Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театры актрисасының бертуган энесе махсус операциядә һәлак булган

news_top_970_100
Татар театры актрисасының бертуган энесе махсус операциядә һәлак булган

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры актрисасы Рида Фәхрисламова авыр яңалык белән уртаклашты: аның бертуган энесе Ринат Фәхрисламов хәрби операциядә һәлак булган.

«Син һәрвакыт безнең белән булачаксың, туганым. Син – безнең горурлык, кояш, ел, кар, яңгыр, аяз күк, йолдыз… Без алга таба ничек яшәрбез...» – дип язган ул.

Ринат – Аскын районың Билгеш ауылында туган. Аның турында «Башкортостан» гәзите язган булган. Басма язуынча, ул Шәйморатов батальонына үз теләге белән язылып киткән.

«Безне, 5 баланы, әниебез ялгыз аякка бастырды, әтиебез яшьли вафат булды. 3 ул, 2 кыз үстек. Әнием улларына чын ир-егет тәрбиясе бирә алгандыр дип уйлыйм. Чөнки алар – менә дигән гаилә башлыклары, балаларына өлге әтиләр. Әлеге хәлләр башлангач, абыем белән энем, ике дә уйлап тормыйча, ил сагына басачакларын белдерде», – дип сөйләгән Рида.

Радик та, Ринат та хәрби хезмәттә булган. Өлкәне – Карабахта, кечесе – Чечняда. Радик гыйнварда туган ягына кайткан, Ринат кыска вакытлы ялда булган. Радикның улы Айнур да мобилизация буенча хәрби операциядә булган.

Быел Ринат Фәхрисламовка Радий Хәбиров Шәйморатов медален тапшырган.

Фотолар Рида Фәхрисламованың социаль челтәреннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100