Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тумыштан сукыр Дима Пиговаев: «Әнием булмаса, мин нишләр идем, белмим» – «Арча хәбәрләре»

Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүче Дима Пиговаевның беренче тапкыр җырлавын быелгы җәйдә Сөрдедә узган «Авыл бәйрәме»ндә ишеткән идем. Күптән түгел аның белән танышу бәхетенә дә ирештем.

news_top_970_100
Тумыштан сукыр Дима Пиговаев: «Әнием булмаса, мин нишләр идем, белмим» – «Арча хәбәрләре»
"Арча хәбәрләре" газетасы

Быел 18 яшен тутырган сукыр егет районыбыз авылларында уздырылган концертларда даими чыгыш ясый. Җырларын рус һәм татар телләрендә башкаручы Дима рус телендә генә аралаша. Татар җырларын телефон аша кат-кат тыңлап, сүзләп ятлый ул. Тормышындагы иң зур ярдәмчесе – әнисе. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасыннан Гөлнур Миңнебаева язмасы. 

Ятим кызның ачы язмышы

«Мин үземнең кайда туганлыгымны 16 яшемдә генә белдем. Буа районында туганмын. Башта Бөгелмәгә, аннан соң Чистай районына тапшырганнар мине», – дип башлады сүзен Диманың әнисе Наташа Пиговаева.

Дөм ятим кыз әти-әнисен дә, туганнарын да белми. Эзләп тә таба алмаган ул аларны. Ятимнәр йортында тәрбияләнеп, Чистайда урта белемне алган Наташа иптәш кызлары артыннан Казанга китә. Анда төзелеш көллиятендә ике ел белем алып, шул юнәлеш буенча эшли башлый. Эш урыныннан кызга тулай торак бирәләр. Тик бу бәхет озакка бармый, Наташа кыскартуга эләгә. Озакламый, ул иптәш кызы белән төзелеш материаллары эшләп чыгара торган заводка урнаша. Әмма биредә дә ул озак эшли алмый. Иптәш кызының өстенә панель төшеп, вафат була. Бердәнбер якын кешесен дә югалта Наташа.

Фото: © «Арча хәбәрләре» газетасы

«Әлеге фаҗигадән соң мин анда башка эшли алмадым, авылга кайтып киттем. Биектауга кайтып урнаштым. Биредә төрле эштә эшләдем. Сыер да саудым, кош-кортлар да карадым. Кечкенә генә бер будкада яшәдем», – дип дәвам итте ул.

Биредә бергә эшләгән хезмәттәше Наташаны үзенең абыйсы белән таныштыра, һәм яшьләр, гаилә корып, Арча районының Югары Оры авылында яши башлыйлар. Гаиләле тормышка кыз бик авырлык белән ияләшә. Шартлары начар булган иске генә агач йортта өч ай чамасы торганнан соң, ир начар юлга кереп китә: эчә башлый. Үз-үзен тотышы да бик үзгәрә, тормыш иптәшенә кул күтәрә, кыерсыта. Әни булырга хыялланган Наташа, бер-бер артлы, туарга да өлгермәгән ике баласын югалта. «Яшәргә кирәк иде. Авылда нинди эш бар, шунда эшләдем. Авырлы вакытта, мүкәләп, басуда бәрәңге чүпләдем. Ирем Арнольд исерек вакытта, аның өчен көтү көтә идем. Кадер-хөрмәт күрмәдем, гел кыйналып яшәдем. Берсе дүрт, икенчесе биш айлык вакытта балаларымны югалттым, алар туарга да өлгермәде», – дип, хатирәләрен барлады ул.

Өченче йөклелеге дә тыныч кына узмый Наташаның. Ничек кенә булса да, бу баласын саклап калырга тырыша ул. Тик алтынчы айда булачак ананы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Баланы коткарып калыр өчен, ярып алырга мәҗбүр булалар. Якты дөньяга 900 граммлы малай аваз сала. Сабый өч ай дәвамында хастаханәдә авырлыгын арттыра. Әлеге вакыт эчендә әти дигән кешедән улына карата игътибар да, ярдәм дә булмый.

Фото: © «Арча хәбәрләре» газетасы

Сынаудан башланган гомер

Тиешле авырлыкны җыйганнан соң, Наташа улын өенә алып кайта. Тик беренче көннән үк өч айлык сабыйга тынычлык булмый. Әти кеше ничек кенә җәберләми аны. «Кан группасы үзенеке шикелле түгел икәнен белгәч, «бу – минем улым түгел» дип, икебезне дә кыйнады. Нинди һава торышы булуына карамастан, безне урамга куып чыгара иде», – дип искә ала Наташа.

Авылда нинди эш бар, шуңа тотына мескен хатын. Баланы яшәтү, гаиләне ризыклы итү өчен бар көчен куя ул. Кечкенә генә өйләрендә яшәү шартлары начар була. «Балага җылы булсын өчен, аның бишеген мич янына ук куя идем. Түшәмнән аккан су җыелсын дип, бишек кырыенда ванна торды. Болай яшәп булмый дип, төрле җирләрдән шифер, калайлар җыйдым һәм үзем түбәне ямап чыктым. Түшәмне дә булдыра алганча капладым», – ди ана.

Өенә кайтып бераз яшәгәннән соң, баласының карашы дөрес булмавын күрә Наташа. Тугач та, өч ай буе хастаханәдә булганда да, табиблар бернинди тайпылыш турында әйтмиләр. Әни кеше, район хастаханәсеннән юллама алып, Диманы Казанга алып китә. Тикшерүләрдән соң, аңа: «Сезнең улыгыз сукыр!» – диләр. Әлеге көннән соң, ана белән бала хастаханәләр, тернәкләндерү үзәкләре һәм табибларның эксперт комиссияләренә (ВТЭК) даими йөри башлый.

«Әнием булмаса, мин нишләр идем, белмим. Мин һәрвакыт һәм һәркайда аның белән. Аңа булган рәхмәтем чиксез», – ди Дима. Ә әтисе турында ул сөйләшергә яратмый. «Әти белән әни гел ызгышалар иде. Шунысы истә. Бер кычкырышуларыннан соң, мине әнидән аерып алып киттеләр. Берничә ел әнисез Лаештагы ятим балалар йортында яшәдем. Анда мине йөрергә, сөйләшергә өйрәттеләр», – дип искә ала ул.

Әтисез калган 5 яшьлек Дима, билгеле сәбәпләр аркасында, берничә елга әни назыннан да мәхрүм була. Әмма, беренче мөмкинлек булуга, Наташа кабат улын үз янына ала. 8 яшьтән 16 яшькә кадәр Дима Лаештагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус интернатта белем алса да, әнисе белән ул һәрвакыт күрешеп тора, ялларга, бәйрәмнәргә Наташа аны гел үз янына алып кайта.

Интернатта Диманың җырлауга, музыкага булган сәләтен күреп алалар һәм берничә ел дәвамында әлеге юнәлештә өстәмә шөгыльләнәләр. Фортепианода уйнарга өйрәнә, сәхнәгә чыгып җырларга ярата ул.

«Үзен кирәкле итеп тойсын»

Югары Орыдагы йортларына кайтып, бәхетсез елларын искә дә аласы килми Наташаның. Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп, туплаган акчаларына Сөрдедә кечкенә генә йорт сатып ала. Авыл халкы, күрше-тирә ярдәме белән булдыра алганча ремонт ясап, яшәү шартын уңай якка үзгәртә ул.

Бүгенге тормышларына шөкер итеп яши алар: өйләре җылы, ашарларына бар, күңелләре тыныч. Мондый тормышны булдырырга ярдәм итүче каршы як күршеләренә аеруча рәхмәтле Пиговаевлар гаиләсе.

«Күршеләребез Зөлфәт белән Гүзәл – безнең фәрештәләребез. Сөрдедәге йортыбызга килеп яши башлаганнан бирле, безне ризыктан өзмәделәр. Йорт тирәсендә нинди эш бар, барына да булышалар. Безне мунчалы иттеләр. Мин аларга гомер буе рәхмәтле булачакмын», – ди Наташа. Башка җирдә эшли алмаганлыктан, ул үзе дә әлеге хуҗалыкта эшли: сарай тирәсендә мал-туар караша, бакча, ишегалдында төрле эшләр башкара.

«Наташа белән Диманы 2011 елдан беләбез. Безнең янга килеп яши башлаганнан бирле, без – аларга, алар безгә ярдәмләшеп яшибез. Наташа улы өчен нишләргә белми. Режим белән генә тиешенчә ашата, иң яхшысы аңа булсын дип тырыша. Безгә кереп, нинди эшләр бар дип, сорашып кына тора. Без Диманы да эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштык. Үзен кирәкле итеп тойсын дип телибез», – ди Гүзәл ханым.

Наташа белән Дима арасындагы хөрмәт, бер-берсенә рәхмәтле булулары әллә каян күренеп тора. Гомер юлларында күргән сынаулар аларны рухи яктан нык булырга һәм тормышның гади күренешләренә дә куанырга өйрәткән. Тормыш ыгы-зыгысында без күрми калган яки күреп тә игътибарга алмаган гади генә нәрсәләргә дә алар сабыйдай куана белә.

Җырлап яшәүче Дима

Дөньяны туганнан бирле күңел күзе белән генә күрүче Диманың ике хыялы бар: өендә уйнар өчен синтезатор алу һәм Арчада квартирада яшәү. «Иң зур хыялым – Арчада яшәү. Чөнки минем анда Азалия исемле яраткан кызым бар. Без аның белән кечкенәдән бергә. Көн дә телефоннан сөйләшәбез. Арчага күченеп, аның белән бергә яшисем килә. Азалиянең дә минем кебек күзләре күрми. Ул да мине көтә», – дип, хыяллары белән уртаклашты егет. Наташа документларны җыеп, квартира булмасмы дип, район үзәгенә барып караган, тик яшәү урыннары булгач, аны кире борганнар. Тик ул бирешми, кайчан да булса бу хыялның да тормышка ашырына ышана.

Наташа Пиговаева буш вакытында рәсем ясарга яратса, улы Дима җырларга ярата. Сөрде авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Вәлиева аңа татарча җырлар өйрәтә, авылда буласы концертлар алдыннан репетицияләр ясый. Диманың осталыгын күреп, аны инде күрше-тирә авылларга да чакыралар. Ул бик теләп чыгыш ясый. «Русча җырларны әни белән өйрәнәм. Татарча җырларның эчтәлеген миңа Гөлнара апа аңлата һәм мин аларны тыңлап, сүзләп ятлыйм», – ди ул.

Фото: © «Арча хәбәрләре» газетасы

Сентябрь аенда Сөрде мәдәният йортында Диманың 18 яшьлегенә багышланган махсус концерт та уздыралар. Чарага килүчеләр җырчыны бүләкләр, күчтәнәчләр белән куандыралар.

Дима шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган махсус бәйгеләрдә дә катнаша. Шундыйларның соңгысы – «Белая трость» дип аталучы республика хәйрия фествале. Дима «Вокал-соло» номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.

Фото: © «Арча хәбәрләре» газетасы

Күрү сәләте булмаса да, ишетү сәләте һәм хәтере яхшы Диманың. Җырлар тыңлый, күрмәүчеләр өчен махсус китаплар укый, телевизор «карый» ул. Телевизорның пультындагы төймәләргә баса да, берничә секундтан нинди канал икәнен әйтеп тә бирә. Урамга чыгар алдыннан киемнәрен табып, үзе киенә һәм өй эчендә иркенләп йөри ул. Әнә шулай үз тырышлыгы һәм әнисенең ярдәме белән тормышка җайлашкан егет. Янәшәсендә ярдәм кулын сузучы, һәр адымын хуплап торучы әнисе булуы белән бәхетле ул. Үткәнгә әйләнеп карамый, киләчәккә зур өметләр баглап, бүгенге белән яши алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100