news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буада фаҗига: «Балалар өчен ничек берьюлы әти дә, әни дә булырмын...»

Буада 22 сентябрь көнне булган коточкыч янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Зәһәр ялкын типсә тимер өзәрдәй 2 яшь ир-атны харап итеп, 3 нәни баланы әтисез калдырды.

news_top
Буада фаҗига: «Балалар өчен ничек берьюлы әти дә, әни дә булырмын...»
Фото: Ләйсән Сабитованың шәхси архивыннан

Янгын Матросов урамында хосусый гаражларның берсендә чыга. 2 җиңел машинага, 1 йөк машинасына, тагын берничә корылмага ут каба. 32 яшьлек Фәнил Сабитов шунда ук җан бирә. Аның 2 баласы калды. 33 яшьлек Таһир Хәлфетдинов хастаханәдә дөнья куя. Аның 2 яшьлек нәни кызы калды.

Тагын бер ир-ат хастаханәдә авыр хәлдә. Һәлак булучылар – янгын-коткару часте хезмәткәрләре. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 111 нче янгын часте хезмәткәрләре үлеме янгын сүндерү белән бәйле түгел, алар анда эштән буш вакытта булганнар.

«Әйтерсең куркыныч төш...»

Фәнил янгын сүндерүче булып 2020 елдан эшләгән. Тормыш иптәше Ләйсән Сабитова йөрәк әрнүен «Интертат» белән дә бүлеште, ирен иң җылы сүзләр белән искә алды. «Аяк астыннан җир убылды...» – ди Ләйсән. Шулай димичә, 2 нәни улына ул хәзер әти дә, әни дә булып, бөтенләй яңача яшәргә өйрәнергә тиешлеген аңлый. Эх, ул көнне иртән соңгы тапкыр күрәсен белсә, яныннан да җибәрмәс иде дә…

Күңелнең һич кабул итәсе килми, югалтуны инкарь итү кебек сәер халәттә әле мин. Әйтерсең куркыныч төш. Балалар өчен ничек берьюлы әти дә, әни дә булырмын – әлегә күз алдына китерә алмыйм. Шулкадәр көтелмәгән фаҗига булды бу, – ди Ләйсән.

Сабитовларның олы малайлары Айнур – 3 яшь тә 10 айлык, нәни Илнарга нибары 9 ай.

Мин аларга «әтиегез белән сезне бик яратабыз» дим. Әтиләрен онытмасыннар дип телим. Фотография, видеоларын күрсәтәчәкмен. Балалар аны хәтерендә тотса, Фәнил сөенеп ятыр, дип уйлыйм. Алга таба: «Әтиегез күкләрдә, безне һәрвакыт саклаячак», – дип әйтермен. Кечкенәсе, кызганыч, исендә калдырмаячак, ә Айнур, шәт, әтисен хәтерендә калдырыр, – дип ышана Ләйсән.

«40 яшькә кадәр өлгерергә кирәк, ди иде»

Бала җанлы Фәнил балалар белән уртак телне бик таз тапкан. Якыннарының балалары да Фәнилгә бик тартылган.

Балалар өчен үлеп тора иде, балалар да әтиләрен бик яратты. Сабыйлар бит алар энергетиканы бик яхшы тоемлый. Сеңлесенең балалары, туганнар, дусларның балалары да гел Фәнил тирәсендә бөтерелде. Моңа аптырарлык та түгел, балаларга коры булмады, бик мәрхәмәтле иде шул ул. Шул сыйфатын бик өстен күрдем. Якынына ярдәм кирәк булса, соңгысын бирергә әзер. Изге эшләр эшләп, ул хакта кычкырып йөрмәде. Ятим балаларга булышты. Аз сөйләде, күп эшләде.

Хуҗалык эшләрендә булдыклылыгы белән шаккатыра иде. Соклана идем. Үзе йорт салып чыгарга хыялланды һәм башкарып та чыкты. Кем өйрәтте соң сине, дип сорагач: «Иң мөһиме – теләктер, әгәр бик теләсәң, барысына да өйрәнеп була», – ди иде. Әлбәттә, әтисе дә аңа бик терәк, үрнәк булды, күп нәрсәгә өйрәтте.

Вакытны бушка уздырырга яратмады. Курткасының капюшонын киеп, рәхәтләнеп,яңгыр астында эшләп йөргән кеше ул. «40 яшькә кадәр өлгерергә кирәк, аннары көч кими, тырышырга, булдырырга, ирешергә кирәк», – ди иде. Ике эштә эшләп, йортын, хуҗалыгын карарга да өлгерде. Әле бит вакыты никадәр тыгыз булса да, дуслары белән балык тотарга да вакыт тапты. Иртәнге 4-5тә торып, 7ләргә кадәр балык тотып кайта да, аннары эшенә китә иде. Ул тормышны бик яратты, моңсу җырлар тыңламады, күтәренке күңелле иде.

Без 2019 елда өйләнештек. Мин туй үткәрүгә каршы идем, акча әрәм итмик, болай язылышыйк кына, дигән идем, ә ул: «Минем туй гомергә бер генә булачак, һәм ул матур булырга тиеш», – диде. Шулай булды да... – дип искә алып сөйләде Ләйсән.

22 майда туган, 22 сентябрьдә вафат булган

Фәнилнең яраткан саны 2 булган. Ләйсән аның язмышы да шул 2 саны белән бәйле булуы турында гаҗәпләнеп әйтте. Фәнил 22 майда туган, 22 сентябрьдә вафат булган.

22 сентябрьдә без балалар белән бергә хастаханәгә кан бирергә төшкән идек. Эшләрне тәмамлагач, саубуллаштык та, ул эш машинасына утырырга барганда, мин аның артыннан моңсу гына карап калдым. Мин балалар белән өйгә кайтып киттем. Аның белән соңгы очрашудыр дип уйлап та карамадым… – дип көрсенеп куйды Ләйсән.

«Әтиләре алар өчен еракка эшләргә генә китте…»

Тормыш иптәшенең шул кыска гына гомер юлында кылган изгелекләре кире кайта, ди Ләйсән. Фаҗигадән соң, бик күпләр ярдәм кулы сузган.

Аны соңгы юлга озатырга күпме кеше килгәнен күрсәгез... Якын дуслары да, «ташламыйбыз, ярдәм итәбез» диләр, инде койма корырга да җыеналар. Мин һәркайсына Фәнил рухына кылган догалары, җылы сүзләре, кайгы уртаклашулары һәм биргән сәдакалары өчен рәхмәтле.

Беркайчан болай авыр булганы юк иде әле, әйтерсең аяк астыннан җир убылды. Безнең таянычыбыз, терәгебез мәңгегә китте. Мин үземне яклаучысыз хис итәм, гәрчә көчле булырга һәм балалар янында еламаска тырышсам да. Хәзер балаларга дөресен әйтә алмыйм, алар әле бик кечкенә, аңламаслар да. Әтиләре алар өчен еракка эшләргә генә китте… – дип авыр сулап куйды Ләйсән.

Ләйсән «Интертат» аша Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә – Фәнил эшләгән янгын-коткару часте башлыгы Нияз Садыйковка, Фәнилнең хезмәттәшләренә, үзләренең туганнары, дуслары, якыннарына, авыр хәсрәт кичергән көннәрендә хәлләренә кереп, кайгы уртаклашып, олы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Ипотека, башка кредит бурычларын капларга, тормыш алып барырга хәзер бик күп көч, сабырлык кирәк булуын һәркайсыбыз аңлый. Ике улы белән тол калган Ләйсәнгә бергәләп ярдәм итик. Изгелек җирдә ятмас. Ярдәм итүчеләр өчен реквизитларны күрсәтәбез. Ләйсәннең телефон номеры банк карталарына беркетелгән: 8 (937) 770-35-78. («Т-Банк», «Ак Барс банк», «Сбербанк»).

«Татар-информ», «Интертат» редакцияләре коллективы Сабитовлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Фәнил һәм Таһирның урыннары оҗмахта булсын! Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, туганнары, дусларына сабырлык телибез!

Фотоларны «Интертат»ка Ләйсән Сабитова тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар