләп тә үсми, уңышы булмый бит.

Сез бик затлы тавыклар да асрыйсыз бит. Димәк, ашлама итеп бакчага натураль тирес кертәсез?

Әйе, шуңа күрә дә ел саен яхшы уңыш алуның бернинди хикмәте юк. Тирес белән җирне ашлыйбыз. Шулай ук корткычларга, бөҗәкләргә каршы нашатырь спирты, сабын суы, көл, водород перекисе кулланам. Аларны суга кушып сибәм. Кибет киштәләрендә тулып яткан химик ашламаларны кулланырга киңәш итмим.

«Джерсийский гигант», «Брама ситцевая», «Мастер Грей» һәм «Орпингтон» токымлы тавыклар асрыйбыз. Башкаларга да шушындый тавыклар асрарга киңәш бирә алам. Итләре дә, йомыркалары да күп. Хәтта бер йомыркалары 65-70 граммга җиткәне булды.

Бакча уңышын кая куеп бетерәсез?

Җиләк-җимешләрдән кайнатма, повидло, джем ясыйм. Кагын да эшлим. Яшелчәләрне тозлыйм, маринадлыйм. Туганнарга, дусларга да өләшәм.

Ризида Мөхәммәтҗанова үзе үстергән бруссель кәбестәсен күрсәтә

Ризида Мөхәммәтҗановадан бакчачылыкның төп сере белән таныштырыйк.

Бернинди сер дә юк. Әле яңа гына бакчачылык белән мавыга башлаучы яшь бакчачыларга экзотик яшелчә-җимеш үстерергә курыкмаска, киңәш итәм. Бакчага күпләп чәчү дә кирәкми. Бар культураларны да аз-азлап кына. Күбрәк сәламәтлек өчен файда китергән әйберләр үстерегез. Мисал: кәбестәнең төрле сортларын, төслесен һәм брокколины. Кәбестәнең кояш яратмавын да онытмагыз, чәчкә ата башламасын өчен, көнбагышның башын кошлар чукымасын өчен бәйләгән кебек каплау ягын күрегез. Кәбестәнең «Кольраби» сорты – искиткеч тәмле, тозларга да шәп!

Теплицада корткыч күбәләкләр зыян салмасын дисәгез, теплица ишекләрегезне мөмкин кадәр ешрак ачык тотыгыз, суны чамасыз сипмәгез. Әллә ни дым кирәкми анда. Гомумән, бакчага әллә ни тәрбия кирәкми!

Ә иң мөһиме – бакчагызны яратыгыз, анда эшләүдән, чокынудан ләззәт алыгыз, дуслар!

Люффа

Җавапларыгыз өчен рәхмәт яусын, Ризида апа! Һәвәскәр бакчачы киңәшләре, тәкъдимнәре файдага булсын да, бакчаларыбыз гөрләп үссен, дигән теләктә калабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 май 2024
    Исемсез
    Ризида ханым увлеченная, многогранная личность. У нее все получается хорошо!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100