Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районындагы янгында 4 бала һәлак: «Иң төпчекләре – Алинәләре бигрәк тәти иде…»

Тукай районы Сәет авылында чыккан коточкыч янгын бөтен Татарстанны тетрәндерде. Чөнки нәтиҗәсе бик аянычлы – янгында 3 олы кеше һәм 4 кечкенә бала фаҗигале һәлак булды. 29 яшьлек әни кеше бер мизгелдә 4 баласы, ире, абыйсы һәм әнисен югалтты. Бу кайгылы хәбәр турында ишетү белән үк «Интертат» хәбәрчесе фаҗига булган урынга юл тотты.

news_top_970_100
Тукай районындагы янгында 4 бала һәлак: «Иң төпчекләре – Алинәләре бигрәк тәти иде…»
Гөлназ Хәбибуллина фотолары

Сәет Чаллыдан 35 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче 2 генә урамлы кечкенә авыл. Малларына печән чабып йөрүче абыйдан: «Янгын кайсы урамда булды?» – дип сорадык, авыл башында туктап. «Әнә шушы урамнан барыгыз, үзәктә», – дип, юлны аңлатып җибәрде.

Фаҗига урынын озак эзләргә туры килмәде. Мәчет турыннан уңга борылуга 4-5 янгын сүндерү, «ашыгыч ярдәм», тикшерү комитеты машиналары күренә.

Ишегалдыннан 4-5 метр ераклыктагы араны кызыл тасма белән уратып алганнар. Йортның кара көйгән бурасы, кирпечтән тышланган янкорманың бер өлеше генә торып калган. Бакча ягында аш бүлмәсе булган дип фаразларга кала, ул урында, котсызланып, мич тырпаеп утыра.

Машиналар арасына, өер-өер булып, авыл халкы баскан. Яннарына килә башлау белән, әби-апалар, күзләрендәге яшьне күрсәтмәскә теләп, читкә борылалар. Авыл абзыйлары исә, минем кебек үк үз эшен башкаручы журналистларга усал караш ташлый, авыр сүзләр әйтүдән дә тайчынмый. Үземә дә бик авыр югыйсә, видео төшергәндә кулым калтырый, тынычлана алмыйм.

Әллә иптәшләреннән аерылып калган, капка төбендә, арлы-бирле сугылып, бер каз йөри. Башта янгын сүндергәннән җыелган суда юаныч тапты, аннары үзәкләрне өзәрлек итеп кыйгаклый башлады. Бу кадәр техника һәм халыктан куркып калган сыер-сарык көтүе дә, кайтырга базмыйча, бер капка төбенә өелеште.

«Иң төпчекләре – Алинәләре бигрәк тәти иде…»

Әлеге йорт – 51 яшьлек Гүзәлия апа Гайнетдинова йорты. Ул биредә 30 яшьлек улы Илмир Гайнетдинов, 29 яшьлек кызы Эльмира (документларда – «Ильмира», «ВКонтакте»да үзе язганча, «Эльмира» дип язабыз), 32 яшьлек кияве Айнур Гарданов һәм аларның 4 балалары белән яшәгән. Кияүләре Айнур Гарданов тумышы белән Актанышның Пучы авылыннан.

 

Фото: © https://m.vk.com/id174828145

Беренчел мәгълүматларда Гардановлар турында «гаилә имин булмаган» дип язсалар да, мин авыл халкыннан мәрхүмнәр һәм исән калган Эльмира Гарданова турында бер начар сүз дә ишетмәдем. Өлкәннәр дүртесе дә – «Ирек» хуҗалыгы хезмәткәрләре. Эльмира гына, балаларына түләүләр алу өчен, кооперативта рәсми рәвештә теркәлмичә эшләгән. 9 һәм 10 яшьлек Илназ белән Илнур, сәламәтлекләре чикле булганга, Теләнче Тамак авылындагы коррекцион мәктәп-интернатында белем алганнар. 7 яшьлек Илдус белән 4 яшьлек төпчекләре Алинә күрше Сәмәкәй авылындагы «Зиләйлүк» балалар бакчасына йөргән. Эльмираның әтисе белән әнисе күптән аерылышканнар. Әтисе авылның икенче очында, аерым йортта яши. Япа-ялгыз һәм йорт-җирсез калган кызын әтисе үз янына сыендырыр, дип уйлыйлар.

 

Фото: © https://m.vk.com/id174828145

Нормаль гаилә иде. Балалар үстерделәр, колхозда эшләп тордылар. Гаилә төрлечә була бит. Үзләренчә яшиләр иде инде. Балалары кызганыч, – дип искә ала гаиләне авыл фельдшеры Рәзилә апа Фәрдиева. Аның сүзләренчә, Эльмира Айнур белән Минзәләдә пешекчелеккә укып йөргәндә танышкан. Озак та үтми яшьләр өйләнешә һәм Эльмираның төп нигезенә кайтып яши башлый. Гаиләдә бер-бер артлы сабыйлар дөньяга килә.

 

Фото: © https://m.vk.com/id174828145

Ел саен диярлек бәби тапты инде Эльмира, ел саен… Балаларның яшь аермалары да кечкенә. Саклану чарасын куйдырыр өчен хастаханәгә дә алып барып булмады үзен. Балалары барысы да бик шаян иде, теләсә-кая менеп китеп, гиперактив... Иң төпчекләре – Алинәләре бигрәк тәти иде… – диде ул.

Эльмира белән Айнурның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бик күп туй фотоларын, бер-берсенә ярату белдергән мәхәббәт постларын очратырга була. Берсеннән-берсе кечкенә (берсе әле яңа туган, икенчесенең дә авызында имезлек) балаларның фотолары янына Эльмира: «Кадерле кешеләрем», – дип язган. 

 

Фото: © https://m.vk.com/id174828145

«Бәбекәйләрем…»

Ул арада фаҗига булган ишек алдында сүрәләр укыган тавыш ишетелә башлады. Шушы көннәрдә генә Тукай районы имам-мөхтәсибе итеп билгеләнгән Инсаф хәзрәт Сәүбәнов мәрхүмнәргә ясин чыкты… Ишегалдындагы кешеләр дә, кызыл тасманың бу ягында торган авыл халкы да, кул күтәреп, мәрхүмнәр рухына дога кылды…

Әле бүген төшкә кадәр генә бу ишегалды балалар тавышыннан яңгырап торган дип күз алдына китерүе дә авыр. Инде санаулы минутлар эчендә гомерләре өзелгән гаилә әгъзаларына ясин укыйлар… Мал-туары үлсә дә бердәм булып кайгыра торган авыл халкы мондый фаҗигадан бөтенләй югалып калган. Яннарына елыша төшәм. «Бәбекәйләрем», – дип, янгын корбаннары булган бер гөнаһсыз сабыйларны кызганып елашалар.

Авыл халкы сөйләвенчә, балаларның әниләре тавыклар ашатырга сарайга чыккан булган, шуңа гына янгыннан котылып калган. Аңа  – 29 яшь. «Әтиләре дә урамда булган, ул балаларны коткарырга дип йортка йөгереп кергән, ләкин кире чыга алмаган инде», – дигән сүзләр дә ишетелде.

«Хәрабәләр астыннан чыгарганда ук таныганнар икән. Малайларның олырагының киеме күренә, ди. Һәрберсенең аягы күренә», – дип куркыныч хәлләрнең нечкәлекләренә бирелә бер ханым.

«Янган? Ә бүтән җире исән-саумы?» – дип сораша башлый аннан икенчесе.

Шул күренгән җирен әйтәм, аяклары гына күренә, ди..

Бөтенесенеке дә?

Алар янган… Каралган.

«Әбәт вакыты, мөгаен балалар йоклагандыр…»

Янгын авылның нәкъ уртасында, көпә-көндез чыккан. Ялкын йортны бик тиз урап алган, түбәсе 10-15 минут эчендә янып беткән. Күрше-күлән бердәм рәвештә ярдәмгә күтәрелгән күтәрелүен дә, тик чиләк белән дөрләп янган агач йортка якын килеп буламы соң…

Гардановлар йортына ут үрләгәнне, беренчеләрдән булып, янәшәләрендәге йортка кайтып йөрүче Лилия Гарипова күреп ала, янгын сүндерүчеләрне дә ул чакыра. Ишек-тәрәзәләреннән төтен чыгып яткан йорт ихатасына йөгереп кергән, бер баланың ярдәм сорап кычкырганына кадәр ишеткән Лилия көлгә әйләнгән нигезгә тыныч кына карый алмый. Башта ул кеменеңдер кочагына сыенып үксеп елап алды. Мин килеп сүз каткач:

Кияве, балалары белән сөйләшеп, бакчада йөри идек. Бик шаян, әйбәт балалар, – дип тагын елап җибәрде. – Иң бәләкәе – кызына 3 яшь тә тулмаган иде (авт.  ялгыш әйтә, кызга 4 яшь була), иң олы малаена 10 яшь.

