Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай югарылыгында булган Сәгыйть Рәмиевне онытырга ярамый

2 елдан татар халкының бөек шагыйре, драматургы, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Рәмиевнең тууына 145 ел була. Габдулла Тукайның дусты, фикердәше булган, иҗаты Тукай, Дәрдемәнд, Гафури белән бер югарылыкта торган әдип турында без нәрсәләр беләбез соң?

news_top_970_100
Тукай югарылыгында булган Сәгыйть Рәмиевне онытырга ярамый
Сәгыйть Рәмиев
https://tatarica.org/

Ни кызганыч, татар җәмәгатьчелеге Сәгыйть Рәмиевне бик сирәк искә ала. Ни Татарстанда, ни туган җире Башкортстанда аның исеме, ичмасам, берәр тыкрыкка, я булмаса, берәр мәктәпкә дә бирелмәгән. Һәйкәле турында сүз дә бара алмый. Күпләр хәтта аны Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) белән бутый. Әйтеп үтик, аның шәҗәрәсе шагыйрь-философ Дәрдемәндкә барып тоташа.

Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 12 февралендә Оренбург губернасы Оренбург өязенең Акман (Ибрай) авылында дөньяга килә. Хәзер Ибрай авылы Башкортстанның Күгәрчен районына керә. Шагыйрь турында мәгълүмат туплау, аның туган ягын өйрәнү максаты белән, мин март азагында ике язучы, Габдулла Тукай премиясе ияләре – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронга ияреп, Башкортстанга чыгып киттем. 5 көнлек сәфәребезнең башка максатлары да бар иде. Алары турында хәбәрләр «Интертат»та һәм «Татар-информ»да алдарак чыкты.

Сәгыйть Рәмиев эзләре буенча без башта Күгәрчен районы үзәге Морак авылына килдек. Төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Рөстәм Сәетбатталов, Сәгыйть Рәмиев турында истәлекләр район китапханәсендә генә булырга мөмкин, дип, безне шунда озата барды.

Сулдан уңга: Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Эльвера Фәйрушина, Рөстәм Сәетбатталов.

Фото: © Рифат Каюмов

Китапханәнең икенче катына менә торган мәйданчык диварына, зур итеп, районның әдәби картасы төшерелгән. Рәсемдә һәр язучының туган авылы, портреты һәм кыскача биографик белешмәсе күрсәтелгән. Өч дистә язучы арасында Сәгыйть Рәмиев тә бар. Район әдипләренә багышланган киштәгә аның «Таң вакыты» китабы куелган иде. Сәгыйть Рәмиев турында мәгълүмат шуның белән чикләнә. Без, Казан кунаклары, бөек шагыйрьнең исемен халыкка таныту юллары турында китапханә директоры Эльвера Фәйрушина белән фикерләшеп алдык.

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов

Яшь буынны тәрбияләгәндә үрнәк итеп күрсәтерлек шәхесләр кирәк, – диде Ләбиб Лерон. – Сезнең районнан чыккан иң зур шәхеснең берсе – Сәгыйть Рәмиев. Ул – Тукай янәшәсендә булган әдип. Яшьләр аны белсә, аларда туган якка карата горурлык хисе артыр иде.

1910-1914 елларда Сәгыйть Рәмиев Әстерханда «Идел» газетасы чыгара, – дип сүзгә кушылды Вахит Имамов. – Габдулла Тукайның Әстерханда айдан артык дәваланганын күпләр белә. Анда аны Сәгыйть Рәмиев чакырып китергән була. Газета ябылгач, Рәмиев Уфага кайтып иҗат итә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Революциядән соң, ул Башкортстан җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегендә җитәкчелек итә. Башкорт әлифбасы төзелә башлагач, аның орфографиясен, ягъни дөрес язылышын булдыруны оештырып йөри. Кызганыч, Тукай кебек, аның да гомере озын булмый – 1926 елда йөрәге туктый. Тукай югарылыгында булган шәхесне кисәк кенә оныту, аңа юлны ябып кую бер дә дөрес түгел.

Эльвера Фәйрушина Татарстан язучыларының сүзләре белән тулысынча килеште. Ул шулай ук Моракта – Сәгыйть Рәмиевкә бюст, ә Ибрай авылы башына стела кую идеясен хуплады. Аралаша торгач, Закир һәм Сәгыйть Рәмиевләр иҗатын берләштереп, 2 елга 1 булса да, «Рәмиевләр укуы» дигән төбәкара конференция һәм шигырь бәйрәме үткәрергә кирәк, дигән фикер дә туды.

 

Фото: © Ләбиб Лерон

«Ибрай халкы Сәгыйть Рәмиевне ишетеп тә белми»

 

Фото: © Рифат Каюмов

Без Морактан Ибрай авылына юл тоттык. Авыл башында тукталып, берничә фото ясадык та, Ибрайга кереп тормыйча, Күгәрченгә киттек. Монда керүнең файдасы юк иде, чөнки Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон алдагы елларда аны өйрәнеп чыккан булганнар. Вахит Имамов сүзләренчә, Ибрай халкы Сәгыйть Рәмиевне ишетеп тә белми.

Күгәрчендә без туры мәктәпкә кердек. Безне мәктәп директоры Эльвира Абдуллина каршы алды. Сәфәребезнең максатын ишеткәч, ул озак еллар татар теле, әдәбият һәм тарихны укыткан, Күгәрчен авылы турында китап язган, хәзер лаеклы ялда булган Нигъмәтулла Ваһаповны чакырды. Без танышып утырган арада, Нигъмәтулла абый да җитез генә килеп керде.

Сулдан уңга: Вахит Имамов, Эльвира Абдуллина, Нигъмәтулла Ваһапов.

Фото: © Ләбиб Лерон

Нигъмәтулла Ваһапов Сәгыйть Рәмиев турында шактый хәбәрдар булып чыкты. Аның сүзләренчә, әдип үзе Ибрайда туса да, әтисе Лотфулла Сәгыйть туар алдыннан гына Эстәрлетамактан күченеп килгән була. Сәгыйть Рәмиев башлангыч белемне Иләк шәһәрендә, ә төп белемне Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә ала. Яшьтән туган авылы белән элемтәсе ныгып калмагач, җирле халыкта да аның истәлеге сакланмаган, күрәсең.

Сәгыйть Рәмиевне искә алып, Казаннан ук олы шәхесләр килгәч, Нигъмәтулла Ваһаповның да, Эльвира Абдуллинаның да әдипне җирле халыкка таныту теләге уянды. Алар халык исеменнән, Сәгыйть Рәмиев исемен мәңгеләштерү турында, район, республика хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә сүз бирделәр.

Фикердәшләр тапкач, без, яхшы кәеф белән, сәфәребезне дәвам иттек. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы студентлары белән очрашуда да, Бәләбәй гуманитар-техник көллиятенең педагогия бүлеге мөгаллимнәре белән очрашуда да Сәгыйть Рәмиев турында сөйләшүләр булды. Аның исемен мәңгеләштерергә кирәклеген беркем кире какмады. Бу фикерне хуплаулар һәм аны тормышка ашыруда теләктәшлек белдерүләр дә күп булды.

Башкортстанда йөреп кайтканнан соң, башыма, Сәгыйть Рәмиев исемен күтәрүне Татарстанда башлап җибәрергә кирәктер, дигән фикер килде. Аның монда китаплары кабаттан басылса, берәр урамга, оешмага исеме бирелсә, һәйкәл куелса, Башкортстан да аның белән ныклап кызыксына башлар иде. Нәрсә дисәң дә, туган җире шунда бит. Иң мөһиме, Мәҗит Гафурины башкортлаштырган кебек, башкорт дип кенә язып куймасыннар.

Шәйхи Садретдинов белән Хатыйп Миңнегулов

Фото: © http://beznenmiras.ru/

Сәгыйть Рәмиев иҗатын Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге галиме Шәйхи Садретдинов тирәнтен өйрәнгән булган. Ул 1996 елда 60 яшен дә тутыра алмыйча гүр иясе булса да, Сәгыйть Рәмиев буенча бай мирас калдырган. Алар арасында дистәләгән мәкалә, «Татар әдәбияты тарихы» басмасында аерым бүлек һәм Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» китабы бар. Шәйхи Садретдинов тарафыннан тупланып, әзерләнеп, 1980 елда басылган «Таң вакыты» җыентыгына әдипнең шигырьләре, проза һәм сәхнә әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистикасы кергән. Китаптагы бай эчтәлекле кереш мәкалә авторы да – Шәйхи Садретдинов. Мин әлеге хезмәтне «Габдулла Тукай» сайтыннан эзләп таптым. Алдагы белешмәне әзерләгәндә шуннан файдаландым.

***

Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)

Сәгыйть Рәмиев – XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь.

С.Рәмиев – шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һәм башка өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы.

С.Рәмиев 1880 елның 12 февралендә Оренбург губернасы, шул ук өязнең Акман (Ибрай) авылында дөньяга килә. Әтисе Лотфулла төп чыгышы белән Эстәрлетамактан булып, ару гына укыган кешеләрдән саналган, агач белән сату иткән, урман эшләтүче байларга ялланып, сал да агызган. Шуңа күрә шагыйрьнең балалык еллары төрле җирләрдә уза.

Рәмиев Урал суы буендагы Иләк шәһәрендә башлангыч мәктәптә, 1890-1902 елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә алдынгы шәкертләрнең берсе булып укый. Өч класслы рус мәктәбендә дә белем ала. Мәдрәсәне бүләкләнү белән тәмам иткәч, шунда ук укытучы итеп калдырыла.

Мөгаллим булып эшләү чорында ул революцион рухлы яшьләр белән аралаша. 1903-1904 елларда яшерен прокламацияләр белән таныша, аларны тәрҗемә итү һәм таратуга катнаша. 1906 ел башларында Казанга килеп, «Таң йолдызы» газетасының 1нче саннарыннан башлап эшкә керешә, 10нчы саныннан аның җаваплы редакторы була.

С.Рәмиев публицистик мәкаләләрендә ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләрне күтәрә, дәүләт думасының хезмәт халкы өчен берни дә эшләмәвен, илдә ачлык, ялангачлык, изү һәм террор хөкем сөрүен күрсәтә, самодержавие строен бетереп, дәүләт идарәсен бөтен халык кулына бирү, җир һәм ирек таләпләрен яклый. Әлеге газетада аның шигырьләре дә басыла башлый. 1906 елның 29 маенда матбугатта беренче булып дөнья күргән «Хәзрәт сакалы» шигырендә дин башлыкларының наданлыгы, реакционлыгы фаш ителә. «Бел телен, эзлә юлын», «Әгәр баксак гәзиттәге хәбәрләргә…» кебек әсәрләрендә инде шагыйрь патша Россиясендә халыкны рәхимсез изү һәм эзәрлекләү күренешләрен бөтен дәһшәтлелеге белән күз алдына бастыра, сәбәпләренә төшенергә чакыра.

