Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул үлгән көнне тәрәзәдән яшен үтеп керде»: мобилизацияләнгән Радик Мәрданов истәлегенә

«Утка салсаң – уттан, суга салсаң, судан чыга торган малай иде ул», – дип искә ала Минзәлә егете Радик Мәрдәновны әтисе Рафил абый. Ни кызганыч, менә шундый кыю, уттан-судан чыгардай курку белмәс егетләр яу кырыннан чыга алмый кала шул. Радикның да гомере Украинада махсус хәрби операциядә өзелгән.

news_top_970_100
«Ул үлгән көнне тәрәзәдән яшен үтеп керде»: мобилизацияләнгән Радик Мәрданов истәлегенә

Мәрдәновлар гаиләсенә 7 июньдә Радикның һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә, 13 июньдә алар 35 яшьлек әзмәвердәй газиз лачынын җир куенына сала. Радикны хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Һичьюгы, җирләргә җәсәде исән-имин туган ягына кайтуы югалту ачысын бераз гына булса да баса Мәрдәновларның.

«Үзеннән бигрәк, кеше өчен янды»

Радик ел ярым эчендә яу кырында һәлак булган һәм яралы 238 батырны алып чыккан. Гомерләрне коткарган өчен медаль, «Батырлык» ордены бирелгән. Әтисе Рафил Мәрдәнов бу хакта бик горурланып сөйләде.

– Улыбызны хөрмәтләп озаттылар. Аллаһка шөкер, дус-ишләре, иптәшләре күп икән, бу кадәр үк дип күз алдыма да китермәгән идем. Дуслары күп булуына шатландым.

Радикның үлеме хезмәттәшләрен, дусларын бик тетрәндергән. Анда да сагынып искә алалар, монда да. Әле менә кичә генә аның белән бергә Украинада булган медбрат кайтты. Улым анда гель рульдә булган инде. Командирларны да йөртергә җитеште, безне, медицина хезмәткәрләрен дә йөртте, дип сөйләде. «Радикны искә төшереп, малайлар елыйлар. «Радик – чын геройларча гамәлләр кылган кеше бит ул, курку белмәде ул» дип искә алалар», – диде.

Улым чыннан да «братлар минем» дип, кеше өчен үлеп торды. Менә соңгы тапкыр отпускыга кайткач та, үзенең әйберләрен алмаса алмады, ә иптәшләренең әйберләрен алып китте. Машина белән йөрде ул. «Үземнеке чурт с ним, братларныкын алып китәм», – диде. Шуңа иптәшләре дә, «андый ук кешеләрне күргән, ишеткән юк иде» диләр.

Үзеннән бигрәк, кеше өчен янды инде. Әле менә иптәшләре сөйләгән тагын бер хәл. «Балыкка баргач, бер бабай баткан да, без нәрсә эшләргә белми торабыз кычкырып, ә Радик тунын, бутыен салып ыргытты да бабайны салкын суга кереп тартып чыгарды», – диләр. Бу бит кышка кергәндә, салкын вакыт. Менә шундый куркыныч адымнарга бара торган тәвәккәл егет иде ул.

Аңа «Батырлык» ордены да бирелде. Кичә кайткан медбрат, яралыларны һәм үлгәннәрне яу кырыннан чыгарган өчен улыма дигән медальне дә тапшырды, – дип сөйләде Рафил абый.

«Йөрәгем әрни инде: шул геройларча гамәлләр кылган гади солдатларга берни юк!»

Бирелгән бүләкләргә генә түгел, улы зурракка да лаек, дигән фикердә Рафил абый. Гомумән, ул, махсус операция зонасына киткән һәркемгә Россия Герое исеме бирерлек, ди.

– Йөрәгем әрни инде: шул геройларча гамәлләр кылган гади солдатларга берни юк! Генерал, офицерга бирәләр, ә бу балаларга – юк! Бу сугыш барышында үзенең 12нче модель «Лада» машинасы белән 238 яралы солдатны яу кырыннан алып чыгып, аларның гомерләрен саклап кала. 238 кеше бит ул! Бу бит искиткеч зур батырлык! Бу бала Россия Герое исеменә лаек! Менә шул йөрәкләрне әрнетә. Ул бит Россия өчен сугышкан! Машинада барганда дрон төшеп, соңгы сулышын алганда да, төп авырлыкны үзенә алып, янәшәсендәге 3 кешенең гомерен саклап калган!Дөрес, «Батырлык» орденын бирделәр, рәхмәт, тик ул күбрәккә дә лаек, дип саныйм. Аның ул мактаулы исеме безнең өчен, нәселебез дәвамчылары өчен, барлык Минзәлә шәhәре, гомумән, барлык Татарстан халкы өчен зур горурлык булып калыр иде.

