Ун баланы тәрбиягә алган Мәрьям апа: «Бала алу чир белән бер, күңел кытыкланып тик тора»
«Бала алу – чир белән бер, вирус белән бер ул! Бер алсаң, аласың да аласың, күңел кытыкланып тик тора» – Актанышның Киров авылыннан Мәрьям апа Рәшитова сүзләре бу. Үзенең 3 баласыннан кала ятим 10 балага әни кочагын ачкан, «улым, кызым» дип дәшкәнне ишетүдән мәхрүм итмәгән олы йөрәкле ханым.
Дустым Алия Исрафилованың соцчелтәрдә Актанышка концерт куярга баргач, бер төркем җырчылар белән Мәрьям апалар йортына төн чыгарга сыенулары турында язмасын күргәч, шундук Алия белән элемтәгә чыктым. Кайберәүләр бер туганын кертмәскә коты очып торганда каян килгән ул иксез-чиксез дала кебек киң күңеллелек?! Мәрьям апа белән озакка сузмастан телефоннан булса да сөйләшәсе килде.
Шалтыратам – әллә нинди генә кадерле, якын тавыш, тәмле итеп сөйли… Бар иде бит колакның бу тавышны ишеткәне… Кем соң әле, дим. Сөйләшә торгач, Венера Сабитова икәне аңлашылды. Ул исемен үзгәрткән булган икән. Ә Венера апа буларак, мин аны Украинада бик каты яраланып, Мәскәүдә госпитальдә дәваланучы авылдашы янына барып кылган игелекләреннән беләм. Искә төште, язган идек бит бу хакта! Ул вакытта ук, әүлияләр кавеменнән икән бу, дип уйлап куйган апам хәзер минем күз алдымда бөтенләй дәү ак канатлы фәрештә кебек. Язмышның әче җилләре бик күп искән, ә ул аның саен ныгыган, йөрәгендә изгелеккә урын аның саен арта гына барган.
«Әтине яңа гафу иттем әле мин...»
Балачагы михнәтлерәк булганлыктан, үзе балаларга бәхетле балачак бүләк итү турында хыялланып яшәгән.
– 1982 елда әнисез калдым, 13 яшь иде миңа. Язмышның сынаулары күп булды инде: авыр гаиләдән мин, әни үлде, һәм әтине утырттылар. Әтинең туганнарында үстек, гаиләдә мин олысы, бер энем белән без – бер абыйларда, икенче энем башка туганнарда яшәдек.
Әтине 5 елга утыртканнар иде, 4 елдан чыкты ул. Ул вакытта иң курыкканым – әти генә исән булсын! Ул Түбән Камада утырды, аннан озак хат килми торса, «әти дә үлсә, нәрсә эшләрбез» дигән уй килә иде башка, – дип сөйли башлады Мәрьям апа.
Әнисен югалтуда әтисенең гаебе булганга, кыз баланың күңелендә үпкә дә була, еллар узу белән ул үпкә тирәнәйсә дә, Мәрьям апа бервакытта да әтисе белән аралашуын өзмәгән.
– Әтине яңа гафу иттем әле мин, гыйнвар аенда гына күңелемә бер җиңеллек килде. «Әтием» дип тә тордым мин аңа, тик күңел барыбер тулысынча кабул итеп бетерә алмый иде. Безнең белән булышучылар күп бит, начар кешеләрнең сүзләрен ишетә-ишетә, «нинди генә булса да, әти белән әни миңа әйбәт тәрбия биргән бит» дип уйланып йөрдем. Менә шул начар кешеләр аша мин әтине гафу иттем. Җиңеллек килде, Аллаһка шөкер.
Әти 2010 елда үлде, үлгәнче гел аралаштык. Әтидән куркып үскән буын балалары бит без.
Әти 19 июльдә кайтты, миңа ул вакытта 17 яшь кенә иде. Төрмәдән кайту белән өйләнде, үги аналар күп булды инде. Һәрберсе үзенчә тормыш мәктәбендә белем бирде. Без әтинең абыйларында торганда, хәзерге ирем Алмас белән күршеләр идек. Ятим бала нәрсә эшләсен инде? Аларга кереп эшләгәнмен инде, әнинең (кайнанасы – ред. искәрмәсе) кулы авыртканда, сыер сава идем. Алмас армиядән генә кайткан иде. Бианайның (кайнана – диалекталь сүз) да армиядән кайткан малаен тизрәк өйләндерәсе килгәндер инде. Ипидән кайтышлый гына безгә кереп: «Әйдә, кызыңны безгә бир әле», – диде. Әти миңа: «Юньсез кешеләр түгел, кияүгә чыгарсың», - диде. Мин «ярар» дидем, 18 яшьтә бала таптым. Икенче елга икенчесен таптым. Аннан 10 елдан тагын бер улым туды. Хәзер 37 ел бергә инде, – дип сөйләде Мәрьям апа Алмас абый белән кавышу тарихларын.
«Бала кайгысы – еллар дәвалый торган әйбер түгел!»
Иң олы хәсрәт саналган бала кайгысын да татырга туры килә Мәрьям апага. Армиядән кайткан улы үз җанын үзе кыеп, ата-анасын утларга сала.
– Армиядән үзгәреп, сөйләшмәс булып кайтты ул, үзебез дә аңламадык. 18 мартта 12 ел була инде гомере өзелгәнгә. Бала кайгылары – иң авыры ул, анда юатыр сүзләр юк, еллар дәвалый торган әйбер түгел, һәр үлем хәбәрен ишеткән саен, ул яңарып кына тора. Күңелгә авыр әйбер, күрәчәк булмасын, аңламаганнарга аңларга язмасын.
Улым үлгәч, 1 елдан чирләдем. Башта кайтып керер төсле иде, үлде дигәнгә ышанмадым, 1 елдан, «бу бит мәңге кайтмый» дигән әйбер башка китереп сукты да, чирләдем мин. Шуннан исемне үзгәрттем. Венера исемле идем. Кечкенә чакта күрше әбидә кунган чаклар булды, ул да «исемең – марҗа исеме, матур исем түгел» дия иде. Исемемне яратмый идем. Ә Мәрьям исеме ошый иде миңа - тарихы шул аның, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
«Дөньядагы бөтен теләкләрне теләп, открыткалар язасы, бүләкләр бирәсе килә – әни юк!»
Үксез тормышта гарьләнгән мизгелләре күп булган. Әнисез калгач, 6 балалы гаиләгә кергәч тә булган андый көннәре. Киңәшләр биреп, мораль ярдәм итүче булмаган.
– Абыйлар какмады инде, балалар йортына илтмәделәр, рәхмәт.
Әйе, кимсенгән чакларда, «балалар алсам, үз балаларымны мәңге болай итмәс идем, шулай итеп карар идем, бу урында шулай дип әйтер идем» дигән чаклар булды.
Әнисезлекнең иң авыр минутлары мәңгелеккә күңелгә уелып кергән. Әнине бик сагындым, яман гадәтеннән интексә дә, тырыш, эшкә нык, чиста, пөхтә иде ул. Сүзем дога булсын! Мәктәптә дә концертлар куясың бит. Бөтен кешенең әнисе бар, синеке – юк. Әни бәйрәме – 8 Март… Дөньядагы бөтен теләкләрне теләп, открыткалар язасы, бүләкләр бирәсе килә – әни юк. Иң авыры менә шул. Әнинең иң кирәк чагы үзең әни булгач әле ул. Балачак, яшьлек уза ул. Иң ярдәм кирәк чакта, киңәшләре кирәк чакта, әни юк... – дип уртаклашты Мәрьям апа.
«Үскәч, мин 10 бала карыйм, дия идем»
Бүген аның 1988 елгы кызы Актанышта тора, 4 баласы бар. Кече улына 26 яшь, ул әле өйләнмәгән, Казанда яши. Тәрбиягә алган 10 баланың икесенә Мәрьям апа белән Алмас абый үз фамилияләрен биреп, уллыкка-кызлыкка алганнар. Ул вакытта Русланга – 4, сеңлесе Алинәгә 2 яшь булган. «Карарсың-карарсың да, алып китәрләр, дип курыктык. Үзәгеңнән өзеп үстергән балаңны алып китсәләр… үземнеке булып үссеннәр, дидем», – ди Мәрьям апа.
Ятим балаларны үзенә сыендыру ниятенә балачакта ук нигез салынгандыр, ди ул.
– 10 курчагым бар иде, шуларны 10 җиргә өй ясап карый идем – карават астында, урындык астында... Үскәч, «мин ун10 бала карыйм» дия идем. Каян килгәндер инде башка ул фикер?! «Тәрбияли» идем аларны: кайберләре ачуланышса, аларны дуслаштыра идем. Шул курчакларны «үстереп» уйнадым да, шул сүзләрне хәзер дә кабатлап йөрим, әстәгъфирулла, курчакка да шулай дип әйтә идем бит, дип, исемә төшеп куя. «Югарыдан» салынган берәр хикмәттер инде ул, – ди Мәрьям апа.
Төзек акылы, тәмле теле белән ул балаларны тәрбиягә алырга ирен дә үгетли, күндерә алган.
– Беренчесендә генә шөлләтә бит ул, башта үзем дә «карый алырмынмы икән» дип курыктым. Алар бит әле – кеше балалары, балалар йортыннан. Әкренләп ирне дә өйрәттем. Тоттырып куя идем, «джемперын кидерә тор әле, чәчен тарый тор әле» дия идем. Шулай итеп этә-этә, бүген минем ирем 10 бала өчен үлеп тора, – ди ул.
Беренчеләрен алганга быел декабрьдә 17 ел тула икән. «Бала алу – чир белән бер ул, вирус белән бер, бер алсаң, аласың да аласың, күңел кытыкланып тик тора», – ди Мәрьям апа.
Руслан белән Алинәдән соң, 1 яше дә тулмаган Лилияне сыендыралар. Аннары күрше авылдан бер 13 яшьлек үги кыз баланың балалар йортында калганын ишетеп, үзе дә 13 яшьтә ятим калганын искә алып, Лиананы алып кайталар. «Ул бүген Чаллыда яши, кайтып йөри, фатир бирделәр аңа. Егете бар, «кияүгә» «военный задание» куштым әле – быелдан да калмый никах укытасыз, дидем», – ди Мәрьям апа. Димәк, әле Мәрьям апа белән Алмас абыйларны күңелле никах мәшәкатьләре көтә, дип тә фаразларга була.
«Бала сайлап торганым булмады. Бардым да, алдым да...»
Бәйрәм дигәннән, бу гаиләдә февраль ае туган көннәргә бик бай икән. 14 февральдә Мәрьям апа үзенең 55 яшьлеген билгеләп үткән булса, 22 февральдә Алмас абый, үзләренең кече уллары һәм тәрбиягә алган 10 яшьлек төпчек уллары туган көн котлауларын кабул иткән.
– Ул 10 яшьлек бала кебек түгел инде, акылга зәгыйфь. Алганда белмәдек, тик тормау гадәте бар иде – чире сизелмәде. Мин алай карточкаларын укып тормадым. Бала сайлап торганым булмады. Бардым да, алдым да. Башта гариза язып баргач, карап кайтасың, риза булсаң, «риза» дип язасың, риза булмасаң, «отказ» язасың. Мин гел Казаннан ук «риза» дип китә идем – гариза язгач, барыбер алам инде мин аны, дип. Бала сайлап алганым булмады, шуңа да Аллаһы Тәгалә миңа гел матур балалар бирде. Аллаһка шөкер! – дип уртаклашты Мәрьям апа.
Без кибеттә чүпрәк-чапракны сәгатьләр буе сайлаганда, әле ошатмыйча китеп тә барганда, Мәрьям апа Кеше кадәр Кешене дә сайлап алмаган!!! Ә ул баланы бит гомерлеккә тәрбиягә сыендырасы, кеше итәр өчен җавап тотасы! Нинди баланы тәкъдим итсәләр, ул шуңа риза булган, кире какмаган. Шушы түгелме икән дөньядагы иң зур олы җанлылык үрнәге?!
«Кәлиягә» керткәнче 2 ел гына үтә әле...»
Бүген Мәрьям апа белән Алмас абыйның 8 баласы үз янында, 2се районда укый, шуннан кайтып йөриләр.
– Беренчеләре ике бертуган – Руслан һәм Алинә, Лилия берүзе, Лиана берүзе, Бутаковлар – өчәү бертуган, Сибгатуллиннар – өч бертуган. Үземнең янында Арслан, Альфред, Риана, Лилия, Артем, Максим. Икесе районда гына, кайтып йөриләр. Татарча укыйлар, үзара русча да сөйләшәләр – төрлечә була, – ди Герой-Әни.
Кайчак үз балаңны да аңлап бетермисең, ул сиңа таба чаба да, шул ук вакытта «чага» да, ә монда төрле гаиләләрдән җыелган, тамырларында төрле кан аккан балаларны ничек үзара дуслаштыра алганнар?! «Ничек ярарга тырыштыгыз? Холыклары төрледер бит...» – дим Мәрьям апага.
– Төрле булмыйча, төрле инде. «Кәлиягә» керткәнче, 2 ел гына үтә әле. Алып кайткач, күзәтәсең инде башта: турыга бәреп буламы, хәйләләп җиңеп буламы – шуны өйрәнәсең инде, җайлап кына күңелләренә керәсең.
Әллә кемнәргә, психологларга шалтыраткан чаклар да булды. Максим дигәне куенга керми, кочаклаттырмый, кулы белән этә, кулын да тотарга ярамый иде. Ул баланың күңеленә барыбер кердем, ләкин гомер укымаган психология китаплары калмады, шалтыратмаган кешем калмады, Мәскәүгә психологларга кадәр шалтыраттым. Барыбер җаен таптым. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, улым куенымда, – ди Мәрьям апа.
Акыллы, төпле, җиде кат үлчәп, бер кат кисә белә торган кешеләр икәне әллә каян аңлашыла – үз балалары белән тәрбиягә алган балаларның мөнәсәбәтләрен дә дөрес кора белгән алар. Көнләшү дигән әйберне үткәрмәгәннәр. «Кызым да «энеләрем, сеңелләрем» дип тора, улым да армиядәге иптәшләренә туганнарының фотоларын күрсәткән. «Энеләрем, сеңелләрем» дигәч, шакката торганнар иде егетләр», – дип сөйли иде. Үлә язып торалар алар бер-берсе өчен. Руслан укып бетерде дә, Азат: «Әни, Казанга алып китәм, үзем ярдәм итәм», – диде. Алып китте, бергә кайталар, бергә китәләр», – дип горурланып сөйли Мәрьям апа.
«Күңелең киң булса, бөтен җиргә сыясың»
Ярар, хуш, бала җанлыдыр, шуңа күп бала алганнардыр, дисең, ә артистларны ник үзләрендә кабул итәләр икән? «Нәрсә бу? Киң күңеллелекме?» – дип сорыйм аннан.
– Киң күңеллелек тә бар. Аннары элек спектакльләр килә иде бит, әниләр дә кертә иде – безгә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар кергәне исемдә. Спектакль белән киләләр иде, артистларны фатирларга кертәләр иде. Берсендә шулай әниләр спектакльгә киттеләр, бер артистның бәләкәй Эльбрус исемле малае исемдә калган. Элек биек ястыклар белән өеп куйган караватлар була торган иде бит, шул караватны сүтә идек тә, шифоньер түбәсеннән сикерешле уйный торган идек. Шул истә калган... – дип хатирәләре белән уртаклашты Мәрьям апа. – Гөлүсә Шаһбанны бик яратам инде мин. Артистларның бер мәшәкате юк бит, җыйнаулашып, бер диванда яталар алар. 7 кеше дә кайтканы бар. Күңелең киң булса, бөтен җиргә сыясың, – ди ул.
Бу гаиләдә эш бүленеше дә дөрес. Балалар шулай өйрәтелгән: көнлек, айлык эш планнары бар, дежурство билгеләнгән.
– Малайлар сарайда мал карый, җәй көне кем каз карый, кем печәнгә бара, кем ашарга пешерә, кем өй җыештыра. Сыер, сарыклар, каз-үрдәк асрыйбыз.
Үзебезнең ишегалдында шиномонтаж бар, ирем шунда эшли. Максимкаем да двигатель җыеп эшләп ята, акчасы үзенә бара, әтисе күпмесендер бирә. Телефоннар ала, моторлар ала. Техника җанлы малайлар, үзләре карда йөри торган велосипедлар, квадроцикллар ясадылар, – дип сөйләде Мәрьям апа.
«10 бала төягән автобус стенада эленеп торды шулай...»
Әле бер кызык вакыйга да булган – автобус галәмәте. Элегрәк, моның кадәр бала алырмын дип уйламаган көннәрнең берсендә, ул 10 бала төягән автобус рәсеме ясап, стенага элеп куя. Ышансаң – ышанырлык, ышанмасаң – юк: еллар узу белән бүген дә алар шулай автобуска төялеп, сәяхәтләргә чыга.
– Автобус ясау каян башка килгәндер инде... Психологияне ярата идем, берәр җирдә укыганмындыр инде, элек журналлар күп ала идем. Ул вакытта 3 мең акча күп иде, әллә 28ләп журналга языла идем. Почта килә торган сәгатьтә бернәрсә эшләмичә көтә идем. Шуннан укыдым микән, муляж ясадым – олы машина, әллә лимузин булды ул, шуны кисеп алдым да шакмаклы конфет коробкасын рам формасында ясап, эченә беркеттем. Тәрәзәсе саен балалар куйдым. 10 бала төягән автобус стенада эленеп торды шулай…
Чыннан да автобус бирерләр дип уйламадык та, ләкин бөтен гаиләнең тырышлыгы белән моңа ирештек – Чабаксарга барып, республика данын яклап кайткан кешеләр бит без. 2022 елда «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында җиңеп, финалга уздык. Шул «Форд» микроавтобусында быел рәхәтләндек йөреп – Свияжск, Болгар, Урал тау яклары, Башкортстанга бардык. 4-5 әр көн кайтмый йөргән чаклар булды сәяхәт итеп, – ди Мәрьям апа.
Маллары булса да, җаен тапканнар, күршеләре ярдәмгә килә икән. Мәрьям апа мондый сәфәрләрнең гаилә тормышына яңа сулыш өргәнен яхшы аңлый. Гомумән, ул киңкырлы шәхес – иҗат сәләтен дә биргән аңа Ходай Тәгалә. «Ватаным Татарстан» үткәргән «Туган җирем» бәйгесендә инша язып, беренче урын алганын әйтте. Үзе әкиятләр яза, үзе шуларны сөйләп, гаиләсе белән видеолар да төшерергә яраталар.
«Ул – иң шәп әни, дөньяда андый әни юк!»
Мәрьям апада әни назы тапкан 16 яшьлек Индира да, бергә төрле видеороликлар төшерергә яратабыз, дип сөйләде. Алар Алинә белән Актанышта техникумда укыйлар.
– Бу гаиләгә 7нче бала булып килдем, миңа 9 яшь иде. Башта нык оялдым. Мин энеләрем Максим, Артем белән өчебез дә балалар йортында идек. Әниләргә 3 көнгә кунакка килдек, безгә бик ошады. Шуннан без әнигә, «без сезгә мәңгелеккә яшәргә киләбез» дидек. Әнинең матур итеп сөйләшә белүе бик ошады. Әни – үз әнием кебек, иң шәп әни, дөньяда андый әни юк! Без аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле. Дусларга да гел әни турында сөйлим.
Зур гаиләдә яшәвем белән мин бик бәхетле. Алинә белән ялларда кайтып йөрибез. Өйдә бергә төрле видеороликлар төшерергә яратабыз. Тортлар, төрле тәмлүшкәләр пешерергә яратам. Украинага солдатларга дип, төрле әйберләр җыябыз, күчтәнәчләр әзерлибез, – дип сөйләде Индира.
Мәрьям апа белән Алмас абый – 13 баласының ата-анасы гына түгел, 5 оныгының бабакай белән әбисе дә. Аларга Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, сабырлык, күңел көрлеге бирсен! Балакайларының игелеген күреп, тигез матур тормышлары дәвам итсен, дип телисе килә.