Патша хөкүмәте органнары Сәгыйть Рәмиевнен туктаусыз эзәрлекли. Газета әледән-әле конфискацияләнә, редакторы судка бирелә. 21 июльдә аны кулга алып, 1 тәүлек ялгыз камерада ябып тоталар. 1906 елның 30 октябрендә аның квартирасында тентү үткәрелеп, ул янә кулга алына. 1 ноябрьдә аңа суд була. Судта С.Рәмиев акланса да, 17 ноябрьдә губернатор боерыгы белән «Таң йолдызы» бөтенләйгә ябыла. Шуннан соң шагыйрь «Таң мәҗмугасе», «Тавыш» газеталарын чыгаруда катнаша. Ләкин бу газеталар да, берничә сан гына чыгып, конфискацияләнә. «Таң йолдызы»н чыгаруны дәвам итү омтылышлары шулай ук нәтиҗәсез кала. 1907 елның январь, август айларында жандармерия редакциядә тентүләр үткәрә. Татар телендә күп кенә «җинаятьчел» брошюралар, өндәмәләр, аларны бастыру турында типография белән язышу кәгазьләре табыла. Редактор С.Рәмиев исә «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакырыла. «Ләкин ул чакта Казаннан китеп юкка чыкты», – дип яза Казан жандарм идарәсе начальнигы соңыннан.

С.Рәмиев Г.Камал, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан белән бергә татар театрын тудыру һәм юлга салып җибәрүдә актив катнаша. 1906 елның 22 декабрендә татар театры тарихында беренче спектакльне ачып җибәреп, речь сөйләүче дә ул була.

1907 елның көзендә Г.Тукай белән күрешеп дуслашу, Ф.Әмирхан җитәкчелегендәге «Әльислах» газетасына якынаю С.Рәмиевнең поэтик иҗаты үсеп китүгә уңай тәэсир итә.

Рәмиевне киң җәмәгатьчелеккә бик тиз арада атаклы шагыйрь итеп таныткан әсәре – «Таң вакыты». Таң атып килү күренеше ярдәмендә шагыйрь татар халкы тормышында, аңында каршылыклар көрәше барганын, бөтен бер тарихи алмашыну процессын сурәтли.

Шигырьнең соңгы юллары халыкны уянырга, актив хәрәкәткә чакырган набат булып яңгырый:

«Бетмә, надан, туг яңадан

Мәгърифәтле анадан!

Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,

Хата ул өмид алладан!»

Г. Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» хезмәтендә «тирән мәгънәле, гаҗаиб дәрәҗәдә шигъриятле «Таң вакыты»н анализлауга махсус бүлекчә багышлый. «Хәзерге вакытны «татарның таң вакыты» дип атарга мөмкин, – дип яза ул. – Чөнки безнең халыкның гасырларча дәвам кыйлган йокысыннан, өстен каплаган кара төннән яңа дөньяга, якты кояшлы мәдәният галәменә чыгарга торган заманы»* (Г.Ибраһимов. Әсәрләр, 8 томда, 5 т., Казан, 1978).

1910 елның җәендә С.Рәмиевне Әстерханга «Идел» газетасының секретаре итеп чакырып алалар. Ул тиз арада «Идел»нең фактик редакторына әверелә, газетаның телен халыкка якынайта, аның битләрендә милләтләр дуслыгы, мәгърифәт, әдәбият-сәнгать һәм башка мәсьәләләр буенча зур эшчәнлек җәелдерә.

1911 ел башларында Тукайның үпкә авыруы көчәеп китүен белгән С.Рәмиев аны, кымыз белән дәвалау, азәрбайҗан табибы Н.Нәримановка күрсәтү өчен, үз янына чакыра. Әстерханда Тукайга күрсәтелгән зур хөрмәт һәм кайгыртучанлык халык шагыйренең сәламәтлегенә һәм кәефенә унай тәэсир ясый. «Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухан бер көч хис итә башладым… Сәгыйть белән бергә торабыз», – дип яза Тукай Казанга.

Соңыннан, халык шагыйре инде вафат булгач, «Тукаев үлгән» дигән мәкаләсендә С.Рәмиев «тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең» исеме, «эшләп калдырган зур вә гали эшләре» мәңге яшәячәген әйтә.

Архив документлары күрсәткәнчә, хөкүмәт органнары Сәгыйть Рәмиев эшчәнлеген бу елларда да күзәтеп барганнар. Аның квартирасында тентү үткәрелә, Казаннан да мәгълүматлар соратып алына. Нәтиҗәдә, Әстерхан губерна жандарм идарәсе начальнигы С. Рәмиевне «политик ышанычсызлыгы белән танылган эшлекле» дип бәяли. 1914 елның мартында «Идел» газетасы ябыла, С.Рәмиев Әстерханнан сөрелә.

Шагыйрь, әле яңарак кына өйләнешкән хатыны – укытучы Бану Әюпова белән Уфага китеп, «Уфимский сельскохозяйственный листок» журналын татарчага тәрҗемә итеп чыгара башлый. М.Гафури, Г.Ибраһимов һ.б. әдипләр белән аралашып, әдәбият һәм культура хәрәкәтенә якыннан катнаша. Тукайны югалткан җәмәгатьчелек С.Рәмиев иҗатына зур өмет һәм игътибар белән карый. Әдәбиятка килүче Г.Сөнгати, С.Кудаш һәм башка яшьләр аңа багышлап шигырьләр язалар. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сизелерлек активлаша.

Социалистик революцияне Сәгыйть Рәмиев дәртләнеп каршы ала һәм совет учреждениеләрендә эшли башлый. 1919-1920 елларда Урал өязе Ваһапов поселогында ревком секретаре, Магнитка станицасында Халык мәгарифе бүлеге мөдире була, кулына корал алып, ак банда калдыкларын бетерүдә катнаша. РКП(б)ның Верхне-Уральск шәһәр комитеты янындагы мөселман секциясендә хезмәт итә. 1921 елда Чиләбегә күчерелеп, милләтләр эше буенча губерна бүлегендә, «Кызыл Урал» газетасында эшли, педагогия техникумында укыта. 1922 елда Уфага кайтып, Башкортстан Җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегенә җитәкчелек итә.

Инде күптән газаплап килгән үпкә авыруы көчәя баруга карамастан, шагыйрь үзенең иҗат эшен тагын да активлаштыру турында уйлана. Ләкин озакка сузылган каты авыру аның гомерен кисә. 1926 елның 17 мартында көндез сәгать 11дә Сәгыйть Рәмиевнең йөрәге тибүдән туктый. Шагыйрьнең вафаты турында «Правда», «Известия» (1926 ел, 21 март) һ.б. үзәк газеталар язып чыгалар. Төрле милли телләрдәге газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләрдә «С.Рәмиевнең вафаты – татар әдәбияты өчен зур югалту» дип карала. 21 мартта меңнәрчә халык, шагыйрь белән саубуллашып, аны соңгы юлга озата. «Әдәбият күгендәге күп йолдызлар арасында синең йолдызың да һәрвакыт ялтырап торыр. Шуны күргән саен сине искә төшерерләр, онытмаслар… дим, тыныч бул, Сәгыйть!»* (* Сәгыйтькә.– «Башкортстан», 1926 ел, 21 март.) – дип яза халык шагыйре М.Гафури.

С.Рәмиев әсәрләренә Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Гобәйдуллин, Д.Юлтый, С.Кудаш һ.б. әдипләр, А.Н. Самойлович, П.С. Коган кебек күренекле рус галимнәре югары бәя бирделәр. Аның иҗат мирасын барлау һәм өйрәнүгә Г.Сәгъди, М.Гали, М.Гайнуллин, X.Госман, Г.Халит һ.б. белгечләр зур өлеш керттеләр. Күп кенә шигырьләре төрле елларда русчага тәрҗемә ителеп басыла килде.

Аның традицияләре, шигырь төзелешенә керткән яңалыклары алга таба С.Сүнчәләй, Ш.Бабич, Н.Исәнбәт, аеруча Һ.Такташ һ.б. шагыйрьләр тарафыннан үстерелде.

(Чыганак: Рәмиев С. Таң вакыты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 272 б.).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100