Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты»
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә милли рухлы чын татар гимназиясе бар. «Интертат» хәбәрчесе гимназиядә күргәннәре белән уртаклаша.
Март азагында «Интертат» хәбәрчесе 2 язучы, Габдулла Тукай премиясе ияләре – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронга ияреп, 5 көн дәвамында Башкортстан Республикасын урап кайтты. Юлчыларның нияте – татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, милләттәшләрнең тормышын өйрәнү, 2 республика арасында милли, тарихи элемтәне ныгытуга әз булса да өлеш кертү иде.
Алдагы елларда да «Интертат» журналистлары Башкортстанга еш йөрде. Күрше республиканың мәйданы Татарстаннан 2 тапкыр зуррак булуын, татарның бик күп тарихи шәхесләре, шулай ук күп кенә бүгенге иҗатчылары шул төбәктән икәнен исәпкә алсак, Башкортстанга күпме йөрсәк тә артык түгел. Бу юлы язучыларның сәфәре Стәрлебаш, Күгәрчен, Мәләвез районнарына, Стәрлетамак һәм Бәләбәй шәһәрләренә булды.
Җәмәгатьчелек белән очрашулар татар авылларының китапханәләрендә, мәктәпләрендә узды. Без юл планын алдан төзеп куйсак та, киләсебезне беркемгә хәбәр итеп тормадык. Һәр җиргә, чакырылмаган кунак буларак, ишекне үзебез ачып кердек. Хуҗалар беренче мизгелдә аптырап калсалар, сөйләшә башлагач, без иң якын кунакка әверелә идек. Ике язучы килгәнен белеп, һәр авылда диярлек, очрашырга теләүчеләр җыелды. Шундый җылы очрашуларның берсе Бәләбәйнең татар гимназиясендә булды.
«Татар теле бөтен классларда да атнасына 3 сәгать укытыла»
Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов язучыларны шундук танып алды. Ул, мөлаем елмаю белән, безне кабинетына дәште. Хәлләребез, сәфәребезнең максаты белән кызыксынганнан соң, ул гимназия белән таныштырып үтте. Үзе гимназияне 2015 елдан бирле җитәкли икән.
Гимназиядә 425 бала белем ала. Икешәр параллель. Һәр сыйныфта 18дән 26га кадәр бала укый. 10нчы сыйныфка 19 бала тупланган, – дип таныштыра башлады Дамир Хәбибрахманов.
Былтыр 10нчы сыйныфка барырга теләүчеләр булмаган, шуңа күрә быел чыгарылыш классы юк. Киләсе елда булыр, дип көтелә. Күп кенә башка мәктәпләрдәге кебек, монда да балалар былтыр, БДИдан куркып, 9 класс белем белән чикләнгән. Шәһәрдә медицина, педагогия колледжлары булгач, укучылар шунда китүне карый.
Иң яхшы укучыларны ел саен Октябрьск шәһәрендәге Нефть колледжы суырып тора. Уку йортының вәкилләре мәктәпкә киләләр дә, киләчәктә югары хезмәт хакы алып эшләячәксез, дип, балаларны кызыктырып китәләр, – ди гимназия директоры.
Нефть колледжында укыганга карап, бөтен кешегә дә эш буламы соң? Таксист булып йөрмәсләрме?
Бездә эш булмаса, Себергә китәләр. Анда нефтьчеләр җитми. Минем туган авылымда ирләрнең яртысы читкә йөреп эшли.
Татар гимназиясендә укыган балалар эшче генә булып калмыйча, татар милләте өчен файдалы, югары белемле кешеләр булсын иде.
Без моңарчы ел саен 1-2 баланы Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалына җибәрә идек. Алар анда татар һәм инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә. Без әлеге филиалның татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бергәләшеп, татар теле белән бәйле төрле чаралар, бәйгеләр үткәрәбез. Бүгенге көндә 3 укучыбыз анда татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерә. Шуларның берсе хәзер бездә практика үтә. Шулай ук 1-2 бала Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетына китә. Анда да татар филологиясе кафедрасы бар. Балаларның бер өлешен Казан да тарта. Казанга китүчеләрнең бик сирәге генә монда кайта инде.
Татар теле күпме укытыла?
Татар теле бөтен классларда да атнасына 3 сәгать укытыла. Башлангычларда 2 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәбият, ә өлкәннәрдә – киресенчә, әдәбият күбрәк керә. Укытучыларыбыз әйбәт. Мәсәлән, Люзия Фәттахова – Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дәреслекләр әзерләү буенча советы әгъзасы, дәреслекләр авторы.
Татар телен сәнгать түгәрәкләрендә дә өйрәтәбез, чөнки бөтен мәдәни чаралар татарча үтә. Бездә бөтен сыйныфлар татар халык авыз иҗатын үз эченә алган «Аулак өй» дигән гимназия фестивалендә катнаша.
Татар теле дәреслекләре җитәме?
Җитә. Казан да ярдәм итә. Уфада чыккан дәреслекләрне дә кулланабыз.
Балалар мәктәпкә татарчаны белеп киләме?
Бәләбәйдә 24 мең татар яшәсә дә, мәктәпкә күпчелек рус телле балалар килә. Кечкенәдән татарча сөйләшә белгәннәре бик сирәк. Күреп торасыз, рус телле татар балаларына туган телләрен сеңдерергә тырышабыз инде.
Безнең гимназия ике корпустан тора. Элек аның бер корпусы балалар бакчасы иде. Гимназиядә укучылар саны арткач, бакчаны яптык. Юлның каршы ягында бакча төзеделәр дә, балаларны тәрбиячеләре белән бергә шунда күчердек. Яшьләре җиткәч, алар безгә укырга киләчәк. Ул балалар гимназия тормышы белән танышып үсәләр.
Шушы урында кабинетка гимназиянең беренче директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов килеп керде. Шушы гимназияне төзеткән, 19 ел аның директоры булган Нурмөхәммәт абый, пенсия яше җиткәч, шәһәр түрәләренә тыныч кына эшләргә ирек бирми торган тынгысыз характеры аркасында, лаеклы ялга җибәрелә. Эшеннән китсә дә, мәктәп тормышы белән кызыксынып тора. Без килгәч, ул да үзенең элеккеге эш урынына кереп чыгарга булган.
- Нурмөхәммәт Хөсәенов – 2002 елда өченче Бөтендөнья татар конгрессында Путин белән очрашу вакытында «Башкортстанда татар булуы җиңел түгел», дигән фразасы белән танылды. Президент моны «наданлык» дип атады. Бу чыгышыннан соң Нурмөхәммәт Хөсәенов күпсанлы суд процесслары аша узды һәм ахыр чиктә эшеннән җибәрелде.
Нурмөхәммәт Хөсәеновтан: «Гимназия өметлеме?» – дип сорадым. «Балаларның күзләре яна. Димәк, белемгә омтылыш бар», – диде ул.
Иң зур проблема – бина җитми, – дип сүзгә кушылды Дамир Хәбибрахманов. – Бездә укырга теләүчеләр күп. Киләсе елга 1нче сыйныфка 52 бала җыйдык инде. Баласын урнаштырырга теләп, көн дә берәрсе шалтырата. Кабинетлар саны чикле булгач, бөтенесен дә урнаштыра алмыйбыз шул.
Татар тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен чагылдырган мәктәп музее
Без гимназиянең музее белән танышып чыгарга булдык. Нурмөхәммәт абый, укучыларны күреп чыгам, дип, бездән калды. Безне музейга Дамир Хәбибрахманов озата барды. Коридорда шуңа игътибар иттем: бер генә укучы да татарча исәнләшмичә китмәде. Бер-икесен туктатып, татарча сөйләштереп тә карадым. Сынатмадылар – татарча җавап бирә алдылар.
Гимназия коридорларының иркенрәк җирләрендә турник, үрмәләп менә торган баскычлар кебек, спорт снарядлары күрдем. Директор әлеге үзенчәлекне, спортны үстерүдә, балаларны сәламәтләндерүдә файдасы бар, дип аңлатты. Укучылар тәнәфестә телефонда казынганчы, әз булса да турникта тартылып алсалар, тәннәре ныгый, әлбәттә. Шуңа өстәп, гимназиядә спорт түгәрәкләре, хәвефсезлек мәктәбе түгәрәкләре дә бар икән. Җитәкчелек фикеренчә, балалар белемле генә түгел, сәламәт тә булып үсәргә тиеш. Биредә сәнгатькә дә игътибар зур. Атнага барлыгы 136 сәгать сәнгать түгәрәкләре эшли икән.
Музей кабинеты кабинетына кереп килүгә, карашым кулдан ясалган плакатларга төште. Алар татар тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен чагылдыра торган итеп, шактый эчтәлекле эшләнгән. Плакатлар һуннар империясе чорыннан алып 1990 елларга кадәрле вакытны тасвирлый. Мәсәлән, Алтын Урда чорына караган стендта Хисам Кятиб, Мәхмүд Болгари, Котыб, Сәиф Сараи кебек шәхесләр күрсәтелгән, «Идегәй» дастаннан өзек китерелгән. Башка чорларның да үз шәхесләре күрсәтелгән. 1990 еллар «суверенитет чоры» итеп бирелгән. Биредә «Татар-информ» агентлыгының исемен күрү безнең редакция өчен сөенеч булды.
Музей кабинеты, башка мәктәп музейлары белән чагыштырганда кечерәк булса да, эчтәлеге ягыннан бер дә калышмый. Татар тарихының тирәнлеген күрсәткән стендлар музейны аеруча баета.
Музейдан чыккач, кабат Нурмөхәммәт Хөсәенов белән очраштык. Без барында аны балалар төрле яктан килеп, кочаклап алдылар. Элеккеге директорларын сагынганнар.
Нурмөхәммәт абый 1990 елларда Бәләбәйдә шушы беренче татар мәктәбен төзү хатирәләре белән бүлеште.
Гимназияне булдырмас өчен, кайбер түрәләр бик нык тырышты, – ди Нурмөхәммәт Хөсәенов. – Ул вакытта мин башка мәктәптә директор урынбасары һәм Бәләбәй шәһәре депутаты идем, шуңа күрә татар мәктәбенә каршы кешеләрнең миңа «тешләре үтә» алмады. Шулай да, аяк чалырга тырыштылар. Бинаны төзергә бүленгән акча 1 ел эчендә бюджетта 2 мәртәбә бетте. Аның кая киткәнен үзем дә аңламадым. Төзелешкә бүленгән акча диварларны күтәреп куярга гына җитте. Дивар күтәрү – ул бөтен эшнең 10 проценты гына. Төзелеш тукталырга торган чакта Башкортстан Югары Советы депутатына хәлне аңлатып, акча юнәттек. Кабинеттан кабинетка кереп, үҗәтләнеп йөрмәгән булсам, татар гимназиясе ачыласы түгел иде.
Гимназиядә Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев кебек шагыйрьләрне күрәселәре килә
Китәргә җыенып торган арада, яныбызга алдарак телгә алынган татар теле укытучысы Люзия Фәттахова килде. Ул Ләбиб Леронның социаль челтәрләреннән безнең Башкортстанда йөрүебезне белеп, язучылар Бәләбәй гимназиясенә дә керсеннәр иде, дип теләгән. Теләге чынга ашып, очрашырга насыйп булды. Сүз уңаеннан, Ләбиб Леронның үзе булган һәр җирдән социаль челтәрләргә фотографияләр урнаштырып бара торган гадәте бар. Башка язучыларга да аннан үрнәк алырга кирәк икән. Халык кызыксынып тора. Люзия Фәттахова Казаннан башка язучыларның да Бәләбәй гимназиясен күреп китүен теләде. Татар җанлы балаларга күренекле шәхесләр белән очрашулар җитми, ди ул. Аның балаларны аеруча яшьләр – Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев кебек шагыйрьләр белән очраштырасы килә. 2 язучы белән атнага якын йөреп, иҗатчыларның халыкка никадәр көчле тәэсир ясавына тагын бер кат инанып кайттым.