news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы блогерының улы, әнисе күз алдында, мошенникларга ярты миллион акча күчергән

news_top
Чаллы блогерының улы, әнисе күз алдында, мошенникларга ярты миллион акча күчергән
Фото: Алинә Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ком анимациясе белән шөгыльләнүче рәссам, Чаллы блогеры Алинә Хәйруллинаның улы мошенниклар корбаны булган. Санаулы минутлар эчендә ул ярты миллион акчасыннан колак каккан. Әлеге вакыйга турында блогер cоциаль челтәрләрдә сөйләде.

Минем 16 яшьлек улым кичә минем күз алдымда мошенникларга 500 мең сум акча күчерде. Ул телефонымны алды да хәтерен чистартачагын әйтте. Мин телефонымны бирдем. Ахырдан исә аның кемгәдер акча күчергәнен аңлап алдым. Ниндидер QR-кодлар килде. Наушникларын тартып алдым. Анда исә бер ир-ат аңа ниндидер командалар бирә. Белороуссия номеры, кемгә күчергәнлеге билгеле түгел. Акчалар бер мизгел эчендә «очты». Полициягә мөрәҗәгать иттек. «Акчаны кире кайтарабыз» дип уйламагыз да», – диделәр. Улым шок халәтендә. Полициядә җинаять эше ачтылар. Төнге 2гә кадәр миннән һәм улымнан сорау алдылар, – дип сөйли ул.

Алинә сүзләренчә, мошенниклар аның улы белән инде 7 ноябрьдән бирле элемтәдә булган.

Алар улымны: «Әниең чит илгә акча күчерде. Хәзер аңа һәм әтиеңә 10 ел төрмә яный», – дип куркытканнар. Шок һәм курку халәтендә яшүсмер җинаятьчеләр алдында сәгать саен хисап тоткан. Ә мин бернәрсә дә сизмәдем: ул, берни булмагандай, энесе белән уйнады, акча күчергәндә дә елмаеп утырды.

Без балаларыбыз турында берни дә белмибез икән. Менә шушы факт кәефемне аеруча да төшерә. Улым шул дәрәҗәдә безне якларга тырышкан ки, безнең куркынычсызлык өчен, счетларыбызны бушаткан, – дип сөйли ул.

Алай да, Алинә артык борчылмаска тырыша.

Ярый әле Аллаһы Тәгалә акчалата алды. Акча килә дә китә. Иң мөһиме – үзебезне сакларга кирәк, – ди блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар