Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Тәкермәндә фаҗигадә һәлак Саматның әнисе: «Улымның формасын кочаклыйм да елыйм...»

«Саматымны Аллаһы Тәгалә алды, аңа хәзер анда рәхәт… Ә менә безгә, калганнарга ничек яшәргә... Улыбыз безнең бөтен дөньябызны тутырып торган икән», – ди 13 яшьлек улын юл фаҗигасендә югалткан Рамилә Шәрәфиева. «Интертат» фаҗига турында.

news_top_970_100
Түбән Тәкермәндә фаҗигадә һәлак Саматның әнисе: «Улымның формасын кочаклыйм да елыйм...»
Рамилә Шәрәфиева архивыннан

Узган май бәйрәмнәрендә бөтен Татарстанны Минзәлә районында балалар катнашында булган коточкыч юл фаҗигасе тетрәндергән иде. Түбән Тәкермән белән Югары Тәкермән авыллары арасындагы юлда «Тойота» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз балаларны бәрдерде. Чаллыдан әбиләренә кунакка кайткан өч гөнаһсыз бала мәңгелеккә күзләрен йомды. Алар арасында туганнан туган апамның яраткан укучысы – 13 яшьлек Самат Шәрәфиев та бар иде. «Интертат» сайты өчен әлеге язманы, баланың әти-әнисе, башка якыннары рөхсәте һәм теләге белән әзерләп, Саматның якты истәлегенә багышлыйм.

Рамилә һәм Илнур Шәрәфиевларга иртәнге якта килеп кердем. Шундый якты, зур фатир. Ләкин йорт хуҗалары өчен бу йортта кояш мәңгегә сүрелгән… Әти-әниләре ничек кенә өзгәләнсәләр дә, кызганычка, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый инде. Аллаһы Тәгәлә гомерен бик кыска иткән шул Саматның.

Бүлмәдәге өстәл-киштәләренә Самат өчен кадерле булган әйберләр тезеп куелган. Рамилә ханым баланың бер әйберенә дә кагылмаган, ул аларны улының төсе итеп сакларга җыена... Шкафта баланың горурланып киеп йөргән хәрби формасы эленеп тора…Самат әле узган ел гына Чаллының «Калкан» лицеена күчкән булган.

Фаҗига-югалтуларны хайваннар да тоемлый, диләр. Баланың салпы колаклы соры песиенә хәтле моңсуланып калган, күзләрен мөлдерәтеп карап тора да, бөгәрләнеп, «абыйсы»ның бушап калган караватына менеп ята.

Фото: © автор фотосы

«Улым, кулларың алтындыр, дип әйтә торган идем»

– Кайчан да булса үземә бала хәсрәте кичерергә туры килер, дип уйлаганым булмады. Теракт, аварияләр, балалар үлеме турындагы куркыныч хәбәрләрне ишеткәндә дә, алар кайдадыр еракта сыман иде. Минем балам белән нәрсәдер булыр, дигән уйның күңелемә кереп чыкканы да булмады. Үскән саен баланы кочакта гына утыртып булмый, Аллаһы Тәгалә саклар, дип ышана идем, – ди Рамилә ханым.

– Самат – төпчегебез, апасы белән аралары 6,5 яшь. Бик йомшак күңелле, ягымлы булды, бер борчу китергән бала түгел. Гомере кыска булачагын сиземләгән кебек, аның бөтен җиргә җитешәсе килде, – дип дәвам итә ул сүзен. –Башта музыка мәктәбендә укыды, баянда һәм пианинода уйнарга өйрәнде. Ләкин кызыксынуы озакка бармады, «музыка минеке түгел» дип, музыка мәктәбен ташлады. Соңгы вакытта җитди рәвештә каратэ белән мавыкты. Хәтта, аягын авырттырып, физкультурадан азат ителгәч тә, каратэны калдырырга теләмәде.

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан.

Улым искиткеч оста куллы булды. Төзәтмәгән, ясамаган әйбере калмаганга: «Улым, кулларың алтындыр синең», – дип әйтә торган идем үзенә. «Ютуб»тан карап, ипигә кадәр пешерде ул. «Әни, ипи пешерәсем килә», – дип шалтырата миңа. Теләкләренә бер дә каршы килми идем. «Булдыра алсаң, әзерлә», – дидем. Кайтуыма күпереп торган ипи пешереп куйган. Өйдә ашарга булмаса, бәрәңге, йомырка кыздырып ашый белә торган иде, бер дә югалып калмады.

Яз җитә башласа, тәрәзә төбебез яшелчә үсентесе белән тула. Инде март башында ук Самат әби-бабасыннан капчыгы белән балчык алып килә, кыяр, кызыл борыч, карбыз утырта. Быел да теплицага Самат утырткан үсентеләрне күчердек. Аларны «улым үстергән кыяр» дип сөенеп өзеп ашый идек.

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан. Үзе үстергән карбыз

Иремнең әтисе гомер буе умартачы булды. Самат та умартачылык белән кызыксына башлады. Тәкермәндәге бакчабызда умарталык ясарга хыялланды: «Бабай, мин синең бакчаңа умарталар урнаштырам», – дип, рамнар сатып алып, умарта куярга әзерләнеп йөрде.

Кышын-җәен балыкка йөрде. Балык тоту өчен нәрсә кирәк, барысын да алып бирдек. Тәҗрибәле балыкчыларның да аныкы кадәр кармаклары булмагандыр. Гомумән, без бала нәрсә сораса да каршы килмәдек. «Бу балага самолет алырсызмы икән берзаман», – ди торган иде туганнарыбыз, – ди ул.

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан

«Улыбыз вафат булган көннән башлап, дөнья тукталды»

Рамилә ханым белән Саматның бүлмәсенә үтәбез. Әни кеше баласының шкафын ача… Улының хәрби формасын сыйпап-сыйпап куя, күзләреннән мөлдерәп яшь тәгәрәп төшә.

– Беләсезме, баланың бүлмәсенә керүе – җан әрнүе. Шифоньерын ачып, менә шулай формасын кочаклыйм да елыйм, кочаклыйм да елыйм. Әле чалбарларын юып куйган идем. Кителен юасым да килми, аннан баламның исе килеп тора.

Фото: © автор фотосы

Быел улым «Калкан» полиция мәктәбендә 6нчы классны тәмамларга тиеш иде. Әтиебез полиция хезмәткәре булгач, Самат та, әтисенең формасын киеп уйнап, кечкенәдән полиция булырга хыялланды. «Калкан» лицее турында сүз кузгаткач, анда укуы авыр, дип, башта әтисе каршы торды. Ләкин 5нче сыйныфтан соң барыбер үзе теләгәнчә эшләде – «Калкан»га китте. Бу формасын шундый горурланып киеп йөрде. Иптәшләре дә бик якын кабул иттеләр үзен, – ди әнисе.

Бүлмәгә йорт хуҗасы, Саматның әтисе Илнур абый Шәрәфиев килеп керә.

– Улыбыз бик патриот егет иде, – дип, миңа улының флаглар белән төшкән фотоларын күрсәтә башлый. – Ул туганнан бирле патриот булды. Менә бу аның флаглары, аларны авылга кайтканда үзе белән алып кайта һәм ишегалдына керүгә, иң беренче итеп, флагларын кадап куя иде. Ә менә бу полкага, күрәсезме, Россия Президентының портреты куелган.

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан

Үзенең вафатыннан соң, телефонында быел Кыш бабайга язган хатын таптык. Кул белән язган да фотога төшергән. «Бөтен кешеләрнең сау-сәламәт, озак яшәүләрен телим. Россия тизрәк җиңсен иде», – дигән.

– Махсус операция башлангач: «Әни, миңа 18 яшь булса, хәзер мин дә илне сакларга китәр идем», – ди башлады. «И улым, ярый бәләкәй әле син», – дип сөенә идем шул вакытта, – дип, иренең сүзләренә кушыла Рамилә ханым. – Эшкә барып сөйләгәч: «Шушы яшьтән ничек шулай патриот булып була ул?» – дип, кызларның һушлары китә иде.

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан

Әтисе аны мылтыктан атарга да өйрәтте. Мылтыкны сүтеп-җыюны бик тиз башкара иде Самат. Криминалист һөнәре белән дә кызыксынып алды. Әтисе белән бергә криминалист чемоданын җыйдылар, һәрберебезнең бармак эзләренә кадәр алып… Гомумән, әтисе белән бик якын булдылар. Педагог буларак, үзем малай кешенең әтисе белән тыгызрак аралашуын теләдем. «Әтиең белән эшлә», – дип кенә тордым, – ди әнисе.

– Егет кеше нәрсәгә тотынса да, булдырырга тиеш, дип әйтеп килдем. Үземә алмаш итеп, илне саклаучы, намуслы егет итеп тәрбияләргә тырыштым. Көчле булуын, гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яшәвен теләдем. Тик…

Дөнья әйләнә бит инде… Минем өчен улым вафат булган көннән башлап ул әйләнүдән тукталды. Алга таба ничек булыр, белмим, – ди йорт башлыгы, хәсрәт белән тулы күзләрен читкә борып…

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан. Әти-әнисе һәм апасы белән

«Самат – бабай малае иде»

Түбән Тәкермән, кызганычка, әҗәлен дә шунда очраткан авылы – Саматның иң яраткан урыны. Әнисе Рамилә ханымның әти-әнисе яздан кара көзгә кадәр шунда яши. Кышларга гына Чаллыга киләләр. Ә Самат – бабай малае, җәй айларында да, ялларда да Тәкермәнгә ашкынып кайта торган була.

Әти баланы үзеннән калдырмады инде. Самат үзе дә «бабай» дип кенә торды. Әти аны матаена утыртып йөртә, бөтен эшкә өйрәтә иде. Самат умартачылык белән кызыксынгач, узган ел күрше авылдагы Петр абый янына барып, аңа бал аертышып та йөргәннәр.

«Әби-бабайның авылдагы өенә янгын сигнализациясе үткәрәм», – дип хыялланды. Саматка 13 апрель көнне 13 яшь тулды. (13 безнең гаилә өчен куркыныч сан түгел ул. Кайнанамның да, иремнең дә туган көне 13е. Самат белән килеп чыкккан бәхетсезлекне әлеге сан белән бәйләмик», – дип искәртте Рамилә ханым) Туган көненә җыелган бөтен акчага сигнализация куяр өчен әйберләр сатып алды, макетын үзе ясады. Аның бүлмәсенә килеп кереп, чыбык, паяльниклар күплегенә хәйран кала идек. Бик башлы бала иде. Мунча, гараж, йортка сигнализация үткәрүне җәй башына планлаштырып куйды.

Матайда йөрергә хыяллангач, әбисе белән бабасы быел туган көненә матай алып бирделәр. Очсызрак дип, аны кыш көне үк алып куйдылар, ул әтинең эшендә гаражда торды. Ял саен «йөреп алам» дип, бабайның эшенә чаба иде. Авылга көннәр җылыткач кына кайтардылар. 1-2 көн генә алып чыга алды матаен. Алай да ирем: «Спидометры 200 чакрымны күрсәтә. Шул кыска вакыт эчендә йөреп калырга өлгергән», – ди. Мотоциклы хәзер гаражда тора. Сатмаячакбыз, улыбызның истәлеге булып саклансын.

«Самат һәлак булыр алдыннан сәер төш күрдем»

Рамилә ханым, бик кыен булса да Саматның соңгы көнен искә төшерик әле...

– Самат пәнҗешәмбе көнне үк «иртәгә авылга кайтам» дип әйтеп куйды. Җомга көнне аны әтисе авылга кайтарып куйды да үзе кире килде. Иртән Саматны гадәттәгечә озатып калдым, кочаклап-үбеп чыгып китте.

Шимбә көнне рәхәтләнеп йөргән ул, бабай да өйдә булган. Ял көнне бабай эшкә киткән, бала әби белән генә калган. Иртәнге якта әни белән видеоэлемтә аша сөйләштек тә, күңелем белән, ашкынып, алар янына кайтасым килде. Эх, рульдә йөрсәм, кайтып кына китәр идем, минәйтәм. Аннан өйләрне җыештырдым. Саматны бүлмәсендәге тәрәзәләрне юдым, урын-җирләрен алыштырдым, бүлмәсен чип-чиста иттем.

Самат ул көнне көндез басу-кырларга чыккан. Телеграмда «Безнең гаилә» дигән төркемебез бар. «Нинди хозурлык» дип безгә видеолар җибәреп ятты. Матаен да, табигатьне дә төшергән. Әле ул көнне иртән балык тотып кайткан. Әни: «Ул көнне баланы күреп туярга да өлгерә алмадым. Балыкка будильник белән торып, ашкынып чыгып китте», – ди.

Фото: © Саматның соңгы фотоларының берсе

Безнең ике авыл – Югары Тәкермән белән Түбән Тәкермән арасы 1,5 чакрым гына. Үзебезнең авылда кибет булса да, балалар күрше авылга кибеткә йөриләр. Ул кичне Самат матаен кертеп куйган да, дуслары белән, җәяүләп, шул кибеткә менеп киткән. Хәзер инде, ярый матай белән булмаган, дибез. Әти белән әни үзләрен гомерлеккә гаепле санарлар иде.

Кибеткә барышлый гаилә төркемебезгә видео җибәрде, кәефе юклыкка игътибар иттем, елмаймый да. Өйгә кайту белән шалтыратырга куштым. Ләкин улымның тавышын башка ишетә алмадым инде…

«Кызым, монда авария булган, 3 бала үлгән», – дип әни шалтыратты. «Әни, Самат кайда?» – дидем, өзгәләнеп. «Аларның берсе – Самат… Өмет юк, кызым», – диде.

Илнур белән кайтып чаптык… 3 бала да юл кырыенда ята.... Саматым йоклап яткан кебек кенә… Тәнендә бер ярасы, бер җәрәхәте юк. Выпискасында «умырткалыгының муен өлешенә зыян килгән» дип язылган.

Самат һәлак булыр алдыннан сәер төш күргән идем. Аягымны 3 бал корты чакты. Әмма бал кортларын минем элек тә күргәнем булды, һәм аны кайнанам акчага юраган иде. Шул төшне искә төшереп, акча керер, дип сөендем. Аңлап бетермәгәнмен, бал кортын күрсәң – акчага, ә ул сине чакса – кайгыга икән ул.

Баланың алган әйберләренең бәясе минем телефоныма килә. Ул кибеттән ниндидер 20 сумлык конфет алган. Кәгазе дә кесәсендә иде. Күрәчәге йөрткән инде, ул конфет үзебезнең авыл кибетендә дә булгандыр, югыйсә...

«Ике кызны саклап калган фәрештә булган минем улым»

Бу фаҗига ничек килеп чыккан? Сезгә нечкәлекләрен сөйләделәрме?

Алар 5 бала булганнар. 2 кыз исән калган. Мин аларны белмим, ләкин берсен Югары Тәкермән кызы дип аңладым. Самат белән һәлак булган малайларның әниләре – минем белән бергә уйнап үскән кызлар.

Балалар машиналарга каршы, юл кырыеннан дөрес итеп хәрәкәт иткәннәр. Самат – иң беренче булып, аның артыннан 2 кыз, алар артыннан 2 малай кайткан. «Борылыштан шушы машина килеп чыкты да, фарасы бик нык күзләребезне яктыртты. Кара әле, машина бигрәк тиз якынлаша, дип уйларга гына өлгердек, Самат инде әллә ничә метр читкә очты», – дип сөйләгәннәр кызлар. Аңлавымча, кызлар белән Самат арасы да шактый булган. Алар кырыйга керергә өлгергәннәр, ә машина алар артындагы 2 малай өстенә менгән.

Улымның үлеме мизгел эчендә булган, һәлак булуын аңларга да өлгермәгән, диделәр. Алдан баргач, артыннан барган кызларны саклап калган фәрештә булган инде минем улым.

Ул көнне өчесен дә моргка алып киттеләр. Икенче көнне авылга алып кайтып җирләдек. Әниләре белән Саматның сыйныфташлары, укытучылары, мәктәп директоры кайтты. Кеше бик күп иде җеназада. Җеназа намазын Саматка аерым, әниләре бертуган булган ике малайга аерым укыдылар. Өчесе белән җидесен авылда уздырдык. Кырыгын биредә укытырбыз, фатирга да бисмилла керсен, дип сөйләштек.

Беләсезме, әби-бабайларыбыз, барлык туганнарыбыз шушы Түбән Тәкермән авылында җирләнгән. Ирем Башкортстан якларыннан булгач, минем башыма «ә без үлгәч, безне кайда җирләрләр икән» дигән уй еш керә иде. Чаллы зираты – минем өчен ят урын, анда бер кешебез дә юк. Үземне дә Тәкермән зиратына күмдерәсем килә, дип, Илнурга да әйткәнем булды.

Самат улыбыз вакытсыз үлеме белән бу сорауны хәл итте дә куйды…

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан

Балаларны бәрдергән хатынга карата нинди хисләр кичерәсез, Рамилә ханым? Рәнҗү бармы күңелегездә?

Нигәдер мин ул хатын-кыз турында уйламыйм. Бернинди күрәлмау да, төрмәдә чересен иде, дигән теләк тә юк. Кайгым – шул дәрәҗәдәге кайгы, ул хатын минем уема кереп тә чыкмый. Ул да мескен инде, ул да корбан бу вакыйгада. Аның да баласы бар… Юри таптамаган бит инде ул безнең балаларны. Барыбыз да рульдә йөрибез, Аллаһ сакласын. Авыл эче саналмаганга, ул юлда 80 белән йөрергә ярый дип беләм. 80 белән барса да, җитәрлек булган инде тизлеге….

Үкенечләрегез, Саматка әйтелмәгән сүзләрегез калдымы?

Үкенечләрем юк… Аллаһка шөкер, кул күтәргәнебез, кычкырып эндәшкәнебез дә булмады балаларга. Утыртып, тыныч кына аңлата идек ярый-ярамыйларны.

Яратуыбызны тоеп яшәде. Бер-беребезгә «мин сине яратам» дип көн дә әйтешә идек. Йоклар алдыннан, үбеп, тыныч йокы теләп чыгып китә идем.Үзебезчә, бер ритуал иде инде ул безнең. «Бала үсмерлек чорына кереп килә. Гел генә «әни, мине йокларга озат» дип тормас. Торып, тәмле йокыларыңны телә әле», – дип, кайбер көннәрдә алданрак йокыга китсәм дә, торгыза идем үземне.

Киң күңелле бала, ягымлы бала булды. Туганнар белән озаграк очрашмый торсак, барысын да кочаклап чыга. Алар да: «Бары тик Самат тирәсендә бөтерелгән икән безнең бөтен тормыш», – диләр. «Әйдәгез, балыкка», «Әйдәгез урманга кыр чәе эчәргә», – дип әйдәп алып чыгып китә торган иде. «Әби, әйдә бүген беседкада ашыйбыз», – дип оештырып йөрер, самавыр кайнатыр иде.

Самат бөтен җирдә иде, бөтен җиргә җитешә иде ул. Бик матур итеп татарча сөйләшә иде. Соңгы көннәрендә бер видео төшергән, ләкин бабасына күрсәтергә җитешмәгән. Алар көздән бабасы белән тау башына менгән булганнар. Саматның флагына сап ясар өчен агач эзләп. Агач ауган да, ике агач арасына кысылып калган, алар аны алып кайта алмаганнар. Самат шуны табып: «Менә, бабай, без алып кайта алмаган агач ята», – дип күрсәтә...

«Бала баласы балдан татлы» диләр бит. Әти-әнигә дә бик кыен. Иң яраткан оныклары иде ул аларның. Әбисе: «Улым, бездән соң бу өй сезгә кала инде, синеке булыр», – дип әйтә торган иде аңа. Самат авылда үзен тулы бер хуҗа итеп хис итә торган иде.

Саматымны Аллаһы Тәгалә алды, аңа хәзер анда рәхәт… Ә менә безгә, калганнарга ничек яшәргә?!

Ул безнең бөтен дөньябызны тутырып торган икән. Әллә нинди гаиләләр бар. Эчеп, азып-тузып йөрүче гаиләләр… Бер начар гадәтебез, кеше өлешенә кергәнебез, кеше рәнҗеткәнебез юк… Кайвакыт «нәрсә өчен бу сынау безгә» дип уйлыйм. Беләсезме, нәрсә өчен, «за что» дип түгел, ә «для чего» – нәрсәне аңлау өчен бирелде безгә бу сынау? Мин хәзер шушы сорауга җавап табарга тырышам, – диде Рамилә ханым.

Саматның укытучысы: «Саматны соңгы тапкыр күрүемә әле дә ышанасым килми»

Саматның башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Сибаева:

Яңа ачылган 39нчы мәктәпкә эшкә килгәч, миңа 32 укучысы булган 1 Д сыйныфын тапшырдылар. Алар арасындагы Самат 1нче сыйныфтан ук бик акыллы һәм тыйнак булуы белән аерылып торды. 4 ел буе яхшы билгеләргә генә укыды, әти-әнисе дә һәрвакыт ярдәм итеп тордылар.

Самат матур итеп баянда да уйный белә иде. Мәктәптәге Яңа ел бәйрәмендә кечкенә генә Саматның баянда уйнап утыруы бүгенгедәй күз алдымда тора.

Фото: © Рамилә Шәрәфиева архивыннан

4 сыйныфтан соң укучыларым белән елап аерылыштык, алар зур тормыш юлына аяк басты. Самат 5нче сыйныфка укырга китте. Кадет мәктәбенә күчәргә теләве белән дә бик сөенеп уртаклашты. Бер генә бәйрәмдә дә мине котламыйча калмый иде. Соңгы тапкыр укучым белән 6 март көнне күрештек. Дәрес вакытында бүләкләр күтәреп, елмаеп-көлеп килеп керде, бәйрәм белән котлады. Саматны үзенә бик тә килешеп торган кадет киемнәреннән күреп, бик шатландым. Сыйныфташлары белән элеккечә үк дус булуын әйтте, укуларының әйбәт булуын әйтеп елмайды. Саматны соңгы тапкыр күрүемә, әлеге саубуллашуның мәңгелеккә булуына хәзер дә ышанасым килми.

Саматның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Әти-әнисенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аларга сабырлыклар телим. Самат безнең күңелләрдә мәңге шундый якты бала булып сакланыр.

«Татар-информ» һәм «Интертат» редакциясе Саматның әти-әнисе, якыннары, шулай ук әлеге фаҗигадә һәлак булган башка балаларның туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә бу авырлыкны кичерергә сезгә көч һәм сабырлык бирсен.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 май 2024
    Исемсез
    Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун! Аллаһ Тәгалә сезгә күркәм сабырлык бирсен, Фирдәүс җәннәтләрендә очрашырга насыйп әйләсен, Әәмиин!
  • 9 май 2024
    Исемсез
    Иии улым бигерэклэрдэ кыска гомерле буддын шууул. Без сине бик сагынабыз, гомергэ истэн чыкмаслык кайгы будды бу улем.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100