news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында янгын корбаннарын соңгы юлга озату – онлайн трансляция

news_top
Тукай районында янгын корбаннарын соңгы юлга озату – онлайн трансляция

Мәрхүм Айнур Гарданов белән хушлашырга бертуган апа-абыйлары һәм әнисе ягыннан туган сеңелләре килгән. «Биш бала үстек, арабызда иң тынычы, иң йомшагы, иң эчкерсезе Айнур иде. Хатынын һәм балаларын яратып яшәде. Бер-берләренә «матурым» дип кенә тордылар», – ди алар.

Янгын корбаннарын җир куенына иңдерделәр.

«Әлеге фаҗигада без барыбыз да гаепле. Өлкәннәрнең карап бетермәү нәтиҗәсе», – диде Тукай районы башлыгы Ф.Камаев.

Авыл халкы Гардановларны «эчкәннәр» дип язган СМИларны ачулана.

Якыннарын озатырга килгән Эльмира Гарданованы тынычландыра торган дарулар белән генә тоттылар. Бер мизгелдә ирен, әнисен һәм берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын югалткан Эльмира тораташтай катып, күзләрен бер ноктага текәгән... Хәтта өзгәләнеп еларлык дәрәҗәдә дә түгел. Хушлашу мәрасимендә Эльмираның әтисе, янгында һәлак булган ире Айнур Гардановнын апа-абыйлары да бар иде.

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов янгын корбаннарына җиде җеназа намазы укыды.

Җеназа уку…

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Фаҗигадә исән калган бердәнбер кеше – 4 баланың әнисе Эльмира Гарданова.

Фаҗигадә исән калган бердәнбер кеше – 4 баланың әнисе Эльмира Гарданова

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Зират янына кеше җыела.

Бүген Тукай районы Сәет авылында 18 июнь көнне чыккан коточкыч янгын корбаннарын соңгы юлга озатачаклар. Фаҗигадә 7 кеше, шул исәптән 4 бала һәлак булды.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 июнь 2023
    Исемсез
    Ходай туземлеклэр бирсен калганнарга.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар