Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уфа өязе татарлары»: Башкортстанның төньяк-көнбатышында татарлар гасырлар буе яшәгән

Халык санын алу якынлашкан саен, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны башкорт дип күрсәтү сәясәте көчәя бара. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимнәре «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге вәзгыятькә җавап бирергә тырышты.

news_top_970_100
«Уфа өязе татарлары»: Башкортстанның төньяк-көнбатышында татарлар гасырлар буе яшәгән
Владимир Захаров

Беркемгә дә сер түгел, соңгы арада күрше республика галимнәре тарафыннан Башкортстан территориясендә яшәүче татарларны башкорт дип күрсәткән күп кенә хезмәтләр чыкты. Алар арасында радикаль юнәлештәгеләре дә юк түгел.

Тарих институты директорының урынбасары Марат Гыйбатдинов радикаль юнәлешкә татарларны ясалма халык буларак күрсәтергә теләүчеләрне кертә.

— Имеш, татарның бернинди тарихы булмаган, XIX гасырда гына барлыкка килгән халык ул. Алайса, кем яшәгән соң Казан ханлыгында? Явыз Иван кемнәрне яулап алган? Ни өчен чыганакларда ясаклы татарлар дип күрсәтелгән, башка атама бирелмәгән? Ни өчен Европа илчеләре татарлар турында язып калдырган? — дип сорады Марат Гыйбатдинов.

Шул ук вакытта ул Россия һәм дөнья тарихында татар халкының килеп чыгышы турында җитди бәхәсләр булмавын искәртә.

— Ниндидер уйланма теорияләргә нигезләнеп, бу теманы яңадан куптаруның мәгънәсе юк, — диде тарихчы.

«Уфа өязе татарлары» китабы турында

Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче халык татармы яки башкортмы дигән сорауга Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган «Уфа өязе татарлары» дигән китап ачык җавап бирә. Басманың дөреслегенә шик туа алмый, чөнки мәгълүмат 1722-1782 елларда Уфа өязенең беренче дүрт дәүләт ревизиясенә нигезләнгән.

Марат Гыйбатдинов аңлатуынча, 1722-1782 еллардагы ревизия документлары халыктан салым җыю максатыннан төзелгәнгә күрә, алар сәясәттән читтә тора һәм объектив картинаны күрсәтә.

— Салымнар милләт билгесе буенча түгел, ә социаль статус нигезендә түләнгән. Салым түләүчеләр социаль төркемнәргә бүленгән. Шуңа күрә документларның объективлыгына шик юк. Без беренче дүрт ревизия мәгълүматларын махсус кулландык. Башкортлар ул вакытта салым түләмәгән һәм ул документларда теркәлмәгән. Аннан соңгы ревизияләрдә татар авыллары башкорт-мишәр гаскәрләренә язылган. Татарлар рәсми документларда «башкорт типтәре» дигән яңа социаль статус буенча исәпкә алынган. Моны милләт белән бутарга ярамый. Кайберәүләр бутарга тырыша. Бу китап әлеге процессның динамикасын күрсәтә, — диде Марат Гыйбатдинов.

— Китапта элеккеге Уфа өязенә караган һәр авыл буенча мәгълүмат тәкъдим иттек. Басмада урнаштырылган архив документларының күчермәләре әлеге мәгълүматны фәнни яктан дәлилләргә мөмкинлек бирә. Туган якны өйрәнүчеләр боларның нигезендә үз шәҗәрәсен төзи ала. Китапка таянып, кирәкле мәгълүматны архивлардан тирәнрәк эзләргә мөмкин, — дип өстәде Тарих институтның «Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү» бүлеге мөдире Радик Исхаков.

Хәзерге вакытта «Уфа өязе татарлары» китабының электрон варианты Тарих институты сайтында урнаштырылган. Якын арада 2500 нөсхә белән басма варианты дөнья күрәчәк. Беренче чиратта, ул татар тарихын өйрәнүчеләргә бушлай таратылачак. Китапка киләчәктә ихтыяҗ булса, кабат бастыру мөмкинлеге дә күздә тотыла.

 «Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы 284 авылга татарлар нигез салган»

Тарих институты галиме Радик Исхаков, тарихи чыганакларга таянып, Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан хәзерге авылларда XVIII гасыр башыннан бирле татарлар яшәгәнен аңлатты.

— 1722 елгы беренче ревизия материаллары буенча, Башкортстанның төньяк-көнбатышында 284 торак пункт булган. Аларга ясаклы һәм хезмәт итүче татарлар, мишәр татарлары нигез салган. Бу мәгълүматлар хәзерге татар авылларында гасырлар буена татарлар яшәвен раслый. Аларның этник татарлар булуы документта теркәлгән.

XVIII гасырдан ук Уфа шәһәрендә һәм Стәрлетамак авылында (ул вакытта авыл булган) татарлар яшәгән. Уфа читендә татар авыллары булган. Стәрлетамакта ясаклы һәм хезмәт итүче татарлар яшәгән. Моның турында да «Уфа өязе татарлары» китабында мәгълүмат бар, — диде Радик Исхаков.

Тарихчылар ул җирләрдә татарларның төпләнүен миграция белән бәйли.

— Тарихка күз салсак, татар дәүләтенең үзәгендә сугышлар, фетнәләр, ачлык булу аркасында халык читкә — тормыш иркенрәк булган җиргә киткән. Каманың аръягына таба берничә дулкын миграция исәпләнә. Әлеге күренеш төбәкнең үзенчәлеген күрсәтә, — дип аңлатты Марат Гыйбатдинов.

XVIII гасыр башында Уфа өязе Казан губернасының зур административ-территориаль берәмлеге булган. Ул хәзерге Башкортстанны, Татарстанның көнчыгышын, өлешчә Удмуртияне һәм Оренбург, Свердловск өлкәләрен үз эченә алган.

«Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган»

Татарлар белән башкортлар арасында Ризаэтдин Фәхретдиннең милләтенә карата да бәхәсләр күптәннән бара. Мәгърифәтченең милләтен ачыклау өчен журналистлар Тарих институтында Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Байбулатовага мөрәҗәгать итте.

— Минемчә, бәхәс Ризаэтдин Фәхретдиннең уникаль шәхес булуы һәм аның мирасы башкортларга да, татарларга да каравы аркасында килеп чыккан. Ул үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган, ә Россия мөселманы, яисә төрки дип әйткән. Ул хезмәтләрендә дә барыбызны төркиләр дип атаган, — дип җавап бирде Лилия Байбулатова.

Аның сүзләренчә, башкорт галиме Фәнил Байышев Ризаэтдин Фәхретдиннең милләтенә карата бәхәсне ясалма рәвештә оештырылган процесс дип атаган. Лилия Байбулатова бәхәсләшүне урынсыз дип саный, чөнки ул тарихи фактларга таяна. Беренчедән, Риза Фәхретдин үзе төзегән шәҗәрәсендә Юлдаш исемле бабасын күрсәтә. Ул чукындыру башлангач, Зәй өязеннән Самара губернасының Бөгелмə өязенə караган Кичү Чаты авылына китә. Ризаэтдин Фәхретдин шунда дөньяга килә.

— Башкортлар 1899 елда төзелгән формулярга басым ясый. Р.Фәхретдин ул вакытта Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Аның сословиесе башкорт типтәре дип язылган. Монда күбрәк сословие сүзенә игътибар бирергә кирәк, чөнки социаль статус милләтне аңлатмый.

Бөек шәхеснең мирасын татарларның да, башкортларның да үз итәсе килә, ләкин барлык төрки милләтләр өчен иҗат иткән Риза Фәхретдиннең үз фикерен дә исәпкә алырга кирәк. Аның өчен милләт мөһим булмаган. Ул бары тик дингә һәм мәдәнияткә игътибар биргән, — дип сөйләде Лилия Байбулатова.

 «Без әлегә кадәр күршеләр белән туганлыкны саклыйбыз»

 Марат Гыйбатдинов галимнәрнең бәхәсләшүен һәм бер-берсен тәнкыйтьләвен гадәти һәм нормага туры килә торган процесс дип саный. Ул дискуссияләрнең фәнни яссылыкта гына калуын тели.

— Кызганыч, соңгы елларда фәнни дискуссия сәяси яссылыкка күчте. Менә бу бик начар. Бу безнең халыкларның туганлык мөнәсәбәтләрен җимерә. Без әлегә кадәр матур традицияне — күршеләр белән туганлыкны саклыйбыз. Танылган мәгърифәтчеләрне, дин белгечләрен төрле халыкларга: татарларга да, башкортларга да, кыргызларга да хезмәт иткән дип барабыз. Без аларны һәрвакыт татар-башкорт, татар-казакъ мәгърифәтчеләре дип йөртәбез. Бу безнең мәдәниятнең бердәмлеген күрсәтә, халыкларны берләштерә. Тугандаш халыкларның аерылуы бер як өчен дә файдага булмаячак, — диде Марат Гыйбатдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100