news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Улы мошенникларга ярты миллион акча күчергән Алинә: «Улымны куркытканнар, янаганнар»

«Мин шуңа инандым: мондый очракларда без яклаучысыз икән! Мошенниклар шатланалар һәм тантана итәләр!» – ди улы мошенниклар корбаны булган Алинә Хәйруллина.

news_top
Улы мошенникларга ярты миллион акча күчергән Алинә: «Улымны куркытканнар, янаганнар»

Телефон мошенниклары йоклап ятмый. Ел саен алардан меңләгән кеше зыян күрә. Соңгы вакытта җинаятьчеләрнең үз кырын эшләренә балаларны җәлеп итү очраклары арта бара. Алар тозагына аеруча үсеш чорындагы, әле психикасы ныгып җитмәгән үсмерләр эләгә. Җинаятьчеләр балаларны ни рәвешле, нинди схемалар аша куллана, ничек куркыта? Мондый очракларда балага һәм үзеңә ничек ярдәм итәргә? Бу хакта «Интертат»ка үз мисалында ком анимациясе белән шөгыльләнүче рәссам, Чаллы блогеры Алинә Хәйруллина сөйләде. Кызганыч, шушы көннәрдә генә аның улы да мошенниклар корбаны булган. Алинә исә, күп кенә әти-әниләр кебек бу вакыйганы яшереп калдырмыйча, җәмәгатьчелеккә чыгарды. Ул моны бүгенге көннең бик зур, «чәчәк атучы» проблемасы дип саный.

  • Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе мәгълүматлары буенча, 2025 елның беренче 9 аенда мошенниклардан зыян күргән балалар саны 120 процентка арткан. Мошенниклар аларның ышанучанлыгы һәм тәҗрибәсезлегеннән бик оста файдалана.

«Алар Салават белән инде 1 ай элемтә тоткан»

Әлеге күңелсез вакыйга 21 ноябрь кичендә булды, – ди Алинә. – Улым: «Әни, телефоныңны бир әле, «хәтер»ен чистартам», – дип, телефонымны сорап алды. Без улым белән бер-беребезгә ышанабыз. Ул һәрвакыт шулай минем «хәтер»не чистарта, махсус программада миңа роликлар ясарга булыша. Бу юлы да телефонымны уйлап та тормыйча бирдем. Ә ул санаулы минутлар эчендә камераны куар-кодка юнәлтеп, минем бөтен акчаларымны кемнеңдер счетына күчергән… Бөтен карталарымдагы саклык счетларын «бушаткан», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Әни кеше улының чит кешеләр белән аралашуын соң гына аңлап ала.

Башта бернинди дә шигем булмады. Берзаман карыйм, улым, чәй эчә-эчә, ниндидер куар-кодлар белән эшли. «Син нишлисең?» – дип, наушникларын тартып алсам, бер ир-ат улыма: «Монда керәсең, шундый-шундый уведомлениене сүндерәсең, счетка җибәрәсең», – дип командалар бирә. Улым шулай куар-код аша ниндидер товарлар сатып алган. Соңгы 200 мең сумга алынган товардан гына баш тартырга өлгердем. Улым аларга 700 мең сум күчерергә тиеш булган. Нәтиҗәдә, 200 меңемне саклап кала алдым, 500 мең сумны югалттык, – ди ул.

Алинә сөйләвенчә, мошенниклар Салават белән инде 1 айга якын элемтә тоткан. Яшүсмерне төрлечә куркытканнар һәм янаганнар.

Бу хәлләр инде 7 ноябрьдә үк башланган. Баланың алар белән язышкан смсларын карый башлагач, шул ачыкланды: алар иң башта аңа очрашу билгеләгәннәр, военкоматка чакырганнар. Кабат очрашудан баш тартып, видео аша элемтәгә чыкканнар. Улым сүзләренчә, аның белән хәрби киемдәге кеше сөйләшкән. Салават аларга телефонына килгән кодны әйткән. Шул рәвешле алар Салаватның Дәүләт хезмәтләре порталына (Госуслуги) керә алганнар, әти-әнисе, башка якыннарының исемнәрен ачыклаганнар.

Безнең фотоларны күрсәтеп, әлеге кешеләр сиңа кем була, дип сораганнар. Салават: «Әти-әнием», – дигәч, янаулар башланган. «Без синең әти-әниеңә карата җинаять эше ачтык. Әниең Украинага 1 млн 200 сум акча күчерде. Алар Ватанга хыянәттә гаепләнә. Икесен дә 10 елга ирекләреннән мәхрүм итәчәкләр», – дип куркытканнар. Җинаять эше ачмас өчен, минем счеттан үзләренә акча күчерергә кушканнар. «Шуны эшләмәсәң, әти-әниеңне төрмәгә ябабыз. Алар төрмәдә чериячәк. Энекәшең, сеңлекәшеңне балалар йортына җибәрәбез. Аларны башка күрмәячәксең», – дигәннәр. Шундый статья барлыгын дәлилләп күрсәткәннәр, чын театр уйнаганнар.

Шушы вакыт аралыгында Салават аларга һәр сәгать саен кайда булуы, нишләве турында хисап тотып торган. Без йоклагач, телефонымны алып, мошенникларга карта номерларымны әйткән. Алар барлык карталар буенча да мәгълүмат туплаганнар, кайда күпме акча ятканлыгын төгәл белгәннәр. Ә улыбыз, безне коткарам дип, тозакка капкан, – ди ул.

«Җинаятьчеләрне ачыклау белән мин шөгыльләнергә тиеш түгел бит»

Алинә әлеге вакыйга булган көнне үк полициягә мөрәҗәгать иткән. «Әмма, мондый очракларда, алар да ярдәмгә ашыкмый икән», – дигән фикергә килгән ул.

Без гариза язганнан соң инде 4 тәүлек вакыт узды. «Мошенниклык» буенча алар 1 тәүлек эчендә җинаять эше ачарга тиеш. Гариза язуыбыз турындагы кәгазь кисәге бирделәр дә, полиция минем белән башка элемтәгә кермәде. «Акчагызны кайтара алмаячаксыз», – диделәр.

Без акчаларның Владивостоктагы бер көнкүреш техникасы сата торган фирмага китүен ачыклый алдык. Бу фирмада миңа: «Безгә полиция мөрәҗәгать итсә, законсыз юл белән күчерелгәнлеген дәлилләсә, без сезгә акчаларны кире кайтара алабыз», – диделәр. Тик әлегә ярдәм итәргә ашыгучы гына күренми. Җинаятьчеләрне ачыклау белән мин шөгыльләнергә тиеш түгел бит инде. Гаҗәп хәлләр, хет Малахов тапшыруына барып сөйлә. Шуңа күрә мин алга таба прокураторага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен», – ди Алинә.

Алинә сүзләренчә, Салават үзе дә гаиләсен шундый хәлгә куюына бик борчыла. Яшүсмер үз-үзенә бикләнгән. Әни кеше хәзер психолог юлларын таптый.

«Улымны инде 2 тапкыр психологка алып бардык. Сорау алган вакытта да аңа авыр сүзләр әйттеләр. Миңа, хәтта, улымны яклап, хокук органнары хезмәткәрләре белән талашырга да туры килде. Югары белемле кешеләр дә мондый тозакка эләгә, ә биредә – тормыш тәҗрибәсе булмаган бер бала…

Улымның бу хәл турында безгә сөйләмәвеннән әле дә шок халәтендә мин. Чөнки без бала белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләрдә булдык. Шул дәрәҗәдә куркытырга кирәк бит! Алар аннан тулы конфиденциальлек таләп иткәннәр. «Әти-әниеңә хәбәр итсәң, хәзер үк ОМОН килеп, аларны кулга ала», – дип янаганнар. Болар барысы да җинаятьчеләрнең Салават белән язышуларында бар. Улымны тулысынча контрольдә тотканнар, шантажлаганнар, – ди ул.

Алинә әлеге вакыйга турында ачылып сөйләгәннән соң, балалары мошенниклардан зыян күргән әти-әниләрдән бихисап күп кайтавазлар алган.

Миңа бу көннәрдә Чаллыдан гына да 30лап кеше язды. Мәсәлән, бер үсмер кызны, шәрә фотоларын интернетка кую белән куркытып, акча күчертмәкче булганнар. Интернет аша бер егет белән танышкан булган. Уйламыйча, аңа үзенең ярымшәрә фотоларын җибәргән. Шул егет: «Әгәр акча күчермәсәң, фотоларыңны мәктәбеңә һәм классташларыңа җибәрәм», – дигән. Җибәргән дә. Аларга мәктәпне алыштырырга туры килгән.

Бу – бик зур проблема. Бу хакта әти-әниләргә малайлар белән дә, кызлар белән дә яхшылап сөйләшергә кирәк. Кызларны әнә шулай интим фотолар белән шантажлыйлар. Ә малайларны гаиләләренә куркыныч яный дип куркыталар. Күпме әти-әниләр, мондый хәлләрне кешегә сөйләргә оялып, гаилә эчендә генә уздырып җибәрә икән! Кемдер 1 млн 200 мең, кемдер 6 миллион югалткан. Миңа: «500 мең – әле чүп кенә. Үзегезгә хәтта зыян килмәде дип тә саный аласыз», – дип яздылар. Ә мин алай санамыйм. Мошенниклар безгә, беренче чиратта, психологик зарар салды. Улым үз эченә бикләнде, сөйләшми. Мин бала яклы булганга, ирем белән дә сүзгә килдек. Ул бу хәлне бөтенләй аңларга теләми.

Без бу акчаларны эшләячәкбез, бу – проблема түгел. Иң мөһиме: барыбыз да исән-сау. Акча ул килә дә китә. Ләкин мин шуңа инандым: мондый очракларда без яклаучысыз икән! Мошенниклар шатлана һәм тантана итәләр! Нәрсә телиләр, шуны эшлиләр, безнең белән идарә итәләр! – дип сөйләде Алинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар