Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Якты йолдыз булып яндылар да, икәү бергә сүнделәр...»

«Без гел бергә...» Алсу сөйгәне Әнәс белән мәхәббәт тарихы альбомына, туй фотографияләре артына шулай дип язып куйган булган. Ни кызганыч, яшьләрнең соңгы сулышлары да бер көнне, бер урында – бергә булган...

news_top_970_100
«Якты йолдыз булып яндылар да, икәү бергә сүнделәр...»

8 октябрь көнне коточкыч юл фаҗигасе Казанда яшәгән Алсу һәм Әнәс Сафиуллиннарның гомерен өзә. Казан – Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә «Скания» йөк машинасы «Семерка» белән бәрелешә, нәтиҗәдә, йөк машинасы артта килгән Сафиуллиннар утырган «БМВ» машинасына ава.

22 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егетне туган яклары – Аксубай районы Иске Ибрай авылы зиратында бер кабердә янәшә җирлиләр.

Алсуның әнисенең бертуган сеңлесе Фәния Сафиуллина соцчелтәрдә үз сәхифәсендә үзәк өзгеч видео урнаштырган.

Башта, кыз баласын әле яңа гына җир куенына салган анага шалтыратырга җөрьәт итмәдем, шуңа Фәния апа белән сөйләшеп алырга карар иттем. Фәния апа Алсуны үз кызы кебек чиксез ярата, аның үлеменнән бик тетрәнгән булса да, ул Алсуы турында бик теләп, сокланып, хозурланып, күңеле тулып сөйләде. Тормыш иткән олы яшьтәге хатын-кызларның да кайберләре белеп бетермәгән эшләргә Алсуның кулы бик һәвәс булган.

«Туйдан соң 3 ай яшәп калдылар»

– 8 октябрьдә кичке 8 туларга 10 минутта куркыныч юл һәлакәтенә очрадылар алар. Казанда яшиләр иде, Әнәснең авылдагы буш торган йортларына күз-колак булырга кайтып, кире өйләренә китешләре булган. Икесе дә Казанда укыдылар, укып бетереп, быел өйләнештеләр. Үз эшләре бар иде. 9 мартта никах укыткан идек, 23 июньдә туйларын уздырдык, туйдан соң 3 ай яшәп калдылар, – дип авыр сулап куйды Фәния апа.

Аның сүзләренчә, аларның авариягә бернинди катнашлары да юк. «Алдагы «Жигули» белән зур фура бәрелешә, фура әйләнә дә, безнекеләр арттан килә торган булгач, шулар өстенә килеп каплана. Болар күреп калгандырмы, юктырмы – секунд эчендә булган хәл инде. «Жигули»дагы малай да үлгән, ул да 22 яшьлек кенә булган», – диде.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан. Алсу әтисе белән

«Туй фотографияләренең һәрберсенең артына «без гел бергә» дип язган»

Алсу – гаиләдә уртанчы бала, бердәнбер кыз. Олы малайлары өйләнгән, тагын бер малайлары мәктәп укучысы. Фәния ханым Алсуны бишектә чагыннан ук белә.

Аның яхшылыгын сөйләп бетерә торган түгел, шуның өчен бик авыр да. Без башта авылда тордык, Самарага килгәнебезгә әле 15 ел гына. Терәлеп торган күршеләр булып яшәдек, гел янымда үсте инде, үз балам шикелле, шуңа якын да. Шундый йомшак күңелле, беркайчан беркемгә авыр сүз әйтмәде. Әгәр берәр кешенең сөйләгәнен ишетсә дә, «сез бит аның эчен белмисез, ник алай сөйлисез» дип, гел кисәтү ясый иде, балакаем.

Аягында һәрвакыт ап-ак носки булды аның, кешенеке катып бетә, аныкы гел ак. Шулкадәр чиста, пөхтә иде. 9 классны бетереп, фармацевтка укырга киткән иде. Әллә ни яратып укымады, барыбер фармацевт булмыйм, диде. Үз эшем булырга тиеш, дия иде. Мәктәптә укыганда ук, зур тортлар сата иде. Әле ул вакытта районда да андый тортларны күрүчеләр булмагандыр, ул беренче ясагандыр андыйларны. Казанда укыганда да, тулай торакта, качып-качып, заказларга тортлар пешерде, акча эшләде.

Аннары макияж ясаучыга укыды. Туйларга кызларны бизәндерде. Никахка матур итеп яулык бәйләргә, прическалар ясарга өйрәнде. Казанда үзенә студия ачкан иде, шунда макияжлар ясады. Кая барсак та, гел безне карады, бизәндерде, киендерде. Балалар белән – балаларча, олылар белән – олыларча. Казаннан кайткан саен, «изге әбием» дип, гел әбисенә керә иде. Бөтен кешегә хөрмәт белән карады. Искиткеч, сөйләп бетерә торган түгел аны.

Кейтеринг белән шөгыльләнде. Искиткеч матур итеп табын кора белде. Никахта да шаккаттык без аңа. Бөтен туганнар җыелдык, өстәл хәстәрлибез, без аңа: «Ял ит, мунча кереп кайт», – дибез. Ә ул: «Юк, миннән башка булмый», – дип, төнге сәгать 1гә кадәр кейтеринг өстәлләр ясадык. Ул безне өйрәтә – без ясыйбыз. Бер күзен дә йоммады. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның. Бөтенесен алып бара иде. «Мин бит, картайгач, макияж ясап утыра алмыйм, миңа шуның өчен тагын эшләр кирәк, бөтенесен эшләп карыйсы килә», – дия иде ул. Әйтеп бетергесез аның булдыклылыгы. Без аның кадәр бер эшен дә булдыра алмыйбыз.

Әбисе урын өстендә булды. Атна саен кайтып, мунча кертте шул әбине. Башта бабалары ятты, әле ул җәй көне генә үлде, кайткан саен һәр көнне бабасы янына зиратка йөрде. «Алсу, бабай гына бит инде, әтиең түгел, аның кадәр бетерешмә», – дия идек. Юк, көн дә шулай зиратка менеп, бабасына укып төшә иде. Ел ярым элек намазга басты. Безнең балаларны да намазга өндәде. Хәзер безнекеләр дә Аллаһка шөкер, намазга тартыла, «Алсу апа әйтте, димәк, шулай кирәк, ул бөтен әйберне белә», – диләр.

Әле менә әниләре Казандагы фатирларына әйберләрен алырга бардылар. Исләре китеп, елап кайтканнар. Кашык – кашыкка, чәнечке – чәнечке рәтенә салынган, савыт-сабалар тәртипләп урнаштырылган, урын-җирендә бер сызык та юк, тип-тигез итеп, ап-ак итеп, бер сырсыз урыннарын җыеп куйган булган. Тумбочка тартмаларында бөтенесен агын – акка, карасын карага рәтләп тезеп куйган, ди. Туй фотографияләренең һәрберсенең артына «без гел бергә» дип язган… – дип уртаклашты Фәния апа көрсенү катыш.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Алсуым, синең кебек килен бездә генә иде»

Алсуның олы, мәрхәмәтле йөрәге һәркемгә җитәрлек булган. Әти-әнисенә, туганнарына игелекле бала булса, кайнана белән кайнатасына да бик кадерле килен булган, дип уйлап куясың, Фәния апа сөйләгәннәрдән чыгып.

– «Алсуым, синең кебек килен бездә генә иде, нишләп соң болай булды, күз тидеме, күз тидерәм дип, мактамадым да бит мин сине, мактыйсым килгән чагында да», – дип елады инде кайнатасы. Без аптырап карап тордык. Кайната кеше шулай киленне мактасын әле! Шуның кадәр яратканнар инде! – дип сокланып әйтте Фәния апа.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Фәния апаның Алсу белән сөйләшеп бетермәгән сүзләре өчен бәгырен еш кына сызып-сызып куя икән. Барып җитә алмаган җирләр, әйтелмәгән сүзләр калган…Юбилее көнне Фәния апага туганнары белән бәхилләшү язган.

– Алсу белән Әнәс 45 яшьлек юбилеема 10 октябрь көнне килергә тиешләр иде, шул көнне җирләдек без аларны. Шундый киләсе килгән иде Алсуның туган көнемә. «Апа, мин сиңа үзем өстәлләр ясыйм, кич утырабыз», – диде. Җитмәсә, ул үзе киләбез дигәч, ул атнада сөйләшмәдем дә. Ә гел сөйләшеп тора идек. Үзләре барыбер киләләр, дидем дә, шулай шалтыратышмадык.

Авылда соңгы тапкыр күрешкәч, «Фәния апа, синең белән шундый сөйләшәсе килә», – дигән иде, туганнар күп җыелышкан чак булгач, аерым сөйләшеп утырырга җай чыкмады. Күзләр күзгә карап китте, күңел уңайсызланып калды... Шуннан соң бүтән очрашмадык. Нәрсә әйтергә теләгәндер инде, балакай… Бик авыр кайгы. Истән бер дә чыкмыйлар, – дип, Фәния апа күз яшләренә дә ирек бирде.

Әнәс белән Алсу мәхәббәтләрен 7 ел сынаганнар. Әнәс юристлыкка укыган, риэлтор булып эшләгән, үзенең кечкенә генә бизнесы да булган.

– Әнәс тә шулкадәр якын итте, кияү кебек тә түгел иде, үз туганыбыз кебек. Яшь булуга карамастан, зурларча киңәшләр бирә иде. Төпле, акыллы кеше булды. Яшәргә мотивация бирә белде. «Безгә ярый инде» дип сөйләшкәндә дә, «юк, ярамый, нишләп әле сез алай дисез, алай булырга тиеш түгел» дия иде. Яшәүнең яме калмады, гүя сындырдылар, тартып алдылар, бушлык җанда. Әрәм булдылар... – диде Фәния апа.

«Әйтерсең, бүтән килмәсләрен сизенеп, тәртипләп киткәннәр»

Сабырлыгың чуен кебек нык, дәрья кебек иксез-чиксез булмаса, газизләреңнең гүр иясе булуын җиңел генә кичерәм димә инде син! Шөкер, Лилия апа белән сөйләшкәннән соң, аның тау кадәр сабырлыгы бар икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Бик тотнаклы, түземле, үзен кулда тота, сынауны дөрес кабул итә белә кебек тоелды.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан. Алсу әнисе белән

– Аллаһы Тәгалә шундый бала биргән инде безгә, мин үзем дә күп әйбергә өйрәндем аңардан, ул киңәшләр бирә иде миңа. «Син, кызым, боларны каян беләсең соң?» – дип, шаклар ката идем. Дин юлыннан да китте, биш вакыт намазын да калдырмыйча укыды.

Фатирларына бардык, балалар һаман шунда күк, күңелнең һаман ышанасы килми. Ә алар юк, «тәмле исләр чыгарып, безне каршы ала торган балалар юк бит» дип, үзәкләр сулык-сулык килеп өзелеп кайтты. Туй фотолары артына «без гел бергә» дип язып куйган. Мәхәббәтләрен тарихка калырлык итеп теркәгән. Мәхәббәт тарихын матур китап рәвешендә эшләгән. Бүген елый-елый шуны укыдым… Кай арада язган, кай арада эшләп өлгергән ул аны, балакаем. 7 ел йөреп, 7 ай гына яшәп калдылар, җаныкайларым. Өйләрендә чисталыкка, төгәллеккә исем китте… Бәдрәф, раковиналар җем-җем килеп ялтырап тора. Караваттагы җәймәдә ник бер сыр булсын, тартмаларында тәртип. Киемнәре шкафта һәммәсе тәртипләп эленгән. Әйтерсең, бүтән килмәсләрен сизенеп, тәртипләп киткәннәр диярсең… Хәтта чыгымнарын айныкын айга бөтенесен язып, нәтиҗә ясап барганнар. Шулкадәр уңган-булган балалар алар, – дип Лилия Галәвова балаларын искә алды.

«Икесе дә бик ашыктылар, күп эшләргә ашкындылар»

Фаҗига көнне Алсу әнисе белән авариягә 20 минут кала телефоннан аудиохәбәрләр аша элемтәдә булган.

«Кызым, Әнәс юлда арымыймы, анда гына куныгыз», – дип тә әйттем. Ул гадәттә миңа гел «ярар, әни» дип яза. Ул көнне: «Әни, Әнәс арымады, без өйгә кайтабыз, Аллаһ теләсә, өйгә кайтып кунасым килә», – дигән җавабы килде. Соңгы хәбәре шул булды. 19.30 да килде, 19.50 дә алар инде исән булмаган… – дип көрсенеп куйды ана.

Лилия апа да Алсуның тәмле телле, алтын куллы булуын сөйләде.

Нәрсә генә пешерми иде, үзе өйрәнеп, тортлар пешереп сатты. Пешермәгән ризыгы калмагандыр аның. Бөтенесен эшләп бетерделәр, икесе дә бик ашыктылар, күп эшләргә ашкындылар. Гел эштә, гел хәрәкәттә. Тиз-тиз барды аларның тормышлары. Якты йолдыз булып яндылар да, икәү бергә сүнделәр.

Балалар – икесе дә бик изге күңеллеләр. Алар өчен дөньяда начар кеше юк иде. Мин сөйләсәм дә, «әни, син аның эчен белмисең бит, бәлки, аның күңелендә бүтән уйлардыр» дия иде. Бөтен кешене аклый, яклый иде.

Дуслары күп иде. Алсу белән уйнарга 14-15 ләп бала килә иде. Яхшы укыды, мәктәптән соң укыганда да, бер акча сорамады, «әни, акчам юк» дип тә әйтмәде ул бәбкәм.

Кияү дә бик акыллы, үзебезнең авылныкы. Алсу белән пар килгәннәр алар. Алсу кияүгә баргач та, «әти-әни» дип өзелеп торды. Кодалар – бик акыллы кешеләр. Кызыбызны бик яраттылар, әйбәт каршы алдылар. Авылда ике үрнәк гаилә саналабыз без. Ике үрнәк гаиләнең балалары бергә яши алмадылар…

«Кодагыйга да «әни, көз айларын көтәм» дип әйткән булган ул»

Ана күңеле кайгы киләсен сизсә, йөрәге лепер-лепер килә. Лилия апада да шундый тоемлау булган.

Соңгы вакытларда ничектер гел Алсуны сагындым. Сыер савып керәм дә, кичкырын иркенләп сөйләшәбез, ә барыбер сөйләшеп туя алмыйм, минем аны күрәсем килде, шундый хис булды. Мин аны хәзер генә аңлыйм, күңелем сизенгән, дип уйладым. Соңгы көннәре булган инде ул баланың.

Кодагыйга да «әни, көз айларын көтәм» дип әйткән булган ул. «Ничек инде көзне көтәсең, көз моңсу бит ул», – дидем», – ди кодагый.

Бик сагынабыз, юксынабыз, кайтып керерләр шикелле… – ди Лилия апа.

«Юллар, юллар, авыр булса булсын,

тик соңгысы гына булмасын….»

дип җырлана җырларда.

Юлга чыккан җиреннән һәркем өенә исән-имин кайтып керсен иде! Алсу һәм Әнәснең әти-әнисе, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык, башларына бүтән бала хәсрәте, башка кайгылар төшмәсен иде дип телисе килә… Бу язма балаларының рухына дога булып барып ирешсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100