Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада БТР куып киткән Фәнис Хөсәеновның кайчан җирләнәчәге билгеле

news_top_970_100
Украинада БТР куып киткән Фәнис Хөсәеновның кайчан җирләнәчәге билгеле
социаль челтәрләр

Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис Хөсәеновның һәлак булуы турында язган идек. Хәрби белән саубуллашу вакыты билгеле булды. Хушлашу мәрасиме Башкортстанның Югары Тәтешле мәдәният йорты каршында иртәгә, 15 гыйнвар көнне 12.00 сәгатьтә башлана. Аннары Фәниснең җәсәден Яңа Кайпан авылы мәчете янына алып кайталар. Җеназа намазы укылганнан соң, ул туган авылы зиратына җирләнәчәк.

Бу хакта «Интертат»ка Фәниснең авылдашлары хәбәр итте. 

Фәнис, махсус операциядә батырлыклар кылып, массакүләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелеккә танылды. Фәнис Хөсәенов «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрелгәч, үзләренә БТРда һөҗүм иткән дошманның икесен юк итә,  берсен әсирлеккә алып, БТР белән үзебезнең якка алып чыга. Шулай ук Фәниснең яраланган генерал-майорны БТРы белән куркыныч янамаган урынга күчерүе дә билгеле. Халык аны, үз итеп, «безбашенный Фәнис» дип тә йөртте. 

Батырның үлеме турындагы сүзләр декабрь ахырында бер тапкыр таралган иде инде. Рәсми раслау булмаганга, әлеге хәбәрне кире кагып килделәр. Кызганыч, бу юлы  кайгылы хәбәр дөрес булып чыкты… 

Фәниснең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Информациягыз дорес тугел бит.
  • 14 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Герой исеме бирергэ балакайга. Япь яшь гомер лэр озелэ бит...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100