Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак булган егет истәлегенә: «Нәрсә күрде бу балалар?»

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак булган егет истәлегенә: «Нәрсә күрде бу балалар?»

13 июнь көнне Минзәлә районында махсус хәрби операциядә һәлак булган 35 яшьлек Марданов Радик Рафил улын җирләгәннәр. Бу хакта Бикбау мәдәният йортының аккаунтында хәбәр ителә. (Әтисе Бикбау авылыннан). «Ике ел буе кайнар нокталарда булган Радик күп кенә егетләрнең гомерләрен саклап калган. 7 июнь көнендә курку белмәс батыр егетебез дошман кулыннан һәлак булды. Хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калыр. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Радик балакай! Әмзидә белән Рафилгә, сеңелләренә, туганнарына, якыннарына күркәм сабырлык, җиңеллекләрен бирсен Аллаһы Тәгалә!» – дип язганнар төркемдә.

Илгизәл Әхмәтханов «Их, яшәргә иде яшьләргә» дигән шигырь язган:

«Авыр, авыр, тагын авыр,

Яшь гомерне кистеләр.

Нәрсә күрде бу балалар?

Әле яңа үстеләр.

Их, яшәргә матур итеп,

Әти-әни янында.

Туган якта булган идең,

Кыска гына ялыңда.

Чибәр, тыйнак матур егет,

Ник гомерең кыска соң?

Кемнәр уйлап тапты сугыш,

Хәзер инде бик тә соң.

Дусларымда авыр кайгы,

Дөнья беткән кебек бит.

Өйләнмәгән егет китә,

Берни эшләп булмый бит.

Дусларына сабырлыклар,

Кул күтәреп сорыйбыз.

Бар Минзәлә кайгыда бит,

Яшь сабыйны уйлыйбыз.

Кайчан килер аяз көннәр,

Туктар икән бу афәт?

Һәр ана да күз яшьләрсез,

Яшәр икән бик рәхәт?!»

«Язганнарың Радикның рухларына дога булып ирешсен иде. Туктасын иде бит инде бу кан коюлар...», «Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмах түрләрендә булсын, әти-әнисенә, туганнарына сабырлык, сәламәтлек бирсен», – дип язганнар төркемдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 июнь 2024
    Исемсез
    Минзэлэ шэхэре татар зиратында жирлэнде бу бала. Этисе чыгышы белэн Бикбау авылыннан.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100