Сез бүген авылда идегезме?

 Без кайтып кына кердек. Мин күрдем. Беренче шалтыратучы мин булдым. Мин кайтканда, йорт яна башлаган иде инде. Кара төтеннәр чыга башлаган иде, мин андый масштаб турында уйламадым да! Төтен ишектән аз гына чыга иде. Аннары мин кердем, кызлары Эльмираны күрдем. Анда әби, малае, кызы Эльмира, кияве 4 балалары белән яшәде. Эльмира су эзләп йөри иде. «Эльмира, балаларың кайда», – дим. Бер баланың кычкырганын ишеттем... Ул ишекне ачып җибәргән иде – анда кара төтен... Анда керерлек түгел иде. Мин телефонга йөгердем – мәйтәм, тизрәк шалтыратырга кирәк. Машинага килеп җиткән идем. Борылып карасам, теге яктан яна... Аннары үзебезнең өйне карый башладык инде... Дәү әбинең өе. Без ялларда гына киләбез.

Бер генә кычкырды. Бер баланың кычкырганын ишеттем. Анасы ишекне ачты, анда керерлек түгел иде. Белмим – кердеме, юкмы.

 Ә нигә барысы да өйдә булдылар икән?

Әбәт вакыты, мөгаен, балалар йоклагандыр...

Лилия Гарипова әйтүенчә, янгын сүндерүчеләр вакытында килгән, әмма янгын бик көчле булган. «Ярты сәгатьтә янып бетте...» – ди ул.

Лилия Гарипова әле узган атнада гына үзенең улының һәлак булган Илназ белән бергәләп велосипедта йөрүләрен, балаларның барысының да ачык йөзле, шат күңелле булуларын искә алды.

«Без кайтканда чыгалар иде. Барысы да ачык күңелле балалар иде. Кергән саен исәнләшәләр иде», – диде ул. Өлкәннәр хакында да: «Эчеп йөри торган гаилә түгел иде, әбиләренең азрак булгандыр инде эчүе. Без монда тормагач, бер начар әйбер дә әйтә алмыйм. Ләкин балаларның әти-әниләре эчми иде», – диде күршеләре.

«Бик ачык, рәхәт балалар иде…»

Фаҗига урынында Илназ белән Илнур укыган Теләнче Тамак коррекцион мәктәбе җитәкчелеге дә бар иде. Мәктәп директоры белән сөйләшергә теләсәк тә, танып белмәгәч, халык арасыннан аны таба алмадым. Сораган кешеләр дә директорны күрсәтүдән баш тартты.

Һәлак булган укучылар Илназ белән Илнурның укытучылары Алсу Гобәева гына малайларны, бик тиз контактка керә, сөйләшә торган, бик ачык малайлар, дип сыйфатлады.

«5»ле алсалар – сөенеп, «3»ле алсалар көенеп яшәдек, менә шундый малайлар иде. Бик ачык, рәхәт балалар булдылар. Әти-әниләре белән дә шалтыратышып, сөйләшеп тордык. Әти-әниләре дә аралашучан иде. Начар берни дә булмады», – диде ул, шактый каушап. Беркадәр вакыттан соң исә яныбызга килеп, видеоны беркая да чыгармавыбызны үтенде.

«Янгын көпә-көндез килеп чыккан. Төнлә, барысы да йоклаган вакытта булса да аңлашылыр иде әле...»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин 7 кешенең гомеры кыелуга китергән янгынның сәбәпләре билгеле булмауны әйтте. Аның сүзләренчә, нәрсә дә булса әйтер өчен, экспертиза нәтиҗәләрен көтү зарур.

«Янгын көпә-көндез килеп чыккан. Төнлә, барысы да йоклаган вакытта булса да аңлашылыр иде әле. Шуңа күрә әлегә янгынның төгәл сәбәпләрен атау әлегә мөмкин түгел.

2021 елда йорттагы газ һәм электр җиһазлары алыштырылган, янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылган. Узган ел аларның төзекме-юкмы икәнлеген тикшергәннәр, барысы да эшләгән, батареяларын гына алыштырганнар.

Янгын сүндерү бүлекчәсе күрше авылда гына урнашкан. Хәбәр булу белән 6 минут эчендә килеп җитсәләр дә, беренче каравыл сүзләренә караганда, йортны инде ут камап алган булган», – диде ул.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев мәрхүмнәрне җирләү, территорияне җыештыру һәм ялгыз калган Эльмира Гардановага мораль һәм матди ярдәм күрсәтүне администрация үз өстенә алачагын белдерде.

«Без балаларны югалттык, районыбыз өчен зур кайгы. Әниләре берүзе калды, балаларын, тормыш иптәшен югалтты. Аңа, әлбәттә инде, якыннарын җирләү, территорияне җыештыру һәм алга таба реабилитация буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Бу мәсьәләләрнең барысын да администрация кайгыртачак. Әгәр безгә рөхсәт бирсәләр, хуҗалык җитәкчесе белән сөйләшеп, иртәгә үк территорияне җыештыру буенча эш башлаячакбыз», – диде ул.

«Имин яшәр өчен бу гаиләнең барлык мөмкинлекләре дә бар иде»

Янгын булган урында кем генә юк иде бүген – Тукай районы администрациясенең барлык җаваплы органнары, коткаручылар, медицина, авыл җирлеге хезмәткәрләре. Ихтыярсыздан, социаль имин булмаган гаилә саналган күп балалы Гардановлар гаиләсе берәр кайчан бу дәрәҗәдәге игътибарны күрдеме икән, дип уйлап куйдым.

Гардановлар гаиләсе 1 ел дәвамында опека органнарында хисапта торган. Эльмира белән Айнур турында «эчмәделәр, балаларын үстерделәр» ди авыл халкы. Ни өчен Гардановлар имин булмаган гаилә саналган? Бу хакта Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариевтан сораштым.

«Балаларның әтиләре дә, әниләре дә эчеп, азып-тузып йөрмәде. Ләкин була бит менә җыештыра белми торган хатын-кызлар. Тегендә чүп, монда чүп, тегендә иске, монда иске. 2020 елның ноябрендә, «Сигнал картасы» килгәннән соң, без гаиләне барып карадык та, антисанитар шартлар аркасында хисапка куйдык. Социаль яклау бүлеге, мәктәп хезмәткәрләре килеп, өйләрен 2 көн буе җыештырдылар. «Ирек» хуҗалыгы җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтте – йортларындагы электр үткәргечләрен алыштырды, күпмедер дәрәҗәдә ремонт ясап, кер юу машинасы, газ плитәсе алып бирде.

Гардановларны без 1 ел дәвамында контрольдә тоттык. Кечкенә балаларын балалар бакчасына урнаштырырга ярдәм иттек. Машина белән кер юарга өйрәттек. Хуҗалык балаларга караватлар алып бирде. Социаль яклау бүлеге даими чыгып йөрде. Шуннан инде өй чиста, балалар каралган булгач, без аларны хисаптан төшердек. Гаиләне алга таба мәктәп һәм авыл җирлеге карамагына тапшырдык. Алар да атнага 2 тапкыр килеп йөрделәр. Эльмирага да, балаларга да идән юышып, гел тикшереп тордылар.

Аракы эчмәде Эльмира белән Айнур, эшләделәр. Бары тик өйдәге антисанитар шартлар аркасында гына куелдылар алар хисапка.

Гаилә акчага интегеп яшәмәде. Мәсәлән, балаларның әтиләренең айлык эш хакы 48 мең, әбиләренеке – 18 мең, Эльмира да 35 меңнән дә ким алмаган дип беләм. «Ирек» хуҗалыгы акчаны түли ул. Ашлама сиптергән айларда төнге 12дә генә кайткан бит ул. Ул айларда 90шар мең дә чыккан хезмәт хакы. Имин яшәр өчен бу гаиләнең барлык мөмкинлекләре дә бар иде», – диде Илфак Шамилович.

«Озатып калыйк...»

Көне буе ыжгырган җил тына төшсә дә, кичкә таба кисәк суытып җибәрде. Туңып, бер-берсен култыклаган авыл халкы мәрхүмнәрне кызыл хач төшерелгән машинага салып, экспертизага алып киткәнче таралышмады. «Озатып калыйк инде...» – диеште хатын-кызлар. Исән калган әни кеше – Эльмираны һәм барысын да үзе аша үткәрүче авыл халкын алда тагын бер коточкыч зур сынау көтә әле – аларның 7 мәетне соңгы юлга озатасылары бар… 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    Пожар это страшная сила,детей очень жалко.Перевод текста очень ужасная,видимо с татарского переводили
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    Котычкыч хәл... Алла сакласын! Якыннарын, балаларын югалткан анага күркәм сабырлыклар бирсен. Ярдәменнән ташламасын Яраббым бер Ходам.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100