news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тямаевның элекке биючесе Альберт Әхмәтов: «Сәхнәгә кире кайтырга бик телим»

news_top
Тямаевның элекке биючесе Альберт Әхмәтов: «Сәхнәгә кире кайтырга бик телим»
Фото: Альберт Әхмәтовның шәхси архивыннан

Күп еллар Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән Альберт Әхмәтов җырчы Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертына килгән. Ризат белән Альберт дуслар һәм курсташлар да икән. Күчтәнәч тапшырырга дип кенә сәхнәгә күтәрелгән. Элек Фирдүс Тямаев концертларының төп бизәге булган Альбертны, әлбәттә инде, сәхнәдән болай гына төшереп җибәрмәгәннәр. Тамашачының теләген хөрмәт итеп, Альберт сәхнәдә ут уйнатып биеп алган.

Альбертның сәхнәдән китүе үз теләге белән булмады. Ул моннан бер ел элек аягын сындырган иде. Күңелсез хәл җырчы Фирдүс Тямаевның Бөре шәһәрендәге концертлары вакытында килеп чыкты.

«Сәхнәнең су түгелгән урынына туры килдемме… 23 ел буе биим бит инде мин. Ничәмә-ничә тапкыр егылганым, сеңерләремне тарттырганым булды. Әмма сынуга ук барып җиткәнем юк иде әле. Аллаһы Тәгалә: «Туктамасаң, үзем туктатам мин сине», – дигәндер, - дип сөйләгән һәм тернәкләнү процессының шактый озакка сузылачагын да хәбәр иткән иде Альберт «Интертат»ка ул вакытта.

Видеода, сөбханаллаһ, Албертның күзләре элекке кебек үк янып тора, хәрәкәтләре йөгерек. Артист сәхнәгә кире кайтырга уйлыймы икән әллә? Шалтыратып, биюченең хәлләрен сорашып алдык.

Хәлләремне сорашуыгызга бик зур рәхмәт. Аллаһка шөкер, зарланмыйбыз. Аягым да беркөе. Дөрес, кайчагында сызлаштырып ала. Һава торышы үзгәрү тәэсир итәме соң...

Күңелем белән сәхнәгә кайтырга бик телим. 23 ел буе биеп йөрдем бит, төрле артистлар белән эшләдем, дөнья күрдем. Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда Таһир Латифуллин җитәкчелегендәге «Сәйдәш» бию ансамбленә йөрдем. Анда эшләгәндә бары тик хыялымда гына булган күпме чит илләрне күрү дә насыйп булды. Шушы һөнәрне сайлавым ярдәм итте барысына да, бию хыялларымны чынга ашырырга булышты.

Фото: © Альберт Әхмәтовның шәхси архивыннан

Бүгенге көнгә килгәндә... Мин әлегә паузада. Сәхнәгә берәр кайчан кире кайтырмынмы, төгәл генә әйтә алмыйм. Тормышта ни буласын алдан беркем дә белми, шулай бит?

Минем кайтуымны көткән тамашачыларым бар. Зинира белән Ризат концертында күреп тә: «Кайчан бии башлыйсың?» - дип бик күп яздылар. Андый комментарийлар күңелне җылыта, - диде Альберт.

Альберт Әхмәтов белән әңгәмәне түбәндәге сылтама аша укый аласыз:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар