news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсе Николаевск районындагы юл һәлакәтендә исән калганнар аңына килгән

Һәлакәттә барлыгы 16 кешенең гомере өзелде.

news_top

21 августта Ульяновск өлкәсендә микроавтобус һәм ике йөк машинасы катнашында булган коточкыч һәлакәттә исән калганнар аңына килгән. Бу хакта ulpressa.ru сайтында хәбәр ителә.

Өч имгәнгән кешене башта Николаевск район хастаханәсенә китергән булганнар. Анда кирәкле ярдәм күрсәткәч, кискен хәлдән чыгаргач, махсус ярдәм күрсәтү өчен, Чучкалов исемендәге Ульяновск клиник үзәгенең реанимация бүлегенә озатканнар.

Ульяновск өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Олеся Колотик-Каменева сүзләренчә, медицина үзәгенә китерелгәч, барлык пациентларга диагностик тикшерү үткәргәннәр, берсенә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта барлык пациентларның хәле тотрыклы авыр, уңай динамика күзәтелә, алар аңында.

Һәлакәттә барлыгы 16 кешенең гомере өзелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар