Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дрон төшеп яраланган Альберт: «Барысы да әйбәт, Аллага шөкер!»

news_top_970_100
Дрон төшеп яраланган Альберт: «Барысы да әйбәт, Аллага шөкер!»

Киров авылында яшәүче күп балалы ана Венера апа Сабитова шушы көннәрдә Мәскәүгә, академик Н.Н. Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпитальгә барып кайтты, дип яза «Актаныш-информ»нан Ләйсән Газизова.

Венера Сабитова авылдашы, махсус хәрби операциядә каты яраланып контузия алган Альберт Җиһангировның хәлен белгән.

«Киров авылында яшәүче Венера Сабитова – районыбызның изге күңелле аналарының берсе. Ире Алмас абый белән үз балалары янына тагын 9 ятим баланы сыендырып, тәрбияләп үстерделәр. Гаиләләре белән сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып барулары башкаларга үрнәк.

Венера апа ярдәмгә мохтаҗларга да һәрвакыт булышу җаен таба, балаларын да яшьтән кеше хәленә керә белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә тырыша. Сабитовлар, балалары белән бергәләп, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашалар.

Венера апа авылдашы, махсус хәрби операциядәге Альберт Җиһангировның, яраланып, Мәскәүдә госпитальдә дәвалануын ишеткәч, батыр солдатның хәлен белергә барырга уйлый. Актаныш – Мәскәү арасы якын ара түгел. Әмма тәвәккәл ханым, ике дә уйламый, юлга кузгала. Күчтәнәчләр алып, башта Казанга бара, аннан – поезд белән Мәскәүгә. Академик Н.Н. Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпиталь Альберт Җиһангиров кебекләрне аякка бастырып чыгара. Авылдашының ничәмә-ничә чакрымнар үтеп хәл белергә килүе солдат егетне нык дулкынландыра, бер үк вакытта сөендерә дә.

Туган як җылысын алып килгән апасын күргәч, Актанышта гына пешерелә торган чәкчәкләрне, хуш исле ипекәйне авыз иткәч, икеләтә көч кереп киткән кебек сизә үзен. Альберт авылдашлары, райондашлар җибәргән күчтәнәчләр белән палатада бергә яткан дусларын да сыйлый.

– Дрон төшеп, Альбертның кулларына нык зыян килгән, бер кулы терсәктән юк, табиблар икенче кулын саклап калырга тырыша. Контузия алгач, колагы ишетми. Госпитальдә егетләрне дәвалаучы табибларга, шәфкать туташларына Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм бирсен! – ди Венера Сабитова.

Яңа ел алдыннан әлеге госпитальгә тагын бер тапкыр барырга ниятләп кайта. Илебез мәнфәгатьләрен яклап сәламәтлекләрен югалткан егетләрне бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйлап күңелләрен күтәрергә тели. Шушы көннәрдә Сабитовлар авылдашлары белән госпитальдәгеләргә көндәлек кирәк-яраклар (бритва, теш пастасы, шампунь һ.б.), эчке киемнәр, компот өчен кипкән, туңдырылган җиләк-җимеш, тәм-томнар әзерләүне башлап җибәрәчәк», – дип яза Ләйсән Газизова.

Венера Сабитова Мәскәүгә сәяхәтен һәм госпитальгә баргач, Альбертның үзен, яралыларны дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары белән аралашып видеолар да төшергән һәм аларны ролик итеп монтажлаган.

«Актаныш-информ», Ләйсән Газизова

Альберт үзенең ничек яралануы турында телефон аша якыннарына сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100