Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мөселман кардәшләребез мал эзләп юлга чыккан...» – Ульяновскида фаҗигадә 16 кеше һәлак

21 августта 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә «М5-Урал» трассасы участогында Новоспасское һәм Николаевка бистәләре арасында «Mercedes» микроавтобусы ике йөк машинасы арасында калып кысыла. Нәтиҗәдә 16 кеше һәлак була. Аларның 14е – Кыргызстан кешеләре, 2 се – Россиядән. Барысы биш хатын-кыз һәм унбер ир-ат.

news_top_970_100
«Мөселман кардәшләребез мал эзләп юлга чыккан...» – Ульяновскида фаҗигадә 16 кеше һәлак
Ульяновск өлкәсе буенча Дәүләт автоинспекциясе

Ульяновск өлкәсе Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәре буенча, «Даф» йөк машинасының 64 яшьлек йөртүчесе алда торган «Мерседес 22360С» автобусына килеп бәрелә (аның белән 44 яшьлек ир-ат идарә иткән). Нәтиҗәдә, автобус алда торган «Даф FT XF 105460» фурасына бәрелә, анысы инерция буенча «Шевроле Круз»га килеп бәрелә, соңгысы – «Рено Дастер»га.

«Аллаһ сакласын, тәүбә-тәүбә... Кемнәрнеңдер телефоннары... Тимәскә инде аларга, милицияләр килер», – дип үзара сөйләшәләр шок хәлендә булган татар абыйлары һәлакәт урынында.

Йөк машинасы һәм автобус йөртүчесе шунда ук һәлак булган.

Ашыгыч ярдәм килгәнче, «Мерседес»ның 14 пассажиры вафат булган – 1991, 1995, 1976, 1998, 1980 елгы биш хатын-кыз һәм 1986, 1990, 1976, 2000, 1999, 1997, 1999, 1978, 1996 елгы тугыз ир-ат. Микроавтобус пассажирларының барысының да Самарадан Мәскәүгә эшкә барышлары булган.

Автобусның тагын өч пассажиры – 1981 елгы хатын-кыз һәм 2001, 1993 елгы ир-атлар хастаханәгә китерелгән. Хәзер табиблар аларның гомерен саклап калу өчен көрәшә. «Имгәнүчеләр Е.М. Чучкалов исемендәге махсус медицина ярдәме төрләре буенча Ульяновск өлкәсе клиник үзәгенә күчерелде. Башта алар Николаевка район хастаханәсенә салынган иде. Клиник үзәккә күчерелгәннәр хәзер реанимация бүлегендә», – дип хәбәр иткәннәр ТАССка өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

ТАСС язганча, микроавтобус артына килеп бәрелгән йөк машинасын йөртүче вакытында тормозга баса алмаган. Кисәк хәле начарлануы да һәлакәткә китергән, дигән фараз бар. Экспертиза нәтиҗәләре иртәгә генә билгеле булачак.

«Фаҗига урыны Зур Чирекле татар авылыннан ерак түгел»

«Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов әйтүенчә, фаҗига урыны Зур Чирекле татар авылыннан ерак түгел. Авария үзе Прасковьино дигән авыл янында булган.

Бик тетрәндерде. Мөселман кардәшләребез бит, мал эзләп чыккан булганнар. Кыргызстан илчелегеннән хезмәткәрләр ярдәм күрсәтергә килә, дигән мәгълүмат бар, – диде ул.

Зур Чирекле авыл җирлеге башлыгы Умәр Айбулатов үзе һәлакәт урынына бара алмаганын әйтте.

Бу һәлакәт урыны безнең авылдан 35 км ераклыкта. Мин бара алмадым, өйдә юк идем, Түбән Новгородта идем. Металл ташый торган машина микроавтобус өстенә менгән. Миндә бүтән мәгълүмат юк, – диде.

«Ничек килгән, шулай өстенә дә менгән»

Ульяновск өлкәсенең җәмәгать эшлеклесе, Иҗтимагый контроль илкүләм комитеты җитәкчесе Айсә Мәүлетов үзенә төрле группалардан авария турында видеолар һәм мәгълүмат килеп ирешкәнен әйтте.

– Видеоны Әләзәннекеләр төшергән, алар Пензада үз группаларына куйган. Аннан безнең группаларга да җибәрделәр. Мин шундук шалтыраттым.

Бик коточкыч хәл инде. Анда ул участокта юл ремонты бара, асфальт салалар, шуңа хәрәкәт бер яклы гына. Башта Мәскәү ягыннан җибәрәләр, аннары аны ябалар да, машиналарны Сызрань ягыннан җибәрәләр, бөке булмасын өчен шулай көйлиләр. Сызрань ягыннан машиналар терәлгән булган, чөнки Мәскәү ягыннан килүчеләрне үткәрү өчен, хәрәкәтне ябып торганнар. Алдагы машинага килеп терәлгәндә, гадәттә, арттагы машина күрсен өчен, аварийкаларны кабызасың бит. Бу микроавтобус та аварийкаларын кабызган, ә арттан килгән машинаның реакциясе булмаган, тормозга басу юлы да юк. Ничек килгән – шулай өстенә дә менгән.

Минемчә, һәлакәтне булдырмый калырга мөмкин иде. Әгәр тормозлар тотмый башлаган икән, авария булмасын өчен, юл читенә дә чыгып булыр иде. Анда әле берәр метр юл чите бар.

Уңга алып, кырдан да китеп була иде. Кешеләр дә исән калыр иде. Дөрес, үзе әйләнеп капланырга да мөмкин иде, ләкин моның кадәр кеше үлмәс иде. Ә ул ничек килгән – шулай кергән. Үзен начар хис иткәндерме – аңлашылмый. Ульяновскидан тикшерү комитетыннан 18 криминалист килгән. Алар ачыклар инде, – дип уртаклашты.

Фото: © соцчелтәр «ВКонтакте»

ulpressa.ru сайты язганча, РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин авариянең барлык нечкәлекләрен ачыкларга, транспорт чараларының техник торышы буенча документацияне өйрәнергә, шулай ук кешеләрне йөртү буенча куркынычсызлык таләпләре үтәлешен тикшерергә күрсәтмә биргән.

Кыргызстан президенты Садыр Җапаров, һәлакәттә вафат булганнарның гәүдәләрен ватаннарына кайтару өчен, махсус самолет булдырырга кушкан. Бу хакта дүшәмбегә каршы төндә президентның матбугат хезмәте башлыгы Дайырбек Орунбеков хәбәр иткән.

«Президент Җаппаров Тышкы эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына, Манас халыкара аэропортына Ульян өлкәсендәге юл һәлакәтендә вафат булган ватандашларның җәсәдләрен Кыргызстанга җибәрү өчен махсус борт оештыруны йөкләде. Барлык туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», – диелә 24.kg агентлыгы хәбәрендә.

«Фуралар машинаны уртада китереп кыскан. «Мерс»та барысы да үлгән! 1,5 сәгать тирәсе бөке булды, кешеләрнең әйберләре юл читендә ята иде, карарга куркыныч! Бөкедә утырганда, башта 11 кеше үлгән, дип әйттеләр, аннары 15 кеше дип һәм тагын өчесе – реанимациядә. Монда юл ясыйлар иде, тизлекне 40 км чикләү билгесе дә тора иде», – дип язган берәү «Вконтакте» соцчелтәрендә комментарийда.

«Утырып барасың, бернинди начарлык көтми дә кебек, ә секунд уза, һәм син юк».

«Яхшы һәм тиз үлем, әле ул һәркемгә тәтеми...» кебек сүзләр дә бар. Аның бу фикерен аңламаучыларга ул ханым тагын бер кат аңлата: «Халыкта әйтәләр – әгәр кеше озак, газапланып үлә икән, димәк, гөнаһлы, һәм Ходай аңа җиңел үлем бирми».

«Йөк машиналары йөртүчеләре дә машиналар арасында ара ераклыгы турында, йөк төягәч, аңа туктарга авыр булуын аңларга тиешләр».

«Баш эшләми икән, фуралар арасына кысыласы да юк, алдагы машинаны узып киткәнче, 10 тапкыр уйларга кирәк, ә башны югалтып очып барырга түгел».

«Ике йөк машинасы арасына килеп кысылганчы, мин акрын гына, ашыкмыйча гына баруны кулайрак күрәм», – кебегрәк комментарийлар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100