Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туймазы районында ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ аңына килгән

10 яшьлек малай кулсыз калганын аңлап бетерми, көн буе мультиклар карый, аның хәле катлаулы дип бәяләнә.

news_top_970_100
Туймазы районында ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ аңына килгән
pixabay.com/ru

Башкортстанның Туймазы районындагы Балтай авылында яшәүче 10 яшьлек Илназ Д. трансформаторга орынган һәм аны ток суккан. Хәзер бала кулларсыз калды, ул хастаханәдә аңына килгән һәм туганнары белән телефоннан сөйләшкән. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте.

Баланың хәле әле дә авыр. «Бар да яхшы, ди. Көн буе мультик карый. „Мин үзем генә түгел, минем белән шәфкать туташы утыра“, — ди. Сөйләшүеннән дә, табиблар сүзләренчә дә, ул әле кулсыз калуын аңламый», — ди Илназның әнисе Зөлфия.

Илназның гаиләсе беркемне дә гаепләми. Алар бары тик электротрансформаторлар янына будка куеп, куркыныч объектны аралап алырга, яки аларны биек баганага урнаштырырга кирәк дип саныйлар. «Илназ урынында башка теләсә кем булырга мөмкин иде бит», — диләр.

Әлеге фаҗигане тикшерүчеләр өйрәнә. Тикшерү алды эшләре билгеләнгән. Ә баланы бик озак реабилитация көтә, диелә бу хәбәрдә.

  • 7 июльдә кич белән Башкортстанның Туймазы районындагы Балтай авылында 10 яшьлек Илназ Д. трансформатор подстанциясенә керә һәм электр үткәргеченә ябыша. Ток суга һәм бала җиргә егылып төшә, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100