Тукай районында мобилизация белән Украинага киткән ике бертуганны соңгы юлга озатканнар
Бүген Тукай районы Шилнебаш авылында мобилизациягә эләгеп һәлак булган ике бертуган Артем һәм Станислав Шамукаевларны соңгы юлга озатканнар.
Артемга – 27, ә Станиславка 34 яшь булган. Абый белән эне бергә мобилизацияләнгән һәм бер үк көнне һәлак булган. Әтиләре 2005 елда бакыйлыкка күчкәннән соң, Артем белән Станиславны әниләре Глафира Шамукаева ялгызы гына тәрбияләп үстергән.
Станислав, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт иткән. Тоцкийда 1 ел хәрби бурычын үтәгәннән соң, тагын 2 ел контракт буенча хезмәт итәргә калган. Соңгы елларда металлоконструкцияләр ясау заводында эшләгән. Артем абыйсыннан 7 яшькә кечкенә. Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Глафира Захаровна «Якты юл» газетасына сөйләгәнчә, аның ике улына да повестканы бер үк көнне алып килгәннәр.
«Мин, әлбәттә, борчылдым, елый башладым. Аннары, егетләремне озату өчен, үземне кулга алдым, тынычландым. Ирем Валера исән булса, мине ачуланыр иде, дип уйладым. Стас та, Артем да югалып кала торганнардн түгел, ил алдындагы бурычларын үтәп, исән-имин әйләнеп кайтырлар. Әле гөрләтеп туйларын уздырырбыз, оныкларымны сөярмен, дидем.
Хәрби өйрәнүләр вакытында, тәмле ризыклар пешереп, Казанга яннарына барып йөрдем. Хәзер улларым белән телефон аша аралашып торам. Икесенең дә кәефләре әйбәт, бабалары кебек лаеклы хезмәт итеп кайтсыннар. Әтиләре исән булса, уллары белән гоуррланыр иде», – дип сөйләгән булган ул газета хәбәрчесенә узган елның ноябрь аенда.