news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай музееның беренче җитәкчесе: «Шагыйрь үзе бу йортка килгән, дип уйларга нигез бар»

Бу көннәрдә Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан музей җитәкчелеге төрле елларда биредә хезмәт куйган, музейның үсешенә өлеш керткән хезмәткәрләрен бергә җыйды.

news_top
Тукай музееның беренче җитәкчесе: «Шагыйрь үзе бу йортка килгән, дип уйларга нигез бар»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Музей өчен ни сәбәпле нәкъ менә бүгенге «Шамил йорты» сайланган?

Бу сорауга музейның оешу чорында актив катнашкан, ул вакытта ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее директоры булып эшләгән Люция Вәлиева җавап бирде.

Аның сүзләренчә, Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан Казанда шагыйрьгә багышланган музей булдыру мәсьәләсе күтәрелгәч, иң элек аның өчен урын эзләү башлана.

«Иң элек шәһәр буенча йөреп чыгып, төрле биналарны һәм урыннарны карадык. Музей халыкка уңайлы урында булырга һәм Тукай иҗаты белән бәйле мохитне чагылдырырга тиеш иде. Нәтиҗәдә, сайлау бүгенге музей урнашкан йортка төште», – дип искә алды ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу сайлау очраклы булмый. Беренчедән, Тукай хезмәттәшлек иткән «Әл-Ислах» газетасы редакциясе Екатерина урамы (инкыйлабка кадәр, Габдулла Тукай исемен алганчы, шулай атала – иск. «Интертат») 63 нче йортта урнашкан була. Шулай ук элеккеге Тукай кинотеатры урынында торган бинада 1910-1913 елларда Тукай җаваплы сәркатип вазифасын башкарган «Ялт-Йолт» журналы редакциясе эшләгән. Икенчедән, 1907-1912 елларда шагыйрь яшәгән «Болгар» һәм 1912 елның декабреннән 1913 елның февраленә кадәр торган «Амур» кунакханәләре дә биредән ерак түгел. Моннан тыш, Тукайның якын дуслары һәм фикердәшләре – Хөсәен Ямашев, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов кебек шәхесләр дә шәһәрнең шул өлешендә яшәгән.

Үзе дә Иске Татар бистәсенең бизәге саналган әлеге йортның тарихы шактый бай. Халык арасында ул «Шамил йорты» исеме белән мәгълүм. XIX гасыр ахырында беренче гильдия сәүдәгәре Ибраһим Апаков үзенең кызы Бибимәрьямбануны Кавказ халыкларының милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Имам Шамилнең улы Мөхәммәтшафигә кияүгә бирә, ә йорт яшь гаиләгә бирнә буларак күчә.

1902 елны Иске Татар бистәсендә зур янгын чыга һәм ут әлеге йортка да каба. Әмма бер елдан соң Бибимәрьямбану аны яңадан төзетә. Мөхәммәтшафи Шамил 1904 елда Кавказда вафат булганнан соң, йортны танылган татар эшмәкәре һәм кондитер Вәлиулла Ибраһимов сатып ала. Соңрак йорт кондитер фабрикасы, аннан коммуналь фатирлар буларак файдаланыла.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Инкыйлабтан соң йортта тулай торак урнашкан була, шуңа күрә бинаның хәле шактый начарлана. 1984-1986 елларда, ягъни ике ел эчендә, безгә экспозицияләр төзү генә түгел, йортны тиешле хәлгә китерү бурычы да йөкләнде. 1986 елның 11 июнендә музей беренче кунаклары өчен үз ишекләрен ачты. Экспозицияләрдә Габдулла Тукайның балачагыннан башлап соңгы юлга озатылганчыга кадәрге тормышы һәм иҗат юлы хронологик тәртиптә чагылдырылган иде», – дип сөйләде Люция Вәлиева.

Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов киләсе ун елда музейда мөмкин булган үзгәрешләр турында да әйтеп китте.

«Без музейда яңа экспозицияләр булдыру, ремонт ясау турында хыялланабыз. Яңа экспозиция төзү җиңел эш түгел, әмма моның турында фикер алышуга бөтен җәмәгатьчелекне чакырып калабыз. Үз вакытында ясалган экспозиция Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Яңа экспозиция барлыкка килсә, ул Тукай премиясенә лаеклы булсын иде, дигән теләктә калам», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тукай үзе бу йортта булганмы?

Люция Вәлиева әйтүенчә, моңа төгәл дәлилләр сакланмаган.

«Тукай бу йортка килгәнме?» дигән сорауга без төгәл җавап бирә алмадык. Әмма аның монда булуына ышанырга нигезләр бар. Тукайны тәрбиягә алган Мөхәммәтвәли белән Газизә түбәтәйләр һәм аяк киемнәре җитештерү белән шөгыльләнә торган булалар. Ә ул вакытта әлеге йортта яшәүче беренче гильдия сәүдәгәре Апаковның алардан түбәтәйләр ясатуы ихтимал. Шуңа күрә Тукайның монда килүенә ышаныбрак карап була», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар