Украинада һәлак Ринат турында: «Кызым, туеңда биисем килә, дигән иде. Насыйп булмады…»
Башкортстанның атказанган артисткасы, Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты Рида Фәхрисламова гаиләсе бик зур югалту кичерә. Аның бертуган энесе, Аскын районы Билгеш авылы егете Ринат Фәхрисламов махсус операциядә һәлак булды. «Интертат», геройның якыннары белән сөйләшеп, Ринат Фагаметдин улының якты истәлегенә язма әзерләде.
«Хәрбилек – минеке ул», – дип кабатлый торган булган, озак вакытлар махсус билгеләнештәге отряд (ОМОН) сафларында эшләгән, Чечняда хезмәт иткән Аскын егете Ринат Фәхрисламов. Аның үзе теләп махсус операциягә китеп баруы да табигый – меңләгән гаиләләргә сынау килгән вакытта Ринат берничек тә читтә кала алмаган, ди аның танышлары. «Хәрбиләргә хас кыюлык, җитезлек, көчле рух, бернәрсәдән куркып тормау – балачакта ук салынган сыйфатлар. Гадел булуы, турысын сөйләве, дөреслек яратуы исә – әти-әнисе тәрбиясе».
Ринат махсус операциядә булган дәвердә 2 тапкыр каты яралана, катлаулы операцияләр кичерә. Шуңа да карамастан, яңадан хәрби сафларга әйләнеп кайта. Штурмлаучы батальон взводы белән идарә итә. Херсон, Запорожье, Бахмут, Угледар, Донецк юнәлешләрендә хезмәт итә. Соңрак рота командиры итеп билгеләнә.
Ринат Фәхрисламов 5 сентябрь көнне каты бәрелешләр вакытында һәлак була. Хушлашу чаралары иртәгә, 13 сентябрь көнне, башта Уфада, кабат туган ягы – Аскын районы, Билгеш авылында билгеләгән.
Ринат махсус операциядә булганда күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Әле август башында гына Республика башлыгы Радий Хәбиров Ринат Фәхрислимовка Шәйморатов медале тапшырган булган. Бүгенге көндә аны, үлгәннән соң, «Батырлык ордены» белән бүләкләү турында сүз бара
«Үлгән хәбәре киләсе төнне төш күреп ятам: Ринат хәрби киемдә, үзе шулхәтле боек…»
Ринат турында сөйләшер өчен, аның тормыш иптәше Светлана Фәхрисламова белән элемтәгә кердек.
Ринат белән 20 ел бәхетле гомер кичердек. Мин – Бүздәк кызы, ул – Аскын егете. Безне Уфа очраштырды. Бер-беребезне шунда ук ошатканга, артык озак очрашып та йөрмәдек. Март аенда танышкан идек, августта инде өйләнештек тә. Мин гомер буе медицина өлкәсендә эшләдем, аның өчен тормыш – хәрби эш булды.
Ринат белән 2 кыз тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Рината медицина көллиятенең 4нче курсында укый. Кечкенәбез быел 1нче сыйныфка укырга керде. Әтиләренең Риананың мәктәпкә киткәнен күрә алмавы да бик үкенечле… Хәтта бәйрәм көнне җибәргән фотоларны күрергә дә җитешмәде. Ул смсларым ачылмаган килеш тора…
Яраланып, тернәкләнү узганннан соң, кыска вакытлы ялга кайтты. Үзен бик күп итеп балаларга багышлады. Риананы мәктәпкә әзерләште. Мин эштә чакта, икесе бергә барып, рюкзак алганнар. Форманы бергәләп алган идек.
Хәрби операция башлану белән, ОМОНда элек бергә эшләгән иптәшләре белән китәргә сөйләшкәннәр алар. Аның аяк тубыгында күптән алынган җәрәхәте бар иде. Табиблар «аягыңа тынычлык кирәк» дип әйтеп торган килеш, тыңламыйча, китеп барды. Иптәшләреннән каласы килмәде. Аны кире күндерү мөмкин хәл түгел иде – ул бит аның стихиясе. Ул гомер буе шушы хәрби эш дип янып яшәде. Чып-чын патриот. «Әниегез дөрес итеп тәрбияләгән улларын», – дим инде мин апаларына да.
Яралары төзәлгәннән соң, аларга хәрби комиссия узар өчен 21 көн бирделәр. Ростовка үз машинасы белән киткән иде. 6 август көнне, махсус операциягә яңадан китәр алдыннан, нибары 1 көнгә яныбызга кайтты ул. «Бер көнгә генә булса да, ничә чакрым юл узып кайттыңмы?» – дидем. «Сезне күрергә кайттым. Аннан андый мөмкинлек буламы әле, юкмы? Кайта алган килеш кайтмадым дип, үкенечкә калмасын», – диде. Ул көнне без бары тик гаиләбез белән генә уздырдык. Кайтканын туганнар да белмәделәр.
Ирем үзенең проблемаларын кешегә сиздермәде. Хәзер менә фотоларын карап утырам, аның елмаймыйча төшкән бер генә фотосы да юк икән. Авыр чакларында, аткан тавышлар ишетелеп торса да, гел елмаеп сөйләшә иде. «Әнисе, мин кайтам, начар уйлама», – ди торган иде. Мин аңа ышандым. Көчле, тәҗрибәле хәрби иде бит ул. Рота командиры итеп куйганнар иде үзен. Кече лейтенант исеменә дә лаек булды. Аның андый дәрәҗәләргә ирешүе белән бик горурландык.
Бөтен кешегә ярдәм итәргә әзер торды. Үзенең, минем, туган булган һәм туган булмаганнарның проблемаларын чишә иде. Бер минут утырып торуны белә торган кеше түгел иде. Барысын да үзе артыннан ияртә белде. Аны һәрвакыт тыңладылар, чын асылы буенча лидер булды.
Иремнең нык җилкәсенә ышыкланып гомер иттем. Иртәгәсе көн өчен беркайчан борчылганым булмады. Төрле вакытлар булды, әлбәттә, акчасыз утырган вакытлар да булды баштарак. Әмма без бу турыда беркемгә зарланмадык. «Борчылма, табам», – дип әйтә һәм таба да иде.
Кызларыбызның яшь аермасы 12 ел. Ринат икенче балабызны малай булыр дип көткән иде, нәсел дәвамчысы калуын теләде. Икенче балабыз да кыз булды бит инде. Соңрак: «Ярый әле кыз булган», – дип әйтә иде. Балалар икесе дә әтиләренә охшаганнар.
Ринатның үлгән хәбәре киләсе төнне төш күреп ятам. Ринат хәрби киемдә, үзе шулхәтле боек. Ринатны минем беркайчан да кәефсез килеш күргәнем булмады. Ул гел елмая иде. Нәрсәгә булыр дип, аптырап уянып киттем. Шушы хәбәргә булган икән.
Ирем анда киткәч тә, бер көн калмыйча, «Мин сине яратам, син минем бердәнберем» дип, смслар яза иде миңа. 30 августта соңгы смсы килгән…
Бәхетле картлык турында хыялландык. Кызларыбызны кияүгә бирербез, аларга оныкларны карашырга булышырбыз, сәяхәт итәрбез, ди идек. Ринатага: «Кызым, туеңда синең белән биисем килә», – дигән иде. Насыйп булмады…
Балалар авыр кичерә. Белгәч, олы кызым үксеп-үксеп елады. Кечкенә кызыбызга берничә көннән генә әйттек. Миңа күрсәтмәскә тырышып, елап йөри. Юыну бүлмәсенә кереп күз яшьләрен юып төшергәнен сизеп торам. Кечкенәрәк әле, бәлки, әтиләрен гомерлеккә югалтуыбызны аңлап та бетермидер. Чөнки безнең Ринатны дүртәр, алтышар ай күрмичә, гомумән элемтә булмыйча яшәгән вакытлар да күп булды. Ринат безгә: «Хәбәрем юк икән, мин исән-сау. Начар хәбәр булса, шунда ук ишетәчәксез», – дип әйтә иде.
Олы кызыбыз әтиләрен карар инде. Кечкенәсенә күрсәтергә теләмәс идем. Күңелендә елмаеп-көлеп, сау-сәламәт, исән булып саклансын…» – диде Светлана.
«Әниебез: «Мин баламны җирләргә тиеш түгел, сез мине күмәргә тиеш идегез», – дип өзгәләнә»
Ринат Фәхрисламовның бертуган апасы, Башкортстанның атказанган артисткасы, Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты Рида Фәхрисламова:
Ринат энем — минем өчен кояшым, күгем, җылытучым, юатучым, кулым, күзем, йөрәгем. Әйтеп бетергесез авыр көннәребез безнең, – дип башлады сүзен йөрәгеннән өзелеп чыккан сүзләр белән Рида апа.
Без 5 бала – шулхәтле тыныч, тату гаиләдә үстек. Әти-әниләребез — гади кешеләр. Әни гомер бакый сыер сауды, әтиебез тракторчы иде.
Миннән 4 яшькә кечерәк булса да, Ринат белән шулхәтле якын булдык. Нәрсә генә тотып эшләсә дә, эш рәтен белә, кулында ут уйната торган егет булып үсте энем.
Безнең Билгеш авылында 8 еллык мәктәп кенә. Аны тәмамлагач, минем янга Уфага килеп, агач эшкәртү буенча белем алды. Кулы да эш белгәч, егет кеше өчен яхшы һөнәр, дип уйладык. Шуннан соң армия сафларына китте. ОМОНда эшләгән вакытында 4 тапкыр Чечняда булып кайтты.
Махсус операция башланып, Шәйморатов ротасы җыелуын ишеткәч тә, беренчеләрдән булып барып язылды. «Мин бу юлы да анда булырга тиеш. Безнекеләр барысы да шунда, минем урыным алар арасында», – дип китеп барды. Бу ел эчендә генә дә бик күп дусларын җирләделәр… Хәзер менә дуслары аны озата. Мондый куркыныч хәлләр үз башыңа төшмәгәндә, башкаларның кайгысын аңлап та бетермибез. Кайгы уртаклашу сүзе әйтәсең, үзеңчә юатасың… Үзеңә килгәндә бигрәкләр дә авыр икән. Без әле, Ринатыбызны вафат дип, күз алдына да китерә алмыйбыз…Чөнки «үләр» дигән уйлар башыбызга килмәде. Менә хәзер килеп кереп, кочаклап алыр төсле.
Без 5 бөртек баланы әни шулхәтле тату итеп тәрбияләгән. Барыбыз да тормышны, туганнарыбызны, дусларыбызны яратабыз. Күңелләребез киң, алдашканнарын сөймибез. Кайсыбызны алсагыз да, патриот – илебезне, туган җиребезне яратабыз, сайлаган һөнәрләребезгә тугрыбыз. Һәрвакыт бер-беребезнең уңышларына куанышып яшәдек.
Ринат туган җанлыклы гына түгел, искиткеч тугры дус та булган. Үлгән хәбәре таралу белән, безгә аның йөзләрчә дуслары шалтырата башлады. Кайсы: «Без милициядә бергә эшләдек», кайсы: «Ринат белән бергә укыдык», – диләр. Шулхәтле кеше белән дуслашырга кай арада өлгерде икән, дим. Дуслары да – үзе кебек көр күңелле, көчле рухлы, акыллы егетләр. Артыгын да сөйләми иде үзе. Авызыннан беркайчан да кирәкмәгән, буш сүз чыкмады. Әйтәсесен урынлы әйтә иде, – ди Рида апа.
Рида апа белән язмабыз героеның әниләренә бүгенге көндә 71 яшь. Әлеге авыр сынауны узу аның өчен аеруча кыен.
