Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада үлгән ике бертуганны җирләгәндә: «Туегызга да шулай җыелган булыр идек…»

Тукай районы Шилнебаш авылы халкы Украинада үлгән ике бертуган Артем һәм Станислав Шамукаевлар белән бәхилләште. Абый белән эне бер үк көнне мобилизацияләнә һәм бер үк көнне һәлак була... «Интертат» гаилә корырга да өлгермичә яшьли гомерләре өзелгән егетләрнең якыннары һәм дуслары белән сөйләште.

news_top_970_100
Украинада үлгән ике бертуганны җирләгәндә: «Туегызга да шулай җыелган булыр идек…»
Захар Гуринович фотосы

«Кечкенәдән бер-берсенә терәк булдылар»

Ике баласын салкын гүргә салган ананы нәрсәдер әйтеп юату мөмкин хәл түгел, әлбәттә. Күңелендә ниләр кайнаганны үзе генә беләдер Артем белән Станиславның әниләре Гулафира ханым Шамукаева. «Сөйләшә дә алмыйм инде мин, җаныкаем… Елыйсым килә», – дисә дә, әрнеп, улларының балачагын да, повестка килгән кара көнне дә хәтерендә яңартты ул.

Янып торган мари кызы Гулафира ханым белән мари егете Валерий Минлеханович Мөслимдә табыша. 1987 елда даны еракларга таралган «Челнинский» совхозына эшкә урнашу нияте белән, Мөслимнән Шилнебашка күченәләр алар. Ике уллары – Артем белән Станислав та шушы авылда дөньяга аваз сала. Дус-тату гаиләдә тәрбияләнгән малайлар арасында кечкенәдән туганлык җепләре нык була. 7 яшькә өлкәнрәк Станислав энесе Артемны үзеннән калдырмый, беркемнән кыерсыттырмый.

Бәләкәйдән бер-бересенә терәк булдылар. Малайлар бит, төрле вакытлары булды, әлбәттә, шук-шаян булып үстеләр. Тик алай участковыйларга эләгеп, тәртип бозып, авыл халкының теленә кереп йөрмәделәр алар.

 

Фото: © Наталья Миңнеханова фотосы. Гулафира Захаровна уллары белән

Бертуган булсалар да, төс-кыяфәтләре дә, холыклары да төрле аларның. Артем көчлерәк, кырысрак, бик тиз кызып китә. Стас исә әтисенә тартым – йомшаграк характерлы.

Балалар белән нык дус булдык. Сүгеп, кычкырып ачуланганым да булмады минем аларны. Нәрсәне дә булса яшереп йөрмәделәр, барысын да ачыктан-ачык сөйләшә идек. Кызларым юк дип аптырап тормадым – ашарга да пешерделәр, бакчасын эшкәртергә дә җитештеләр. Кирәк булса, өйне дә ялт итеп җыештырып ала торганнар иде, – ди ул.

Гулафира ханымның тормыш иптәше Валерий Минлеханович, бәлки бәхетенәдер, бу ачы хәсрәтләрне күрми китеп бара. Гаилә башлыгы 2005 елда каты авырудан дөнья куя.

– Балаларны үстерү җиңел булмады. Үсмер чорлары 90нчы елларга туры килде. Эше булса да, хезмәт хакы түләнмәде. Барысына да түздек. Малайларга үзенең киңәшләре белән иң кирәк вакытында әтиләре дә вафат булды. Икесен дә үземә генә тәрбияләргә туры килде. Әтиләренең китүен бик авыр кичерсәләр дә, малайлар үзләрен ул вакытта чын ир-егетләрчә сабыр тоттылар, күрсәтмәделәр.

«Беренче штурмга бергә чыкканнар»

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Артем белән Станислав армия хезмәтенә китә. Станислав, хәрби бурычын үтәгәннән соң, Тоцкийда 2 ел килешү буенча хезмәт итәргә кала. Артем Чаллыда училище тәмамлый, аннары Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

Абый белән эне соңгы елларда Чаллыга йөреп, металлоконструкцияләр ясаучы МК «Мастер» оешмасында эшләгәннәр.

 

Фото: © Наталья Миңнеханова фотосы. Артем Станиславны армиядән каршы ала.

Артем белән Станиславка махсус операциягә чакыру повесткасын да икесенә бер үк көнне алып килеп тапшырганнар. Башта бертуганнар турында, берсе мобилизацияләнгән, икенчесе үз теләге белән киткән, дигән мәгълүмат таралган иде. Гулафира ханым бу сүзләрне кире какты.

Икесе дә мобилизацияләнеп, повестка белән киттеләр, – диде ул безгә. – Калабыз, дип әйтмәделәр, үзем дә кәгазь җыеп, артыннан йөрмәдем. «Әти-әниләре онкология белән авыручы яки инвалид кешеләр генә кала ала, әни. Барабыз», – диделәр. Баштарак еладым, аннан үземне кулга алып, тынычландым.

Казанда өйрәнүләрдә вакытта бергәләп кайтып йөрделәр. Украинага җибәргәндә дә, аларны бер-берсеннән аермаска, дигән беорык булган. Беренче штурмга да бергә чыкканнар иде, – дип сөйли Гулафира ханым.

«Икесен дә исәндер дип юрадым»

Артем белән Станиславтан 23 февральдән бирле хәбәр булмаса да, Гулафира ханым күңелендәге өмет чаткысын сүндерми.

22 февраль көнне шалтыратып, Ватанны саклаучылар көне белән котладым. Икесенең дә кәефләре яхшы иде. Утка керәселәрен белсәләр дә, әйтмәделәр. Гомумән, алардан фронтта чакта «барысы да нормаль, әни, борчылма»дан башка сүз ишетмәдем мин. Хәтта кайда икәнлекләрен дә әйткәннәре булмады. Бу – минем өчен ябык тема булды. Стасик кына (Гулафира ханым олы улына яратып шулай дәшкән) бер тапкыр «Донецкида без» дип әйтеп куйган иде.

 

Фото: © Наталья Миңнеханова фотосы. Артем белән Станислав якын туганнары Екатерина белән

Шул сөйләшүебездән соң башка шалтыратмадылар. Айдан артык хәбәрләре булмаса да, улларым исәндер, дигән уй белән яшәдем. Әсирлеккә төштеләрме икән әллә, дип тә уйланылды. Алар дислокацияләрен гел алыштырып торалар бит, шуңа эзләтергә запрос та ясый алмадык. Бернинди начар тоемлауларым булмады, начар төшләр дә күрмәдем. Шуңа күрә икесен дә исәндер дип юрадым, – ди Гулафира ханым.

Тик өметләре акланмый ананың, узган атнада район военкоматы вәкиле һәм авыл җирлеге башлыгы Гулафира Захаровнага күтәреп бетергесез кайгылы хәбәр алып килә.

Ничек үлгәннәр, нинди шартларда… Боларның берсен дә белмим… Миңа төгәл мәгълүмат биргән кеше юк әлегә. Улларым белән бергә булган егет хәзер госпитальдә ята икән. Тиздән монда кайтачак. Стасикны аның кулында үлгән дип әйттеләр…Шул солдаттан барысын да сорашырмын, дип өметләнеп торам.

 

Фото: © http://tukai-rt.ru/

Бишесе көнне алып кайтып җирләдек балаларны. Соңгы тапкыр йөзләреннән дә сыйпый алмадым. Стасикның табутына тәрәзә куелса да, йөзе капланган иде. Артем бөтенләй ябык табутта кайтты.

Өйләнергә дә өлгерми калдылар бит. Артемыма гыйнварда нибары 27 тулды, Стасикка 4 апрельдә 34 туласы иде», – диде ул.

Әниләре сүзләренчә, Артемның да, Станиславның да планнары зурдан булган.

Икесе дә үзебезнең авыл кызлары белән йөриләр иде. Хезмәт итеп кайткач өйләнәбез, диделәр. Артем ипотекага фатир алу турында хыялланды. Ә Стасик, исән булса, минем белән калыр, авылда төпләнер иде. Ул кечкенәдән чын авыл баласы булып үсте. Әтисеннән техника серләренә өйрәнеп калган иде. Урман-кырларны яратты, берничә ел комбайн йөртүче ярдәмчесе булып та эшләде, – ди ул.

Бу хәлләр ике улын гына түгел, 41 яшьлек туганын да харап иткән Гулафира ханымның.

– Узган ялларда Чаллыда бертуган абыемның малаен соңгы юлга озаттык. Ул да мобилизациягә эләгеп, махсус операциядә һәлак булды, – диде ул.

 

Фото: © tukai-rt.ru

«Соңгы тапкыр күргәндә Артемның карашы салкын иде»

Бүгенге көндә бернидә дә гаме калмаган ана яныннан туганнары, аларның балалары өзелми. Гомер буе күршеләр булып яшәгән, Артем һәм Станислав белән уйнап үскән Наталья Миңнеханова да Гулафира Захаровнаны ярдәменнән ташламый. Мин шалтыратканда да янәшәсендә иде ул ишеген кайгы җиле шакыган күршесенең.

Станиславтан мин 1 яшькә генә кечкенә. Гел бергә булдык, Артемны да бергә карап үстердек. Артемның үткенлеге дә, аз гына хәйләкәрлеге дә бар иде. «Синнән яхшы җитәкче чыгар», – дип шаярта идек үзен. Станислав кечкенәдән эшчән булды, бер генә эштән дә курыкмады ул. Йомшак күңелле, ярдәм сорасаң, беркайчан «юк» дип әйтмәс…

Артем белән Стас турында сөйли башлагач, аларга кереп йөргән вакытларым, балачагым күз алдыма килеп баса. Артем кечкенә чакта Глаша түти аны йоклатып, сарайга чыгып китә иде. Ә безгә күңелсез була башлый, һәм мин кечкенә Артемны кулыннан кытыклап уятам….

Соңрак мин авылның башка урамына күчендем. Шулай булуга карамастан, Глаша түти белән дә, егетләр белән дә элемтә өзелмәде. Мәктәпне тәмамлагач сирәгрәк аралашсак та, күрешкәндә озаклап сөйләшә идек.

Казанда укуда вакытта, саубуллашырга дип, 2 көнгә өйләренә кайттылар алар. Әниләренә өстәлләр әзерләшергә мин дә ярдәм иттем.  Әле бүген дә Глаша түтигә сөйләп тордым. Соңгы тапкыр күргәндә, Артемның карашы ничектер салкын иде. Елмаймады ул, аз сөйләште, уйчан иде. Елап, эч пошып озатып калган идек үзләрен..

Иң кызганычы, иң авыры Глаша түтигә хәзер… Балалары да, алдына утыртып сөярлек оныклары да калмады... Бөтен авылыбыз белән борчылдык әлеге хәлләргә. Егетләр белән бәхилләшергә шулхәтле күп халык җыелды, зират эчләренә дә сыймадык... «Эх, егетләр, сезнең туегызга да шулай җыелган булыр идек бит», – дип уфтандык, – дип сөйләде ул балачак дуслары турында.

«Артем һәрвакыт абыйсы артыннан барды»

Захар Гуринович, Артемның иң якын дусты:

Артем белән бер-беребезне балачактан белсәк тә, яшүсмер чорыбызда гына якыннан аралаша башладык. Чөнки без икебез дә – «балык җене» кагылган кешеләр. Уртак кызыксынуыбыз араларны якынайтты.

Артем турында бары тик уңай фикерләр генә әйтә алам. Һәрвакыт шат күңелле, төшенкелеккә бирелми торган, аралашучан. Ул башкаларны үзенә тартып торды, ят компаниягә эләккәндә, хәтта чит кешеләр дә Артем белән танышырга тели иде, – ди Захар.

Захар соңгы тапкыр дустын Казаннан озатып калган.

Киткәндә, Артемның кәефе юк иде, өйгә кайтасы килде. Ә инде фронтка киткәч, артык иркенләп сөйләшү мөмкинлегебез булмады диярлек. Алай да 22 февраль көнне 5 минут тирәсе видеоэлемтә аша сөйләштек. Озак аралаша алмадык, алар инде һөҗүмгә барырга җыеналар иде. Ул көнне кичке 6да соңгы тапкыр интернетка кергән алар икесе дә. Шуннан соң хәбәргә чыкмый башладылар.

 

Фото: © Захар Гуринович фотосы. Артем белән Захар

Кайсы да булса бармыйча кала алган икән, хәрби комиссариатта андый тәкъдим булган, дигән сүзләр йөри авылда. «Абый бара икән, мин дә барам», – дигән Артем. Минем үземә шәхсән алай дип әйткәне булмады, икесе дә повестка буенча киттеләр, дип беләбез. Ләкин Артемның һәрвакыт абыйсы артыннан баруын, аннан үрнәк алып, хөрмәт итеп яшәвен дә инкяр итеп булмый. Акча мәсьәләләрен дә, ниндидер җитди эшләрне дә гел Станислав белән хәл итә иде ул.

Ничә еллар инде бер оешмада эшләделәр. Бригадаларында бик яхшы егетләр җыелган аларның. Артем белән Станиславны өйрәнүләргә озатканда да, җирләргә дә килделәр. Алар да бу югалтуны авыр кичерәләрдер…

Артем белән соңгы сөйләшүебездә сагынуын, өйгә кайтасы килүен әйтте. «Кайтсам, өйләнер идем мин», – диде. Анда киткәч, гаилә, дуслык кебек төшенчәләрнең кыйммәтен тагын да яхшырак аңлагандыр. Кызганыч, исән-сау кайту насыйп булмады, дустым инде җир куенында ята, – дип сөйләде безгә Захар. 

Артем белән Станиславның әниләре Гулафира Захаровна, барлык туганнары һәм дусларының тирән хәсрәтен уртаклашабыз. Бу кайгыларны җиңеп чыгарга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирсен сезгә! 

 

Фото: © tukai-rt.ru

 

Фото: © tukai-rt.ru

 

Фото: © tukai-rt.ru

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2023
    Исемсез
    Ииии Аллламмм.....Бу Ана ничек тузеп бетэр,жанашым.ике баланнын берседэ калмассын эле...куркэм сабырлыклар бирсен Бер Аллам..
  • 8 апрель 2023
    Исемсез
    Очень страшная потеря. Как такое произошло, что из одной семьи мобилизовали сразу двух сыновей у одинокой пожилой женщины? Сыновей к сожалению не вернуть, но виновные, которым важнее было набрать численность во спасение своих стульев, должны ответить!!! А мамочке, вырастившей настоящих героев, дай Аллах сил и терпения жить дальше🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100