Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукыр рус егете Дмитрий Сабантуйда «Киек каз юллары»н җырлап халык мәхәббәтен казанды

news_top_970_100
Сукыр рус егете Дмитрий Сабантуйда «Киек каз юллары»н җырлап халык мәхәббәтен казанды

Арча районы Яңа Кенәр авылы Сабантуенда сукыр рус егете Дмитрий Пеговаев «Киек каз юллары» җырлап, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән егеткә җыр җырлаганда ук сәдака бирергә теләүчеләрнең иге-чиге булмады.

Дмитрий шулай ук «Каеннарым сагындыра» җырын да җырлады.

Дмитрий Пиговаевка 18 яшь. Ул Арча районы Югары Оры авылында туган, үзен рус милләтеннән дип саный. Аның әнисе Наталья – чыгышы белән Буа якларыннан, чуваш кызы, әтисе Арнольд – Арча ягыннан, мари кешесе булган. Әнисе әйтүенчә, Дмитрий алдан туа, аппарат астында ята, һәм ни кызганыч – тиешле карау булмау сәбәпле, гомергә гарип кала – сукырая. Диманың язмышы да бик катлаулы булып чыга, балачагында әти-әнисе белән яшәргә язмаган була аңа – ул әтисен югалта, әнисе… Әнисе белән дә аерылырга туры килә, һәм ул балалар йортында тәрбияләнә башлый, Лаештагы күзе күрмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен махсус интернатта укый башлый. Яшүсмер вакытында әнисе Югары Орга кайтып яши башлый, әмма Дмитрий укуын тәмамлаганчы Лаешта укый. Балалар йортында да, интернатта да уку русча гына була, шуңа ул бары тик русча гына белә. Хәзер инде Дмитрий Югары Орыда яши, Сөрде авылы мәдәният йортына йөреп татарчага өйрәнә. Җырларында акцент булса да, ул инде хәзер читенсенми, тырышып өйрәнә, татарча аңлый, гади генә җөмләләр белән сөйләшә дә ала башлаган. 

«Татар җырлары күңелгә якын. Кешеләр дә татар җырларын күбрәк ярата, – ди Дима. – Татар теле миңа акыл, сәләтемне үстерергә ярдәм итә». 

Дмитрий киләчәктә музыка белән шөгыльләнергә, Арчада фатир сатып алырга һәм үзе кебек үк күрмәгән дус кызы Азалия белән тормыш корырга тели. 

 – Минем зур сәхнәләрдә татар җырын җырлыйсым, гади тамашачыларны гына түгел, Татарстан Рәисен дә куандырасым килә, – ди Дмитрий.

– Беркайчан авыртмагыз, мәхәббәт, сәламәтлек! – дип теләде Дмитрий.

Чыгышыннан соң, Дмитрийның үзе, аның әнисе һәм аны татарча җырларга өйрәткән мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнара ханым белән сөйләшеп алдык.

– Мин улымның татарча җырлаганына бик уңай карыйм, – ди әнисе Наталья Пеговаева. – Мәктәптә укыганда татарча белми идек, мәктәптән соң Гөлнара апай шөгыльләнә башлады (ул мәдәният йорты директорына шулай мөрәҗәгать итә – «Интертат»). Катлаулы булды, билгеле. Ул телефоннан җибәрә, буш вакытта өйрәнәбез. Хәзер концертларга да алып йөри. Минем максат – ул чын артист булсын иде.

Кайсы телдә җырлаучы артист?

Татарча!

Нигә?

Белмим, никтер безгә татарча күбрәк ошый. Кәефне күтәрә татар җырлары. Күпчелек кеше дә аның татарча җырлавын ошата, – ди Наталья Пеговаева.  

– Дима Пиговаев әнисенең «ВКонтакте»га куя башлагач, бу егет кайчан кайтыр икән, дип көттем, – ди Сөрде мәдәният йорты директоры Гөлнара Вәлиева. – 16 яшендә авылга кайтты. Башта русча җырлады. Татарча да җырла, дидем. Булмый, акцент, ди. Дима, булсын, бер җырны өйрәнеп кара, дидем. Җиңел генә җырны җырлап карады, әмма акценты көчле иде. Аннары икенчесен – «Уфтанма»ны өйрәнде, ул әйбәт китте. Аннары башка җырларны өйрәнә башлады инде. Башта шигырь өйрәнгән кебек иҗекләп өйрәндек, русчага тәрҗемә итеп барам. Хәзер җырны тыңлый, үзе өйрәнә. Диманы бик яраталар, чакыралар. Без аны алып йөрибез – машина бар, утырабыз да китәбез.

18 яшен зурлап уздырдык. Аның клубка йөрергә бик зур теләге бар, әмма әле безнең клубта ремонт бара. Аппаратура өйдә тора, шуңа күрә репетицияләр ишегалдында уза. Дима килә дә яңа җырлар өйрәнәбез. Арчаларга бардык. Диманы күтәрәсебез килә инде, сүз дә юк... 

Дмитрийга уңышлар телибез!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июнь 2023
    Исемсез
    Бик яхшы булыр идет сәхнәләргә менеп җырласа анын шатлыгы эченә сыймас иде ,молодец балакай ,жырла бирешмә бердә ,рәйскә дә алып барырлар алла бирса ул да кутәреп алыр дип беләм җырларынны Дмитрий .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100