Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үтәлмәгән васыять, яисә Кул – кулны юа….

Ничек кенә боргаласак та, мин бу мәкаләдә язган проблеманың җеп очы Татарстанның сәламәтлек саклау министрына барып тоташа. Барча табиблар да бу әйберне «аның катгый таләбе» дип акланалар. Мин – атасының соңгы васыятен үти алмаган кыз буларак, башка мәетләр язмышы өчен көрәшү, вазгыятьне үзгәртү өчен, бу мәкаләне язам.

news_top_970_100
Үтәлмәгән васыять, яисә Кул – кулны юа….
Гөлназ Шәмси әтисе Фәнис белән
Гөлназ Шәмсинең шәхси архивыннан

18 гыйнварда әтием үлеп китте минем. Соңгы 15 елда ай саен Мөслим үзәк хастаханәсендә яткан Татарстанга бердәнбер авыру иде ул, мөгаен. Безнең өйгә «ашыгыч ярдәм» машинасы кайбер айларда икешәр тапкыр да килде. Әтием Мәүлиев Фәнис Мирсәет улы 47 ел район сырхауханәсендә йөрәк авыруы белән учетта торды. Соңгы 14 елда йөрәгенә 3 операция һәм 2 коронография кичерде. 5 ел дәвамында трамадол (авыртуны баса торган наркотик анальгетик, табибның катгый рецепты белән генә бирелә) кадап яшәттек аны. Соңгы тапкыр Мөслим хастаханәсендә 2023 елның декабрендә ятты. Яңа ел алдыннан өйгә алып кайттым. Соңгы айларында бакыйлыкка күчәсен сизгән кебек:

– Ярмасалар ярар иде! – дип куркып яшәде.

Безнең өйдә күптән кузгатылган тема бу. Икебездә дә хроник авыру. Пенсия түләнерлек кечкенә балаларыбыз юк. Шуңа күрә 2016 елның 1 ноябрендә хәлиткеч «Ышаныч язуы» әзерләдек. Мөслим районы нотариусы аны расларга теләмәде. Аптырагач, терапевт Илнар Айрат улы Шәмсетдиновтан һәм Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгыннан мөһерләр суктырдык. Үзебезчә, бераз тынычланган кебек булдык. Башка районга яисә Башкортстанның күршедәге Бакалы авылына чыгып эш итәсе калган да бит...

Үлем көнен хәбәр итеп килми. Әти дә, 1 тәүлек авырып ятып, тиз генә китте дә барды. Үләренә 3 сәгать кала участок табибы Рамил Морзаханов, шәфкать туташы Зифа Галиева килеп, кан басымының түбән төшүен, сатурация юклыгын расладылар.

Мәет күмү тәртипләрен беләсез инде. Мин Мөслим сырхауханәсенә үлем турында белешмә алырга чыгып чаптым. Кулыма әтинең 3 роман калынлыгы авыру тарихын тоттырдылар. Өемә килгән участок табибын күрергә куштылар. Аның бер имзасы мәетне яру яисә ярмау мәсьәләсен хәл итә. Күпме шалтыратсак та, терапия бүлегеннән төшмәде инде ул. Ниндидер онлайн киңәшмәдә булган баш табиб Дамир Сөләймановны тартып чыгарырга туры килде. Ул да ашыга. Район хакимиятендә тагын бер киңәшмә буласы икән. Әтине дәваламаган башка бер табибны чакыртып, Әлмәткә шалтыраттылар. Анда рөхсәт итсәләр – ярмаячаклар. Әлмәт исә Казанга шалтырата. 2 сәгатьтән артык барды бу телефон уены.

Әтинең чире билгеле, флюрографиясе, диспансеризациясе узылган, авылда көн саен шәфкать туташы килеп трамадол кадый, үләр алдыннан участок табибы булды. Нәрсәдер исбатлар өчен инде «мәтәлчек атасы» гына калды түгелме?

Минем морг чыгымнары, хирург-паталогоанатомга да бер сүзем дә юк. «100 мең биреп ярдырмаска була», – дисәләр дә, ризалашыр идем. Авылда мәет күмү болай да бүген 50 мең сумнан да очсыз чыкмый. Әмма Мөслимдә кеше саен яра башладылар. Үзебезнең авылны гына алыйк. Әтигә 84нче яшь иде. 90нан югарыларга да көн юк.

Әмма балалары Чаллыга, Казанга карарга алып киткән карт-карчыкларны алып кайтып күмделәр. Аларны ярырга мәҗбүр итмәгәннәр. Сүзләре тиешле җирдә үткән.

Менә минеке үтмәде инде...

Беренчедән, ул көнне М-7 трассасын ябарлык буран чыкты – беркая чыгып булмый. Икенчедән, прокуратурага барып ни кыра ала идем? Баш табибны җиңә алмагач, шул инде. Ул – безгә Казаннан 2 елга контракт белән җибәрелгән кеше. Өченче елын атна саен Казанга кайтып йөреп эшли. Гаиләсе шунда. 15 ел сырхауханәдән кайтып кермәгән әти тарихын белми дә ул. Аны мин һәм терапия бүлеге хезмәткәрләре белә. Тирән рәхмәт аларга. Ә баш табиб өчен Гөлназ Шәмси – «тишекле бер тиен» белән бер. Меңнәрнең берсе, диик инде...

«Туйдан соң дөмбер»е ник кирәкме? Әти артыннан ук Мөслимдә бер табибның әтисе үлде. Урындагы кеше. Менә аның 94 яшендәге әтисен ярмадылар. Кул – кулны юа, ике кул битне юа... Бу сүзләрне мин беренче тапкыр Нурихан ага Фәттах язмасында укыган идем, «ул әүлия булган бит – шушылай дип әйткән» дип, кат-кат искә төшердем...

Ярганнан соң, әтигә «кинәт йөрәге туктаган» дигән диагноз куйганнар. Бу – сер идеме?

Мин, Казаннан күчеп кайтып, аны 15 ел яшәттем, тәрбияләдем. Үземнең дә бакыйлыкка күчәсем бар. Ярмагыз мине! 21 ел шикәр чире белән учетта торам. Әти кебек рәнҗеп китәсем килми. 2016 елда ук язып куйган васыятем дә бар. Хәзер шуны расларлык нотариус кына табасы кала... Алайса сәламәтлекне саклау министрлыгының бу гамәле (бәлки, бизнесы?) белән башкача көрәшеп булмый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2024
    Исемсез
    Ииих,минемдэ шушы хэл баштан кичте. Елап укыдым. Курешеп сойлэшэсем килде сезнен белэн. Егерме беренче мартта этиемэ оч ел була безне еалдырып бакыцлыкка кучкэненэ. Саба кызы мин
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100