Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Элвин Грейны мәчет ачылышында азан әйтмәскә чакырган

«Татар халкын һәм Аллаһ йортын хурлама», — дип яза ул җырчыга.

news_top_970_100
UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Элвин Грейны мәчет ачылышында азан әйтмәскә чакырган
https://www.instagram.com/gladiator_fakhretdinov/

UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Элвин Грейны мәчет ачылышында азан әйтмәскә чакырган. «Дускай, зинһар, эшләмә моны. Татар халкын һәм Аллаһ йортын хурлама», — дигән ул. Дусларына үзенең сторисларын җырчыга җибәрергә кушкан. Бу турыда фейсбукта «Дөнья татарлары» төркеме яза.

«Ул татар халкын хурлый алмый, чөнки үзе татар түгел», «Кая бара бу дөнья. Кайбер кешеләрнең башлары бөтенләй киткән», «Безгә лаеклы герой… бик кызганыч. Мәчет хәләл акчаларга төзелергә тиеш. Әгәр Элвин Грей мәчет төзелешенә үз өлешен кертсә дә, ул акчаларның бер тиене булса да хәләл булуына бик нык шикләнәм», — дигән комментарийлар укырга була пост астында.

Әлеге постны күчереп куйган Илмир Әхмәтҗановның аккаунтында да бу темага зур бәхәс купкан. Элвин Грейны тәнкыйтьләүчеләргә журналист Эльмира Исрафилова-Тәйран аеруча көчле җаваплар язган. Ул Элвин Грейга тулысынча теләктәшлек белдерә.

«Нәрсә булган соң әле азан әйтсә? Ул бит юлдан язган кеше, җинаятьче түгел. Азан әйткән кешегә шундый тискәре караш буламы? Әллә башка азан әйтүчеләр кеше затыннан түгел, фәрештәме? Әгәр бөтен тәртибен китереп әйтә икән, сөенергә генә кирәктер, мөселман кардәшләр. Халык күрә алмый кешене, әгәр ул танылган булса. Көнчелек монда. Ислам турында уйламыйлар», — дигән ул.

Аңа җавап итеп, Элвин Грейның Яңавылда исерек килеш концерт куйган видеосын җибәргәннәр.

«Шуннан. Без Алла түгел. Аңа хөкем чыгара алмыйбыз. Гомере буе исерек булган кеше, бер көнне намазга басарга мөмкин. Беркем дә гөнаһсыз гына гомер итми. Бәлки сезнең гөнаһларыгыз ул егетнең эчүе янында берни түгелдер. Башкаларның иманын тикшерүчеләр Аллаһның вакәләтенә кул сузучылар була. Мәчет азан әйтелеше белән ачылмый. Мулла догалар укыганнан соң, азан намазга чакырып әйтелә. Яшь, матур тавыш», — дип язган ул.

Эльмира Тәйран барлык артистларны азанга чакыруны гадәткә кертергә тәкъдим иткән."Төркиядә, мәсәлән. Таркан да азан әйтте, башка мәшһүр сәнгатьчеләр дә. Моның нинди начарлыгы бар? Дин дә пиарга мохтаҗ. Миллионнарның кумирының азан әйтүеннән дә яхшы пиар бармы? Диндә толерантлык әһәмиятле. Гаепләү, нәфрәт, мыскыллау мөселманлыкка хас түгел. Мөселманнар башка берәүнең үз араларына килүенә сөенергә тиеш, аны эткәләргә түгел», — дип яза ул.

Элвин Грейның шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче «Әр-Рәхим» мәчетендә булуы турында язган идек. Җырчы әлеге мәчетнең ачылыш тантанасында беренче азанны үзе әйтәчәген хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100