Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туймазы районында ток суккач ике кулсыз калган малайга кабат ампутация ясаганнар

Футбол уйнаганда тәгәрәп киткән тупны алырга маташкан баланы электр тогы суга һәм ул ике кулсыз кала.

news_top_970_100
Туймазы районында ток суккач ике кулсыз калган малайга кабат ампутация ясаганнар
https://pixabay.com

Башкортстанның Туймазы районының Балтай авылында яшәүче 10 яшьлек малай электр трансформаторына орынып, электр тогы суккан иде. Аның кулын ампутацияләделәр. Хәзер баланың кулын кабат ампутацияләргә туры килгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

7 июльдә бала иптәшләре белән футбол уйнарга чыга. Бер мизгелдә туп трансформатор янына тәгәрәп китә. Тупны алырга маташканда, баланы электр тогы суга. Табиблар баланың ике кулының да чук өлешен кисеп ала. Ул озак вакыт реанимациядә ята.

Республика буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы «Башинформ»га хәбәр иткәнчә, малайны реанимациядән стационарга чыгаралар. Аңа тагын бер тапкыр кулларын апмутацияләү өчен операция ясарга туры килә.

«Кабат ампутация ясалды. Пациент стационарда дәвалана. Аңа протез оешмасы вәкиле һәм психотерапевт белән консультация оештырылды. Хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аутодермопластикага әзерләнә», — дип аңлата ведомствоның матбугат хезмәте вәкиле.

Вакыты җиткәч, балага дәүләт хисабына протезлар бирәчәкләр. Ләкин моңа кадәр шактый ерак — кимендә ярты ел, диелә бу хәбәрдә.

  • Аутодермопластика — бозылган тирене тәннең башка урыныннан алынган тире белән каплау өчен операция.
  • «Аңында иде, гел елады». Туймазы районында ток суккан 10 яшьлек бала реанимациядә ята
  • Туймазы районында ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ аңына килгән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100