«Ул йөрәк җәрәхәте мәңгелек...»: яшь пар Әнәс – Алсуның вафатына бер ел

Узган елда Казан – Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә булган коточкыч юл һәлакәтендә гомере өзелгән яшь парның вафатына 1 ел булды.
Алсу һәм Әнәс Сафиуллиннарның якты истәлегенә «Якты йолдыз булып яндылар да, икәү бергә сүнделәр...» исемле язма «Интертат»та узган елның октябрендә чыккан иде.
- Яшь гаилә 2024 елның 8 октябрендә кичке 8 туларга 10 минутта куркыныч юл һәлакәтенә очрый. «Скания» йөк машинасы «Семерка» белән бәрелешә, нәтиҗәдә, йөк машинасы артта килгән Сафиуллиннар утырган «БМВ» машинасына ава. 22 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егетне туган яклары – Аксубай районы Иске Ибрай авылы зиратында бер кабердә янәшә җирлиләр.
Интернет киңлекләрендә Алсу һәм Әнәснең ел ашыннан мизгелләр белән видео пәйда булды. «Тыныч йоклагыз, алтыннарыбыз!» – дигән якыннары.
«Интертат» хәбәрчесе Алсуның әнисе Лилия Галәвова белән элемтәгә керде.
Аллаһның рәхмәте яусын, безнең хәлне белешкәнгә. Әйе, балаларның вафатына 1 ел. Бүген – балакайларыбызның җир астына кергән көннәре… Әле менә аларга догалар кылып, зираттан төштек.
Узган атнада төп йортта – кияү өендә аш үткәрдек. Иртәгә үзебездә мәҗлес – балалар рухына Коръән укытабыз. Укыган догалар барып ирешсен инде.
8, 9, 10 октябрь – минем өчен иң авыр көннәр. Узган елда кичергәннәрне кабат яңарттык. Дөресен әйткәндә, искермәгән дә инде алар. Ул йөрәк җәрәхәте мәңгелек, балалар һич истән чыкмый, гел күңелдә. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Аллаһы Тәгалә барчабызга сабырлык бирсен! – дип теләде Лилия Галәвова.
«Интертат» редакциясе Сафиуллиннар һәм Галәвовларның кайгысын тагын бер кат уртаклаша. Фаҗигале төстә бик яшьли якты дөньядан киткән Алсу белән Әнәснең урыннары оҗмахта булсын! Бу язма аларның рухына дога булып барып ирешсен!