Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тумыштан сукыр Дима Пиговаев бакчада чүп утый – видео

news_top_970_100
Тумыштан сукыр Дима Пиговаев бакчада чүп утый – видео
социаль челтәрләр

Арча районы Яңа Кенәр авылы Сабантуенда сукыр рус егете Дмитрий Пиговаевның «Киек каз юллары» җырлап, бар халыкны шаккатыруы хакында «Интертат»та язма чыккан иде. 

Сөрдедә яшәүче Дима Пиговаевның җырлаудан башка да бик күп сәләтләре бар икән әле. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.

Ул тумыштан сукыр булса да, тик утырырга яратмый, өй буенча һәм бакчада төрле эшләр дә башкара. Әнисе, улының сәләтләрен күрсәтеп, үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендә фото-видеолар урнаштырып тора. Соңгы куйган видеосында Дима кишер түтәлен чүптән чистарта. Ә әни кеше кайда чүп барлыгын әйтеп, ничек өзеп алырга кирәклеген өйрәтеп тора.

Видео астында: «Чын укытучы-ана!», «Молодец, матурым! Син булдырасын! Әниеңнен зур булышчысы!», «Молодцы. Мама, ты супер», «Баласын үзеннән соң яшәргә өйрәтә алган ана – чын ана! Бу очракта бигрәк тә...» кебек җылы комментарийлар калдырганнар.

Әлеге видеоны күргәннән соң, газета хәбәрчеләре Диманың әнисе Наташа белән элемтәгә кереп, егетнең тагын нинди эшләр башкаруы белән кызыксынганнар.  Ул аларга түбәндәге видеоны төшереп җибәргән.

«Сокланып, шаккатып, сау-сәламәт булып та куллары эшкә бармаучылар өчен оялып карарлык әлеге видеолар», – дип хәбәр итә газета.

Дима үзе мөстәкыйль рәвештә урын-җирләрен җыя, ашый, соңыннан табак-савытны юып куя. Укытучысы җырлар ятларга биргән вакытта, Димага әнисе музыканы әзерләп калдыра, Дима микрофон ярдәмендә үзе репетицияләр ясый. Һава торышы яхшы булганда, әнисе белән бергәләп, балалар мәйданчыгына барып килә.

Дима күршеләренә дә ярдәм итә икән. «Мин сораган әйберләрне биреп тора алам. Сарайдагы сыерлар өчен тагаракка су тутырам. Буш вакытта әнигә бакчада булышам. Лейка яки шланг белән яшелчәләргә су сиптерәм, чүп утыйм. Менә шулайрак яшим», – дип сөйләгән Дима. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100