Уфада аталары белән югалган балаларның мәетләре табылды
Артем Мазов былтыр октябра енда хатыны белән талашкач, ике нәни баласын алып китеп югалган иде.
Башкортстанда 19 июньдә кич белән Уфа елгасында һәм 20 июньдә иртәнге якта Дөм районында Агыйдел елгасында ике малай мәете табыла. Аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре судан ала. Балаларны таныганнар. Алар — 5 яшьлек Вячеслав Мазов һәм 8 яшьлек Илья Мазов. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләгәннәр. Бу турыда proufu.ru сайты хәбәр итте.
Хәзер балаларның үлеме сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. Балалар суда һәлак булганмы, әллә аларны үтереп суга салганнармы — шул сорауларга җаваплар эзлиләр.
«Мәетләрне тану процессында аларның 5 яшьлек Вячеслав Мазов һәм 8 яшьлек Илья Мазов булуы ачыкланды. Алар 2019 елның октябрендә хәбәрсез югалган иде», диелә Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе сайтындагы хәбәрендә.
Хәзерге вакытта 37 яшьлек Артем Мазовны эзләү дәвам итә.
Ике сабый әтиләре Артем Мазов белән 2019 елның октябрендә югалган иде. Ул хатыны белән талашкач, балаларын алып чыгып китте һәм шуннан бирле алар турында белешмә булмады. Куркуга калган әни кеше полициягә хәбәр итте. Өч көннән Мазовның машинасын, аның янында матрас һәм балаларның эзләре табылган иде.
- Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр
- Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: «Ул якты дөньяда юк инде»
- «Аерылмыйм, кайт зинһар»: Уфада ике баласы белән югалган иргә хатыны мөрәҗәгать итте.
- Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар
- «Ничек телисең, шулай яшә»: Уфада ике баласы белән югалган ир хатынына хат калдырган