Әниебез: «Мин баламны җирләргә тиеш түгел, сез мине күмәргә тиеш идегез», – дип өзгәләнә. «Ул бит миңа «Борчылма әнием, мин кайтам», – дип әйтте, ди. Тора-тора да, йодрыгын кысып, шушы сүзләрне кабатлый. Ныгытып үксеп елый да алмый. Тормышның төрле авырлыкларын күргән әниебез бик түземле…
Ринат ул арабыздан аеруча ягымлысы булды. 41 яшьлек ир-ат булса да, әнине кочаклап, бит очларыннан үбеп алыр иде. «Инәкәем, син бөтен кешедән дә матур», – дип, күңелен үсендереп торды. «Без бик матур урыннарда яшибез. Без шуның белән бәхетле. Кайда гына йөрмәдем, безнең Башкортстан кебек матур җирләр тапмадым», – дип әйтә торган иде.
Өч кызы – тормыш иптәше Светлана һәм кызлары Рината белән Рианага бөтен игътибарын һәм назын бирде. Кайбер парларның өйләнешеп күпмедер яшәгәч мөнәсәбәтләре суына. Ринат белән Светлананың дөньяда булмаган мәхәббәт иде. Бервакытта да хатыны турында авыр сүз әйттермәде. «Ул – минем үзем сайлаган тормыш иптәшем, сүз әйткәнегезне ишетмим», – диде. Романтик рухлы булды. Хатынын яратып, фәрештә урынына күреп яшәгәнен, көнаралаш чәчкәләр алып кайтканын яратып күзәтә идек, – ди мәрхүмнең апасы.
Рида ханым энесе белән үткәргән соңгы җәйге көнне дә ихлас сагынып искә төшерде.
Җәй көне яраланып кайтты ул. Тәнендә күпсанлы кыйпылчыклар иде. Җаны тулы да җәрәхәт булгандыр инде аның. Соңгы күрешүебез туган авылыбызда булды. Авылның 285 еллыгына «Саумысыз, авылдашлар» дигән чара уздырдык. Ул көнне Ринат, хәрби комиссия узар өчен, Ростовка юлга чыгарга тиеш иде. Ә ул, гаиләсен алып, авылга кайтып җиткән. Көтмәгән идем, шатлыгымнан кычкырып ук җибәрдем. «Апа, түзә алмадым. Барыгыз да җыелганда кайтып килергә булдым», – ди. Матур костюмнарын кигән. Бөтен авылдашлар белән күреште, аралашты. Хәзер барысы да: «Без Ринатны соңгы тапкыр шунда күрдек, бәхилләшергә кайткан булган икән», – диләр.
Җитди яраланып кайтканга, китмәсме әллә, дигән уйлар да булган иде. «Апа, без анда кирәк, иптәшләребез көтә. Сентябрь аенда, җиңеп, флаглар белән кайтып төшәрбез әле, менә күрерсең», – диде. Болай итеп кайтачагын күз алдында тотмагандыр шул ул…
Видеоэлемтә аша 29 август көнне шалтыратты. Хәлләрне сорашты, кулында рация иде. Кайчан шалтыратсалар да алырга дип, телефоннарның тавышын кысып куйган булмады инде, – ди Рида апа.
Рида апаның олы абыйсы Радик Фәхрисламов та үз теләге белән махсус операциядә булып кайткан. «Бер гаиләдән 2 бөртек киттеләр бит алар», – ди Рида апа үзе бу турыда. Радик абыйлары анда шофер булып хезмәт иткән, кайнар ноктадагыларга ягулык ташыган. Аны яше тулып узганга гына кире кайтарганнар.
Ринат энем һәрвакыт алда булган. Дуслары да «без аны тыеп кына тота идек, һәрвакыт алдан бара иде» дип сөйлиләр. Бер дә качып ятмаган, гел беренче, куркусыз булган. Ул үскән чагында да шундый иде. Ринат яшьтән атлар яратты. Мәрхүм әтиебез аңа ат бүләк иткән иде. Шул атта дилбегәсез генә, ялына ябышып чабар иде. Шулхәтле җитез, уңган, бер урында утыра белмәс булып үсте ул.
Энебезнең җәсәден иртәгә Уфага алып кайтып җиткерергә тиешләр. Дуслары, монда хушлашасыбыз килә, дип үтенеп сораганга, Уфада хушлашу чарасы оештырабыз. Соңыннан туган авылыбызга алып кайтып, әтиебез янәшәсенә җирләрбез, дип торабыз.
Сүземне йомгаклап, бу дөньядан киткән барлык хәрбиләрнең якыннарына сабырлык телисем килә. Безгә хәзер аларның истәлеге, якты рухы өчен матур итеп яшәргә, таңнарыбызны каршыларга, балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк, – диде Рида апа.
«Ротасы өчен җанын бирергә әзер иде»
Әлфир Насыйров, дусты, элекке хезмәттәше:
Ринат белән махсус билгеләнештәге отрядта эшләгән вакытта танышкан идек. Мин анда Ринатка караганда алданрак эшләп киттем. Хәрби ветеран буларак, гел барып йөрдем. Шул вакыттан бирле дуслар идек без, балаларыбыз да параллель сыйныфларда укыды.
Ринат ул – тумыштан хәрби инде. Махсус операциядәге хезмәттәшләре әйтүенчә, анда киткәч тә гел алда булган, чын герой.
Ринат белән элемтәбез беркайчан да югалмады, «яшел зона»га чыккан саен шалтырата иде. Яраланган вакытларында аның өчен бик борчылып тордык. Кайткач та күрешеп, аңа терәк булырга тырыштым.
Азаккы мәртәбә 27 августта сөйләштек. «Тегендә» кереп китәр алдыннан дуслары белән пылау пешерәләр иде. Ватсап аша дуслары белән төшкән фотоларын да җибәрде. Кәефе гел әйбәт булды, «барысы да әйбәт» дип кенә торды. Ул бит, яраланып кайтканнан соң, туганнан туган абыйсы белән бергә китәргә тиеш иде. Тик ул ашыкты, рота командиры да булгач, «мине егетләр көтә, тизрәк китәргә кирәк» дип, алданрак китеп барды. Бик яхшы, ачык күңелле, көчле рухлы, үзебезнең чын татар егете. Кулыннан килмәгән эше юк, уңган-булган! Хезмәттәшләре дә: «Егетләрнең хәрби рухын гел күтәреп торды, ротасы өчен җанын бирергә әзер иде», – диләр.
Кайгырып йөргәнен, төшенкелеккә бирелгәнен күргәнем булмады Ринатның. Хәтта үләр алдыннан да елмаеп-көлеп сөйләште. Шулай да, ул үзенең кайда икәнлеген яхшы аңлый иде. Соңгы киткәнендә, Ростовка үз машинасында киткән иде. Уртак дустыбыз Рөстәмне машинасының страховкасына керттереп киткән. «Минем белән алай-болай була калса, машинамны гаиләмә алып кайтып бирерсең», – дигән. Кичә менә Рөстәм машинасын алып кайтып тапшырды...
Бик хөрмәт итә иде дусларын, хезмәттәшләрен. «Әлфир абый да Әлфир абый» дип кенә торды. Җиһаз белән шөгыльләнгәндә дә: «Абый, нәрсә кирәк, әйдә эшләп бирәбез», – дип кенә торды. Гомер буе үзен эзләде һәм үзен шушы хәрбилектә тапты, дөресен әйткәндә. «Бу – минеке», – дип әйтә иде. Махсус операциядә офицерлык званиеләренә дә лаек булгач, монда кайткач, үзен янәдән ОМОН яки полициядә хезмәт итүгә багышлау нияте бар иде. Язмышы башкача булды, кызганыч, – диде Әлфир абый.
«Татар-информ» редакцияcе Ринат Фәхрисламовның якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Кадерле кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын, исеме беркайчан да онытылмасын.