Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңында иде, гел елады». Туймазы районында ток суккан 10 яшьлек бала реанимациядә ята

ОБЖ укытучысының улы Илназ транформатор будкасына кереп, үткәргечкә орынган.

news_top_970_100
«Аңында иде, гел елады». Туймазы районында ток суккан 10 яшьлек бала реанимациядә ята
https://pixabay.com

7 июльдә кич белән Башкортстанның Туймазы районындагы Балтай авылында 10 яшьлек Илназ Д. трансформатор подстанциясенә керә һәм электр үткәргеченә ябыша. Ток суга һәм бала җиргә егылып төшә. Бу турыда «Тумазинский вестник» хәбәр итте.

Фаҗигане якында гына футбол уйнап йөрүче малайлар күреп тора. Алар биредәге фельдшерга хәбәр итә. Гөлнара Саяхова якында гына яши — ул тиз арада балага беренче ярдәм күрсәтә. Аннары кемдер ашыгыч ярдәм чакыра, Илназның әти-әнисенә әйтә.

«Илназ аңында иде. Ул гел елады, кулларын тоймавын әйтте», — ди шаһитлар.

Башта баланы ашыгыч ярдәм белән район хастаханәсенә алып китәләр, аңа операция ясыйлар. Икенче көнне Илназны Уфа пешүләр үзәгенә күчерәләр.

Сайт хәбәрчесе урынга барган. Авыл зираты янындагы бушлыкта балалар футбол уйный. Шунда ук трансформатор подстанциясе бар. Аннан көчле тавыш ишетелеп тора — хәтта өлкәннәр дә аның янына бармый. Ләкин Илназ курыкмаган шул.

Илназ күп балалы гаиләдә үсә — аларның җиде баласы бар, икесе тәрбиягә алынган. Олы балаларның өчесе эшли инде. Әтиләре Карамалы Гобәй авылында мәктәптә ОБЖ укыта, әниләре өйдә хуҗабикә. Фаҗига вакытында әти белән әни кеше өйдә була, алар хуҗалык эшләрен эшләп йөри.

«Улым дуслары белән уйнарга чыгып китте. Кичке унга кайтам дигән иде. Каникул булса да, безнең өйдә уннан соңга калырга ярамый. Телефон шалтырады, Илназ белән фаҗига булуын әйттеләр. Без хатыным белән машинага утырып, шунда киттек», — ди Марат Низаметдинович.

Хәзер әни кеше Уфада. Илназ реанимациядә, аның янына кертмиләр, табиблар баланың кулын саклап калырга тырыша. 

Илназ гаиләдә иң кече, иң яраткан бала. Бер минут тик утырмый, шаян, отличник. «Мин бөтенесен аңлыйм инде, шук бала. Тик андый куркыныч объектлар койма белән аерып алынган булырга тиеш дип саныйм», — ди күз яшьләре аша әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100