Гомумән, анда барган һәр кешегә бирер идем Герой исемен. Без анда барырга куркып ятабыз бит менә. Ә алар, героизм күрсәтеп, Россияне сакларга киттеләр! Үзебезнең бала юк инде хәзер, тик калган солдатлар, сугышлар бетеп, якыннары янына исән-имин кайтсын иде дип, иртә-кич телибез, – ди тамагына төер тыгылган әти кеше.

«Улымны, контракт белән китте, диделәр, ә ул мобилизацияләнеп китте»

Рафил абыйның күңелендә таш булып утырган тагын бер нәрсә бар. «Беләсезме, нәрсә үкенечле: җирләгәндә, улымны, контракт белән китте, диделәр, ә ул мобилизацияләнеп китте. 23 октябрь «дальняк»тан фура белән Төркиядән кайтты да, 27се китте дә. Без аны күрә дә алмый калдык, төштә сыман гына. Ул бала беренче булып йөрергә ярата иде. Төркиягә әле чыга гына башлаганнар иде. «Әткәм, беренче чыгып булмады инде, икенче мин чыгам», – диде. Шуннан кайткач, Чаллыда кулына повестка тоттыралар. Военкоматка да барасым килә – дөресен исләренә төшереп, мобилизация буенча киткәнен әйтеп. Зиратта җирләгәндә, дәшмәдем инде, эчемдә кайнаса да, тыелып калдым», – ди ул.

Радикның инде Украинага кадәр дә хәрби хәрәкәтләрдә тәҗрибәсе булган икән. 2008-2009 елларда Пенза якларында армия хезмәтендә вакытта, Грузия – Абхазия бәрелешенә җибәргәннәр. «Хәрби хәрәкәтләрдә тәҗрибәсе булганга, мобилизациягә эләкте дә инде ул. Ә никтер хәрби билетта Грузия – Абхазиядәге сугышта булуы хакында язылмаган икән, анда катнашуы турында таныклык та юк. Аннан кайтып, әле берничә ел узгач кына, «4 көн ризыксыз, сусыз яттык» дип сөйләгәне хәтердә... Әйтәм бит, зарланырга яратмады, авырлыгын сиздермәде. Ә СВОда катнашуы турында лицензиясе бар, анысына үзе дә горурланып: «Әткәм, синнән алда пенсиягә чыгам», – дия иде», – дип хатирәләре белән бүлеште Рафил абый.

«Әни күңеле сизә бит ул, әнисе йоклый алмады ул төнне»

Радик үләсе көнне – 7 июньдә – иртәнге 9лар тирәсендә әнисе белән смс аша сөйләшкән булган. Рафил абый әйтүенчә, үләренә 1-2 көн алдан Радик фотографиясен җибәргән булган. «Талчыкканы күренеп тора иде. Әнисе дә: «Йөзең алҗыган, улым», – дигән. Авыр булгандыр инде, күрәсең, безгә әйтмәде, «барысы да әйбәт» дип юатты. Украинага киткәнче дә төшенкелеккә бирелмәде. Ул әйтә иде: «Еламагыз, миңа авыр, күз яшен күрсәтмәгез, сез күп, мин берүзем», – дия иде. Тыела идек инде, күңел йомшак булса да.

Менә шул 7 июнь көнне язышканда, әнисе фотодагы үзе белән бергә янәшә торган кешенең кем булуын сорагач, Радик «хезмәттәшем Азат» дип язган. Соңгы сүзе шул була. Аннары сәгать ярымлап тирәсе вакыттан ул инде юк булган...» – дип көрсенеп куйды Рафил абый.

Шул ук көнне Радикны иптәш малайлары сеңлесе Раушаниягә абыйсының үлеме турында шалтыратып әйткәннәр. Төнгә каршы әти-әнисен борчыйсылары килмәгән. Тик улының йөрәге тибүдән туктаганын әни күңеле сизгән, күрәсең. Ул төн мәңге онытылмаслык булып күңеленә җуелгандыр Әмзидә апаның.

– Безгә, йокласыннар, дип әйтмәгәннәр инде. Әни күңеле сизә бит ул, әнисе йоклый алмады ул төнне, йөреп чыкты. Ни өчен дигәндә, алдагы көнне кичтән әнисе элемтәгә чыгып караганда, Радикның телефоны «недоступен» дип күрсәтә иде. Шуңа да эче пошкандыр инде әнисенең. Ә ул, бәлки, төнлә гуманитаркалар таратып йөргәндер. Ул анда гел рульдә иде. «Шофер кеше тере мишень бит инде ул», – дия идем. «Борчылма, әткәм, миннән башка кем булсын инде», – дия килде. Иртән мин эшкә китәргә җыенганда, 2 кызым килде, шул вакытта йөрәкләр «жу» итте инде. «Нәрсә булды Радикка, яраланганмы?» – дим. «Юк, Радик юк инде...» – диләр. Кызларыма рәхмәт инде, безгә бик зур терәк алар шушы авыр көннәрдә, – ди Рафил абый.

«Чая, үткер малай иде. Утка салсаң – уттан, суга салсаң, судан чыга торган малай иде ул. Мәктәптә әйбәт укыды, техникумны бетерде. Дипломын да вакытыннан алда яклады ул. Яклау июльдә иде, ә ул майда армиягә китте. Ул тегендә присяга кабул итте, ә шул ук көнне монда курсташлары диплом яклады», – дип искә ала әтисе улын.

«Мин сезнең өчен, Россия өчен сугышам», – дия иде»

Дус дигәндә, ярдәмгә атлыгып торган Радик көн дип тә, төн дип тә тормаган. «Төнлә шалтыраталар – чыгып китә иде ярдәмгә. «Әнкәм, хәзер кайтам», – дип чыгып китәр дә, икенче көнне кич кайтып керер иде. Иптәшләрен акчалата да, болай да ярдәмнән беркайчан ташламады. Әле менә ничә көн уйланып йөрим: бернинди начарлыгы да булмаган бит аның, йөрәкләргә кадалырдай начарлыгы күз алдына да килми. «Әткәм, әнкәм» дип өзелеп торды. Сугышта да «мин сезнең өчен, Россия өчен сугышам» дия иде. Отпускка кайткач та, «үзем өчен курыкмыйм, мин үзем әзерлекле» дия иде. Дошман якны «әкәмәт явыз, кансыз кешеләр алар, күз алдыгызга да китермисез кансызлыкларын» дип әйтә иде.

Ул машина белән кайтып йөрде, былтыр сентябрьдә отпускыга кайткач, машина салонында кап-кара кан иде. «Улым, бу нинди кан» дигәч, «иптәш малайлар яраланган иде, шуларны алып чыктым» дип кенә әйтте. Проблемалары булгандыр инде. Аларны дус-ишләре белән үзе хәл итте», – дип сөйләде Рафил абый.

Быел якыннары янына августта отпускыга кайтам дип хыялланып йөргән Радик. Тик язмыш башкача хәл иткән шул. «Гомере өзелсә дә, гәүдәсе озак ятмаганына сөендек инде. 7се үлде, 13е җирләдек. Тизрәк алып кайтыр өчен дә бик күп кешеләрнең ярдәме тиде», – диде әтисе.

Рафил абый, Украина җирлегендәге безнең солдатларга ярдәм җыюда администрация күбрәк булышсын иде, дигән фикердә. «Администрациянең ярдәме аз. Волонтерлар гына ярдәм җыя. Аларга гына өметләнеп ятарга кирәкми», – дип саный ул.

«Ул үлгән көнне тәрәзәдән фатирга яшен үтеп керде»

Радикның сеңлесе Раушания Семенова абыйсын «олы йөрәкле кеше иде» дип искә алды. «Гел бар кешегә ярдәм итте, беркайчан читләтеп узмады», – ди ул.

– Абый ерак сәфәрләргә дальнобойщик булып йөрергә яратты, ә 2 ел элек – 2022 елның 27 октябрендә – мобилизация буенча китте. Сирәк булса да элемтәгә чыга иде. 7 июнь көнне шалтыратып, һәлак булганын хәбәр иттеләр. Донецк өлкәсе Павловка дигән авылда үлгәнен әйттеләр. Дрон төшкән, диделәр. Алар УАЗикта 4 кеше барганнар, абый рульдә булган, янәшәсендә утырган иптәше реанимациядә, диделәр, арттагы 2 кеше җиңелчә яраланган. Аларның алгы сызыкка ризык, су илтеше булган.

Барыбыз да бик авыр кичерәбез. Без һаман ышанмыйбыз, җирләгән кебек тә түгел. Гел аннан шалтырату, смс көтәбез. Ул үлгән 7 июнь көнне, әйтерсең, безгә хәсрәт киләсен сиздереп, әти-әниләрдә төшке аш ашап утырганда, тәрәзәдән фатирга яшен үтеп керде. «Шаровая» диләр инде аны. Шуны уйлап куйдым инде, шушы яман хәбәргә булгандыр, дип...

Абый – көчле рухлы кеше иде, гел бөтен кешегә булышты, төнлә дә ярдәмгә чыгып чаба торганнардан иде. Отпускыга февральдә кайткан иде, тагын июль-августта кайтырга җыена иде. «Тиздән кайтам», – дип йөрде. «Борчылмагыз, барысы да яхшы, мин ашадым, юындым», – дип яза иде. Курку белмәс иде ул, ничек үлеп киткәнен үзе дә белми калгандыр ул. Үзенә авыр дип, беркайчан зарланмады. Авыр булса да, ул безгә беркайчан алай дип сөйләмәс иде.

Үле кайтса да, каядыр ятмый, гәүдәсе кайтты, каберенә барып була, дип шатланабыз. Шунысы барыбер юандыра инде, – ди Раушания Семенова.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» газетасы редакциясе Мәрдәновларның тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһ сабырлык бирсен! Батырның урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100