news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районы башлыгы махсус операциядә ике улын югалткан ананың хәлен белешкән

news_top
Тукай районы башлыгы махсус операциядә ике улын югалткан ананың хәлен белешкән
https://vk.com/id731476385

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Украинада һәлак булган ике бертуган – Артем һәм Станислав Шамукаевларның әнисе Гулафира Захаровна янында булып, аңа күчтәнәчләр тапшырган. Бу хакта район башлыгы үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә яза.

«Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче райондашларыбызның гаиләләрен игътибарсыз калдырмадык. Бүген сугыш кырында һәлак булган каһарманнарыбыз – Артем һәм Станислав Шамукаевларның әниләре Гулафира Захаровна янына бардык.

Май ае бәйрәмнәре алдыннан махсус чакырылышта булган райондашларыбызның гаиләләренә йөрибез», – дип язган ул. 

Тукай районы Шилнебаш авылы егетләре Артем һәм Станислав мобилизациягә эләгеп, Украинада һәлак булды. «Интертат» сайты, мәрхүмнәрнең әнисе һәм якыннары белән сөйләшеп язма әзерләгән иде. Аның белән түбәндә танышырга мөмкин:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар