Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов: «Сәхнәдән аякны сындырып китәрмен дип уйламаган идем»
Фирдүс Тямаев төркемендә 13 ел эшләгән биюче Альберт Әхмәтов сәхнәдән китүен хәбәр итте. Әлеге карарны кабул итү авыр булганмы? Сәбәпләре нидә? «Интертат» бу хакта Альбертның үзе белән сөйләште.

Альберт, шушы көннәрдә сәхнәдән китүегез турында әйттегез. Сүз Фирдүс Тямаев төркеменнән китү турында барамы, әллә инде тулысынча сәхнәдәнме?
Сәхнәдән киттем. Чөнки аягымны сындырдым. Хәзер миңа тулысынча тернәкләнеп бетәргә генә дә 1 ел кирәк булачак. Яшь тә бара. Туктарга вакыт җиткәндер, дигән фикергә килдем.
Аягыгызны кайчан сындырдыгыз?
14 мартта Бирск шәһәрендәге концерт вакытында сындырдым. Сәхнәнең су түгелгән урынына туры килдемме… 23 ел буе биим бит инде мин. Ничәмә-ничә тапкыр егылганым, сеңерләремне тарттырганым булды. Әмма сынуга ук барып җиткәнем юк иде әле. Аллаһы Тәгалә: «Туктамасаң, үзем туктатам мин сине», – дигәндер.
Әле һаман култык таягы белән йөрим. 1 июньдә «спицы»ларны салдырачаклар. Аннан соң да атна соң ярым гипста йөрергә туры киләчәк. Аннары гына басарга рөхсәт итәчәкләр.

Фото: © Альберт Әхмәтовның шәхси архивыннан
Биюче һөнәрен ни өчен сайлаган идегез? Бу юнәлештә белемегез дә бармы?
Мин кечкенәдән биергә ярата идем. Биюгә сәләтем балачакта ук күренде. Музыка ишетүгә, апам белән икәү биергә тотына идек. Баштан ук Мәдәният институтына керәсем килгән иде, ләкин әниләр рөхсәт итмәде. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр училещесында электрик булырга укыдым. Анда да биюне ташламадым, студентлар арасындагы төрле бәйгеләрдә катнашып йөрдем.
Училищены тәмамлагач, барыбер теләгемә ирештем – Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендәге «Сәйдәш» бию ансамбленә йөри башладым. Чын биючене бездән нәкъ менә Таһир Мәгъсумович ясады. Аның кул астында эшләгәндә, төрле чит илләрдә уза торган бәйге-фестивальләргә бару мөмкинлегебез дә булды. Югыйсә, шуның кадәр чит илләрне кайчан күрер идем әле. Япониягә бару хыялым кечкенәдән бар иде. Минем өчен япон халкының мәдәнияте, көнкүреше кызыклы. Ансамбльдән 4 кеше Япониягә фестивальгә барырга тиеш иде. Шул 4 кешенең берсе йөрмәде дә, җитәкчебез аның урынына мине алып барырга булды. «Безнең белән Япониягә барасың», – дигәч, башым күккә тигән иде.
Ансамбльдә биегәндә, чараларда катнашу өчен, безне төрле артистлар ала иде. Гүзәл Уразова төркемендә эшләгәндә, Фирдүс Тямаев белән таныштык. Ул Гүзәл Уразовага алып баручы буларак килгән иде. Җырчы булып эшли башлагач, Фирдүс мине үзенә биюче итеп чакырды. Ансамбльдән китеп, Фирдүс төркемендә 13 ел эшләдем.
Берәр дәүләт ансамблендә эшләү кулайрак түгел идеме? Артистлар күбрәк түләүләре белән җәлеп иткәндер?
Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә барып карадым мин. «Алабыз» дигәннәр иде. Нигәдер үзем кире уйладым. Акчасы аз булдымы икән, дөресен әйткәндә, хәзер төгәл генә сәбәпләрен хәтерләмим дә инде. Шулай язган булгандыр. Дәүләт ансамбльләренең төрле халык биюләрен янып карыйм, әлбәттә. Чөнки ул – чиста бию, «подтанцовка» түгел. Халык биюләре аша бөтен потенциалыңны, сәләтеңне ачу мөмкинлеге бар.

