Түбән Камада канализация коесында агуланган кешеләрнең дүртенчесе дә вафат булды
Түбән Кама районының Каенлы авылында дүрт кеше канализация коесына төшеп агуланган иде. Аларның өчесе шул ук көнне үлде.
Бүген Казан хастаханәсендә коеда агуланган кешеләрнең дүртенчесе дә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.
- Гөлназ Миньязова Түбән Камада һәлак булган туганы турында: «Затлы кеше иде»
- «Кулыбыздан эш китте»: авыл халкы өч кешенең канализация чокырында үлүеннән шок кичерә