Фиточәйләр ясаучы: «Үләннәрне өй түбәсендә киптерүдән дә яхшырак ысул юк икән»
Табигатебез биргән нигъмәтләрне тулысынча файдаланган, ялан-болыннарыбызда үскән шифалы, хуш исле үләннәрне кулланучылар елдан-ел арта. Кеше бит саулыгын ныгытыр өчен табигый чыганакларны эзли. Әмма дару үләннәрен дә, агуга әйләнмәсен дисәң, чама белән һәм танып-белеп җыю күпкә хәерле.
Актаныш районының Мари-Суыксу авылында яшәүче үләннәр җыю остасы һәм тәмле фиточәйләр ясаучы Алина Петрова белән таныштырасым килә. Мари милләтеннән булган, әмма саф татарча сөйләшкән Алина Анатольевна ике дистә елдан артык авыл мәктәбендә укытучы булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Эдуард белән 3 бала үстерәләр.
Алина Петрованы Мари-Суыксу авылына командировкаларга барганда күргән чакларым, бәйрәм чараларында чәйләрен авыз иткәнем булды. Искиткеч тәмле, җәйге эсселәрдә аеруча шифа бирә торган үлән чәйләрен ясаучы ханымның әбисе Минзифа апа да төрле дару үләннәре җыеп киптерә торган булган.
«Әбиемә почта аша үләннәр хакында тематик китаплар кайтарта идем. Ул бик күп укыды. Ә мин исә үләннәрне интернетта алар хакында мәгълүмат күпләп пәйда була башлагач киптерә башладым. Шулай ук башка үлән җыючылар белән киңәшләшеп тәҗрибә туплана», – ди Алина.
Нинди үләннәр җыеп киптерәсез? Кайсы үләнне кайчан киптерү кулай?
Әлбәттә, үләнгә карап. Кайберләрен яз һәм көз дә җыялар. Ә менә меңьяфракны чәчәк атып туктавына кадәр җыярга ярый. Бакчадагы карлыган яфракларын бик яратып һәркем чәйгә сала бит, менә аны майда җыю яхшырак була. Әрекмән яфракларын – яз да, көз дә ярый, әмма берьеллыкларын гына җыю әйбәт. Гомумән, бар үләннәрнең кеше организмына үз файдасы бар. Шулай да, аларны чамасыз куллану ярамый.
Июльдә нинди үләннәр җыярга?
Җәйнең әлеге мәлендә бик күп үләннәрне җыеп калырга мөмкин. Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, таволга, меңьяфракны җыяр вакыт. Беркөнне балалар миңа кара бөрлегән яфракларын җыеп алып кайттылар. Аны туңдыргычка тыгып куйдым. Карасу кызыл, чия төсле тукранбаш (клевер) та нәкъ чәчәк аткан вакыт, йөрәк-кан тамырлары өчен бик әйбәт, диләр аны. Шулай ук түндербаш (болиголов) чәчкәдә бу чорда. Билгеле, ул – агулы үсемлек. Онкология авыруларын профилактикалау өчен аның төнәтмәсен кулланалар. Аны да менә хәзер җыярга кирәк.
Төрле кеше төрлечә киптерә, дип беләм.
Үләннәрне киптерү өчен узган ел ирем олы киптергеч бүләк иткән иде. Тик быел шундый нәтиҗәгә килдем: өй түбәсендә киптерүдән дә дөньяда яхшырак ысул юк икән. Минем андый урын бик уңайлы. Үләннәрне кибетләрдән алынган тартмаларга киптерергә салам. Һава торышы кызу булса, кайсыбер үләннәр 1 көн эчендә, кайсылары 2 тәүлектә кибә. Дөресен әйткәндә, киптергеч миңа бик ошап бетмәде. Менә укропны аңарда тиз генә киптерә алдым, хәтта берничә сәгать эчендә – ошады. Ә башка үләннәр өчен йорт түбәсе бигрәк әйбәт.
Бик тәмле итеп үлән чәйләре – фиточәйләр дә ясыйсыз бит.
Фиточәйләрне былтыр гына ясый башладым. Иван-чәйне ферментлап карадым. Иван-чәйнең яфракларын сыдырып алып, ферментлауга кадәр туңдыргычта пакетикларда саклыйм. Туңган үләнне ферментлау күпкә җиңел бит. Кайберәүләр үләннәрне, туңдырмыйча, иттарткыч аркылы гына да үткәрә. Кара бөрлегән яфракларын да ферментладым, ул да бик тә тәмле һәм үзенчәлекле. Шулай ук ак таволга һәм чабрым чәйләре – безнең гаилә фаворитлары.
Җәй көне фиточәйләр аеруча файдалыдыр ул?
Фиточәйләр һәрчак файдалы. Мариларда пәнҗешәмбе көн – мунча көне. Һәм безнең гаиләдә мунчада һәрчак фиточәй була. Минем мунча верандасында остаханә кебек урыным – киптергеч тә, суыткыч та анда, тулысынча минем үләннәр белән дә мавыгу өчен мөмкинлекләр булдырылган. Шунда 2 чәйнек тора. Берсендә суны кайнатам, ә фарфор чәйнектә үләннәр белән фиточәй ясыйм. Шунда ук кипкән үләннәрем саклана: кайберләре эленеп тора, кайсыларыдыр тартмаларда тора.
Фиточәйгә нинди үләннәрне кушасыз?
Фиточәйләр ясаганда да, болай да үләннәрне күпләп кулланып «шаяру» кирәкми икәнен һәркем беләдер инде. Мәсәлән, юкә яфракларын алабыз, аңа сырганакны һәм бөтнекне кушабыз да, гаять тәмле чәй килеп чыга. Шулай ук бу чәйгә карлыган яфракларын да кушу мөмкин. Фиточәйләр ясаганда экспериментлар эшләргә дә онытмагыз. Җиләк-җимеш кушып җибәрү дә үзенчәлекле тәм бирәчәк. Шулай да үләннәр белән эш иткәндә саклык хакында да онытырга ярамый. Белгечләр, бала-чага өчен юкә бик күп кирәкми, диләр. Шулай ук бөтнек белән сары мәтрүшкәне ир-атлар өчен файдалы үләннәр түгел, диләр. Мәсәлән, кура җиләге – хатын-кызныкы дип санала. Кура җиләге җиләкләрен дә киптерәм әле.
Әңгәмәбез өчен рәхмәт яусын! Сау-сәламәт булыйк.
Үсемлекләрне шифалы итеп куллану өчен кабер киңәшләр:
-
үзегез белгән, таныган үләннәрне генә җыегыз;
-
үсемлекләрнең яфракларында сәламәтлек өчен файдалы матдәләр күбрәк;
-
юл кырыйларыннан, тузанлы, пычрак урыннарда үләннәр җыймагыз;
- фиточәйләрне кәгазь савытларда сакларга киңәш ителә.
Бу темага: