«Үлеме алдыннан бик ашкынды» – Буада янгын сүндерүче булып эшләгән Таһир истәлегенә
Мин аны «алтыным» дип йөртә идем. Буадан Алия Хәлфетдинова фаҗигале төстә вакытсыз вафат булган тормыш иптәше Таһирны әнә шулай искә алды. Буада 22 сентябрь көнне шәхси гаражда булган коточкыч янгын җанашын тормышыннан мәңгегә алып киткән шул...

Язмыш кинаясеме: үзләре ут эченә кереп, янгын сүндерүче булып эшләгән кыю егетләрнең гомерен янгын өзде. Ике дус, хезмәттәш – 33 яшьлек Таһир һәм 32 яшьлек Фәнил – хәзер гүр ияләре. Һәлак булган егетләрнең хәләл җефетләре Алия белән Ләйсән ирләрен шулкадәр үзәк өзгеч итеп җылы искә алулары, тасвирлауларыннан ук аларның нык, чын ир-ат булуына инанасың. Күз күрмәгән кеше турында да тулы күзаллау туа.
Алдагы язма Фәнил рухына багышланган иде, бүгенгесе – Таһирның якты истәлегенә.
Алия Таһиры белән бергә 10 ел яшәп калырга өлгергәннәр.
Без шулкадәр матур яшәдек. Дуслар аша таныштык, 6 ел йөрдек. «Диплом алмыйча, кияүгә чыкмыйм», – дидем. Аннары ул да «йорт салмыйча, өйләнмим» диде. Бик шат күңелле кеше иде, кызык сүзләре, мәзәкләре белән көлдерде. Искиткеч хезмәт сөючән булды. Шундый күркәм сыйфатлары белән күңелемне яулады. Никах укыттык, язылыштык. Яңа өйдә бөтен эшне бергә эшләдек: стеналарны буяп, обойлар ябыштырдык, идәннәр җәйдек. Алтын куллы, шулкадәр булдыклы иде. Мин аны «алтыным» дип йөрттем, чыннан да алтынга тиң кеше иде ул… – дип, күз яшьләренә ирек бирде Алия.
«Кызларым, миңа сездән башка берни кирәкми, сезнең өчен, сезнең хакка эшлим, яшим», – ди иде»
Таһир белән Алия әти-әни булган мизгелләрен дә бергә кичергән. Бик күп ирләрнең йөрәге кыймаган вакытта, Таһир бәби тудыру йортына Алиясе белән бергәләп бара. Хәзер бәләкәчләре Аишага 2,5 яшь.
Балаларны үлеп яратты ул. Безнең күңелдә балабызга ике исем уйланган иде – Әминә һәм Аиша. Мине ашыгыч «кесарево»га алып киттеләр. Мин аңа: «Баланы күргәч, исемен кем буласын язарсың», – дидем. Мин әле операциядән чыкмаган да идем, аңа палатага кызыбызны алып килгәннәр. «Малышка Аишка» у нас. Матурым, син молодец, син – әни!» – дип аудио, видеоязмалар юллап, күңелемне иркәләде.
Өйгә кайткач та, иснәп туя алмады сабыебызны. «Нәрсә шулкадәр иснисең инде?» – дип сорый идем. «Шундый тәмле ис... андый ис беркемдә, беркайда юк!» – ди иде. Үлепләр китә иде кызыбыз өчен. Гел аны каядыр алып барды, бергә мәш килеп уйнадылар. Менә шундый яхшы әтисен исендә калдырмаячак шул Аиша – шунысы үкенечле.

Фото: © Алия Хәлфетдинованың шәхси архивыннан
Без, 2023 елда Аиша тугач, 30 елга 5 млн 300 мең сум ипотека кредиты алдык. Кызыбызга дип фатир да алып куйган идек. Таһир шунда ремонт ясады. Аннары мунча төзи башлаган иде. Без 27 сентябрьдә Төркиягә сәяхәткә китәргә тиеш идек – язмаган. Кич саен: «Кызым, без диңгезгә барабыз, мин сиңа диңгез күрсәтәм. Аннары кайткач, мунчаны төзеп бетереп, рәхәтләнеп мунча керербез», – ди иде. Икенче елга тагын бер бәби алып кайту турында да хыялланды. «Әти-әниләр исән-сау чакта булышырлар, икенче бала турында уйларга кирәк. Өйнең дә икенче катын эшләрбез», – дип сөйли иде.
«Кызларым, миңа сездән башка берни кирәкми, сезнең өчен, сезнең хакка эшлим, яшим», – ди иде. Гел шуны кабатлады. Әти-әнисен бик ихтирам итте. Әтисе белән икәү гаражларында эшләделәр. 2012 елда армиядән кайткач, әтисе аны машина төзәтү эшенә өйрәтә башлаган. Менә шулай янгын сүндерү эшеннән бушаган арада автомеханик булып эшләде. Шулкадәр яхшы өйрәнде ки, Буада аңа машинасын төзәтергә килмәгән бер генә кеше дә юктыр.
«Янгын сүндерүче формасы да бик килешә иде аңа»
Таһирның яхшылыгын аңлатырга сүзләр таба алмыйм. Апасының балалары өчен дә үлеп тора иде, аларны бөтен бәйрәмнәргә үзебез белән ала идек. Бүләкләр белән сөендерергә яратты.
Аның бердәнбер «кимчелеге» – артык күп эшли иде. «Аиша үсә, күрмичә каласың», – ди идем. Янгын сүндерүдә, аннары гаражда, аннан кайткач, хуҗалыктагы эшләргә дә вакыты калды: печәнен дә чапты, мунчасын да төзеде. Бакчада да әйберләр үстердек. МЧСка урнашкач, сөенеп туя алмады. Шулкадәр ошата иде эшен. Янгын сүндерүче формасы да бик килешә иде аңа. Ничек итеп янгын сүндергәннәрен, коллективы турында да гел сөйләп торды. Хезмәттәшләре белән җыелышканда да, учакта төрле ризыклар пешереп сыйлаган аларны.
Хайваннарны да бик яратты. Бервакыт чүплектә сукыр көчекне табып, ашатып, тәрбияләп үстергән идек. Песиебез дә бар иде. Бервакыт ул авырып киткәч, ветеринарга алып барып, уколлар ясатып, нәрсәләр генә эшләмәде – тик терелтә алмадылар. Шулчакта бик кайгырды, «ярты гомерем шул песи белән китте» ди иде, – дип уртаклашты Алия.

Фото: © Алия Хәлфетдинованың шәхси архивыннан
«Ул бик ашыкты, ашкынды»
Кеше, үлеме алдыннан, ашкына, дигән сүз бар. Алия дә шулай дип сөйли. Таһирның күңеле ашкынган, үләр алдыннан күңелләре җилкенеп эшләгән. Әйтерсең, үзе киткәнче, барысын эшләп калырга өлгерәсе килгән...
Ул бик ашыкты, ашкынды. Диңгезгә барасы булгач, мунча эчендә дә тиз-тиз эшләргә тырышты. Мунчаның ишеген куйды да, аннары калган вак-төяк эшләрне диңгезгә барып, ял итеп кайткач, яңа көч белән эшлим, диде. Бакча эшләрен төгәлләргә дә ашыкты. Виноградларны, кураларны кисеп куйды. Кайткач, кышка капларлык әзер булсын, ди иде. Кышын, гаражны ягып эшләү өчен, әтисе белән утын да хәстәрләп куйдылар… – диде Алия.

Фото: © Алия Хәлфетдинованың шәхси архивыннан
«Туган абыегыз күктәге йолдызчыкка әйләнде», – дидек»
Таһирның бертуган апасы Зәринә Шәфигуллина да «андый ул, энекәш, ир турында хыялланырга гына була» дип сөйли башлады. Үзеннән 5 яшькә кечкенә энекәше апасы өчен дә зур терәк була белгән.
– Энем кызларымны бик яратты. Без Буага әле 3 ел элек кенә күченеп кайттык. Аңарчы Түбән Камада яшәдек. Буага кунакка кайтканда, балаларны кая да булса алып бара иде – бәйрәмнәргә, урманга… Туган абыйларын бик ярата иде балалар.
Олы кызым җирләгән көнне безнең белән булды, ә кечкенә кызыбызга балалар бакчасыннан кайткач әйттек. Бик елады, юата алмадык. «Туган абыегыз күктәге йолдызчыкка әйләнде», – дидек.
Бала чагыннан ук ачык, бик аралашучан булды, дуслары күп иде. Уенга дип чыгып китә иде дә, төшке ашка дип, урам буйлап эзләгәнемне хәтерлим.
Бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, нинди проблема чыкса да, беренче килеп булыша иде. Кемгә генә кайгы килсә дә, качмады – бөтен кешегә барды, кирәк икән, каберен дә казыды, башкасын да... Гаиләсенә генә түгел, миңа да терәк булды. Шундый туганым булуы белән горурланам. Мин Түбән Камада яшәгәндә, Буадагы әти-әнием өчен дә күңелем тыныч иде, чөнки янәшәләрендә Таһир булды.
Эшен бик яратты. Сменасы да яхшы иде. Машиналар ремонтлау белән дә яратып шөгыльләнде, – дип сөйләде Зәринә «Интертат»ка.
«Без аны шулай тиресе янып беткән килеш күрдек»
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га янгын егетләрнең эштән бушаган арада гаражда булган вакытларында чыкканы турында әйтелде. Ике җиңел машина, йөк машинасы, гараж, сарай янып беткән. Бәхеткә, ялкын гараж белән янәшәдәге йортларына күчмәгән. Ничек кенә авыр булса да, ул көнге авыр хатирәләрне Зәринә дә яңартты.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе
Анда йөк машинасында ягулык багы шартлаган, Таһир, Фәнил шул машина кырыенда басып торганнар. Фәнил шунда ук үлгән, ә Таһир өстенә ут капкан килеш, кычкыра-кычкыра, бакчадагы коега чапкан һәм сикергән. Шартлау ишетеп, өйдән чыккан әни, аны күреп, артыннан йөгергән. Йөзе янган, бөтен тәне пешкән Таһир: «Әнием, чыгар мине», – дигән. Әни аны тартып чыгарган. Әни өйгә кыйммәтлерәк әйберләрне алырга кереп киткәч тә: «Әнием, чык, өйгә ут кабарга мөмкин», – дип аны кайгыртып йөрде. Менә шул минутлар коточкыч авыр булды. Без аны шулай тиресе янып беткән килеш күрдек.
Әти шартлауга кадәр берничә секунд алдан гына, башка машинаны ремонтларга, 5-6 метрга читкә киткән булган. Шартлаудан соң, шундук янгын чыккан. Әти: «Таһир, Таһир!» – дип кычкыра башлаган. Әти үзе дә җиңелчә пеште.
Кичен Таһирны хастаханәгә алып киттеләр… «Ашыгыч ярдәм» килгәч тә үзе машинага утырды әле ул. Нинди сызлану, әрнү кичергәндер ул – аңлатып бетергесез. Бик сабыр булды, беркайчан зарланмады. Авыртса да, күрсәтмәде. Без хастаханәгә бардык. «Фәнил ничек анда?» – беренче сүзе шул булды. Үзе өчен дә түгел, Фәнил өчен борчылды. Пешү җәрәхәтләре 90 процент булгач, йөрәге чыдамаган – икенче көнне иртән 8.30да үлде… – дип авыр сулап куйды Зәринә.
Әле дә ярый, зәһәр ут йортка капмаган. «Аллаһ ничек саклагандыр. Гараж, сарай янып, көлгә әйләнде. 1 метр янәшәдәге күрше йортка да янгын күчмәде», – диде ул.
Әнигә бик авыр. Таһирның мәңгелеккә киткәнен ул әле дә аңлап җиткерә алмый, күңеле ышанмый. «Армиягә китеп, тиздән кайтыр кебек…» – ди. Үзе генә калса, елый да елый… – ди Зәринә.

Сулдан уңга – Фәнил, Таһир, Талип
Фото: © Талип Фәхретдиновның шәхси архивыннан
«Өчәү, курыкмыйча, теләсә нинди утка, янгынга керә идек»
Фәнил белән Таһирның хезмәттәш дуслары Талип Фәхретдинов та «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә чыгып, иптәшләренең якты рухына җылы сүзләрен җиткерергә теләде.
Мин Фәнил белән 1 нче класстан таныш. Мәктәп вакытыннан дуслашып киттек, әти-әниләре белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә, бер-беребезгә булышып йөрдек.
Таһир белән 2019 елда танышып, дуслашып киттек, Полевой урамында бергә йортлар салдык. Туганнан да якынрак иде ул миңа. Нәрсә кирәк булса да, ул – миңа, мин аңа керә идем. Ишекләр бер-беребез өчен һәрвакыт ачык иде, алсам ярыймы-ярамыймы дип, сорап торыш та юк иде.

Фото: © Талип Фәхретдиновның шәхси архивыннан
Башта МЧСка Фәнил урнашты, аннары мин килдем, 2023 елда Таһир да безнең сафларга кушылды. Өчәү, курыкмыйча, теләсә нинди утка, янгынга керә идек. Хатыннар да, коллегалар да, курку белмәс кыю егетләр дип, гаҗәпләнә иделәр. Нинди генә төтен эчендә булмадык, бик пычранып, корымга батып кайтып керә идек… – дип уртаклашты Талип.
Әлеге гаиләләрнең икесенең дә кредит буенча бурычлары бар. Алия белән Ләйсәнгә, иңнәренә төшкән сынауларын, күңел сыкравын бераз гына булса да җиңеләйтик дип, шул бурычларын түләп бетерергә, алга таба сабыйлары белән тормыш алып барырга ярдәм итсәк иде. Ил төкерсә, күл булыр, ди халык. Биргән сәдакалар һәркайсыбызга меңе белән әйләнеп кайтсын!
Таһир белән Фәнилнең урыннары оҗмахта булсын! Аларның әти-әниләре, гаиләләре, туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең әйтеп бетергесез тирән хәсрәтләрен уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән аларга күркәм сабырлыклар телибез!