Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмендә – матәм: Минзәләнең Түбән Тәкермәнендә машина бәрдергән өч баланы җирлиләр

Бала хәсрәте килмәсен, дип еш ишетергә туры килә. Ни кызганыч, быелгы май бәйрәмнәре чыгышы белән Минзәләдән булып, Чаллыда яшәүче 3 гаиләнең иңнәренә әнә шул иң зур хәсрәтне сала. Бүген Минзәләнең Түбән Тәкермән авылында машина бәрдергән 3 баланы җирлиләр.

news_top_970_100
Май бәйрәмендә – матәм: Минзәләнең Түбән Тәкермәнендә машина бәрдергән өч баланы җирлиләр
Фото: © «Татар-информ»

Фаҗига узган кич, 28 апрельдә, 20.00 сәгать тирәсендә, Югары Тәкермән һәм Түбән (Тауасты) Тәкермән (Верхний, Подгорный Такерман) авыллары арасында булды. Рәсми исеме Тауасты Тәкермәне булса да, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова әйтүенчә, минзәләлеләр телендә ул Түбән Тәкермән. Ике авыл арасы – 1 генә километр. «Тойота» машинасы белән идарә итүче 1987 елгы хатын-кыз 3 баланы бәрдерә. Барлыгы 5 бала – 3 малай һәм 2 кызның Түбән Тәкермәнгә өйләренә кайтып барышы булган, кызларга зыян килмәгән.

Фаҗига булган урынга Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин барган.

«Прокуратура юл һәлакәтен китереп чыгарган сәбәпләр һәм шартларны ачыклаячак, шулай ук авария урынында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү турында закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк», – дип шәрехли ул.

Ул кыз туганнан туганын бәрдергән – «үзем үлгән булсам» ди икән инде Зилә үзе дә...

Алия Шәрипова биргән мәгълүматларга караганда, Самат Шәрәфиевкә 13 яшь, Тимур Фәсхетдиновка 10 яшь һәм Булат Миңнуллин исемлесе – 2014 елгы, аңа 8 майда 9 яшь туласы булган. (9, 13, 17 яшь дигән мәгълүмат чыккан иде, бу, күрәсең, дөрес түгел – «Интертат»).

– Балалар Чаллыдан әбиләренә кунакка кайтканнар. Бәрдергән хатын-кыз да Чаллыныкы, туганнары. Бүген балаларның өчесен дә бер-бер артлы озатабыз.

Бу балалар элек тә гел авылга кайтып йөри иде. Берсенең әбисе шалтыратып сөйләшкәч, «мин монда гына, хәзер керәм» дип әйткән булган. Тагын берсенең әбисе оныгына «нишләп озак тордың» дип әйтергә җыенганда, телефонын алмаган. Аннары шул оныгының телефоныннан фаҗига булганын хәбәр иткәннәр. Ул балаларга 250 метрлап кына калган булган инде өйләренә кайтып җитәргә, «кайтып җитәбез» дигәннәр, – дип сөйләде.

Алия Шәрипова сүзләренчә, 2 онык бер гаиләгә кайткан булган. Алар – ике бертуганның малайлары, берсенең әнисе дә авылда булган. Балаларны бәрдергән кызның әнисе белән үлгән малайның әтисе бертуган, диде. Тәкермәнгә кайтып йөри торган Чаллы кызы.

– Туганнан туганын бәрдергән булып чыга. Ул баланы үзе карап үстергән булган әле, диделәр. Ул кыз хатын-сөйләрлек хәлдә түгел, әнисе генә «күрмәдем мин аларны, ничек килеп бәрелү белән туктадым, машина туктап калды, аңлата да алмыйм» дип әйтә диде. Туганнары каршы тормый инде, «нишләтәсең, күрәчәкләре булгандыр инде» диләр. Ул хатын-кызның әле генә рульгә утыруы түгел, йөри иде инде ул. Малайлар да уртадан да бармаган, кырыйдан атлаган, машина килгәндә чыкканнардырмы – белеп булмый бит... «Үзем үлгән булсам», – ди икән инде Зилә үзе дә...

Тимурга 8 майда 9 яшь тулырга тиеш булган. Саматка – 13, Булатка – 10 яшь.

Самат – Чаллының «Калкан» лицееннан, тегеләре –- 50нче һәм 45нче мәктәпләрдән. Алар моргта инде, көтәбез, кайтып җитәргә тиешләр, – диде Алия Шәрипова без шалтыратканда.

«Каникул башлангач, бабай, мин синең өеңә сигнализация кертәм» дигән

Түбән Тәкермәндә яшәүче Флюра апа да бүген туганнарының тирән хәсрәтен уртаклаша. Туган-тумачалар белән алар Саматны соңгы юлга озата.

– Самат Шәрәфиев исемлесе – безнең туганнарның оныклары. Балалар, уку беткәч, 4 көнлек ялга кайтканнар инде. Кайсыларыдыр әти-әниләре белән, кайсыларын әтиләре кайтарып куйган. Җәй буе безнең авылда шулай оныклар бергәләп ял итә. Бөтенесе шулай туганлашып бетәләр алар. Үлгән балаларның 9 һәм 11 яшьлекләре – туганнан туганнар.

Ике авыл арасы 1 километр. Югары Тәкермән белән Түбән Тәкермән арасында бала-чага гел йөреп тора инде, аларга шул кызык бит инде.

Менәләр, төшәләр, кунак булалар, авылда чип-чиста асфальт юл. Болар уйнаганнан соң, кичке 9нчы яртыда Түбән Тәкермәнгә өйгә кайтышлары булган. 5 бала – 3 малай, 2 кыз булганнар. 3 малайны бәрдергән, 2 кыз арттарак, читтәрәк булган, күрәсең. Ул кызлар эләкмәгән. Башта берсен бәрдергән, куркып рулен боргач, тагын 2 бала эләккән, күрәсең. Аларның арасында бер 10 метр ара булган әле, ахрысы.

Караңгы бит ул вакытта, юлда ут янмый. Ул балалар гел шулай ике арада йөри – көндез тә, кич тә, – дип ачыклык кертте Флюра апа.

Самат – гаиләдә икенче бала булган. Аның 19 яшьлек апасы бар. Самат турында бик җылы итеп искә алып сөйләде Флюра апа.

– Шулхәтле тәти, акыллы, тырыш, тәртипле малай, «Калкан» лицеенда 7нче класста укый иде. Быел җәй көне, авылдагы өйгә сигнализация кертәм дип, укытучысы белән схемасын төзеп, шуңа кирәкле әйберләргә «Озон»нан заказ биреп, бөтен әйберләрен җыеп бетергән булган. «Каникул башлангач, бабай, мин синең өеңә сигнализация кертәм», – дигән.

Әти-әниләренә дә, әби-бабайларына искиткеч авыр инде. Саматка быел гына мотоцикл да алып биргәннәр. «2 көн генә йөреп калды, көндез йөрттерәбез дә, кичке 5тән соң алып куябыз, әле моңарчы алып та кайтмаган идек, шул май бәйрәмнәрендә генә алып кайттык», – диләр. Юлда хәрәкәт кичкә арта дип, көндез генә рөхсәт иткәннәр.

Әле кайтмадылар, моргтан көтәбез. Кичә төне буе следовательләр йөрде, 2 тулганда гына алып киттеләр иртән.

Исән калган кызлар да бик курыкканнар, елыйлар. Алар машина бәргәнен күргәннәр дә, аннары «күзне йомдык, күрмәдек» диләр. Берсе «Саматның очып барганын күрдем» дигән. Бу кызның берсе әнисенә шалтыраткан, ул менеп җиткәндә, 2 баланың пульсы булган әле. Фельдшер менгәндә үлгәннәр инде... – дип көрсенеп куйды Флюра апа.

Аның сүзләренчә, гадәттә, балалар авылдагы уен мәйданчыкларында уйный, тик бу юлы, бәхетсезлеккә, күрше авылга барып килергә уйлаганнар.

– Ике авыл арасында йөрү гадәте бар инде, мәктәпкә балаларны мәктәп автобусы йөртә анысы.

Ике арадагы юлга чыгабыз, дип чыкмыйлар бит алар, үзебездә клуб бар безнең, шул клуб янында гына уйныйбыз, диләр. 2 мәйданчык бар. Авылда заманча уен мәйданчыклары алар, шунда гына уйныйбыз, диләр. Шулай дип чыгып киткәннәр дә Югары Тәкермәнгә менеп киткәннәр инде.

Балалар нык якын, шәһәр балалары дип кенә тормыйбыз, безнең авыл балалары бит алар. Шул балаларны җәй буе саклыйбыз. Безнең турдан гына су керергә узып баралар. Олы кешеләр булмаса, туктатып, «беркая бармыйсыз» дип, кире борып җибәрәм. Мәйданчыкта уйнаганда, ызгышсалар, «директор, анда берәү берәүне рәнҗетә, чыгыгыз әле» диләр. Алар мине үзләренчә шулай «директор» диләр.

Балаларның өчесен дә Түбән Тәкермәндә җирлибез, – дип уртаклашты Флюра апа.

Бүген гомерләре өзелгән балаларын җирләүче ата-аналарның, әби-бабайларның, туган-тумача, дуслары, классташларының тирән кайгысын уртаклашабыз! Ходай Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен! Балаларның авыр туфраклары җиңел булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100