Фото: © Альберт Әхмәтовның шәхси архивыннан
Биюче – авыр һөнәрме ул?
Кемдер әйтә инде: «Чыгып, 2 минут биисез дә кереп китәсез», – ди. Шул 2 минут биюнең дә нечкәлекләре күп. Беренчедән, син сәхнәдә елмаерга, һәр хәрәкәтеңне уйлап башкарырга тиешсең. Аннан биюченең артистлык сәләте дә булырга тиеш бит әле. Шәхсән үзем, әгәр дә артистлык сәләте булмаса, биюченең биегәнен карый алмыйм. Сәхнәдә «яшәмәгән» кеше сәләтен халыкка тулысынча күрсәтә алмый. Чын мәгънәсендә бирелеп биегән биючеләрне карарга, аларга сокланып утырырга килүчеләр дә була концертка.
Ягъни, артист белән чыгыш ясаган биюче – ул икенче планда, дигән сүз белән килешмисез?
Юк, мин килешмим. Биючене генә карар өчен килүчеләр дә бар. «Киттем» дип хәбәр иткәч, үземә дә бик күп яздылар, әле дә язалар. «Альберт, сине карар өчен килә идек Фирдүснең концертына. Җаның-тәнең белән биисең, җырны хәрәкәтләрең аша тапшырасың», – диләр.
Тямаев төркеменең визит карточкасы булгансыздыр.
Алай дип тә әйткәннәре бар. Алыштырып булмаслык кешеләр юк, диләр. Кеше урынына кеше килә, әмма шәхесне алыштырып булмый. Биюче табу проблема түгел, чыгып биючеләр бар, булыр ул. Тик минем кебек үк образга кереп, сәхнәдә яшәүче кеше табылмаска да мөмкин.
Бер җырда әти ролен уйнаганым күңелдә калды. Сюжет буенча, әтисе кызын кечкенә чагында ташлап китә, ә кызы үскәч, аннан гафу сорый. Җырның эчтәлегенә кереп китеп, шул гафу сорау өлешендә биегән саен чын-чынлап елый идем. Менә шундый моментларны биюче үзе аша үткәрергә тиеш.
«Атказанган» исеме алып булмады булуын, шунысы гына үкенечкә калды. Бик аласым килгән иде. Рәсми рәвештә эшләмәгәч, мөмкин булмады.
Һәрхәлдә, әгәр дә мин сәхнәдән киткәч тә, халык: «Шундый биюче бар иде», – дип сөйләсә, димәк, дөрес юлдан барганмын.
Альберт, сезне Фирдүс Тямаев белән хезмәттәшлек итүдән тыш, иҗади дуслык та бәйли иде. Сезнең китүнең мөнәсәбәтләрегезгә тискәре йогынтысы булмадымы?
Барысы да элеккечә, аралашабыз. Вакыты җиткәч, бөтен биюче дә китә. Без эш белән дуслык мөнәсәбәтләрен бутамыйбыз.
Китү турында карар кабул итү авыр булдымы?
Авыр. Сәхнә җибәрми бит ул. Гаиләне дә күргән юк, дип, китәргә хәл иттем. Без бит бөтен бәйрәмнәрдә эштә. Туйга чакырсалар, анда да барып булмый, чөнки безнең берәр чара килеп чыгарга мөмкин.
Рульдә дә күп йөрдем. Озак еллар Фирдүсне йөрттем. Ул миңа ышана иде. Тыныч кына йоклап бара, кирәкле ноктага илтеп җиткерәсемне төгәл белә иде.
Фирдүснең ышанычын яулау авырмы?
Ул кешене үтәли күрә. Алдарга тырышалармы аны, башка нияте бармы, 1-2 авыз сүз сөйләшү белән аңлый ул кемнең кем икәнен.
«Фирдүс усал, аның белән эшләве авыр», – диләр.
Бөтен җитәкче дә таләпчән була. Мин, җитәкче булсам, шундый ук булыр идем. Эш – эш белән, дуслык – дуслык белән. Әгәр дә син таләпчән булмасаң, кеше ялкаулана, салына, иркенәя башлый. Барысын да тотып торсаң, төгәл таләпләр куйсаң гына тәртип була. Кеше көтелмәгән ситуацияләрдән чыга алсын өчен, тәртип кирәк. Экран сүнеп куярга, биюче егылырга, аны тиз генә алыштырырга кирәк булуы бар. Сәхнәгә 3 пар урынына 2 егет, 1 кыз гына чыккан вакытлар да булды. Без барыбыз да – кешеләр, тормыш бер – артын, бер алдын күрсәтә. Андый чакларда усаллык та кирәк.
Яңа килгән кешеләргә кыенрак булгандыр, бәлки, Фирдүс белән. Мин 13 ел эшләү дәвамында ияләшкән идем инде аңа. Үземне ничек тотасын белә идем.
Ялгышлык җибәргән вакытларыгыз булдымы? Каты эләгә идеме?
Алай каты эләккәне юк инде. Сәхнәдә берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәң, ул да борчыла инде, әлбәттә. Чөнки, бию – концертның бизәге.
Төрле хәлләр булды инде бу еллар эчендә. Юлда кыенлыкларга юлыккан чаклар, мәҗлесләрдән соң бәйләнгәннәре дә булды. Банкетлардан соң адекват булмаган исерек кешеләр бәйләнсә, егетләр белән җыелабыз. Безнең төркем бердәм, үзебезне «обида»га бирмибез.
Туйда да берәр исерек кеше чыгып, сиңа теләсә нәрсә әйтә башларга мөмкин. Андый чакта үзеңне кулда тотарга, эшеңне эшләп, дәшмичә генә китеп барырга тиешсең.
Фирдүс «кал» дип үгетләдеме?
Уңышлар теләде. Аңа да авыр инде озак эшләгән кешене җибәрергә.
Мин аппаратура да ташый алмыйм, бии дә алмыйм. Төркемгә эшләрлек егетләр кирәк. Минем эшләмичә генә акча алып утырасым килми. Алай булдыра алмыйм. 2 ай уйлап яттым, яттым да, шушы карарны кабул иттем. Әле баса башлагач та тиз генә ныгытып йөреп китә алмаячакмын. Сүз уңаеннан әйтим әле, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне соңгы 2 айда бик яхшы аңладым. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Нинди эшкә тотынсаң да, аяк кирәк. Бер әйбер күтәреп булмый. Култык таягы белән гаражлар җыештырдым, машинада йөрергә өйрәндем. Механикада бер аяк белән йөреп була икән, бик тырышсаң.
Аллаһы боерса, берәр эш табылыр әле. Әлегә нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне дә белмим. Без казлар асрап, казылыклар ясап сатабыз. Әлегә шуннан ипилек-чәйлек керем килә.

Фото: © Альберт Әхмәтовның шәхси архивыннан
Гел гастроль тормышы белән яшәвегезгә хатыныгыз ничек карый иде?
Без тормыш иптәшем белән мәктәп елларыннан таныш, 10 елга якын очрашып йөрдек. Өйләнешкәнебезгә 16 ел була. Ул кемгә кияүгә чыкканын белеп чыкты. Кәнәгатьсезлек күрсәткәне булмады. Әмма ул да гел янәшәсендә булуымны тели. Барысын да салып үлчәдем дә китәргә булдым. Яшь тә бара, 50гә кадәр биеп йөрмәм.
Яшь тә яшь дисез, сезгә ничә яшь соң? Биегәндә яшь сиздерәме үзен?
42 тула. Юк, мин сизмәдем, 25 яшьлек биючеләр белән беррәттән биедем.
Берәр бик яхшы тәкъдим килеп төшсә дә, сәхнәгә кире кайтмаячаксызмы?
Кая да булса биермен мин. Башка болай ятасым килми. Бу 2 ай үзәгемә үтте. Гомер буе гастрольдә йөргән кешене читлеккә япкан кебек булды.Үземне мораль яктан кысылган кебек хис иттем. Әмма сәхнәгә тулысынча кире кайтылмас инде ул. Алай да, берәр кинода төшү хыялым бар. Төркемдәге егет-кызлар да: «Альберт, сиңа кинода төшәргә кирәк, теләсә кайсы роль уйный алачаксың», – дип үсендереп тордылар. Кинода төшү өчен берәр кастинг узып карыйсым килә.
Кызганыч, бию белән шулай күңелсез тәмамларга туры килде. Сәхнәдән аякны сындырып китәрмен дип, гомер уйламаган идем. Бар нәрсәнең дә ахыры була. Бу сынауны ничек бар, шулай кабул иттем. Иң мөһиме – гаиләмдә барысы да исән-сау. Аяк кына төзәлер. Күңелемне төшермим. Дуслар, әти-әниләр шалтыратып торалар. Барысы да әйбәт булачак!
Уңышлар, Альберт!

Фото: © Альберт Әхмәтовның шәхси архивыннан