«Тукай – президентыгыздыр... Мондый хөрмәт бары тик президентка гына булырга мөмкин»
23 апрель көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.
Катнашучылар саны арта, география киңәя бара
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» – 10 ел рәттән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар тел белеме кафедрасы тарафыннан Г.Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә торган фәнни-иҗади бәйге. Әлеге конкурста югары уку йорты студентлары гына түгел, ә мәктәп укучылары да, махсус урта уку йортлары студентлары да катнаша ала.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов елдан-ел чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта баруын билгеләде. Узган елны 160 гариза килгән булса, быел аның саны 290га кадәр җиткән. Аннан соң чараның географиясе да киңәя бара: Татарстанның төрле районнарыннан тыш, Чувашия Республикасы һәм Самара өлкәсе дә өстәлгән.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» бәйгесе быел үзенең кечкенә генә юбилеен билгеләп үтә. Беренче елларны аның географиясе бик тар, катнашучылар саны бик аз иде, ә быел катнашучылар саны 300гә якын. Бу – безнең өчен бик шатлыклы вакыйга», – диде Рамил Мирзаһитов.
«Дәүләтсез халыкның дәүләте – аның шагыйрьләре»
Бәйгенең ачылу тантанасы Ш.Биктимеров исемендәге Казан театр училищесы студентлары әзерләгән «Тукайлы балачак» тамашасыннан башланды. Шулай ук институтның «Бәйрәм» фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.
Ачылышка Татарстанның халык шагыйрьләре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Газинур Морат, Рәдиф Гаташ, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да чакырылган иде.
«Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты милләтне һәм миллилекне саклауның бер үзәгенә әйләнде. Бик зур эшләр башкарды. Төрле районнардан килгән балалар һәм аларның укытучылары утыручы тулы зал – моның нәтиҗәсе», – дип, институт җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде Ринат Вәлиуллин.
Газинур Морат катнашучыларны шагыйрь алдында булган җаваплылыкларын онытмыйча, туган телне саклап яшәргә өндәде.
«Габдулла Тукайның үз өе һәм балалары булмаса да, аның фатиры, өе ул – татар халкының күңеле булган, аның балалары ул – тулаем татар халкы үзе. 2012 елны, вафатына берничә көн кала, Арчада бөек әдибебез Туфан Миңнуллин шундый сүзләрне әйткән иде: «Дәүләтсез халыкның дәүләте – аның шагыйрьләре. Тукай – безнең дәүләтебез, без шуңа сыгынып яшик. Аллаһка шөкер, халкыбыз шагыйрьне, аның иҗатын хөрмәт итеп, зурлап яши, киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм», – диде Т. Миңнуллин.
«Катнашучылар Тукайның образын һәм иҗатын иҗади яктан ачалар»
Ачылыштан соң катнашучылар секцияләргә бүленделәр һәм төрле телдә, төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре Г.Тукайның шигырьләрен сөйли башладылар. Шагыйрьнең шигырьләре татар, рус, инглиз, әрмән, чечен, төрек, кытай, башкорт, үзбәк, таҗик, тува, гарәп, чуваш һ.б. телләрдә яңгырады.
Конкурста 5 номинация бар иде:
- «Без – Тукайлы халык» – татар студентлары һәм укучылары, сәнгатьле итеп, татар телендә Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр;
- «Татар теле – күңелем теле» – чит ил студентлары һәм укучылары, сәнгатьле итеп, татар телендә Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр;
- «Тукай моңы – җиһанда» – Г.Тукай шигырьләрен чит телдә сөйлиләр;
- «Тукай – безнең күңелләрдә» – студентлар һәм укучылар Г.Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрне сөйлиләр;
- «Г.Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» – Г.Тукай иҗаты белән бәйле фәнни-тикшеренү эшләре.
Татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева конкурска 11 фәнни эш җибәрелүен әйтте.
«Фәнни эшләр язучылар арасында 4-11 сыйныф укучылары да, югары уку йорты студентлары да бар иде. Мәктәп укучылары күбрәк мифик образларга («Шүрәле», «Су анасы» һ.б.) мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта «Тукай иҗатында хатын-кызлар», «Тукай иҗатында әхлак» кебек анализ ясый торган темалар да тәкъдим ителгән иде. Мәсәлән, бер укучы Шотландия шагыйре Роберт Бернс белән Тукай иҗатын чагыштырып, андагы образлар бирелешен карый. Катнашучыларның укыганлыгы күренеп тора, һәм алар Тукайның образын, иҗатын иҗади яктан ачалар», – диде ул.
«Габдулла Тукай – сезнең президентыгыздыр...»
Соңыннан кайбер катнашучылар белән Г.Тукай иҗаты һәм аның белән ничек танышулары турында да сөйләштек.
Нгуимтоп Стефани Марвей Камеруннан килгән, хәзерге вакытта А.Н. Туполев исемендәге КАИның халыкара әзерлек бүлеге тыңлаучысы. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле»сеннән өзекне татар һәм француз телләрендә сөйләде. «Габдулла Тукайның шигырьләре француз теленә тәрҗемә ителгән, һәм бу мине җәлеп итте», – диде ул.
Аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, КАИда рус теле укытучысы Әлфия Исхакова кайбер студентларының татар шагыйренә шундый игътибар һәм хөрмәт күрсәтүләренә хәтта гаҗәпләнүләрен әйтте.
«Руандадан килгән (бик ярлы һәм катлаулы тарихы булган ил) 35 яшьлек бер студентымнан: «Кем ул Габдулла Тукай?» – дип сораган идем. «Ул, мөгаен, сезнең президентыгыздыр, чөнки сезнең шәһәр үзәгендә Тукай һәйкәле тора, Тукай метросы, Тукай урамы бар... Кая карама – бөтен җирдә Тукай. Мондый хөрмәт һәм игътибар бары тик президентка гына булырга мөмкин», – дип җавап кайтарды ул. Һәм аның ярлы (аларның фикеренчә) татар язучысы булуына бик гаҗәпләнде», – диде ул.
Куулар Кайгал – Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 1 курс студенты. Үзе Тува Республикасыннан.
«Консерваториядә без татар телен өйрәнәбез, һәм укытучыбыз безгә катнашырга, үз телебезне тәкъдим итәргә тәкъдим итте. Татар һәм тува телләре – бик охшаш телләр, чөнки бер тамыр – төрки халык. Татарлар үзара сөйләшкәндә, мин нәрсә турында сүз баруын аңлыйм», – диде ул.
Ул Казан аның тәҗрибәсендә беренче зур шәһәр булуын да искә алды. «Татарларның «фишкасы» – телдә, ә бездә «фишка», Туваның энҗесе ул – тамак төбе белән җырлау (горловое пение). Казанга тәҗрибә белән уртаклашырга һәм яңа белемнәр туплау өчен килдем. Миңа монда барысы да бик ошый: шәһәр дә, кешеләр дә, мәдәният тә. Һәм безнең мәдәниятләр бик охшаш. Татарлар – тувалылар кебек дип әйтергә була, ләкин бик алга киткән», – дип сөйләде ул.
Россия ислам институтыннан Мохина Субханкулова «Шүрәле»не таҗик телендә башкарды. «Мин аның таҗик телендәге башка әсәрләрен тапмадым, ә «Шүрәле» дөньяның 19 теленә тәрҗемә ителгән», – диде ул.
Соңыннан барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды, һәм кичң күмәк рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.